Көнүзәк

Идарә - Совет кулында

18 апреля

Республикада “Башкортстан Уралы” биосфера резерватының Координацион советы төзелде. Аеруча сакланучы табигать территориясе эшчәнлеген координацияләүдән тыш, Советка биосфера резерваты территориясендә тирә-як мохитне саклау, табигать ресурсларын, биологик төрлелекне рациональ файдалану һәм аны тотрыклы үстерү бурычы йөкләтелгән.

Әйдәгез, иртәгәдән мәдәниятле яши башлыйк!

18 апреля

“Башкортстан Республикасының мәдәният өлкәсендә законнар чыгаруын камилләштерү” темасына парламент тыңлаулары узды. Утырышта Президентның һәм Хөкүмәтнең тулы вәкаләтле вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар, театр сәнгате өлкәсендә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, районнарның хакимият башлыклары һәм мәдәният бүлекләре начальниклары, Театр эшлеклеләре берлеге һәм Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы вәкилләре, республика театрларының әйдәүче актерлары катнашты. Сүз күбрәк театрлар, аларның күпсанлы проблемалары хакында барды.

Ник кадерең юк, укытучы?

17 апреля

Зөлфия Фәтхетдинованың “Кызыл таң”ның 20 март санында чыккан “Ахырзаман шулмы?” дигән мәкаләсен укыдым да, автор белән минем фикерләр һәм карашлар туры килә ләбаса, дип уйлап куйдым. Беркөнне миңа 85 яшьлек апам шалтырата. “Сеңлем, эшеңнән тизрәк кит, телевизордан тапшыру карадым, хәзер укучылар укытучыларына кул күтәрәләр икән бит”, — ди.

Кайдадыр ябалар, монда тернәкләнәләр

17 апреля

“Куергазы” кулланучылар предприятиесендә яңа пекарня сафка керде

“Куергазы” кулланучылар предприятиесе җитештергән икмәк изделиеләре элек-электән халыкта зур сорау белән файдалана. Халыкта икмәккә ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, күптән түгел биредә яңа пекарня ачтылар. Тантанада Мәскәүдән Центрсоюз рәисе Евгений Кузнецов, Башпотребсоюз рәисе Мансур Абдуллин, район хакимияте башлыгы Әхәт Котлыәхмәтов катнашты.

Ни өчен явызлык арта икән?

17 апреля

Сугыштан соңгы авыр елларда да кешеләр бер-берсенә карата күпкә миһербанлырак иде
Үткән гасыр урталары белән яңа гасырның тормыш шартларын чагыштырсаң, күк белән җир арасы. Әйе, ул заманда җилкәгә тамчы тамып торган салам түбәле йортларда җан асрап, чиле-пешле тал ягып өй җылытып, такы-токы ашап, ямаулы ыштан киеп үстек. Авыл буйлап баткак ерып, чишмәдән көянтәләп су ташыдык, шәһәргә бару өчен дистә чакрымга якын җәяү атлап, күршедәге Анновка авылы яныннан үткән асфальт юлга чыга идек. Бүген, карап торсаң, хөррият бит! Авылдагы барча йортлар да затлы калай, яисә шифер белән ябылган, юллар асфальт, автобус авылга килә, газ, электр үткәрелгән. Кибетләргә керсәң, товарның күплегеннән киштәләр сыгылып тора. Кием-салым — буа буарлык. Ә азык-төлекнең нинди төрләре генә юк! Пенсияне дә вакытында өйгә китереп, кулга тоттыралар.

Четерекле мәсьәләләргә ачыклык кертелде

17 апреля

“Бердәм Русия” партиясе Җитәкчесенең Уфадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ике четерекле мәсьәлә каралды. Гафури районыннан авария хәлендәге йортта яшәүче торак шартларын яхшырту мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Эш шунда, торак юллаучының үтенече канәгатьләндерелгән булса да, ул күченәсе йортка газ үткәрелмәү сәбәпле, өй туйлау кичектерелеп килгән. Утырышта әлеге мәсьәләгә тулы ачыклык кертелде һәм мөрәҗәгать итүчегә фатир ачкычы тапшырылды.

Акча табу кем эше?

