Көнүзәк

Тормыш имин булса гына туым арта!

01 апреля

Башкортстанда бу җәһәттән былтыр 1991 елдан соңгы чорда иң югары “уңыш алынды”

Узган атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында республика Хөкүмәтенең 2013 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында отчет белән чыгыш ясады. Елның иң мөһим казанышы буларак республика җитәкчесе демографик күрсәткечләрнең яхшыруын атады. Атап әйткәндә, былтыр Башкортстанда 59 мең 400 сабый дөньяга килгән. Бу 1991 елдан соңгы чорда иң яхшы күрсәткеч булып тора. Табигый үсеш 6 мең кешегә җиткән. Шул рәвешле Башкортстан илнең туым күрсәткече үлем күрсәткеченнән югарырак булган 22 төбәге исәбенә кергән.

Илдар Һадыев: “Һәр җитәкче җаваплылык тойсын!”

01 апреля

Республикада урнашкан гидротехник корылмалар халык хуҗалыгының барлык тармаклары өчен дә мөһим роль уйный. Язгы ташкынга әзерлек барышында Хөкүмәтнең әлеге тармак эшчәнлегенә контрольне көчәйтүе очраклы түгел. Башкортстан төбәкләрендә ташкын чорында табигатьне саклауда, кешеләрнең хәвефсезлеген һәм сәнәгать предприятиеләренең тотрыклылыгын тәэмин итүдә әлеге мул су тупланган объектларга игътибар икеләтә арта. Әлеге вакытта республикадагы гидротехник корылмалар алдагы ташкынга ни дәрәҗәдә әзер? “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе сорауларына табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев җавап бирде.

Хәл катлаулы кала

29 марта

Наркомания мәсьәләсе аерым районнарда хәтта “кризис алдында”, дип бәяләнә

Күптән түгел республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Аны Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Таһир Ибраһимов алып барды.

Халыкны нужа йөртә...

27 марта

Гражданнарны кабул итүләр барышында күтәрелгән мәсьәләләр шул хакта сөйли

Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина төбәк атналыгы кысаларында Дмитрий Медведевның Уфадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Депутат мәдәни проектларны тормышка ашыру, яшь галимнәрнең инновацион эшләнмәләрен гамәлгә кертү, хәй­рия ярдәме оештыру проблемаларын тикшерде, республика халкының көндәлек тормыш мәсьәләләрен хәл итте.

Булдыксызлар табигатькә сылтана алмаячак

27 марта

Башкортстанда ашлыкның тулай җыемын 3,5 миллион тоннага җиткерү максаты куелды. Аграрийлар республика җитәкчелеге билгеләгән бурычны үтәргә әзерме?

Русия быел ашлыкның тулай җыемын 90 миллион тоннага җиткерү бурычын куя. Күрсәткеч корылыклы килгән алдагы елдагыдан 25 миллион тоннага күбрәк. Әмма әлегә синоптикларның фаразы әллә ни куандырмый. Ашлык күп үстерелгән төбәкләрдә җәйнең гадәттәгедән корырак киләчәген хәбәр итә алар. Өстәвенә, Украина белән бәйле вакыйгалар аркасында Евросоюз илләре Русиягә кайбер икътисади чикләүләр белән яный. Димәк, бөтендөнья сәүдә базарында илебезнең азык-төлек импорты һәм экспорты өстәмә проблема тудыру ихтимал. Аннары, Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителүе агросәнәгатьчеләргә элекке күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтүне чикләде. Аграр хуҗалыкларга федераль казнадан субсидияләрнең гектар күләменнән чыгып бирелүе тоташ авыл хуҗалыгына кире йогынты ясады.

Җанны кыя “тишек” юллар һәм исерек шоферлар...

26 марта

Былтыр республикада юл фаҗигаләрендә 709 кеше һәлак булган

Узган атнада Башкортстанда коточкыч юл фаҗигасе булды. 20 мартта Уфа — Инҗәр — Белорет трассасында “Фольксваген” автомобиле белән “Мерседес-Бенц” йөк фурасы бәрелеште. Микроавтобус водителе каршы як юлга чыккан. Фаҗигадә җиде кешенең гомере өзелгән. Мондый аянычлы хәлләрдә кемнәр һәм нәрсә гаепле? Юл фаҗигаләре кайчан кимер? Республикада юл хәвефсезлегенә ел дәвамында җитди игътибар бүленсә дә, бу мәсьәләнең көн тәртибеннән төшкәне юк.

Матди ярдәм һәм рухи азык

25 марта

Кичә Башкортстаннан гуманитар йөк Кырымга юл тотты

Мәгълүм булуынча, Кырым ярымутравы күптән түгел генә үз теләге белән Русия составына кушылды. Анда элекке власть үз вазыйфаларын үтәми, яңасы оешып кына килә. Билгеле, мондый катлаулы чорда азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары җитеп бетмәве ихтимал. Федераль үзәк, ил төбәкләре Кырым ярымутравында яшәүчеләрнең мондый хәленә битараф калмады. Ярымутрауга гуманитар ярдәм кәрваннары төрле төбәкләрдән агыла. Бу мөкатдәс эштән Башкортстан да читтә калмады. Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча гуманитар ярдәм кәрваны оештырылды һәм кичә “Дуслык монументы”ннан Кырымга юл тотты.

Матди генә түгел, рухи байлык та мөһим

22 марта

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында 24 мартта Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Краснокама районыннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Краснокамалылар башкала тамашачысы алдына нинди концерт программасы белән килә? Гомумән, район бүген нинди сулыш белән яши? Район җитәкчесе Рәзиф ГЫЙЛЬМУЛЛИН белән шул хакта әңгәмәләштек.

Исеме алышынды, асылы үзгәрерме?

22 марта

Русиядә “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” закон көченә керде

Уфада Идел буе һәм Урал федераль округларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча семи­нар-киңәшмә үтте. Анда Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Сергей Вельмяйкин, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте, Русия Пенсия фонды, Социаль страховкалау фонды җитәкчеләре, Идел буе һәм Урал федераль округларының 21 төбәгеннән шушы тармак министрлары катнашты.

Башкортстан сезнең белән!

20 марта

“Көнчыгышка походны туктатыйк!” дигән девиз астында узган гомумхалык җыенында күпмилләтле Башкортстан халкы Украинада барган вакыйгаларга карата тирән борчылу, аның игелекле һәм эшсөяр халкына теләктәшлек белдерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»