Көнүзәк

Хәерле юл телик

10 января

Ел башыннан Федераль закон нигезендә РФ Административ кодексына үзгәрешләр кертелде. Шуларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйлеләре хакында бәян итәбез. Ике юнәлешле юлда каршыга килүчеләр полосасына чыккан, берьяклы юлда каршы юнәлештә хәрәкәт иткән өчен 5000 сум штраф салу, яисә 4-6 айга транспорт чарасы белән идарә итүдән тыю каралган. Әгәр дә штраф түләгәннән соң (тыю срогы үткәч) әлеге хокук бозу бер ел дәвамында кабатлана икән, янә бер елга “права”ны алачаклар.

300 бала - җинаятьчеләр корбаны

10 января

“Интерфакс” агентлыгындагы матбугат конференциясендә күтәрелгән тема бик актуаль иде — республикада балигъ булмаган балаларга карата эшләнгән авыр җинаятьләр тикшерелде. Очрашуга Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Алексей Касьянов килде.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

29 декабря

Моңарчы булган съездларның дүр­тесе дә җәй айларында үткәрелгән иде. Авыл хуҗалыгы белән бәйле делегат­ларның һәм кунакларның төп эшләренә зыян килмәсен, иркенләп йөрсеннәр, фикер алышсыннар, тамаша кылсыннар дигән теләктән булса кирәк, бишенче съездны кыш уртасына билгеләгәннәр.

Үткәннәрне - санлый, яңаны таный белик!

29 декабря

Еланның һәр мәсьәләдә объектив, эзлекле, акыллы карар кабул итүенә өметләник

“Һәр яңа башлангыч элеккедә булып онытылган яхшы эш-гамәлләрдән гыйбарәт”, — ди халык. Узып баручы Аҗдаһа елы да шуны күз уңында тотып, хакимлек итүне кайбер ел хуҗалары гамәлдән чыгарган эшләрне тергезүдән башлады. Бу җәһәттән иң тәүдә ул Күсе елы Русиянең иң югары җитәкчелегендә ясаган үзгәрешләргә төзәтмә кертеп, Владимир Путинны Президент тәхетенә кайтарырга булды.

Игътибар, юлларда балалар!

28 декабря

Яңа ел һәркем күңелендә могҗиза уята. Бигрәк тә балалар аны түземсезләнеп көтә. Чөнки кышкы каникулда алар тимераякта, чаңгы һәм чанада шуа. Ә автоинспекция өчен иң киеренке вакыт бу. Юлларда балалар катнашлыгындагы бәхетсезлек очраклары нәкъ менә каникул чорында арта. Еш кына ата-аналар балаларын караучысыз калдыра. Юллардагы бозлавыкны, иртә караңгы төшүне дә исәпкә алырга кирәк.

Штрафлар өзелгән гомерне кайтара алмый

27 декабря

Дәүләт хезмәт инспекциясе үткәргән тикшерүләр генә республикада производствода җәрәхәтләнү, үлем очракларын киметә алырмы? Ни өчен эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклау буенча законнар үтәлмәгән очракта эшчеләр битарафлык күрсәтә?

Җитештерүнең барлык тармакларында да диярлек хезмәтне саклау, кешеләрне көтелмәгән бәла-казалардан яклау һәм техника хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары проблемалары киеренке кала. Кызганычка каршы, хезмәтне саклау буенча законнарның төгәл үтәлешенә эш бирүче дә, эшләүче хезмәткәр дә битараф. Ул бер яклап җитәкченең җавап тотарга теләмәве һәм штраф санкцияләре белән бәйле булса, икенчедән, әлбәттә, кешеләрнең эш урыннарын югалтырга теләмәве белән аңлатыла. Билгеле, республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе бу өлкәдә барлык җитешсезлекләрне дә күреп, ачыклап бетерә алмый. Шул ук вакытта, күпчелек оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклау буенча белгечләр штатының кыскартылуы да тулы чынбарлыкны ачарга мөмкинлек бирми.

Үзәктә - мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре

26 декабря

Кичә Уфада шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашлыгында Хөкүмәт утырышы үтте. Аның көн тәртибендә Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү турында, 2013-2017 елларда республикада мәгарифне үстерү озайлы максатлы программа турында һәм ятим балаларның торакка хокукларын яклауда башкарма власть органнарының ведомствоара хезмәттәшлеген камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды.

Күндергәнгә ышанма, күргәнгә ышан

26 декабря

Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм табынында бер-беребезгә: “Бөтен начарлыклар иске елда калсын, яңасын сабый бала сафлыгы белән башлыйк, күңелләрне керләндерми яшик!” — дигәнрәк теләкләр әйтсәк тә, гамәлдәге тормышның яхшылыгы да, яманлыгы да яңа елга мотлак ияреп чыгачак. Монда чамасыз дәрт тә ярдәм итмәс, үкенүләр дә урынсыз.

Корея Республикасына сәфәр тәмамланды

22 декабря

18 декабрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Корея Республи­касына эш сәфәре барышында андагы Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулар үткәрде, югары уку йорт­ларында һәм фәнни үзәкләрдә булды.

Өч тиен чыгармыйча, бишне алуга өмет аз

20 декабря

Башкортстанда чәчүлекләрнең нибары 6 проценты страховкаланган

Башкортстанда игенчелек тармагы табигый шартларга бәйле. Әмма бүгенге икътисади мөнәсәбәтләрдә дәүләт аграр тармакка табигать көйсезлеге китергән югалтуларның барысын да каплый алмый. Шуңа соңгы елларда агростраховкалауны күбрәк куллану бурычы куелды. Дөресен әйткәндә, әлегә кадәр Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясен (сүз басу культуралары турында бара) страховкалау бөтенләй диярлек кулланылмый иде. Аграр тармак үсешкән илләрдә ул фермерлар бизнесының аерылгысыз өлеше булып тора. Испаниядә, мәсәлән, басу культураларының 80 проценты страховкалана. Чөнки страховкасы булмаган фермер дәүләт ярдәменә бөтенләй өмет итә алмый. Канадада аерым культуралар буенча страховкалау күрсәткече 100 процентка җитә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»