Көнүзәк

Хезмәттән дә зуррак батырлык юк

12 апреля

Ләкин чын фидакарьлек тиешле дәрәҗәдә бәһаләнә дип әйтеп буламы?

Русия Президенты Владимир Путин 29 марттагы указы белән “Русия Федерациясенең Хезмәт Герое” дигән исем булдырды. Бу гамәлгә җәмәгатьчелекнең мөнәсәбәте төрлечә: өлкәннәр аны совет чорындагы “Социалистик Хезмәт Герое”н кабаттан тергезү дип кабул итсә, яшьләр Президент указы коммунистик атрибутны яңарту, олыларның узган тәртипләрне һәм гади кешегә мөнәсәбәтне сагынуын ниндидер дәрәҗәдә басарга маташу дип бәһаләде. Шул ук вакытта, кайберәүләрнең әлеге вакыйгага битараф калуы да күренә. Һәрхәлдә, “Хезмәт Герое” исемен булдыру илдә социаль мәсьәләләрнең кискенлеген киметү, җәмгыятьтәге кире кәефләрне йомшарту теләге белән эшләнгәндер дигән фикер дә нигезсез түгелдер.

Табибларга акча түгел, ышаныч җитми

11 апреля

Түләүсез медицина ярдәме сыйфатын яхшыртуга нәрсә комачаулый?

Сәламәтлек саклау өлкәсе торышын яшәеш барометры белән чагыштырырга буладыр. Соңгы елларда үлем күрсәткеченең югары ноктага җитүе, халыкның табибларга ышанычы кимүе дәүләт тарафыннан бу юнәлештә җитдирәк карарлар кабул итүне таләп итә. Әлеге проблемаларның тамыры кая, ни сәбәпле халыкка түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел дигән сорауларга төгәл генә җавап табуы да авыр. Шулай да, Башкортстан Контроль-исәп палатасының Русия Исәп палатасы белән берлектә тармакта үткәргән аудит тикшерүе кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр төсле.

Президент имтихан тота. Халык алдында...

09 апреля

Быелгы сөйләшүдә икътисад үсешендәге мәсьәләләргә игътибар аеруча зур булыр төсле

Бу атнада, атап әйткәндә, 11 апрельдә 19 сәгатьтә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов БСТ каналында туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге тапшыру республика җитәкчесенең шушы рәвешле туры эфирда халык алдына тәүге чыгуы гына түгел. Мәгълүм булуынча, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасында тәүге эш көннәреннән үк власть һәм халык арасында диалогны үстерүне, гражданнар белән аралашуның яңа алымнарын кертүне, Хөкүмәт эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итүне республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләде. Бу җәһәттән Президенттан башлап, һәрбер ведомство-оешма җитәкчесенең Интернетта үз блогын булдыруы, дәүләт структуралары башлыкларының әледән-әле я туры эфирда, я күзгә-күз очрашып, гражданнарның сорауларына җавап бирү тәҗрибәсенең гамәлгә керүе, властьның халыкка йөз белән борылуы, хокук саклау һәм контроль органнарының эшчәнлеген бермә-бер активлаштыруы әлеге дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның ачык нәтиҗәсе булып тора. “Президент белән сөйләшү” тапшыруы да шушы форматта бишенче тапкыр эфирга чыга.

Сыйфатлы элемтә арзан булаламы?

