Көнүзәк

Уфага кара туфрак ташымыйк!

08 февраля

Соңгы йөзьеллыкта кешелек миллионнарча гектар чирәм җирне чәчүлеккә әйләндерде, гасырлар дәвамында үскән урманнар кырылды. Белгечләр, югалган әлеге мәйданнарның бер өлеше бары тик 2060 елга гына үзенең табигый хәленә кайтачак, дип фаразлый. Яшеллек дөньясын биоягулык рәвешендә файдалану мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Ә инде Һиндстан һәм Кытай кебек илләрдә ит куллану артуы маллар өчен көтүлекләрнең зураюына китерәчәк. Мондый шартларда, билгеле, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне киметү турында сүз алып барып булмый. Әгәр фаразлар дөрескә туры килсә, Русиядә алдагы унъеллыкларда чәчү әйләнешендәге мәйданнарның янә 10 процентка кимүе ихтимал.

Таможня хәйрия ярдәме дә күрсәтә

07 февраля

Кичә “Интерфакс-Поволжье” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан таможнясы начальнигы Юрий Владимиров ведомствоның эшчәнлеге белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде. — Узган елда Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Бу кыска гына вакыт эчендә зур үзгәрешләр булды дип әйтергә иртәрәк. Әзерлек буенча зур эш бара. Күчү чоры безнең пред­прия­тие­ләргә, товар җитештерүчеләргә сәүдә оешмасы таләпләренә яраклашырга мөмкинлек бирер.

Мәктәптә бердәмлек булмаса...

07 февраля

“Хөрмәтле редакция! Мин – Федорова Алина Олеговна, Шаран райо­нының Зирекле урта мәктәбен тәмам­лаганнан соң, Бөре социаль педагогия академиясенең башлангыч сыйныфлар һәм музыка бүлекләрен 2009 елда тәмамладым. Ике төрле белгечлек алып, туган мәктәбемә сөенеп эшкә кайткан идем. Ләкин шатлыгым күпкә бармады. Бүгенге көндә “опти­мизация”гә эләгеп, эшсез калдым. 15 сентябрьдә 3нче сыйныфымны алдылар һәм 1нче сыйныфка куштылар, ә бүген аларны аерып, икенче укытучы куярга җыена­лар. Алай булгач, мине ни өчен кыскартканнар соң?

“Балаларга уңайлы һәм күңелле булырга тиеш!”

06 февраля

Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов шуны таләп итә

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Стәрлетамак районында булды. Аны авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко озатып йөрде. Зур Аксаково авылындагы “Дуслык” авыл хуҗалыгы предприятиесендә Рөстәм Хәмитов сөтчелек комплексы­ның эше белән танышты, сыер маллары симертү мәйданчыгын карады. Предприятие директоры Александр Бражников хуҗалыкның 1959 елда оеш­тырылуын сөйләде. Бөртек­леләр, көнба­гыш, мал азыгы культуралары үстерү, шулай ук сөт һәм ит җитештерү эш­чәнлекнең төп юнәлешләре булып тора. 2011 елда — 18 миллион сумлык, былтыр 9,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Соңгы корылыклы еллар нә­тиҗәсендә хуҗалыкка 6 миллион сумлык зыян килүен әйтте предприятие җитәкчесе. Республика башлыгы хуҗалыкның сөтчелек фермасында булды. Биналар 20 ел элек төзелгән. Биредә 196 сыер асрала. “Дуслык” предприятиесе “500 ферма” программасында катнаша һәм бүленгән акчага производствоны үстерүгә, биналарны реконструкцияләүгә тотыныла. Рөстәм Хәмитов хуҗалык хезмәткәрләре белән сөйләште, эш шартлары, хезмәт хакы белән кызыксынды. Республика башлыгына сөт суыту җиһазын күрсәттеләр. Аның эше тулысынча автоматлаштырылган. Президент бозаулар абзарын да карады. Бүген анда алты айлык 160 баш бозау асрала. “Дуслык” предприятиесендә заманча һәм сыналган ысуллар кулланып эшлиләр. Мисал өчен, узган елда биредә си­мертүнең салкын ысулы үзләш­терелгән. Бу ысул буенча яшь ярымлык үгезләр, ә алар биредә 800 баш, тыштагы утарларда бәйсез асрала. Нәтиҗәдә, тәүлеклек уртача артым 1000-1200 грамм тәшкил итә. Элек бу күрсәткеч үгез­ләрдә — 800-900, таналарда 600-700 граммнан артмаган. Узган елларда мал симертүдә 10 кеше эшләгән булса, хәзер бу эшне 3 кеше башкара.

