Көнүзәк

Дәваханә ачылды. Чиратта - яңа клуб!!!

19 января

— “Кызыл таң” гәзите редакциясенә мәчеткә килгән кебек киләбез. Моң-зарларыбызны сөйлибез, юату, яклау көтәбез, чөнки бервакытта да зарыбызны тыңламыйча борып чыгарганнары юк, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклаша яраткан гәзитебез, — ди Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина.

Патроннар юк! Эш хакы түләнми!

18 января

“Россия 2” телеканалы журналисты Дмитрий Губерниев Уфада биатлон үсешенә шундый бәя бирде

Башкортстанда биатлон үсеше чыннан да шундый коточкыч хәлдәме? Рес­публиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында оештырылган брифингта әлеге сорауга министр урынбасары Павел Мөслимов һәм биатлон буенча олимпия резервындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Вадим Данилов җавап бирде.

Бурычыңны түләмәсәң, фатирсыз да каласың

18 января

Октябрьскийда яшәүче ир белән хатынга үзләренең фатирын бушатырга туры килгән. Бу гаилә урындагы хокук саклау органнарына яхшы билгеле, ә хатын мошенниклык өчен хөкем дә ителгән булган. Бүгенге көндә бу ир белән хатын рәсми рәвештә эшсез.

ВТОга аяк бастык. Авылны нинди язмыш көтә?

17 января

Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы куйган чикләү шартларында республиканың аграр тармагында 2020 елга кадәр нинди юнәлешләргә өстенлек биреләчәк?

Агросәнәгать комплексы Башкортстанның социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Төбәк тулай продуктның 8 проценты чамасы биредә формалаша. Шунысы да куанычлы: республикабыз тулай продукция күләме буенча Русиядә тәүге биш төбәк исемлегендә һәм Идел буе федераль округында икенче урында. Терлекчелектәге һәм үсемлекчелектәге төп продукция төрләрен җитештерүдә, шулай ук, алдынгылар сафында. Узган елда Русиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына әгъза итеп алынуы аграр тармакны яңача шартларда эшләргә этәрә һәм аграрийлар алдында яңа перспективалар ача, бер үк вакытта өстәмә сынаулар куя. Узган ел ахырында Авыл хуҗалыгы министрлыгы “2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” турында максатлы программа әзерләгән иде. Әлеге аграр документ республика Хөкүмәте тарафыннан хупланды. Программа җитештерүне арттыру, тармакны модернизацияләү һәм авыл территорияләрен үстерү юнәлешендә нинди бурычлар билгели? Республика агросәнәгатьчеләре алда торган бурычларны ни рәвешле тормышка ашырырга әзерләнә, аграр хуҗалыклар глобаль сәүдә базары таләпләре буенча эшли алачакмы? “Кызыл таң” гәзите журналисты белән әңгәмәдә тармак министры Николай Коваленко шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

“Ну, бу Американы...”

17 января

Соңгы чорда телевидение-радиода, үзәк матбугатта Америкага каршы сүз сугышы ачтылар кебек. Бу АКШ Конгрессының “Магницкий эше” буенча карар кабул итүенә бәйле (Сүз Мәскәү тикшерү изоляторларының берсендә әле һаман ачыкланмаган шартларда вафат булган юрист Магницкий хакында бара. Өч ел үтсә дә, гаеплеләр һаман ачыкланмаган, аларга карата чара күрелмәгән. Менә шундый хәл дөнья җәмәгатьчелегендә зур шау-шу кузгатты да инде. Югыйсә, безнең хокук саклау органнары митингларга, демонстрацияләргә чыгучыларга карата җәза чараларын бик оператив күрә дә бит...).

Мылтыгыңны тапшыр да акча ал!

16 января

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Лицензия-рөхсәт бирү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, узган елда “Корал тапшыр — акча ал” дип аталган акциядә 518 кеше катнашкан. Алар, полициягә 385 берәмлек корал, 17193 данә хәрби кирәк-ярак, 230 килограмм шартлаткыч матдә һәм 31 шартлату корылмасы тапшырып, аларны законсыз саклау җаваплылыгыннан котылды.

Эчеп түгел, эшләп арыйк!

