Көнүзәк

Урманда “утырту” җитми төсле...

21 февраля

Тармакта аерым инвесторларның еллар дәвамында Хөкүмәт карарларын инкарь итүенә кем чик куяр?

Урман хуҗалыгы министрлыгының мөстәкыйль ведомство булып үзаллы эшли башлавына биш елга якын вакыт үтте. Әйтергә кирәк, бу чор республика урман хуҗалыгы өчен югалтуларны кире кайтару белән беррәттән, инвестицияләр җәлеп итү, белгечләр туплау һәм технологияләрне модернизацияләү еллары да булды. Былтыр министрлык “Башкортстанда урман хуҗалыгын 2012-2020 елларда үстерү” программасын әзерләде һәм ул Хөкүмәт тарафыннан кабул ителде. Әлеге программа кысаларында тармакка 6,242 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү күзаллана.

Фатир белән тәэмин итүнең нәтиҗәле юлы

20 февраля

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә арендага бирелүче социаль торак базарын формалаштыру мәсьәләсе каралды. — Арендага бирелүче торак төзелеше — республика өчен чагыштырмача яңа тема. Бездә бу төрдәге торакны төзү белән махсус шөгыльләнү юк дәрәҗәсендә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Икенче яктан караганда, бу мәсьәләләрне хәл итми торып, без халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаячакбыз.

Комбинатны яптылар, почтаны күчерәләр, чиратта дәваханәме?

19 февраля

Бәләбәй шәһәренең киләчәге шактый аянычлы күренә

Бәләбәй — тарихи шәһәр. 1715 елда ук тарихи китапларда аның турында телгә алына. 1781 елда ЕкатеринаІ II указы белән Бәләбәйгә шәһәр статусы бирелә. XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.

Электрон сәүдә мәсьәләләре тикшереләчәк

19 февраля

27 февральдә Уфада “Электрон сәүдә: Евразия интеграциясе таләпләре” дигән Халыкара форум эш башлаячак. Форумны Дәүләт думасының Икътисади сәясәт, эшкуарлык һәм инновацион үсеш буенча комитеты, Русиянең Икътисади үсеш, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыклары, Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Электрон сәүдә мәйданнары ассоциациясе оештыра.

Димломлы эшсезлеккә кайчан чик куелыр?

16 февраля

14 февральдә Башкортстан Хөкүмәтендә “Хезмәт базарында ихтыяҗ һәм тәкъдим дисбалансын көйләүче корал буларак, профориентациягә заманча караш” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы үтте.

Уфа шәһәре үсеш юлында

14 февраля

12 февральдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владимир Дмитрюк журналистлар белән матбугат конференциясе үткәрде. Монда шәһәрне төзекләндерү буенча үткән елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар игътибар үзәгендә булды.

Авылның таянычы була алырлармы?

14 февраля

Республикада фермерлар саны ни сәбәпле акрын арта?

Русиядә фермерлар хәрәкәте оештырыла башлауга чирек гасырга якын. Туксанынчы елларда авыл тормышындагы бу яңа башлангычны кайберәүләр крестьяннарның крепостное право изүеннән котылуы белән дә чагыштырды. Чөнки 70 ел дәвамында колхозда эшләүчеләр арасында үзаллы җир алып, иген үстерергә, мал асрарга теләүчеләр аз түгел иде. Әмма Хөкүмәтнең фермерларга күрсәткән ярдәмен җир эшкәртүгә түгел, ә затлы машина алуга, зур йорт салуга тотынучылар саны күбрәк булды. Бүген авыл тормышы да үзенең яшәеш асылына кайта башлады. Фермерлык юлын сайлаганнар да кирегә чигенми. Күмәк хуҗалыкка берләшкән авылларда да тормыш сүнми. Һәр икесенә дә, шул исәптән, шәхси ихаталарны үстерүгә дә, дәүләт ярдәм итә. Тик менә ВТОга керүебез генә авыл хуҗалыгына элекке күләмдә ярдәм күрсәтүне чикләячәк. Аның каравы, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына Хөкүмәтнең кредит һәм судсидияләр аша булышлык күрсәтүе үсәчәк.

Геофизика үзәге кирәк

13 февраля

Бу юнәлештә анык чаралар күрелмәсә, Башкортстан климаты тәмам үзгәрергә мөмкин

Соңгы елларда еш кабатланучы корылык нәтиҗәсендә Башкортстанда да климат үзгәрү мәсьәләсе кискенләште. Күпчелек төбәкләрдә җир асты сулары кимеде, республика территориясендәге елгалар саекты. Дүртенче ел инде Агыйделдә су күләме уртача еллык күрсәткечтән түбән кала. Шуңа да анда елга судноларына йөрү кыенлаша. “Габдулла Тукай” кебек круиз теплоходлары туристларны Бөре шәһәрендәге причалдан утыртырга мәҗбүр, чөнки елганың өске агымында су саега. Агыйдел елгасының Уфа причалы янында уртача тирәнлеге 1 метр 55 сантиметр тәшкил итә. Элек бу урында елганың тирәнлеге 2 метр ярым иде. Шул ук вакытта суднога маневр ясау һәм ул комга утырмасын өчен кимендә тагын 20 сантиметр тирәнлек кирәк. Причалга каршы уң як ярда зур утрау барлыкка килгән, анда камышлар һәм куаклар үсә, акчарлаклар бөтерелә. “Юность” спорт-савыктыру комплексы һәм тимер юл күпере арасында да шундый ук күренеш. Салават Юлаев һәйкәле тирәсендә дә елганың шактый саекканын күрергә мөмкин.

Хәйдәр Вәлиев: “Безне бик актив сайлау кампаниясе көтә”

12 февраля

Башкортстан яңа сайлаулар алдында тора. Республика парламентарийларын сайлау ничек үтәчәк? Сайлау законнарында нинди үзгәрешләр булды? Киләчәктә бюллетень нинди булачак? Яңа партияләр авырлыклар кичерәме? Шушы һәм башка проблемалар турында сораулар белән без Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенә мөрәҗәгать иттек.

Яшь галимнәр грант алды

09 февраля

Хөкүмәт йортында фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләр тәбрикләнде

Сер түгел, соңгы елларда язмышын фән белән бәйләүче яшьләр кимеде. Ил күләмендә күзәтелүче бу күренешкә ничек чик куярга мөмкин? Бу уңайдан Башкортстан тәҗрибәсе игътибарга лаек. Республикада яшь галимнәрне дәртләндерү эше югары дәрәҗәдә оештырылган. Русия фәне көнендә Хөкүмәт йортында яшь галимнәрнең һәм гыйльми коллективларның фәнни эшләре конкурсына йомгак ясау күркәм йолага әверелде. Конкурс 2006 елдан бирле оештырыла. Кичә лаеклыларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова бүләкләде. Әйткәндәй, Башкортстанда 2012 елда алтмышар мең сумлык грантларга 185 галим дәгъва иткән. Шуларның утызы сайлап алынган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»