Көнүзәк

“Кошмар” оештыручыларга каршы көчләр берләшә

29 января

Эшкуарлар халыкның иң актив өлеше булып тора. Бүгенге көндә җәмгыять, бизнес һәм власть арасында диалогны үстерү мөһим әһәмияткә ия. Бизнес республика һәм дәүләт үсеше стратегиясенең аерылгысыз өлешенә әверелде, бу икътисад тармакларын модернизацияләүдә, яңа эш урыннары булдыруда да ачык чагыла. Шул ук вакытта кече предприятиеләрдә эшләүчеләрнең якланганлыгын тәэмин итү дә мөһим.

Түшәм ишелде. Ярый, балалар исән...

29 января

Иглин поселогындагы 3 санлы мәктәптәге гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана

Мәктәптәге хәл әти-әниләрне, халыкны хафага салды. Аянычлы вакыйгада ничә бала җәрәхәт алган? Мәктәп бинасының шундый хәлгә килүендә кем гаепле? Мәсьәләгә ачыклык кертү максаты белән Иглиннең 3 санлы мәктәбе директоры Наталья Артемьевага мөрәҗәгать иттек. — Мәктәп 1959 елда төзелгән, — диде Наталья Васильевна. — Бина иске булганга, заман таләпләренә җавап бирүче янкорма төзелде. Спорт залы, ашханә урнашкан бина уналты елдан соң гына сафка кертелде. Үзгәртеп кору елларында эш тоткарланды. “Сакаллы” төзелеш 2004 елда гына тәмамланды. Бүгенге көнгә кадәр бернинди күңелсез хәлләр дә теркәлмәде. 20 гыйнварда түшәмнең бер өлеше ишелә башлаганын шәйләп алдык. Иң элек, спорт залын бикләп куйдык. Шуннан соң, бу хакта җитәкчелеккә хәбәр иттек. Аянычлы хәлгә юл куймау максатында, түшәмнән салынып торган төзелеш материалын тартып төшердек. Түшәмдә пәйда булган тишектән җылы чыга башлады. Зал суынды. Тишекне үз көчебез белән томаладык. Әлеге вакытта вакыйганың сәбәбен ачыклау өчен белгечләр көтәбез.

Исәп алу гына җитми

29 января

2010 елда үткәрелгән мөһим кампания нәтиҗәләре буенча дәүләт дәрәҗәсендә стратегик карарлар кабул ителергә тиеш

Узган атнада республиканың ике иҗтимагый-сәяси гәзитендә Башкортстан буенча 2010 елгы Бөтен-русия халык исәбен алу нәтиҗәләре дөнья күрде. Атап әйткәндә, киңкатлам гәзит укучыларга республика муниципаль берәмлекләре буенча 15-72 яшьтәге икътисади актив халык саны, халыкның белем дәрәҗәсе һәм милләтләр турында тулы мәгълүмат җиткерелде. Үз чиратыбызда Башкортстанстат китергән күпсанлы мәгълүматларны эзлекле анализлап, аларга кыскача аңлатма бирүне, бу җәһәттән уй-фикерләребез белән уртаклашуны максатка ярашлы, дип таптык.

Хет урамга чыгып кычкыр...

26 января

Социаль юнәлешле “Валеро” компаниясе ябылу алдында

Малтабарлыкка юл ачу, икътисадның бу тармагын үстерүгә һәрьяклы ярдәм итү — көнүзәк проблемаларның берсе. Бу тема төрле дәрәҗә җитәкчеләрнең авызыннан төшми. Мәсәлән, узган ел “Малтабарлар хокукларын яклауның хокукый механизмнары” дип аталган түгәрәк өстәл утырышындагы чыгышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов болай дигән иде: “Берничек тә акланмаган административ тыкшынуның малтабарлар эшчәнлеген ифрат катлауландыруы яхшы билгеле. Власть органнарында әле һаман да намуссыз кешеләр очрый. Алар үзләренә зуррак калҗа эләктереп калырга омтыла. Бихисап каршылыклар тудырып, акча төртүне таләп итә, “читләр”не конкурслы сәүдәдә катнашудан нигезсез рәвештә читләштерәләр. Медальнең икенче ягы да бар. Ул да булса, намуссыз малтабарларның законнарны санга сукмавы. Бу эшем ияләре икътисадка зыян сала, базар механизмнарының нормаль эшчәнлеген боза. Әгәр дә, образлы итеп әйткәндә, кемнеңдер тиешле структураларда, шул исәптән Хөкүмәт кабинетларында, арттан этүчесе бар икән, нинди көндәшлек турында сүз алып барырга мөмкин? Бу эшем иясенең, әлбәттә, хәле яхшырак булачак. Һәм күп очракта ул дәүләт структураларының дәвамчысы булып чыга. Шуңа күрә бу кеше теләсә нинди тендерны җиңә, эшләре дә шома бара.

