Көнүзәк

Халык белән эшләргә өйрәник

30 апреля

27 апрельдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Туймазы районында һәм шәһәрендә булды. Республика җитәкчесе анда экологик өмәдә катнашты, шәһәрнең Үзәк ял паркында берничә агач үсентесе утыртты. Арытаба Рөстәм Хәмитов боз аренасын төзү барышы белән танышты. Бу спорт корылмасы 2010 елда төзелә башлаган. Боз сарае ябык шугалагы булган универсаль аренаны, 800 урынга исәпләнгән трибуналарны, ике спорт залын, киенү-чишенү, душ бүлмәләрен, медицина пунктын, кафены үз эченә алачак. Төзелешкә 330 миллион сум акча юнәлтелгән. Шәһәр хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Фәнил Ханов әйтүенчә, эшләр график буенча бара, җиһазларга заказ бирелгән, шушы елның 1 сентябренә боз аренасы файдалануга тапшырылачак. Бу объект бик зур социаль әһәмияткә ия. Фәнил Ханов сүзләренә караганда, шәһәрдә һәм якындагы торак пунктларда мондый объект булмаган, шуңа күрә кешеләр күрше Татарстанга йөрергә мәҗбүр булган. Объект сафка кертелү белән андый проблема булмаячак. Балалар бүген үк хоккей командаларына, фигуралы шуу секцияләренә язылырга ашыга. — Спорт комплексы шәһәргә кирәк һәм ул эшләргә тиеш, — дип билгеләде Президент.

Һәр закон, беренче чиратта, халык иминлеген күздә тота!

27 апреля

Парламентаризм дәүләтнең югары вәкаләтле органын гражданнар ихтыярына, аларның мәнфәгатьләренә, фикер­ләренә, сәяси позицияләренә ярашлы формалаштыру мөм­кинлеге бирүче электораль механизмнар булган демократик дәүләттә генә яши ала. Шуңа күрә парламентаризмны җәм­гыятьнең әйдәүче социаль сәяси катламнарының, берләш­мәләренең һәм төркемнәренең мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруның демократик механизмы буларак билгеләргә дә мөмкин.

Чәчү эшләре оешканлык таләп итә

27 апреля

26 апрельдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев җитәкчелегендә видеоселектр киңәшмәсе үтте. Чарада министрлар, аларның урынбасарлары, республика һәм федераль учреждениеләр, банклар җитәкчеләре катнашты. — Бүгенге киңәшмәдә язгы кыр эшләренә һәм янгынга каршы әзерлек, “Чиста республика өчен” экология акциясен үткәрү мәсьәләләрен һәм терлекчелек тармагындагы йомгакларны тикшерәбез, — диде Эрнст Исаев. — Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — язгы кыр эшләрен үткәрү. Игенчеләр быел, узган ел белән чагыштырганда, басуларга бер атнага соңрак чыкты. Мөһим кампаниягә әзерлек февраль аенда ук башланды. Мартта зона агрономия конференцияләре үтте. Быел республикада язгы культуралар 2 миллион гектарда чәчеләчәк. Уҗым культуралары (450 мең гектар) яхшы кышлады, чәчүлекләрнең 92 процентының торышы канәгатьләнерлек. Быел аграр тармак өчен һава шартлары уңай килә. Ләкин ул үзгәрергә дә мөмкин. Безгә яхшы һава шартларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга, чәчүне оешкан төстә үткәрергә, ел ярымга җитәрлек мал азыгы запасы тупларга кирәк.

Алыш та юк кебек, атыш та...

26 апреля

Һәркөн иртән эшкә утырыр алдыннан урамга күз сирпеп алырга гадәт­ләнгәнмен. Бу, бәлки, гадәттән бигрәк, күңел таләбедер. Өй алдындагы чирәмлектә Мостай Кәрим утырткан каеннар, наратлар буй җиткергән. Үлән чәчелгән, куе куаклар белән уратылган әлеге чирәмлекне җыештыручы кызларыбыз — апалы-сеңелле Изидә белән Әлфия тырыша-тырыша себереп алган була. Алар уенча, бала-чага уйнарлык үлән күпереп үссен өчен аны чүп-чар басмаска тиеш. Ләкин таң атуга тәрәзә алды янә тәмәке төпчекләре, пластик савытлар, кешенең иң тугры дусты дип йөртелгән мәхлукларның тизәге белән тула. Җыештыручылар исә тагын себеркегә тотына һәм шушы ялкыткыч, әмма безне әшәкелекләрдә тончыктырудан коткарып торучы гамәл шулай көннән-көнгә, айдан-айга, озак еллар дәвам итә.

Башта нәтиҗә. Шуннан гына игътибар...

25 апреля

Ә кайчан киресенчә булыр?

Күптән түгел Русиянең шайбалы хоккей буенча начар ишетүчеләр командасы дөнья чемпионатында җиңү яулады. Ил спортчылары мондый уңышка соңгы тапкыр 1991 елда ирешкән булган. Тарихи җиңүгә якташларыбыз зур өлеш керткән. Команда составында Башкортстаннан тугыз спортчы катнашкан. Өлкән тренер Андрей Василевский һәм аның ярдәмчесе дә безнең республикадан. Мондый казаныш республика җитәкчелеге игътибарыннан да читтә калмады. Дөнья чемпионнары Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов белән очрашты.

