Көнүзәк

Алтын яңгыр көтәргә түгел...

19 марта

Республиканың нәтиҗәле үсүе башкарма властьның ничек эшләвенә бәйле

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышы вакыйгаларга бай булды. 11 мартта Уфада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашлыгында яңа перинаталь үзәк бинасына нигез салынды. 12 мартта Президент Хөкүмәттә ике җитди утырыш — Урал аръягын икътисади үстерү һәм республикада сәнәгать тармагы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрде. 13 марттагы Хөкүмәт утырышы республикада башкарма властьның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды. Шул ук көнне Рөстәм Хәмитов, “УфаГорСвет” предприятиесендә булып, светофор хуҗалыгы эше белән танышты. 14 мартта исә Уфаның халыкара саммитларга әзерлеге мәсьәләләре буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. 15 мартта Уфа Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Русия финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко һәм Федераль казначейлык җитәкчесе Роман Артюхинны кабул итте. Башкала кунаклары “Налог-Сервис” учреждениесе филиалы эшен карады, арытаба Башкортстан Президентында бюджетара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җитди сөйләшү булды. Шушы ук көнне Рөстәм Хәмитов Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе коллективы һәм ветераннары белән дә очрашып, аларны оешманың 95 еллыгы уңаеннан тәбрик итте. 16 мартта исә Президент эш сәфәре белән Ишембай шәһәрендә булды.

Салым хезмәте эше камилләшәчәк

16 марта

Мәскәү кунаклары Русиядә тиңе булмаган хезмәтләндерү залы белән танышты

Кичә Уфага эш сәфәре белән Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Русия финанс ми­нистрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко һәм Федераль казначейлык башлыгы Роман Артюхин килде. Алар Президент Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Дәрәҗәле кунаклар Бердәм теркәү үзәгенең халыкны хезмәтләндерүнең югары стандартларын исәпкә алып җи­һазландырылган кабул итү залы белән танышты. Әлегә Русиядә аңа тиңнәр юк. Ул бинаны һәм хезмәтләндерү процессын аерым зоналарга бүлгән, бу салым түләүчеләргә кирәкле мәгълүмат­ны һәм хезмәт төрен сайлауны җиңеләйтә. Хезмәтләндерү залы интерьерын проектла­ганда мәйдан нәтиҗәле файдаланылган, бу хезмәткәрләр өчен — эш, салым түләү­челәрнең көтү урыннары санын артты­рырга мөмкинлек биргән. Яңа зал чиратларга идарә итү системасы белән җиһазлан­дырылган, мәгълү­мат бирүче киосклар һәм компьютерлар эшли, балалар почмагы булдырылган. Бүген салым инспекция­ләрен­дәге чиратлар белән идарә итү системалары халыкны хезмәтлән­дереп кенә калмый, статистика мәгъл­үматларын салым орган­нары­­ның бердәм аналитика сис­те­масына җыя бара, аларны җентекле анализлап, хезмәт­лән­де­рү вакыты, дәүләт хезмәт­ләренең таләп ителгән­леге һәм башкалар турында нәтиҗә ясап булачак.

Тормыш үзгәрә, законнар камилләшә

15 марта

Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумында республика парламентының 21 мартта үтәчәк 61нче утырышының көн тәртибе тикшерелде. Көн тәртибенә кертелгән 29 мәсьәлә каралып, аларның кайберләренә үзгәрешләр, өстәмәләр кертү турында мәгълүмат тыңланды.

Әти роле ник түбән?

14 марта

Нефтекамада үткән чарада ир-атлар шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде

Нефтекама шәһәрендә “Әти булу — ир кешенең иң изге һәм почетлы миссиясе” дигән темага төбәкара семинар-киңәшмә үтте. Аны Нефтекама шәһәре хакимияте, Хатын-кызлар советы, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге “Әтиләр берлеге” оештырды. Чарада дин һәм прокуратура хезмәткәрләре, табиблар һәм укытучылар, авыр балалар белән эшләүчеләр һәм башкалар катнашты. Семинар-киңәшмә кысаларында Башкортстан дәүләт университеты студентлары белән очрашу, “түгәрәк өстәл” утырышлары шәһәрдә яшәүче әтиләр катнашлыгында мастер-класслар үтте.

Быел ташкын көчле булачак

13 марта

Республикада язгы ташкынга әзерлек бара. Башкортстанда елгалар, гадәттә, апрельнең беренче декадасында таша. Агыйдел, Караидел, Дим елгаларында су күтәрелүнең иң югары дәрәҗәсе май башында теркәлә. Быел ташкын чорында су объектларының торышына аналитик контроль үткәреләчәк. Бу аларны пычрату очракларын вакытында ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Өстәмә күзәтү урыннары булдыру күз уңында тотыла.