09 апреля

Республиканың Мәгълүмат технологияләре буенча агентлыгы МТС элемтә операторы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Документның асылы нидән гыйбарәт? Алдагы чорда Башкортстанның элемтә тармагын нинди үзгәрешләр көтә? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Дистәләрчә гомер сакланган

09 апреля

Шул ук вакытта наркотикларга бәйлеләр санының артуы контроль органнарын да борчуга сала

Ун ел элек Русия Президенты указы белән илдә яңа хокук саклау структурасы — Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль үзәк төзелде. Әлеге дата уңаеннан без республика Наркоконтроль идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция генерал-майоры Таһир Ибраһимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Җир барыбызга да җитәрлек

06 апреля

Башкортстанда күпбалалы 7676 гаилә участок алган

Башкортстанда күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә шәхси торак төзү өчен бушлай җир участогы бирү темплары арта, дип хәбәр итәләр. Бүген республикада күпбалалы 36 мең 699 гаилә исәпләнә, шуларның 17 мең 740ы җир алу өчен чиратка баскан. Һәр өченче гаилә шәһәрдә яши. Уфада аларның өч меңгә якыны участок алу теләге белән мөрәҗәгать иткән. Башкалада җирнең никадәр дефицит икәне билгеле, шул сәбәпле гаиләләргә аны якындагы Иглин,Чишмә, Благовещен районнарыннан бүлү мәсьәләсе дә карала.

Җаваплылык тою җитми

05 апреля

Бу идарә итүче компанияләргә дә, фатир хуҗаларына да кагыла

Кичә Башкортстан дәүләт торак инспекциясенең коллегия утырышы үтте. Утырышта Русиянең баш дәүләт торак инспекторы Николай Васютин, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов, Торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре, ТСЖ рәисләре һәм муниципалитетлар инспекторлары катнашты.

Дәүләт милке белән шаярма!

04 апреля

Кайбер ваемсыз хуҗалар аны бушлай тарата

Милек турында законнарның үтәлешен тикшерү — прокуратура эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Прокурор күзәтүе, тәү чиратта, дәүләт милкен урлауны һәм юкка чыгаруны булдырмауга, аның саклылыгын тәэмин итүгә, нәтиҗәле файдалануга, әлеге милеккә хокук алуга тигез шартлар тудыруга юнәлтелгән. Тикшерүләр вәкаләтләрен тиешле дәрәҗәдә гамәлгә ашырмаган дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегендә күпсанлы закон бозулар ачыклый. Алар арасында иң еш очраганнары — муниципалитет милке исәпләнгән объектларга хокукның теркәлмәве, хуҗасыз милекнең күплеге, аны арендага бушлай бирү һәм башкалар. Бу өлкәдә властьлар ягыннан контроль дә тиешле дәрәҗәдә түгел.

Водительләрне күпме “авызлыкларга” мөмкин?

03 апреля

Кагыйдәләрдәге үзгәрешләр һәм штраф күләменең кискен артуы кайбер тәҗрибәле шоферларны да юлга чыкмас чиккә җиткерде

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге көнүзәк темаларның берсе булып кала. Матбугатта һәм телевидениедә юл кагыйдәләрен бозучыларга карата җаваплылыкны катылату буенча даими рәвештә яңадан-яңа тәкъдимнәр яңгырый һәм аларның кайберләре тиз арада закон көчен дә ала

Сабый хакы

02 апреля

Йортлары янган кечкенә Камилә һәм Алеша бүгенге көндә приютта тилмерәләр

Моннан алты ел элек Иглин районының Үктәй авылында яшәүче 37 яшьлек Флүрә Сәйфетдинова асрамага 11 айлык Камиләне ала, тагын ике елдан гаиләне яшь ярымлык Алеша тулыландыра. Флүрә Уфага йөреп эшләгәндә балаларны әнисе Флүзә апа караша. Флүрәнең өлкән улын да хәстәрлекле дәү әнисе үзе тәрбияләп үстерә. Флүрә балаларына кайчак кырыслык күрсәткәнлектән, сабыйлар дәү әниләренә ныграк тартылып үсә. Моннан нәкъ бер ел элек балаларын әнисенә калдырып, йортында гөлләре өшемәсен өчен электр җылыткычын кушып, Флүрә берничә көнгә Уфага эшкә китә. Бәхетсезлеккә каршы, хуҗасыз йортта янгын чыга һәм Флүрә ике сабые белән тораксыз кала. Ләкин ул район хакимиятенә торак мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итми.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»