Законлылык сагында

06 февраля

Кичә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зөлфирә Акбашева ведомствоның узган елдагы эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды һәм 2013 елга мөһим бурычлар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Акча эзсез югалган

05 февраля

Чишмә дуңгызчылык комплексы төзү максатында алынган һәм туздырылган средстволарның гомум күләме бер миллиард сумга якынлашкан

Әйе, кеше ышанмаслык бу сумма, чыннан да, Чишмә районында ниндидер бер дуңгызчылык комплексы төзү өчен алынган. Нәтиҗәдә ферма да юк, акча да юк. Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга җәмәгать контроле буенча советның чираттагы утырышында сүз янә шушы комплекста кылынган башбаштаклыклар турында барды. Ике ай элек Советның Андрей Носков җитәкчелегендәге эшче төркеме әлеге фермаларны төзегән вакытта бюджет средстволарын файдалану мәсьәләсен караган иде. Ул вакытта “Уралсиб” банкыннан алынган 250 миллион сумлык кредитның максатлы файдаланылмавы ачыкланды. Бу бурыч 274 миллион сум күләмендә республиканың “Төбәк фонды” үсеш институты тарафыннан капланган. Ягъни республика бюджетына шулкадәр зыян килгән. Бу хакта материаллар Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган.

Вазыйфасы югары булса да, утыргычы каты...

05 февраля

Ихтимал, Русиянең милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру өчен төп җаваплылык Магомедсалам Магомедов өстенә ятачак

Узган атнада ил Президенты Владимир Путин Дагстан Республикасы башлыгы Магомедсалам Магомедовны вазыйфасыннан бушатып, аны Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләде. Дагстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкару исә Дәүләт думасы депутаты Рамазан Абдулатыйповка йөкләтелде.

Кемнәр килә?

02 февраля

Узган елда республикага эшкә килүчеләр арасында 34 кешедә ВИЧ-инфекция табылган

Былтыр Мәскәүгә бер баруыбыз якшәмбегә туры килде. Анда Уфа поезды иртән барып җитә. Бу вакытта мәскәүлеләр йоклый әле. Әмма башкалада җәйге таңда тормыш гөрләп тора — кемдер урам себерә, кемдер тукталыш алларын тазарта, кемдер әле ачылмаган кибетләрнең тәрәзә пыялаларын сөртә, олы казаннарда “чаж-чож” китереп пәрәмәчләр кыздыра. Алар арасында ник бер үзебезнең кеше булсын! Илебез башкаласы безгә гастарбайтерлар шәһәре булып тоелды.

Бәхил бул, авыл...

01 февраля

Мондый дәүләт сәясәте дәвам итсә, иртәгә шулай дияргә калмасмы?

Адәм баласы үз гомерендә меңнәрчә чакрым юл үтә, шулкадәр үк авылны күрә. Әти-әниең сиңа гомер биргән, үзең буй җиткергән, аның капкасын ачып олы дөньяга юл алган туган авылың исә күңелеңнең иң түрендә саклана. Авылны данлаган тапкыр әйтемнәр дә бихисап. “Шәһәрне макта, авылда тор”, яки “Җиде авылда җиде кардәшең булсын” кебек әйтемнәр шушы мохитнең мәңге биләп торыр көчен, тормыш барда авылның яшәячәгенә өметне чагылдыра.

Мәскәү бетәр микәнни?

30 января

Авылның киләчәге бик аянычлы күренә

Сез бу сүзләрне укыгач, мөгаен, шомланып куйгансыздыр. Сүз илебезнең башкаласы турында түгел, ә Бишбүләк районындагы Мәскәү авылы турында бара. Әйе, бар анда шундый авыл. Аның рәсми исеме Мәнәвез-Мәскәү булса да, урындагы халык аны Мәскәү дип атый. Авыл кешеләре үзләре дә: “Без Мәскәүдән”, дип җибәрә. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә Мәскәү авылы берәү генә. Эш шунда, бүгенге көндә авыл бетүгә таба бара. Моннан өч ел элек клуб белән китапханәне япканнар иде, быел шундый язмыш мәктәпкә дә яный: тугызъеллык мәктәп яңа уку елында башлангычка калдырылды, әлеге көндә анда 10 бала укый, 39 бала 5-11нче сыйныфларга 12 чакрым ераклыктагы Куш-Елга авылындагы урта мәктәпкә автобус белән йөртелә. Башлангыч мәктәпнең дә ябылуы ихтимал дигән сүз йөри. Шуңа авыл халкы да, укытучылар да зур хафада.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»