Көнүзәк

Түләнгән акча күләме һәм күрсәтелгән хезмәт сыйфаты

26 июня

Бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкны, нигездә, шушы мәсьәлә борчый Кичә Уфада “Җәмәгатьчелек контроле практикасы— илнең торак-коммуналь хуҗалык системасын күзәтүнең нәтиҗәле механизмы” дигән темага төбәкара торак форумы узды. “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе, Башкортстан Хөкүмәте, Русиянең Иҗтимагый палатасы оештырган чарада Идел буе һәм Урал федераль округларының дәүләт власте органнары, күпфатирлы йортлар советлары рәисләре, идарә итү компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Игътибар үзәгендә аграр тармак һәм урман хуҗалыгы

22 июня

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Караидел һәм Аскын районнарында эш сәфәрендә булды. Караидел районының Тайга авылында Рөстәм Зәки улы фермер Рәйфә Шәфыйкованың сарык үрчетү хуҗалыгы белән танышты. Фермер үзенең хуҗалыгын Ишембай районыннан 50 сарык сатып алудан башлаган. Бүген биредә 600 сарык асрала. Ул маллар санын бер меңгә җиткерергә ниятли. Шулай ук хуҗалыкта сарык ите җитештерүне елына 10 мең тоннага җиткерү планлаштырыла. Фермерның 385 гектар җире бар.

Җир - алып-сату товары түгел

21 июня

Соңгы елларда торак төзелеше күләмнәре төбәкләр икътисады белән бәйле булды. Башкортстанда, мәсәлән, 2013-18 елларда архитектура һәм төзелеш комплексын үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән программа әзерләнде. Документта амбициоз максатлар билгеләнгән. Әйтик, 2018 елда республикада торак төзелешенең еллык күләме 3,4 миллион квадрат метрга җитәргә тиеш.

Гөрләп торды шәһәр, күңел ачты, Уфа күге нурга балкыды!

13 июня

Кичә башкалада Уфа шәһәре, Русия һәм Салават Юлаев көннәре уңаеннан тантаналы чаралар оештырылды, паркларда, мәйданнарда, спорт корылмаларында һәркем җаны телә­гән­чә ял итә алды. Яшьләр спорт, сәнгать бәй­ге­ләрендә катнашты, балалар аттракционнарда күңел ачты, төрле концертлар яңгырады. Киров районында бәйрәм Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Арытаба Заһир Исмәгыйлев һәйкәле янәшәсендә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы кубогына милли көрәш буенча ачык турнир старт алды. Бәйгедә республика төбәк­ләреннән җыелган спортчылар да катнашты. Ленин урамының бер өлеше җәяүлеләр урамына әверелде. Биредә оешты­рылган һөнәр осталары фестивале мавыктыргыч булды. Чарада халык кәсепләре осталары катнашты. Алар каен тузыннан, күннән һәм таштан әйберләр ясап күрсәтте. Шул ук вакытта, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры каршында “Сиңа җырлыйм, минем башкалам!” концерты барды. Аксаков исемен­дәге бакчада – “Эндорфин” урам театрлары, Кәрван­сарайда “Киләчәк” яшьләр арт-фестивальләре үтте. Спорт сарае каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Әйткәндәй, уфалылар республика авыллары уңганнары җитештергән продукцияне үз итә. Көзге ярминкәләрдән соң азык-төлек запаслары кимегән Уфа халкы җәйге ярминкәне дә көтеп алгандыр. “Кашкадан” ял һәм мәдәният паркы да гөрләп торды. Биредә “Сабантуй” бәйрәме оештырылды. Аны “Маска” яшь тамашачы театры һәм музыка мәктәпләре коллективлары тәкъдим иткән бай эчтәлекле концерт бизәде. Якутов исемендәге паркта алма төшәрлек тә урын юк иде. “Росстань” үсмерләр клубы оештырган рыцарьлар турниры вакыйгаларга ифрат бай булды. “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе!” бәйгесендә дә көрәш киеренке барды. Чара “Спутник-107 FM” радиосы оештырган конкурслар, үзешчән сәнгать коллективларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

Хезмәттә сынатмаганнар дан казанды, күңел ачты!

