Көнүзәк

Канатлы дусларыбыз, дибез дә бит...

30 марта

Уфада күк күгәрченнәрнең саны биш тапкыр кимегән

Ниһаять, зарыгып көткән яз да җитте, канатлы дусларыбызның шат авазлары көннән-көн көчлерәк ишетелә. Быел язның беренче хәбәрчеләре — кара каргалар 8 мартта килде. Тиздән җылы якта кышлаган башка кошлар да кайтып җитәр. Меңнәрчә чакрымнар үтеп кайтучы кошларны без ничек каршылыйбыз, алар өчен нинди шартлар тудырабыз? Орнитологлар бу җәһәттән канатлы дусларыбызга карата игътибарны арттыруны таләп итә.

Ташкынга әзерсезме?

29 марта

Республикада ташкын буенча хәл әлегә тотрыклы түгел, шуңа күрә аңа әзерлеккә өстән генә карарга һәм бөтенесен дә формаль чараларга гына калдырырга ярамый, дип ассызыклады республиканың ташкынга каршы комиссиясе утырышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев.

Алдашалар. Тоттырмыйлар...

28 марта

Бу юлы суд приставлары штраф түләмәгән бер генә водительнең дә эзенә төшә алмады

Юл кагыйдәсен бозучылар вакытында штраф түләргә ашыкмый. Бу күренеш белән төрлечә көрәшәләр. Иң гади юлы күпләргә яхшы билгеле. Юл-патруль инспекторы водительне туктата. Автомобиль хуҗасы мәгълүматлар базасы аша тикшерелә. Ләкин һәр машинаны туктатып булмый. Нишләргә? Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге мәсьәләне хәл итү юлын тапкан. Иң тәүдә, бурычын түләргә ашыкмаучылар исемлеге төзелә. Шуннан соң инспекторлар суд приставлары белән тиешле адреслар буенча чыга. Шундый рейдларның берсендә мин дә катнаштым.

Торак-коммуналь хуҗалыкта үзгәрешләр көтелә

27 марта

Кичә Конгресс-холлда 2013-2015 елларда күпфатирлы йортларны төзекләндерүдә яңа система булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фондының эшчәнлеге турында киңәшмә үтте. Утырышта Русиянең торак законнарына өстәмәләр кертү турында да сүз барды. Анда Русия төбәкләренең шушы мәсьәлә өчен җаваплы вәкилләре катнашты.

Хикмәт акчада гына түгел...

26 марта

Тәү чиратта хезмәтне оештырудагы җитешсезлекләр һәм җавапсызлык республика үсешенә аяк чала

Узган атна башында республика территориясенә чын яз килде. Көндезге сәгатьләрдә аерым районнарда һава температурасы 6 градуска кадәр күтәрелде. Шул сәбәпле кар эреп, юлларда һәм йорт ихаталарында зур күлләвекләр пәйда булды. Яз дөньяның яшәрүе белән гәүдәләнсә дә, шулай да яшәешкә ул һәрвакытта да күтәренке кәеф, шатлык кына алып килми икән. Менә әле дә көннең кискен җылынуы күпчелек автомобиль йөртүчеләр өчен, чын мәгънәсендә, баш бәласенә әверелде. Сәбәбе аңлашыла, кар белән бергә юл өслеге дә “эреп”, күп участокларда эреле-ваклы чокырлар барлыкка килде. Аларга төшеп, күпме машинага зыян килгәндер һәм алдагы чорда андыйлар тагын күпме булыр — һәрхәлдә водительләрнең юлларның торышыннан канәгатьсезлеге бүген ташып чыгар дәрәҗәгә җитте.

Тикшерәләр... Күзәтәләр...

22 марта

Башкортстан Президенты каршындагы Урындагы үзидарә органнарына карата контроль-күзәтү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализлау буенча ведомствоара комиссия Русия Президенты карары белән төзелгән иде. Аңа күзәтү органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләрен мониторинглауны оештыру, ачыкланган закон бозуларның сәбәпләрен билгеләү, аларны гамәлдән чыгару чараларын күрү йөкләтелгән. Кабул ителгән карарлар нәтиҗәләре Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә җиткереләчәк.

Егерме ел тынчу бу һава...

22 марта

Чиновниклар бюрократиясенең йөгәнсезлеге, җинаятьчелекнең өскә чыгуы үзебезнең битарафлыктан, агым уңаена йөзүдән килә

Киң билгеле шигыренең бер юлын шулай үзгәртүемә Мостай абый Кәрим фатыйха бирер идеме икән, иллә мәгәр тарихның байтак борылышларын күргән, вакыйгаларның уртасында кайнаган шагыйрь тормышның һәр адымын бәяләп, бүгенгене кичәге белән бәйләп баруны хуп күрә иде.

Яши алмаслык шартларда яшәү өчен көрәш

21 марта

Уфа шәһәренең Черниковка бистәсендә урнашкан Короленко урамыннан Зәлия ханым телефон аша аңлаткан “сары хрущевкалар арасында утырган иске тулай торак”ны эзлибез. Кардан чистартылмаган урамнан көчкә атлаганда, тәрәзә рамнары өлтерәп, буяулары купшаклап беткән, җиргә сеңеп барган бертөрле йортларны күреп, бу якларда тормыш туктап калганмы соң әллә, дигән уй йөгерде. Ә менә Зәлия Пирджикова гаиләсе яшәгән тулай торакның ишеген ачкач, биредәге халыкта беркемнең дә кайгысы булмавы ачык ярылып ята иде.

Иң мөһиме - халык канәгать булсын

20 марта

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы утырышында шундый бурыч куелды

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Уфада узган ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырыш үткәрде. Анда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән тармак хезмәткәрләре катнашты.

Наркотикларга безнең арада урын юк!

19 марта

Кичә Башкортстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дигән Бөтенрусия акциясенең беренче этабы башланды. Аның максаты — наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турында оператив мәгълүматны махсус телефон аша җиткереп, республика террито­риясендә наркомания таралуга каршы үткәрелгән чараларга җәмәгатьчелекне җәлеп итү.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»