Көнүзәк

Республика пенсионерлары, берләшегез!

09 марта

Бу оешманы төзүгә пенсионерларның соңгы елларда активлашуы да булышлык итте. Русия дәүләт социаль университетының Уфадагы филиалы директоры Рөстәм Әхмәдинуров сүзләренә караганда, планета халкының дүрттән бер өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Алар — җәмгыять тормышында катнашырга теләүче һәм катнаша алучы актив кешеләр.

Игътибар: Акция! “Син нәрсә эшләдең?”

09 марта

Тирә-як мохитне саклау елында табигатьне саклауга һәркем үз өлешен кертергә бурычлы, чөнки кеше — үзе дә табигать баласы. Кеше табигатькә зыян китерә икән, ул үзенә дә зарар китерә. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.

Хөрмәтнең зуры сезгә, Әниләр!

07 марта

Кичә Республика йортында Башкортстан Прези­денты Рөстәм Хәмитов бер төркем күпбалалы әниләргә “Ана даны” медале тапшырды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 60ка якын хатын-кыз алдында чыгыш ясап, Рөстәм Хәмитов болай диде: — Бүген бирегә республикада яшәүче аналарның иң яхшылары җыелган дисәк тә, ялгышмабыз. Чөнки күпләрегез биш һәм аннан да күп бала тәрбиялисез. Теләсә кайсы дәүләтнең төп бурычы — ул халык санын арттыру. Безнең дәүләт бу уңайдан сезгә таяна. Узган елда республикада 60 меңгә якын бала туган. Беренче карашка аз да түгел кебек. Әмма алтмышынчы елларда туым 100 меңгә җиткәнен исәпкә алсак, бу өлкәдә башкарасы эшләр бихисап әле. Республикада бүген 34,5 мең күпбалалы гаилә яши. Аларның шатлыклары да, борчулары да безгә яхшы таныш. Кызганычка каршы, бу гаиләләр бай яши, дип әйтә алмыйбыз. Аларга төрле яклап ярдәм итү — безнең төп бурычлары­­бызның берсе. Президент сүзләренә караганда, узган елда республикадагы балалар бакчаларында 14,5 мең яңа урын булдырыл­ган, 50дән артык яңа балалар учреждениесе сафка кергән. Балалар бакчаларына чират кыска­ра. Бәйрәм тантанасында Президент кулыннан “Ана даны” медале алган әниләр чыгыш­ларында үзләренең яшәү шартлары турында сөйләде. Авыргазы районыннан Альмира Биккулова ел башыннан түләнә башлаган яңа балалар посо­биесе белән канәгать булуын белдерде. Ул һәр балага 3 мең сум тәшкил итә һәм өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, айлык кереме яшәү минимумыннан түбән гаиләләрдәге һәр балага яшь ярымнан өч яшькә кадәр бирелә.

Фатир кыйммәт. Ял урыннары җитми...

05 марта

Уфа яшьләрен тагын нинди мәсьәләләр борчый?

Үткән елда Уфада яшьләр сәясәте уңышлы гамәлгә ашырылганмы? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Фатиры булмаган яшь гаиләләр дәүләт ярдәменә өмет итә аламы? Күптән түгел үткән киңәшмәдә шул хакта да сүз булды. Киңәшмәне Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов алып барды.

Фикердәшләр булыйк!

02 марта

Президент Рөстәм Хәмитов шәһәр округлары һәм муниципаль район Советлары рәисләре белән киңәшмә үткәрде

Ул анда Башкортстанның бүгенге социаль-икътисади хәленә бәя бирде, төбәкнең үсеш перспективаларын билгеләде. — Былтыр сез барыгыз да җиңел булмаган сайлаулар үткәрдегез. Сынаулар көндәш­лек шартларында узды, анда җиңелүчеләр дә булды. Әмма бүген залда утыручылар — җиңүчеләр, үз тырышлыклары, актив агитация һәм актив эш­ләре нәтиҗәсендә Совет депутатлары һәм рәисләре вазыйфаларын биләүчеләр. Сез­нең барыгызның да идарә итү тәҗрибәгез бар, урыннардагы хәлне яхшы беләсез,— дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.

Уфада Интеллиада үткәрү мөмкинлеге тикшерелә

26 февраля

23 февральдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән 2014 елда Уфада Бөтендөнья интеллектуаль уеннар үткәрүне әзерләү мәсьәләләрен тикшерде. — Бөтендөнья интеллектуаль уеннарын 2014 елда Уфада үткәрү турында тәкъдим алдык, — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Хәмитов FIDE президентына. — Безгә катлаулы карар кабул итәргә туры киләчәк, чөнки Бөтендөнья уеннарын үткәрү зур әзерлек таләп итә. Анда спортның дүрт төре — шахмат, шашка, го һәм бридж кергән. Аларның беренче икесе безгә яхшы таныш булса, калган икесен ишетеп кенә беләбез. Безгә Бөтендөнья шашка федерациясе президенты киләчәк. Бу тәкъдимне ул әйтте. Тәҗрибә туплаган кеше буларак, Сезнең белән безгә ничек эшләргә кирәклеге турында киңәшләшергә телибез.

Балалар ут белән шаярмасын

23 февраля

Еш кына янгын чыгуга балаларның ут белән шаяруы сәбәпче була. Ел башыннан республикада 7 баланың янгында гомере өзелгән. Бу фаҗигадә, һичшиксез, аларның ата-аналарының да гаебе бар. Алар балаларының хәвефсезлеген тәэмин итүгә җавапсыз караган.

Урман шаулап үсә...

23 февраля

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда ведомствоның үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде.

Егерме канал түләүсез булачак

22 февраля

Берничә ел элек Русиядә санлы телевидение челтәренә күчү башланды. 2015 елга кадәр халыкның 95 проценты яхшы сыйфатлы егермегә якын телеканалны бушлай карый алырга тиеш. Республикада “Русия Федерациясендә телерадиотап­шыруларны үстерү” федераль программасына инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган Хөкүмәт утырышы шушы проблемага багышланды.

Сәләтленең – акчасы, акчалының сәләте юк

21 февраля

Яшь баянчы Таһир Галләмовка сәнгать дөньясында яңа үрләр яуларга нәрсә комачаулый?

“Хөрмәтле ”Кызыл таң” гәзите редакциясе! Улым Та­һир Галләмов Уфа районының беренче санлы балалар музыка мәктәбендә баян сыйныфында шөгыльләнә. Русия, Башкортстан күләмендә үткән байтак сәнгать бәйге­ләрен­дә җиңү яулады. Италиядә, Испаниядә һәм башка чит илләрдә үтүче конкурсларда да катнашырга чакыралар. Чит илләргә бару мөмкинлеге булса, улым, һичшиксез, призлы урын яулар иде кебек. Кызганычка каршы, мондый мөмкинлегебез юк. Чөнки конкурста катнашу өчен кимендә мең доллар таләп ителә. Тормыш иптәшем белән икебез дә бюджет өлкәсендә эшлибез. Ярдәм сорап берничә хәйрия фондына мөрәҗәгать итеп карадык. Аны канәгать­лән­дермәделәр. Менә шулай, кесәң калын булмаса, сәнгать дөньясында да әллә ни ерак китеп булмый икән. Әллә мин ялгышаммы? Шушы сорауга җавап табарга һәм улыбызга дөньяның акчага корылмаганын аңлатырга ярдәм итсәгез иде.”


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»