Көнүзәк
“Яшәгән кадәр яшәмәбез...”
14 маяРедакциягә шалтыраткан ике ханымның да үтенече һәм проблемасы бер үк булып чыкты: йортлары иске, салкын, яшәрлек түгел. Алар Хөкүмәттән ярдәм көтә. “Инде ничек кирәк шулай язга чыктык, җәен җәйләрбез, әмма алдагы кышка бу йортта керә торган түгел”, — ди алар бертавыштан. Язмышлары да охшаш: икесе дә тыл ветераны, тормыш иптәшләре сугышта катнашкан, бүгенге көндә алар вафат. Берсенә — 85, икенчесенә 83 яшь, икесе дә сәламәтлеккә тиенә алмый.
Хәстәрлек шундый була
13 маяКандрада авария хәлендәге йортларда яшәгән 41 гаилә дәүләттән түләүсез яңа фатир алып куанган
Туймазы районында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле эш алып барыла. Төбәк 2008 елдан бирле халыкны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча федераль программада катнаша. Шушы чорда 500дән артык гаилә бөтен уңайлыклары булган заманча фатирларга күченгән.
Дөньяның яңадан туган көне
08 маяҖиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз 69нчы тапкыр бүләк итә. Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы алып килгән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып, һәр тарафта үткәреләчәк тантанага җыена.
“Уңайлы шартлар тудырырга кирәк...”
08 мая“Уфадагы Урманчылар паркын төзекләндерүгә бюджеттан тыш средстволардан 50 миллион сум акча бүленде, ул агымдагы җәйдә үзләштереләчәк”, — дип белдерде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 6 майда журналистлар белән очрашуда. Республика башлыгы бу мәсьәләне шәхси контрольгә алачагы турында әйтте. 2015 елдан башлап ике-өч ел эчендә биредә халык өчен яхшы, заманча парклар барлыкка килергә тиеш. Ул, шулай ук, шәһәр һәм авылларда кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дигән фикердә. Рөстәм Зәки улы уфалыларны бу изге эштә катнашырга чакырды.
Табиб хатасы - олы фаҗига
07 мая“Дөньядагы иң күңелсез хәл бу, иң зур фаҗига — бала кайгысы. Беркемне дә гаепләмим. Әмма минем кичерешләремнән чыгып, кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булуын теләр идем”, — ди Уфада яшәүче Зарема К. Зарема ханым — ике бала картәнисе. Өлкәне — җиде яшьлек Зарина — гаиләнең әлегә бердәнбер юанычы. Зарина сау-сәламәт, бию белән шөгыльләнә. Әмма кәефе тиз үзгәрүчән, әле генә көлә, әле генә елый бала, берүзе бер бүлмәдә калырга курка. Психологлар кызның эмоциональ тотрыксызлыгын игътибар җитмәү белән аңлата.
Маллар уңышлы кышлаган, басуларда эш кайный
06 маяРөстәм Хәмитов Кырмыскалы районында аграр тармактагы хәл белән танышты
4 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булды. Анда ул берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе эше һәм чәчү барышы белән танышты.
Ляхово авылында Президент “Артемида” компанияләр төркеменең узган елның кышында “500 ферма” программасы буенча төзелгән терлекчелек комплексын карады. Комплекс 2005 елда “Агросәнәгать үсеше” гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә төзелә башлый, әмма кризиска бәйле рәвештә туктатыла. 2012 елда “500 ферма” республика программасы кысаларында эш дәвам итә. 1000 баш савым сыеры асралган сөтчелек фермасы тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерә. Ике ел дәвамында маллар санын 1200гә һәм тәүлеклек савымны 20 тоннага җиткерү планлаштырыла.
“Артемида” компанияләр төркеменең бер басуында (сөренте җирләрнең гомум мәйданы 16,5 гектар тәшкил итә) Рөстәм Хәмитов чәчү һәм җир эшкәртүдә кулланылучы техниканы карады. Шулай ук Башкортстан Президенты уҗым бодаеның чыгышы яхшы булуга игътибар итте. Һава шартларына бәйле рәвештә чәчү эшләре якынча бер атнага соңлый.
Арытаба Рөстәм Хәмитов “Надежда” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында булды. Анда чәчү эшләре, киресенчә, алдарак бара. Техника тулысынча әзер, ягулык һәм орлык җитәрлек. Шулай ук, республика башлыгы бу хуҗалык урнашкан Константиновка авылының социаль объектларын карады.