15 января

Билгеләнгән максатларга ирешеп, елны лаеклы тәмамларга телибез икән, бүгеннән һәрберебез өчен өзлексез хезмәт чоры башланырга тиеш

Шулай итеп, ниһаять, озайлы Яңа ел каникуллары һәм аннан соңгы иләс-миләс иң кыска эш атнасы да артта калды. “Ниһаять” дип әйтү өчен нигез дә бар кебек. Чөнки озайлы яллар Русия халкы өчен күңелле бәйрәм чаралары белән генә түгел, нигездә, эчеп агулану, сугышу, үтерешү, яну, туңу очракларының да бермә-бер артуы белән билгеләнә. Хәер, гади халык турында нәрсә сөйләп торасы, әнә, федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Бурятия Республикасы вице-премьеры озайлы яллардан соң үзенең эш машинасын, ягъни 3 миллион сумлык джибын таба алмый иза чиккән. Дөрес, тикшерә башлагач, барысына да аның водителе гаепле булып чыккан. Баксаң, чиновникларның водительләре 30 декабрьдә эш урынында Яңа елны “каршылаганнан соң”, банкетны дәвам итү өчен әлеге джипка төялеп шәһәр кафеларының берсенә юлланган. Вице-премьерның водителе шулкадәр ихлас сыйланган ки, 2 гыйнварда һушына килгәндә эш машинасын кайда калдырганын да оныткан... Өстәвенә, водительнең ботинкаларыннан да җилләр искән...

Закон һәм тәртип сагында

12 января

Кичә Уфада прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы җыелыш булды. Башкортстан Прокуратурасында үткән бу чарада Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. Республика Прокуратурасында әле 884 хезмәткәр эшли. Җинаятьчелекне авызлыклау, иминлек саклау өчен бу көчләр генә җитәме? Җыелышта шул хакта да сүз барды. – Хөрмәтле иптәшләр! Һәммәгезне дә күркәм бәйрәмегез белән ихлас тәбриклим! – диде Рөстәм Зәки улы. – Һәр Яңа ел шушы бәйрәмнән башлана. Димәк, без ел дәвамында закон кысаларында нәтиҗәле эшләргә тиешбез. Җәмгыятьне сездән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Җинаятьчелеккә ныклы каршы торасыз. Гражданнарның чиновниклар өстеннән язылган шикаятьләрен җентекләп карыйсыз. Нәтиҗәдә чиновниклар халык белән яңача эшләргә өйрәнә башлады. Башкортстан Прокуратурасы илдә иң яхшылардан санала. 2012 елда судларга 36 меңнән артык җинаять эше җибәрелгән. Социаль якланмаган катламны борчучы торак һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен зур көч саласыз. Сезнең ярдәм белән торак-коммуналь хуҗалыкта һәм башка өлкәләрдә тәртип урнаша. Соңгы ике елда Прокуратура республика Хөкүмәте белән актив хезмәттәшлек итә башлады. Уртак көч белән рейдерларның мәкерле хыялларын челпәрәмә китердек. Җир мәйданнарын законсыз басып алу очракларына да чик куелды. Киләчәктә дә шулай дәвам итегез!

Рөстәм Хәмитов сабыйлар янында булды

11 января

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфаның Достоевский урамындагы хосусый балалар бакчасында булды. Республика башлыгы сәфәренең максаты — мәктәпкәчә учреждениенең эше белән танышу һәм бакчаның хуҗасы, төп хезмәткәре Эвелина Северина Президент Хакимиятенә язган хатында күрсәткән проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү. Ул шушы бакчаны, хосусый предприятие буларак 2009 елда ачуын әйтте.

Төнлә сыра эзләп йөрмәгез!

11 января

Ел башыннан “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм аның әйләнешенә дәүләт көйләве турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” Федераль законда билгеләнгән нормаларның бер өлеше һәм Русия Федерациясенең аерым закон актлары көченә керде.Үзгәрешләргә ярашлы, “алкогольле продукция” төшенчәсе киңәйтелде. Хәзер аңа этил спирты куланып яисә кулланмыйча җитештерелгән азык-төлек продукциясе дә кертелә. Иң элек сыра һәм аның нигезендә җитештерелгән эчемлекләр турында сүз бара.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»