11 июня

Узган шимбәдә бәйрәм тантаналары республиканың 39 районында үтте 8 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бүздәк районының Шарбаш авылы янында үткән сабантуйда катнашты. Республика җитәкчесе берничә хуҗалык тирмәсендә булды, ат чабышы, көрәш ярышларын карады, шулай ук бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясады. — Кадерле дуслар! Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! — диде Президент. — Бүздәк — көчле, нәтиҗәле эшләүче районнарның берсе. Ә республика — Русиянең уңышлы эшләүче төбәкләренең берсе. Республика икътисады үсештә. Узган елгы нәтиҗәләр начар түгел. Әмма без быел тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә исәп тотабыз. Рөстәм Хәмитов Бүздәк районының соңгы елларда яхшы үсеш динамикасы күрсәтүен билгеләде. Районда бүген җитештерү күләме 700 миллион сумга җиткән. Бу — яхшы күрсәткеч. Алдагы елларда биредә яңа производстволар, фермалар, заводлар булдырылачагына да зур ышаныч белдерде Президент. Бүген, мәсәлән, сөт җитештерү буенча мегакомплекс төзү турында сөйләшүләр бара. Президент бәйрәмдә катнашучыларга сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде. Рөстәм Хәмитов шулай ук Бүздәк районында “Русиянең иҗтимагый телевидениесе” федераль телеканалына интервью бирде. Анда Президент беренче чиратта авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә тукталды: — Безнең республика Русия авыл хуҗалыгы тармагында лидерларның берсе булып тора. Без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче беренче биш төбәк исәбенә керәбез. Шуңа күрә авыл үсешенә зур әһәмият бирелә. Без, һичшиксез, авыл хуҗалыгын үстерү, аңа ярдәм итү, аны алга җибәрү өчен тырышабыз. Быел һава шартлары яхшы, дым бар, чәчүне яхшы төгәлләдек. Чәчүлекләр ике миллион гектардан артык мәйданны били. Ел саен без бу мәйданнарны 100-150 мең гектарга арттыра барабыз.

Яшьлек дәрте безгә дәрман бирә!

06 июня

Ил байлыгы шәхси кулларга күчеп бетеп барган заманда киң адымнар белән алга атлаучы дәүләт предприятие-ләре дә бар икән бит! Күптән түгел Стәрлетамак районындагы “Стерлитамакский” дәү-ләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып, аларның матур башлангычларына, кайнап торган эшләренә сокланып, шатланып кайттык. Узган елның октябреннән предприятиене яшь көч, күп еллар шушында директор урынбасары булып эшләгән Салават Фәритов җитәкли. Канатлы ат, дияргә була эш дәрте ташып торучы, зур тәҗрибәле, икътисади белемле, ә иң мөһиме — кендеге белән авылга береккән мондый җир улы турында. Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Раил Рәх-мәтуллин сүзләренә караганда, соңгы елларда заман давылларында бик какшап банкротка чыга язган бу хуҗа-лыкка яңа җитәкче билгелән-гәч, эшләр җайга тиз салына. Техникасы 85 процентка тузган технопарк яңартыла, кредитка 56 берәмлек яңа техника сатып алына, шул исәптән, 9 трактор, 8 культиватор, 14 чәчкеч, 3 агу сипкеч җайланма, 6 йөк машинасы һәм башкалар. Шушы техника ярдәмендә быелгы чәчү эш-ләре гөрләп бара. Предприятиедә бөртекле культураларның элита сортлары игелә.

Кайда төтен тынны буа, кайда пони тибешә...

30 мая

Башкала парклары балалар өчен ни дәрәҗәдә хәвефсез?

Җәйге яллар башлану белән шәһәр балалары күпләп паркларга чыга, төрле аттракционнарда күңел ача. Аларның барысы да хәвефсезме? Башкаланың Дим районында паркта батуттан егылып төшкән баланың сәламәтлегенә зур зыян килде. Ә Иван Якутов исемендәге паркта кинәт кенә дулап киткән пони берничә баланы җәрәхәтләде. Күңелле ял өмет итеп паркка барган сабый соңыннан дәваханә юлын таптамасмы? Аны талпан, черкидән ничек сакларга? Гомумән, парклар хуҗалыгы бүген ничек көн күрә?

Ачның хәлен тук белми...

28 мая

Ни өчен Русиядә гражданлык җәмгыятен оештыру процессы гаять авыр бара?

Русия җәмгыятенең киләчәге, беренче чиратта, гражданлык җәмгыяте проблемалары белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлегенә бәйле. Алар — Иҗтимагый палата, Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, Президент каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары институтларын үстерүгә булышлык итү Советы. Атап үтелгән демократик институтларны үстерү һәм ныгыту нәтиҗәсендә дәүләт вәкаләтләренең бер өлеше аларга тапшырыла.

Саммитларга заманча кунакханәләр төзелә

24 мая

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары объектларын төзү барышы белән танышты. Ул шулай ук бизәкләү эшләре алып барылган Конгресс-холлны карады. Саммиттан соң аларны офис биналары, сәүдә нокталары һәм социаль объектлар итеп файдалану күз уңында тотыла.

Төзек йортларда яшәрбезме?

23 мая

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, транспорт, элемтә һәм эшкуарлык буенча комитетында “Башкортстан Республикасында урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт оештыру турында” закон проекты буенча “түгәрәк өстәл” узды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтайның әлеге мәсьәләгә карата карары проекты тикшерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»