Көнүзәк

Инвестицияләр халык тормышын яхшырта

09 апреля

Башкортстан бу юнәлештә илдә алдынгы урынга чыкты

Чит төбәкләр, чит илләр акчасын җәлеп итеп, республикада яңа сәнәгать, сәүдә объектлары сафка кертелә. Сүз, әлбәттә, инвестицияләр җәлеп итү турында бара. Башкортстанда бу юнәлештә нинди казанышлар бар? Республика инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә нинди урын били? Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә күпме эш урыны булдырылган? Шул хакта бергәләп фикер йөртик.

Җирдән нәтиҗәле файдаланыйк

08 апреля

Зона киңәшмәсендә агросәнәгать комплексының җитештерүчәнлеген үстерү юллары тикшерелде

Башкортстанның төньягында иген кырлары әлегә кар юрганы астында булса да, яз сулышы монда да килеп җитте. Балтач районында республиканың төньяк урман-дала зонасына караучы 14 районның хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм бүлекләре начальниклары, ведомство һәм тармак җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда Башкортстан агросәнәгать комплексының алдагы өч елда үсешен тәэмин итү, җәмәгатьчелек малларын кышлату барышы, язгы кыр эшләрен үткәрү, эре кооперативлар белән беррәттән, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү, авыл хуҗалыгында хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итү һәм язгы ташкынны имин үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Кешеләр өчен эшләү - хезмәтне хөрмәтләү ул!

08 апреля

Башкортстанда бу юнәлештә мөһим башлангычка старт бирелде

Апрель Башкортстанда “хезмәтне яклау айлыгы” исеме астында үтә. Ел саен мондый айлык үткәрү турында карар республика Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның 12 августында кабул ителде. Аңа ярашлы, айлык кысаларында үткәреләчәк чараларны үз эченә алган тиешле Положение дә эшләнде. Атап әйткәндә, апрель дәвамында дәүләт күзәтчелек һәм контроль органнары, профсоюзлар катнашлыгында хезмәтне яклау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар узачак, “туры элемтә” линияләре эшләячәк, җитәкчеләр һәм белгечләр укытылачак, предприятие һәм оешмаларда тикшерүләр үткәреләчәк, тәҗрибә уртаклашулар оештырылачак. Ахыр чиктә әлеге чараларның һәркайсы хезмәт хәвефсезлеген үстерүгә булышлык итәргә тиеш. 28 апрельдә — Хезмәтне яклау көнендә — айлык чараларының үтәлешенә йомгак ясалачак.

Хәзер повестка килмәячәк. Үзең барачаксың

08 апреля

Яңа тәртиптә хәрби хезмәткә алуның тагын нинди үзенчәлекләре бар?

Мәгълүм булуынча, апрельдә Русиядә хәрби хезмәткә чакыру башланды. Июль уртасына кадәр илдә 154 мең чакырылучы солдат каешы буачак. Шул исәптән, 5831 якташыбыз да Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.

Бердәмлек авыр чакта сынала

05 апреля

Газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зур зыян күргән йорт гомум көч белән төзекләндерелде

Агымдагы елның гыйнварында Яңавыл шәһәрендә сигез подъездлы, биш катлы йорттагы фатирларның берсендә ремонт вакытында газ баллоны шартлау олы фаҗигагә китерде — биш кешенең гомере өзелде, шуларның икесе — балалар. Шартлау һәм аннан соң башланган янгын нәтиҗәсендә фатирларга да зыян килде.

Кесә калын, баш исән булсын!

05 апреля

Лаеклы эш хакы һәм хәвефсез шартлар тәэмин итү – өстенлекле бурыч

“Эш агачы һәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш”, дип өметләнеп, һәркөнне эшкә ашыгабыз. Анда лаеклы хезмәт хакы, уңайлы эш шартлары көтәбез. Кызганычка каршы, еш кына күңел биреп эшләп тә, моның өчен тиешле хезмәт хакы алмау гына түгел, саулыгын, хәтта гомерен дә фида иткән кешеләр бар. Узган елда эш урынында 72 кеше каза күргән, 11е һәлак булган. 2012 ел белән чагыштырганда, бу 28 процентка азрак, әмма тынычланырга иртә. Хезмәт иминлеге буенча белгечләрне бермә-бер кыскартып, әлеге мәсьәләгә игътибар кимегән чорда дәүләт власте аны үз кулларына алырга бурычлы.

Аграр тармак рентабельле эшләргә сәләтле, әмма...

03 апреля

Бүздәк районында үткән зона киңәшмәсендә авыл хуҗалыгындагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Урал алды дала зонасына караган 16 районның хакимият башлыклары, авыл хуҗалыгы бүлекләре начальниклары, ведомство һәм тармак министрлыклары җитәкчеләре, белгечләр һәм галимнәр катнашлыгында үткән киңәшмәдә агросәнәгать комплексының үсеш стратегиясе, язгы басу эшләрен үткәрү тактикасы, малларны кышлату барышы, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү, язгы ташкынга каршы чаралар җентекле тикшерелде.

Зур су хәвеф китермәсен!

02 апреля

Хөкүмәт боерыгына, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия эше планына ярашлы, республиканың ташкынга каршы комиссиясе утырышы үткән иде. Анда видеоконференция режимында республикада һава торышы шартлары һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләре карамагында булган территорияләрдә язгы ташкынны аварияләрсез үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Исәпкә бар, санга юк...

02 апреля

“Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” эшчәнлегендә җитешсезлекләр ачыкланды

28 мартта Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү буенча иҗтимагый совет утырышы үтте. Аны Совет рәисе Петр Бобылев алып барды. Утырышта “Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесенең инвестиция программалары буенча объектлар төзү һәм аппаратны тотуга бүленгән акчаларны файдалануның комплекслы анализы нәтиҗәләре каралды. Бу мәсьәлә буенча Совет әгъзасы, эшче төркем җитәкчесе Рим Дәүләтшин чыгыш ясады.

Кох таякчыгы зәһәрләнә

02 апреля

Туберкулезга каршы көрәш барлык көчләрне бергә туплауны таләп итә

Узган ел эчендә генә дә бу яман чирне төбәктә 1819 кешенең йоктыруы хафага сала. Бу зур күрсәткечме, юкмы, әйтүе читен. Чөнки, бер яклап караганда, бу — бик зур сан. Икенче яклап, авыруларның меңнән артыгы хокук төзәтү учреждениеләре өлешенә туры килә. Әмма ирекле халык арасында исәпкә алынмаган чирле кешеләр дә юк түгел. Узган елгы халыкны диспансерлаштыру чорында гына үзендә авыру булганын белмәгән дүрт кеше ачыкланган. Ә диспансерлаштыруның беренче этабында, билгеле булуынча, нибары 700 меңгә якын кеше тикшеренү үткән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»