16 апреля

“Президент белән сөйләшү” тапшыруында күтәрелгән мәсьәләләрнең күпчелеге финанс накыслыгына кайтып кала

Узган атнада Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде. “Президент белән сөйләшү” тапшыруына өч меңнән күбрәк сорау алынды, республика җитәкчесе шуларның утыздан артыгына җавап бирергә өлгерде. Рөстәм Хәмитов халык белән шушы форматта бишенче тапкыр аралашты.

Төп бурычымны халык тормышын җиңеләйтүдә күрәм...

13 апреля

11 апрельдә Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан юлдаш телевидениесендә туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде. Студиягә шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырылган иде. Бу республика башлыгының шушы рәвешле халык белән бишенчегә аралашуы булды. “Президент белән сөйләшү” тапшыруына өч меңнән артык сорау юлланды, Рөстәм Хәмитов аларның утызына җавап бирергә өлгерде. Һәрвакыттагыча, халыкны, нигездә, социаль мәсьәләләр: мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитешсезлекләр, юл төзелеше, авыл хуҗалыгының киләчәге кызыксындырды. Җавапларның берничәсенә җентеклерәк тукталыйк. Мәктәпләрне ябу турында — Бу, чыннан да, бик катлаулы, җитди мәсьәлә. Әлбәттә, мин авыл җирендә мәктәпләрнең ябылуына каршы. Бу анда яшәүче халык өчен зур бәла, дияр идем. Ләкин биш ел элек илдә бер укытучыга, уртача алганда, унбиш укучы туры килергә тиеш дигән норматив кабул ителде. Кайдадыр ул нәтиҗәлерәк, кайдадыр начаррак үтәлә. Без артта калучылар исемлегендә. Бездә аз комплектлы мәктәпләр бик күп. Бу табигый, чөнки республика халкының 40 проценты авылда яши. Мәскәү, федераль нормалар күзле­геннән чыгып караганда, без мәгариф өлкәсендә акчаны нәтиҗәсез туздыру­чылар исәбендә. Былтыр август киңәш­мәсендә мин чыгымнарны 20 процентка киметү турында сүз кузгаткан идем. Җиңел юл белән киттеләр — мәктәп­ләрне кыскарта башладылар. Учреж­дениенең үзендә дә резервлар бар, югыйсә. Әйтик, электрга, газга чыгымнарны киметергә мөмкин, кайдадыр хезмәтләндерүче персонал штаты артык зур.

Мәскәүне үзебезнең Кәримә төзи

13 апреля

Башкортстан Фәннәр академиясенең элекке президенты Роберт Нигъмәтуллинның кызы Кәримә Нигъмәтуллина “Мәскәү генераль планы фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты” предприятиесе җитәкчесе вазыйфасында Мәскәү шәһәрен проектлаячак. Мәскәүгә чакырылганчы Кәримә Нигъмәтуллина АКШтагы Intellectual Ventures компаниясендә әйдәүче хезмәткәрләрнең берсе була, Билл Гейтс финанслаган проектка җитәкчелек итә.

Язлар хәвеф китермәсен иде дә бит...

12 апреля

Быел кыш кар мул яуды, шуңа белгечләрнең, елгаларның язгы ташуы, элекке еллардан аермалы буларак, уртача күрсәткечтән югарырак булыр диюләре расланды. Елгаларның бүген инде ярларыннан чыгып шаулап ага башлавын күзәтергә мөмкин. Агыйдел елгасы сулары Стәрлетамак районы тирәсендә — 340-440 сантиметр, Стәрле елгасы Отрадовка янында 5-6 метр сызыгына менде. Тирә-як мохитне мониторинглау һәм гидрометеорология буенча Башкортстан идарә үзәге начальнигы Анна Козаеваның әйтүенә караганда, Уфа янында Агыйдел 680-780 сантиметрга, Шакша янында Караидел — 710-810 сантиметрга һәм Бочкарево тирәсендә Дим 610-710 сантиметрга күтәреләчәк. Баш метеоролог Стәрле, Ашказар, Өршәк кебек елгаларның иртә ачылып, күп күңелсезлекләр китерүе мөмкин диюе дә расланды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»