Ат хакына азык алып, сыер асрамыйлар...

23 апреля

Кайчан дәүләт шәхси ихатага чын-чынлап йөз белән борылыр?

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән Миякә районыннан язылган бер мәкалә игътибарымны җәлеп итте. “Әйт, авылым, кайда сыерың?” дип аталган бу кыска гына язмада авыл һәм аның киләчәге өчен бик мөһим булган мәсьәләләрнең берсе – шәхси ихатада мал асрау мәсьәләсе күтәрелә. Бу җәһәттән әлеге язмага кайтаваз рәвешендә мин дә уй-фикерләремне гәзит укучылар игътибарына җиткерәсем килә.

Өеңнән куып чыгаралар икән, матур отчетлардан ни файда?

23 апреля

Ни өчен республикада җаваплы дәүләт структуралары кеше фаҗигасенә битараф кала?

Узган атна республикада кеше хокуклары өлкәсендә берничә мөһим вакыйга белән билгеләнде. Атап әйткәндә, 16-18 апрельдә Уфада Русия субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VII съезды үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтайның 62нче утырышында депутатлар Башкортстан прокуроры вазыйфасына тәкъдим ителгән Андрей Назаровның кандидатурасын хуплады. Шул ук утырышта Башкортстанда кеше хокуклары һәм малтабарлар хокуклары буенча вәкилләрнең узган елдагы эшчәнлек йомгаклары турында отчетлары тыңланды.

БАДларның нәтиҗәлелеге бармы?

20 апреля

Русиядә биологик актив өстәмәләр (БАД) тарату белән 500дән артык компания шөгыльләнә

Соңгы елларда Русиядә БАДларны тарату буенча зур эшчәнлек алып барыла. Алар турында рекламалар күп булса да БАДның файдасы турында халыкка ныклап аңлатучы юк. Әлегә бөтен мәгълүмат мактауга корылган. Шуннан чыгып кешеләрдә БАДлар турында төрле фикер туарга мөмкин. Гомумән, нәрсә соң ул БАДлар һәм аларны ничек кулланырга мөмкин?

Адәм баласы - кәҗә бәтие түгел

19 апреля

Ни өчен закон сабыйларны кочагына сыендырган дәү әнине якламый?

Якты дөньяга аваз салучы барлык сабыйлар да бәхетле булырга, имин гаиләдә, әти-әнинең җылы кочагында үсәргә хаклы. Ләкин, кызганыч, авыр гаиләләрдә, эчкече әти-әни янында бәхетсез бала чагын уздыручылар да бихисап. Бүгенге көндә Кыйгы районында дәү әниләре тәрбиясендә яшәүче 6 яшьлек Виолетта белән 4 яшьлек Илинаның әниләре Айгөл Зарипованың вафатына да бер ел вакыт үтеп киткән. Яшерен-батырын түгел, ире Виктор Козлов белән матур тормыш алып бара алмый алар, кәеф-сафа корулар да еш була, гаиләдә талаш-сугыш та тынып тормый. Гаилә башлыгы берничә тапкыр эчкечелектән дәваланып карый, ләкин нәтиҗә булмый. Хәтта эш аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә барып җитә яза. Айгөл фаҗигале рәвештә һәлак булу белән балаларны Кыйгы районының Кандаковка авылында үзләренең иркен йортында яшәүче 50 яшьлек дәү әниләре Зөлфия Зарипова тәрбиягә ала. Дөрес, балалар­ның әтиләре Виктор Козлов Виолеттаны һәм Илинаны үзенә торак тапканчы, өч айга гына опекунлыкка дәү әни­ләренә бирә. Өч ай үтеп, Уфада кысан гына тулай торак бүлмәсендә яшәүче икенче хатынга өйләнү белән, суд аша балаларны үзенә ала. Рәсми кәгазьләргә, белешмәләргә караганда, үги әнинең кечкенә балаларны тәрбияләрлек мөмкинлеге, торак шартлары бар, сабыйлар Уфадагы балалар бакчасына да урнаш­тырылган. Әтиләренең психик яктан нормаль, спиртлы эчем­лекләр белән мавыкмый, дигән белешмәсе дә бар. Ә чынбарлыкта исә әни­ләре үлү белән дәү әниләре кочагына кайтып сыенган Виолетта һәм Илина әле дә Кандаковкада яши һәм андагы балалар бак­часына йөри.

ГМО корбаннары: бүген күселәр, ә иртәгә?

19 апреля

Ни өчен яшелчә-җимешнең корт төшкәне файдалырак?

Базарда сатып алган сөмбаш (семга) балыгын юган су кып-кызыл төскә керде. Нәрсә бу — төрле тәмләткечләр шундый төс бирәме, әллә буяумы? Шушы сорау белән башкаладагы “Чайка” сәүдә комплексында байтак еллар балык сатучы танышыма мөрәҗәгать иттем. “Сөләйман балыгы (лосось) белән сөмбашны соңгы елларда ГМО белән үзгәртеп бетерделәр, ун-унбиш ел элек төсе дә, хәтта балык үзе дә мондый түгел иде”, дип бәя бирде сатучы-экспер


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»