Көнүзәк

Авылга имтихан кирәкми

23 мая

Ил Президентының бер ел элек кул куйган указлары кайбер министрлыкларны “дер селкетте”. Путин билгеләгән бурычларны аграрийлар ничек кабул итте? Бер ел элек, 2012 елның маенда Русиянең яңа сайланган Президенты Владимир Путин илнең социаль-икътисади үсеше белән бәйле чараларны күз уңында тотучы указларга кул куйган иде. Һәм менә бер ел үтүгә Хөкүмәт һәм министрлык башлыклары Президент алдында имтихан тотты. Дәүләт башлыгы үткәргән киңәшмәнең никадәр “кайнар рух”та булачагы алдан ук мәгълүм иде, чөнки соңгы айларда аерым тармаклардагы эшчәнлеккә зур канәгатьсезлек белдереп, Владимир Путин кискен генә белдерүләр ясаган иде. Ил башлыгы указларының ни дәрәҗәдә үтәлүе, беренче чиратта, социаль киеренкелекне йомшартуга юнәлтелгән иде.

Бәйрәмнәр тәмам. Бәйрәм кәефе дәвам итә...

21 мая

Ни өчен икътисад нигезен билгеләүче производство үсеше мәсьәләләрендә беркемнең дә эше юк?

Шулай итеп, май бәйрәмнә­рен­нән соңгы тәүге эш атнасы да артта калды. Дөресен әйтергә кирәк, унике көн дәвамында бәй­рәм кәефендә йөреп, ялга тәмам өйрәнгәнгәме, эш атнасы күпләр өчен шактый авырга төште. Хәер, гади гражданнар өчен генә түгел. Гомум республика сулышына күз салсак та, май икътисадның төп тармакларында кызу эш чоры булуына карамастан, узган атна калейдоскобында ул, нигездә, мәдә­ни, спорт һәм күңел ачу чаралары белән генә чагылыш тапты. Моннан чыгып, Хөкүмәт эшчән­леге дә әле булса бәйрәм эйфо­риясеннән арына алмый, күрәсең, дигән фикер кала...

Көн тәртибендә - закон проектлары

21 мая

Кичә республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумының 73нче утырышы узды. Анда 29 мәсьәлә тикшерелде. Утырышны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

“Без яшәгән өй я шартлаячак, я җимерелеп төшәчәк...”

18 мая

Торак хуҗаларының кайгысында чиновникларның гына эше юк

“Бу хатны авыру бала анасы, уңайлыклары булмаган йортта көн күрүче яза. Мин кызым белән Уфа шәһәренең Октябрь революциясе урамындагы 21 санлы йортта яшим. Әлеге йорт 1879 елда төзелгән. Бүген аның нинди хәлдә булуын күз алдына китерү кыен түгел. Диварларда кул сыярлык ярыклар, ишелеп төшәргә торган түбә... Кышларын үзәккә үткән салкыннарга башкача түзәрлегем калмады. Без көн күргән йорт янәшәсендә күптән түгел яңалары төзелә башлады. Яңа йортлар урынында казылган чокырлар убылып, безнең өйгә якынлаша. Шул рәвешле биредә яшәүче һәркем көн саен гомерен куркыныч астына куя. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безнең мәсьәләне хәл итүче табылмады. Зинһар, ярдәм итегез!” Бу хат редакциягә түгел, чиновникларга адресланган. Татьяна Попкова андый эчтәлекле хатларны кайда гына юлламаган, ләкин проблемага игътибар итүче табылмаган. “Уфа Кремле” микрорайоны төзелә башлагач, әлеге урамда урнашкан иске йортларда яшәүче бик күпләргә яңа торак ачкычлары тапшырыла. Татьяна Александровнага да шундый эчтәлекле хат килә. Әмма торак бирү кәгазьдә генә кала. Эш шунда, ул яшәгән йорт Уфаның мәдәни һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Ягъни, аңа кагылырга ярамый. Шулай итеп, Попкова һәм тагын дистәләгән кеше үзләре дә сизмәстән “һәйкәл сакчысы”на әверелгән.

19 май - СПИДтан вафат булганнарны халыкара искә алу көне

18 мая

Күп кенә илләрдә майның өченче якшәмбесендә СПИДтан вафат булганнарны халыкара искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген дөньяда ВИЧ йөртүче 40 миллион кеше яши. Русиядә дә ВИЧ-инфекция зур тизлек белән тарала. Узган ел ахырына илебездә 703 мең 781 ВИЧ йөртүче кеше теркәлгән. 90 меңнән артык кеше СПИДтан вафат булган.