Авылга – техника, кесәгә – миллиард

25 января

Русиянең элекке авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник җитәкчелек иткән “Росагролизинг”та урланган акча 40 миллиард сумга җитә. Бу быел илдә авыл территорияләрен үстерүгә бүленгән суммага тиң

Крепостное право бетерелгәч, Русия аннан соңгы 150 ел дәвамында авылда тормыш хәлен яхшырту, аграр җитештерүне арттыру проблемалары белән баш вата. Ерак китәсе дә түгел, соңгы елларга кадәр яңа Русиянең аерым либераль икътисадчылары, илнең авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүнең файдасы юк, дип дәлилләргә тырышты һәм җитештерүнең бу тармагын төпсез упкын белән чагыштырды. Ил башлыклары соңгы берничә елда гына Русиянең азык-төлек бәйсезлеген югалту дәрәҗәсе зур булуын аңлады булса кирәк. Бүген илдәге төп туклану продуктларына ихтыяҗның 70 процентына якыны чит илләр ярдәме белән канәгатьләндерелә.

Милеккә хокукыңны теркәдеңме?

25 января

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе күчемсез милек хокукын һәм аның белән алыш-бирешкә дәүләт теркәве үткәрү вакытын кыскартты.

Алинага ярдәм итик!

24 января

Благовар районының Покровка авылында яшәүче Алина Сибәгатуллина инде бер елдан артык лейкоз авыруы белән көрәшә. Күптән түгел ул Санкт-Петербург клиникаларының берсендә дәваланды, химиотерапия курсы үтте. Бу иганәчеләр ярдәме белән мөмкин булды.

Федераль округ эчендә авиаочышлар яңартыла

23 января

Идел буе федераль округында авиация ярдәмендә пассажирлар һәм йөк ташуны үстерү проекты гамәлгә ашырыла башлый. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Самарада үткән киңәшмәдә шул турыда белдерде. Тулы вәкаләтле вәкил, шулай ук, Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның “2013 елда Идел буе федераль округында һава транспорты белән төбәкләрдә пассажирлар ташуның кулайлыгын тәэмин итү максатында һава транспорты оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында”гы карарга кул куюын әйтте. Бу документ Идел буе төбәкләрендә авиация ярдәмендә пассажирлар ташуны үстерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлау өчен нигез булып тора.

Президенттан үрнәк алыгыз!

22 января

Уфада үтәчәк халыкара саммитларга әзерлек өчен җаваплы барлык дәүләт структуралары да нәтиҗәле эш күрсәтәме?

Уфада узачак Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШОС) кергән илләр башлыкларының Советына һәм Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка (БРИКС) дәүләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләренең очрашуына әзерлек өчен ике ел чамасы вакыт калып бара. Бу җәһәттән республика саммитларга әзерлек кысаларында билгеләнгән барлык йөкләмәләрне дә тиешле вакытка тормышка ашырырга өлгерерме? Һәрхәлдә, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов узган ел ахырында “Вечерняя Уфа” гәзитенә интервьюда барлык эшләр дә билгеләнгән графикка ярашлы алып барыла, борчылырга урын юк, дип белдерде.

Балыкларга һава җитми

22 января

Авыргазы районында “Балыкларны коткарыйк!” акциясе үтте. Аның максаты — сулыкларны кислород белән тәэмин итү. Акциядә катнашучы Толбазыда яшәүчеләр Беренче күлдә бәкеләр тиште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»