Җир белән күк арасында
06 маяБүздәк авылында Киров урамындагы тулай торакта рәсмиләштерелмәгән бүлмәләрдә яшәүчеләр үзләрен шулай тоя
Бүздәктән килгән икенче хат яшәгән торакны рәсмиләштерүгә бәйле. Район үзәгеннән Венера Ишморатова бу мәсьәләне хәл итүдә “Бүздәк” кулланучылар җәмгыяте җитәкчелегенең аңа карата төрле киртәләр куюына зарланып яза. Эшнең асылы шунда: хәзерге вакытта ике бала анасы Венера ханым 1989 елда район кулланучылар җәмгыятенә (райпо) караган икмәк комбинатына эшкә урнаша һәм 2011 елга кадәр биредә эшли. 1997 елда Ишморатовлар гаиләсенә райпо милкендә торган тулай торактан бер бүлмә бирелә. 2004 елда, “Башпотребсоюз” карарына ярашлы, Бүздәк районы кулланучылар җәмгыяте шәхси гаризалар нигезендә әлеге тулай торактагы бүлмәләрне штатта торучы хезмәткәрләргә сата башлый. Бу исемлеккә, әлбәттә, Ишморатова да керә. Торак бәясенең 20 мең сумын — район кулланучылар җәмгыятенә, ә калган 47 мең сумны “Бүздәк” кулланучылар җәмгыятенә түли ул.
“Эшләргә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзербез”
30 апреляБашкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов журналистлар белән аралашты
Республика, федераль киңкүләм мәгълүмат чараларының илле журналисты катнашлыгында матбугат конференциясе “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үтте. Чара туры эфирда “Башкортостан” юлдаш телевидениесеннән күрсәтелде. Кырым Республикасының Башкортстан ярдәм кулы сузачак Белогорск районында нинди тармакларны үстерергә мөмкин? Ни өчен безгә нәкъ шушы район беркетелгән? Рөстәм Хәмитов Президент сайлауларында катнашырга исәп тотамы? Җылы аралашуга әверелгән чарада шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды.
Мәгълүм булуынча, Кырым районнарына ярдәм кулы сузу бурычы куелды. Башкортстан үз канаты астына Белогорск районын алды. Матбугат конференциясендә яңгыраган беренче сорау да шушы мәсьәләгә бәйле булды. Рөстәм Зәки улы районның бүгенге хәле, аның мөмкинлекләре турында сөйләде.
— Узган атнада Кырымда эшлекле командировкада булдым, — диде Рөстәм Зәки улы. — Күренеп тора, Украинаның элекке власте Кырым халкын кайгыртмаган. Көнүзәк мәсьәләләр бихисап. Сәламәтлек саклау тармагында уртача айлык эш хакы — 6-7 мең сум. Мәгариф өлкәсендә дә шундый ук хәл. Анда авыл хуҗалыгы үсешкән булган. Уңган халык иген иккән, ит, сөт җитештергән. Хуҗалыклар эфир майлы лаванда, шалфей һәм роза да үстергән. Бүген исә Европада тиңе булмаган мондый хуҗалыклар бөлгенлеккә төшкән. Виноград, алма бакчалары да юкка чыккан. Халык авыр шартларда көн күрә. Юллар да начар, эчәр су да җитми. Районда газ бөтенләй юк. Соңгы егерме елда очын-очка ялгап яшәүче халыкка ярдәм кулы сузарга кирәклеге сүзсез дә аңлашыла. Биредә Башкортстанның Белогорск районы икътисадын тулысынча аякка бастыру турында сүз бармый. Халыкны укытачакбыз, яңа документлар буенча эшләргә өйрәтәчәкбез. Иң мөһиме – халыкны эшләргә өйрәтү. Бюджет тармагында хезмәт салучыларның белемен камилләштерәчәкбез. Шушы юнәлешләрдәге эшләр безнең төп ярдәм булачак. Кырым аягына бассын өчен өч-биш ел таләп ителәчәк.
Аек авыллар арта
29 апреляКүркәм башлангычка Иске Күктаулылар да бердәм кушылды
Илеш районының Иске Күктау авыл Советы территориясендә яшәүчеләр “Аек авыл-2014” район конкурсына бердәм кушылды.
Киңкүңеллелек җаваплылык та өсти
29 апреляКырымга зур ярдәм күрсәтүче Башкортстан үзе дә мөһим кампанияләр алдында тора
Узган атнада Башкортстан һәм Кырым республикалары арасындагы мөнәсәбәтләрдә арытабангы эшчәнлек стратегиясен билгеләүче берничә мөһим вакыйга булды. Атап әйткәндә, Президент Рөстәм Хәмитов Указына ярашлы, Кырымда Башкортстан Республикасы Вәкиллеге төзелде. Башкортстанның Кырымдагы Вәкиле итеп Президент күрсәтмәсе нигезендә Рөстәм Вилданов тәгаенләнде.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”