Әти - яшәү үрнәге

14 мая

Ир-ат үзенең “гаилә” дигән кечкенә дәүләтнең башлыгы һәм андагы тәртип өчен җаваплы кеше булуын беркайчан да онытмасын иде

Журналист Гөлнара Гыйлемханованың “Кызыл таң”ның 14 март санында басылган “Әти роле ник түбән?” дигән мәкаләсен укып уйга калдым. Чыннан да, кызганычка каршы, бала тәрбияләүдән читләшкән әтиләр бик күп, һәм моның сәбәпләре дә “җитди”, имеш. Гаиләне туйдырыр өчен Себергә йөреп эшлиләр, я булмаса бизнес күп вакытларын ала, дип акланалар. Кайберләре исә, туксанынчы еллардагы үзгәрешләрне күтәрә алмыйча эчүгә сабышкан. Кыскасы, ирләр үзләрен акларлык сәбәпләр табып кына тора.

Җиңү көнендә яңа фатир алдылар

11 мая

Җиңү көне Балтач районында киң билгеләнде. Бәйрәм чаралары берничә көн алдан авылларда тантаналы җыелышлар, концертлар белән башланды. 9 май көнне район үзәгендә митинг үтте. Ул үзәк мәйдандагы “Кайгылы ана” һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров бюстына веноклар салу, яу кырында ятып калган якташлар истәлегенә салют бирүдән башланды. Дәһшәтле сугыш елларында илебез бәйсезлеге, якты киләчәге өчен Балтач районыннан 10740 кеше кулына корал ала. Аларның 83е — хатын-кызлар. Балтачлылар яу кырында зур батырлык күрсәтә, 3800дән артык кеше төрле орден-медальләр белән бүләк­ләнә. Алар арасында Үлмәс Шакиров Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Рәфкать Тукаев — Дан орден­нарының тулы кавалеры. Әмма 5708 кешегә туган төягенә әйләнеп кайту насыйп булмый. Еллар үтү белән ветераннар сафы сирәгәйде, хәзер районда 46 сугыш ветераны яши. Мәйданга җыелган халыкны, сугыш һәм тыл ветераннарын район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бик җылы котлады. Сталинград өчен барган тиңдәшсез алышларда катнашкан, инде унынчы дистәне ваклаучы Тәкъмилә апа Гарипованың чыгышы яшьләргә багышланды. “Бүген яшьләргә әйтер сүзем бар. Без сугыш теләмибез, әмма дөньяда явыз көчләр күп, шуңа күрә Туган илне сакларга һәрвакыт әзер булу мотлак. Хәзер ил иминлеген кулга мылтык тотып кына тәэмин итеп булмый. Укыгыз, заманча техниканы аңларлык белемле булыгыз”, — диде ул. Егерме елдан артык районны җитәкләгән хезмәт ветераны Гафурҗан ага Фәтхуллин үз чыгышында бөтен дөньяны фашизмнан коткарган, фронттан соң илне аякка бастырган совет солдатын данлады.

Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!

10 мая

9 майда Уфада, Җиңү паркында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Чарада, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм шәһәр хакимияте башлыгы Ирек Ялалов катнашты. Паркта Президентны министрлыклар һәм ведомстволар, Уфа шәһәре хакимияте җитәкчеләре, депутатлар, ветераннар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре каршы алды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач, бер минут тынлык игълан ителде, аннары байрак төркеме, офицерлар һәм курсантлар тантаналы марш белән үтте. Маршны республика Президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, башка рәсми кешеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары кабул итте. Арытаба Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салынды. Республика җитәкчесе шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә һәм Миңнегали Шәй­моратов белән Таһир Кусимов бюстла­рына да чәчәкләр салды. Тантанадан соң Уфаның Орджоникидзе районының үзешчән артистлары концерт белән чыгыш ясады. Шул ук көнне Урыс дәүләт академия драма театры алдындагы мәйданда бәйрәм концерты үтте. 23 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге мәйданда Уфа өстен салют утлары балкытты.

Днепр суы каннан кызарды

08 мая

1943 елның август башында Харьков шәһәрен азат иткәннән соң совет гаскәрләре немец фашистларын көнбатышка таба куып китте. Фашистлар Днепр елгасында Совет Армиясенең һөҗүмен туктатырга маташып караган иде дә, Югары командование аларның артыннан ук елганы кичәргә приказ бирде.

Таяк ике башлы...

07 мая

Халык фикерен исәпкә алып, Уфада тиз йөрешле трамвай линиясе төзү туктатылса да, тыгыннар һәм пассажирлар ташу мәсьәләсе ачык кала

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада тәүге чыгышларында ук дәүләт дәрәҗәсендә карарлар кабул иткәндә, тәү чиратта, халык фикерен исәпкә алачагы турында белдергән иде. Бүген килеп, Президент әйткән сүзгә тугры кала дияргә тулы нигез бар. Республика җитәкчесе башлангычы белән Башкортстанда һәр түрәнең Интернет челтәрендә үз блогын булдыруы, анда гражданнар үзләрен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык яза алуы, властьның чын мәгънәсендә халык арасына чыгуы, телевидениедә һәм радиода туры эфирда сөйләшүләрнең даимигә әверелүе, теге яки бу ведомство башлыгының районнарга барып, гади кешеләрне тыңлавы — болар барысы да шуңа ачык дәлил. Бу җәһәттән бәйрәм алды атнасы да республикада властьның халык белән килешеп эшләвенә анык мисал белән билгеләнде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»