Көнүзәк

Миллион сумнар чүплекләрдә ята

29 мая

Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары полигоннарына түгелгән икенчел чималның еллык күләме

Әлеге вакытта Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары туп­ланган өч мең чамасы чүплек-полигон бар. Алар­ның гомум мәй­даны ике мең гектардан арта, күбесендә чүп-чар өчен урын калмаган. Әлеге объектларга ел саен йөзләрчә мең тонна “икенчел чимал”, ягъни металл сыныгы, тоты­нылган кәгазь һәм башка әйберләр ташлана.

“Альтернатива” белән БМО кызыксына

28 мая

Октябрьскийда җитештерелгән пластмасса әйберләр абруйлы оешманың гуманитар хәйрия ярдәме товарлары исемлегенә кертеләчәк

Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Евросоюз белән АКШның Русиягә икъктисади санкцияләр белән янавы Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының чит ил компанияләре белән эшлекле бәйләнешләренә тоткарлык була алмый. Күптән түгел Мәскәүдә үткән Хуҗалык һәм көнкүреш товарлары халыкара күргәзмәсендә күп кенә чит илләр вәкилләре “Альтернатива” продукциясе белән кызыксынды, аны сатып алуга контрактлар төзеде. Алай гына да түгел, Башкортстанда җитештерелүче пластмасса әйберләргә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәскәүдәге Качаклар эшләре буенча вәкиллеге игътибар иткән.

Төбәк үсешен җитәкчелек активлыгы билгели

27 мая

Президент Рөстәм Хәмитовның узган атнадагы эшлекле сәфәрләре һәм очрашулары барышында берничә стратегик документка кул куелды

Узган атна Башкортстан үсешендә стратегик әһәмияткә ия берничә мөһим вакыйга белән билгеләнде. Атап әйткәндә, 18-21 майда төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында булды. Ул ил Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Русия делегациясенең әлеге дәүләткә сәфәре кысаларында үтте. Аның барышында республика җитәкчесе берничә мөһим очрашу үткәрде, хөкүмәтара килешүләргә һәм инвестиция документларына кул куелды.

“Әкият”ме? Әкият!

24 мая

Чакмагышта шәһәрдә яшәүчеләрне көнләштерерлек балалар бакчасы ачылды

Кояшлы иртәдә юлга чыктык. Районга килеп керү белән территорияләрнең аеруча чиста булуы кәефне тагын да күтәреп җибәрде. Бу – язгы өмәләр нәтиҗәсе генә түгел, ә урындагы халыкның яшәү рәвеше. Бераздан күз алдында искиткеч манзара ачылды. Олы юлдан ерак түгел урнашкан мәһабәт бина кояш нурларында төрле төсләрдә балкып, тагын да ямьлерәк булып күренде. Район үзәге Чакмагышта ачылган балалар бакчасы күп кенә шәһәрләрне дә көнләштерерлек. “Әкият” кенә түгел, могҗиза ул. Эченә кергәч, гаҗәпләнүебез соклануга әверелде.

Иң мөһиме – халыкның тормышын яхшырту

24 мая

Красноусол авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов шушы максатны алга куя

Гафури районында халыкның өчтән бере, ягъни 13,5 меңнән артык кеше Красноусол авыл Советы биләмәсендә яши. Соңгы елларда монда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, поселокның социаль үсешен тизләтү, аны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган. Республикада үткәрелгән “Иң яхшы муниципаль берәмлек” конкурсында катнашып, халкы 2 меңнән артык булган авыл биләмәләре арасында Красноусолның беренче урынны яулавы һәм диплом белән бүләкләнүе дә шушы хакта сөйли.

Торак төзүдә без - икенче!

24 мая

Гыйнвар-апрельдә Башкортстанда гомум мәйданы 545 мең квадрат метр булган 5,7 мең фатир сафка кертелде. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 118,9 процент тәшкил итә. Республикада яшәүче мең кешегә 134 квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган.

Чәчкәннәребездән чәчләр агара...

22 мая

Ни өчен республика хуҗалыкларында чит илдән кертелгән гибрид сортларга өстенлек бирелә?

Икмәкле илнең генә тылы ныклы була, дигән әйтем бүген һичкайчан булмаганча актуаль яңгырый. Патша Русиясе, мәсәлән, узган гасыр башында ашлыкны иң күп экспортлаучы илләрнең берсе булган. Әйтергә кирәк, Русия үзенең яңа тарихында берничә ел элек кенә дөнья базарындагы лидерлык позициясен кайтара башлады. Шул ук вакытта ашлык сәясәтендәге казанышларда чит ил галимнәренең өлеше күбрәк булуы уйланырга урын калдыра. Аерым чыганакларга караганда, әйтик, басучылык культураларының 80 процентка якынын чит ил гибридлары тәшкил итә. Әгәр алар табышлырак икән, тәү карашка бу бернинди дә дәгъва тудырмый кебек. Икенче яктан, бу хәл нәрсә белән бәйле? Илебездәге табигый климат шартларына яраклашкан яңа сорт иҗат итәрдәй галимнәребез юкмы, әллә инде аграр предприятиеләр фән тәкъдим иткән культуралардан баш тартамы? Сәяси ягына килгәндә, илнең аграр тармагы чит илдән кертелгән гибрид сортларга өстенлек биргәндә, Русиядә орлыкчылыкка гына түгел, гомумән, селекция эшенә “нокта куелуы” ихтимал.

