Көнүзәк

Әнә килә автомобиль, туктарга урыны юк...

03 июля

Транспорт хәрәкәтенең авырлашуы турында тәүге тапкыр 1772 елда искә алына, ул чакта Лондонның лорд-меры Темза елгасы аша салынган күпердәге хәрәкәтне көйләү өчен өч регулировщикны җибәрә.

Республика – аек тормыш өчен

03 июля

1 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә утырышын үткәрде. Көн тәртибендә эчкечелек һәм аның нәтиҗәләре мәсьәләләре тикшерелде.

Аягыңны юрганыңа карап сузасың

03 июля

Карамалы-Гобәй муниципаль берәмлеге яңа шартларда уңышлы эшли

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышларында билгеләвенчә, башкарма власть халык файдасына эшләргә, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Бу җәһәттән яңа законнар нигезендә ярыйсы ук киң вәкаләтләргә ия булган муниципалитетларның әһәмияте бермә-бер арта, чөнки урындагы үзидарә органнары үз хәлләрен яхшы белә, көнүзәк мәсьәләләргә алар ныграк үтеп керә.

Телевидение каналлары берләшә!

02 июля

1 июльдән Башкортстан юлдаш телевидениесендә “Вся Уфа”, “M television”, “Туган тел”, “Mix TV” каналларының иң яхшы программалары эфирга чыга. Алар өчен эфир вакыты төнге бердән икегә чаклы бүленгән. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә хәбәр ителде. Очрашуда сүз каналларны берләштерүче яңа проект һәм төбәк телевидениесенең киләчәге турында барды.

“Алгы сызыкта”

29 июня

Наркоманиягә каршы көрәштә кем җиңүче булыр?

Наркотиклар таралуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшнең инде йөз елдан артык тарихы бар. 1909 елда ук составына унөч ил, шул исәптән Русия, кергән Шанхай әфьюн комиссиясе Азия илләреннән наркотиклар кертүне чикләү юлларын табарга тырыша. Наркотикларның тиз таралуы — төрле зыянлы нәтиҗәләргә: демография һәлакәтеннән икътисадны, социаль һәм сәяси өлкәләрне криминальләштерүгә кадәр китергән күпкырлы бәла. Соңгы унбиш елда гына да дөньяда наркотикны даими кулланучылар саны 28 миллионнан 210 миллионга җиткән. Бу проблема бигрәк тә Русиядә кискен тора. Без наркотиклар сугышының “алгы сызыгында” барабыз.

Юллар киләчәккә илтә

29 июня

Башкортстанда 2030 елга кадәр төбәк һәм муниципаль билгеләнештәге гомум файдалануда булган автомобиль юлларын камилләштерү һәм үстерү стратегиясе эшләнгән. Яңа документка ярашлы, республика юлларының 78 процентында күләмле ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкару, яңа юллар төзү, һава һәм су транспорты линияләрен камилләштерү буенча яңа проектларны тормышка ашыру каралган. Шушы һәм тармактагы башка яңалыклар белән журналистларны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров “Интерфакс” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә таныштырды.

Каракның бүреге яна

29 июня

Полиция Уфадагы торак йорт һәм кунакханә төзелешендә өлешләтә катнашу­чыларның 50 миллион сумнан артык акчасын урлау факты буенча җинаять эше кузгатты.

Паралимпия спорт төрләре үсештә

27 июня

25 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов инвалидларга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру һәм Русия Федерациясендә паралимпия, сурдлимпия спорт төрләрен үстерү буенча чаралар турында Алексин шәһәрендә (Тула өлкәсе) үткән киңәшмәдә катнашты.

Эш хакын түләмәү - җинаятькә тиң

27 июня

Кичә Хөкүмәт утырышында хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү һәм киләчәктә аңа юл куймау мәсьәләләре каралды. Утырышны республика Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада хезмәт хакы буенча бурычлар 30 миллион сумга якынлашкан. Ун муниципаль районда һәм өч шәһәрдә проблема аеруча кискен тора. Барлык түләнелмәгән эш хакының 30 проценты — Күмертау, 24 проценты Туймазы шәһәрләренә туры килә.

Укытучыларның хезмәт хакы артырмы?

27 июня

25 июньдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары урынбасарлары белән селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда гомуми белем бирү хезмәткәрләренең эш хакын арттыру мәсьәләләре тикшерелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»