“Ачык республика” ишекләре һәркемгә дә ачыкмы?

13 марта

1 февральдә “Ачык республика” проекты кысаларында “Электрон кабул итү” сайты эшли башлады. Шушы проектка нигезләнеп, республиканың һәр гражданы власть органнарына тәкъдимнәре һәм сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. “Ачык республика” проекты — власть органнары һәм халык өчен көтеп алынган башлангыч. Ниһаять, алар арасында җиңел аралашу һәм хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыкка килде. Проект “Башкортстан Республикасы тавышы”, “Имин тирә-як мохит”, “Һәркем өчен булган дәүләт”, “Ачык бюджет” һәм тагын берничә өлештән тора.

Эчәбезме? Эчәбез!

13 марта

Аракының хакын арттыру эчүчеләргә киртә булырмы?

Билгеле булуынча, 2009 елда Русиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев спиртлы эчемлекләрне куллану күләмен киметү максатында алкогольгә каршы программа кабул иткән иде. Аңа ярашлы, 2018 елга кадәр алкоголь куллану дәрәҗәсе 20 процентка кимергә тиеш. Ниндидер алга китеш бар да кебек. Әйтик, 2011 елда законлы рәвештә 6 миллион декалитр алкоголь продукциясе сатылган булса, былтыр 5 миллион 800 мең декалитр.

Башкала кар астында калды

12 марта

Шәһәр урамнары вакытында чистартылмау сәбәпле, юлларда озын “бөке”ләр барлыкка килде, күпчелек халык эшкә соңлады

Кичә Уфада күпчелек халык эшкә соңлады. Төн эчендә урыны белән 20-30 сантиметр калынлыгында яуган кар юл хәрәкәтен авырлаштырды. Уфа урамна­рында “бөке”ләр барлыкка килде. Юлдагы аварияләр хәлне тагын да катлауландырды. Башкала­быз­ның Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе ни өчен соң “уяна”? Берничә “кайнар нокта”да булдык. Иртәнге тугызда Зәки Вәлиди урамында юл хәрәкәте бөтенләй тукталган иде. Машиналар үргә менә алмый. Кайбер водительләр борылып, Уфага башка юлдан керү әмәлен эзләргә мәҗбүр булды. Салават Юлаев проспекты да тоташ “бөке”гә әйләнде. Гомумән, башкалабызда юл хәрәкәте шактый тоткарланды. Ни өчен мондый хәлгә юл куелды? Ни өчен юллар вакытында кардан чистартылмый? Халыкның кайсы вакытта эшкә барасы билгеле, югыйсә. Мө­гаен, кар чистарту техникасы, отчетларда яңгыратылганча, иртәнге сәгать биштә үк эшкә чы­гарылса, “бөке”ләр бу кадәр үк булмас иде. Ни аяныч, Уфа шәһәренең Торак-хуҗалыгы идарәсе без­нең сорауларны җавапсыз калдырды. Көн дәвамында кар чистарттылармы, идарәдә телефон трубкасын күтәрүче булмады. Хәер, чынбарлык хәлне ачыклау өчен статистика да, түрә фикере дә кирәк түгел, юлга чыгу да җитә. Һава торышының яхшы­руына өмет бармы? Шушы сорау белән Башкортстанның Гидрометеорология үзәге җи­тәкчесе Анна Козаевага мөрәҗәгать иттек.

Гаеп “Талкас”та гынамы?

12 марта

Шифаханәләр эшчәнлегенә бердәм идарә итү системасы булдырылганда мондый коточкыч хилафлыкларга юл куелмас иде

Республика Контроль-исәп палатасы “Талкас” шифаханәсендә үткәргән тикшеренүләр биредә байтак башбаштаклыкларны ачыклаган. — “Талкас” шифаханәсенең 2008-2011 еллардагы һәм 2012 елның тугыз аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен тикшерү анда финанс өлкәсендәге хилафлыкларның күпчелек очракта милек белән бәйле булуын күрсәтте. Бу кадрларның, баш хисапчыларның һәм җитәкчелекнең даими алмашынып торуында да ачык чагыла, — диде Контроль-исәп палатасының Күмертау идарәсе начальнигы Айрат Зөбәеров тикшерү нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында.

Салават районында малтабарлар ничек яши?

12 марта

Салават районында Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин, район хакимияте башлыгы Гали Хәйретдинов, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисади анализ, планлаштыру һәм инвестицияләр белән эшләү бүлеге начальнигы Рамил Харасов, “Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк филиалының кече бизнес бүлеге начальнигы Альберт Чыңгызов, “БашЗАКАЗ” бизнес үзәге җитәкчесе Виктор Васильев, Эшкуарлар хокуклары буенча вәкилнең Салават районы буенча ярдәмчесе Фәрит Вахитов катнашлыгында киңәшмә үтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»