Файдасыннан зыяны күбрәк булмасмы?

22 мая

Моңа юл куймас өчен яңа документта барысы да исәпкә алынырга тиеш

Май башыннан безнең илдә Таможня берлегенең Техник регламенты үз көченә керергә тиеш иде. “Ит һәм ит продуктларының хәвефсезлеге турында”гы техник регламентка ярашлы, базарда сатылган, балалар бакчасы, мәктәп, дәваханә, интернат, лагерь, кафе, ашханәләрдә кулланылучы ит бары тик сәнәгать шартларында, ветеринария табибы күзәтчелеге астында гына эшкәртелгән булырга тиеш. Ягъни әлеге закон үз көченә кергәч, малны кайда телисең — шунда чалып, итен сатып булмаячак. Ул бары тик махсус цехларда гына чалынган булырга тиеш.

Туган җирдә тамган тир дә татлы

20 мая

Катлаулы мәсьәләләр бар, чишә алмастайлары юк, дигән фикердә Чакмагыш районының “Октябрь” хуҗалыгы рәисе Альбирт Мусин

Район хакимиятендә бу хуҗалык элек “Кызыл Октябрь” булса, хәзер аны үзара “Уңган Октябрь” дип йөртүләрен әйтеп җибәрделәр. Иске Калмаштагы машина-трактор паркы янында урнашкан идарәгә рәис янына кергәндә ачык төстәге буяулары белән кояшта уйнап торган, рәт-рәт итеп тезеп куелган өр-яңа техниканы, тагылма җиһазларны күргәч, кәеф тагын да күтәрелеп китте. Альбирт Мусинның: “Туган авылга кайта-китә йөргәндә сүлпәнләнгән хуҗа-лыкны күреп, кайсы бәхетсезе килеп эләгер икән монда, дигән уйлар да чит түгел иде. Ул “бәхетсезе” без булдык”, — дип уенлы-чынлы сөйләве хуҗалык рәисенең көр күңеллелеген генә түгел, юмор хисенә бай булуын да күрсәтә. Менә шушы сыйфатлары, туган төбәге, якташлары, тупланган тормыш тәҗрибәсе һәм, әлбәттә инде, район җитәкчеләренең зур ярдәме эшләргә көч бирә ике ел элек хуҗалыкны үз кулына алган Альбирт Фидай улына. Эшне игенчелек һәм терлекчелек юнәлешендә алып баручы җитәкче төп игътибарны техника, кадрлар һәм эш шартларына юнәлтә.

Ил Хөкүмәте яхшы бәя бирде, әмма тынычланырга иртәрәк

15 мая

Башкортстан агросәнә­гать­челәре төп авыл хуҗалыгы про­дукцияләре җитештерү буенча беренче “бишлек”кә керүче төбәкләр исәбендә тотрыклы саклана. Узган елда аграр тармакка салынган инвестицияләр күләме 70 процентка якын арткан. Шул ук вакытта, бүген аграр секторда уртача хезмәт хакын үстерү һәм аерым юнәлеш­ләр буенча күрсәткечләрне тагын да яхшырту көнүзәк проблема булып кала. Агросәнәгать комплек­сын үстерү юнәлешендә “2013-2020 елларда Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукция­ләре, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” турындагы дәүләт программасы мөһим роль уйный. Кичә Республика Хөкүмәте киңәшмәсендә әлеге программаның узган елда үтәлеше һәм күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тотуга бәйле чаралар нәтиҗәсе каралды. Киңәшмәне Президент Рөстәм Хәмитов алып барды. Президент күптән түгел Русия Хөкүмәтендә 2011-13 елларда төбәкләр хөкүмәтләренең эшчәнлегенә йомгак ясалуы һәм Башкортстанның төп күрсәткечләр рейтингында 10нчы урынга күтәрелүен хәбәр итте. Ике-өч ел элек без 36нчы баскычта идек. — Республика агросәнәгатьчеләре соңгы елларда киеренке шартларда һәм бер үк вакытта зур максатлар куеп эшли, — диде Рөстәм Хәмитов. — Максатлы программада каралган аерым параметрлар буенча нәтиҗәлерәк эшлисе бар. Тулай продукцияне, рентабельлелекне арттыру, авылда хезмәт хакларын күтәрү турында уйланырга кирәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»