Көнүзәк
Корылык бәкәлгә сукты
13 июляРеспубликада ярты миллион гектар чәчүлек зыян күргән
Республика дүртенче ел корылыктан интегә. Бүгенге көнгә Башкортстанда шул рәвешле чәчү мәйданнарының дүрттән бер өлеше — ярты миллион гектар чамасы зыян күргән. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев үткәргән селектор киңәшмәсе шушы мәсьәләгә багышланды. Анда Хөкүмәт, Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, белгечләр катнашты.
— Илнең унөч төбәге корылык кичерә, бу проблема күптән түгел Русия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев үткәргән чарада да күтәрелде. Бездә дә корылык хәлне катлауландырды. Язын явым-төшем җитәрлек дәрәҗәдә булып, яхшы уңыш өчен нигез салынган иде, ләкин июньнән кайбер районнарда яңгыр яуганы юк, — дип белдерде ул.
Республика буенча һәр шартлы малга, былтыргы күрсәткечне арттырып, уртача 9,5 центнер азык хәзерләнгән булса да, аның күпчелеге 20-30 процентка туклыклылыгын һәм сыйфатын югалткан. “Без үләннәрне икенчегә чабуны соңлаттык. Кайбер районнарда бу хәл бигрәк тә сүлпән бара”, — дип белдерде Эрнст Фәрит улы.
Сакланганны саклармын, дигән
13 июляУттан да, су казасыннан да җәйге чорда аеруча нык саклану зарур. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә җитди сөйләшү булды.
Корылык уңышка зыян салды
11 июля9 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 2013 елда урып-җыю эшләрен үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Аны Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Аз микъдарда - дару, күпкә китсә - агу
11 июляХалыкны республикада мигрантларның көннән-көн артуы борчый
Билгеле журналист Андрей Карауловның тапшыруында булды бу сюжет. Мәскәүнең бер Кытай ресторанына “Урысларга керү тыела” дигән язу элгәннәр. Русиягә килеп, урнашып, бизнес ачып, шул илнең иң күпсанлы халкын кертмәскә булган болар. Мигрантлар илебездә ничек тели, шулай яши башлады түгелме? Безне, законнарны санга сукмыйлар, илгә яшерен үтеп керәләр, теркәлмичә яшиләр, салым түләмиләр, җитмәсә, безнең халыкны читкә тибә дә башладылар кебек.
Агыйдел табышлы шәһәр булырга тиеш!
09 июляТөбәкне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шундый бурыч куелды
6 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Агыйдел шәһәрендә булды.
Эш сәфәренең беренче объекты — “Агыйдел” елга порты. Ул 10 мең тоннага кадәр су сыешлы “елга-диңгез” төрендәге суднолар кабул итәргә сәләтле. Елга портында нефть продукты терминаллары, шулай ук биш причаллы йөк терминалы бар. Йөк монда тимер юл һәм автомобиль транспорты белән китерелә.
Президент терминалларны карады. Монда порт объектлары кем милкенә каравы мәсьәләләре тикшерелде. Ачыкланылуынча, портны тиешле файдалану өчен аның юридик яктан бүленүе комачаулый икән: объектларның бер өлеше шәхси милектә, икенче өлеше федераль карамакта.
Башкортстан Президенты портның арытабангы үсеше перспективалары белән кызыксынды. Проектлаучылар сүзләренә караганда, яңа причал төзү планлаштырыла. Чөнки гамәлдәгесе техник таләпләргә җавап бирми. Моннан тыш, әлеге вакытта йөк ташу терминалы реконструкцияләнә. Бу терминалдан 2 миллион тоннага кадәр йөк озатырга мөмкин.
Нефть тутыру терминалы әле эшләми. Нефть продуктлары өчен торбаүткәргеч транспорты булмаганлыктан аны файдалану икътисади яктан отышлы түгел. Терминалны эшкә кушу өчен төрле вариантлар уйланыла. Әлеге вакытта бу терминалны “Башнефть” җәмгыяте белән берлектә үстерү буенча карар кабул ителде.
Рөстәм Хәмитов “Джут-СТ” җәмгыяте җитештергән силикат кирпече заводында булды. Заводның проект куәте — аена 6 миллион кирпеч. Чынында исә завод 20 процент — 1 миллион кирпеч җитештерә. Бу продукциягә ихтыяҗның аз булуы белән аңлатыла.
Суда йөзәләсеңме?
09 июляБашкортстанның елга һәм күлләрендә батып үлүчеләр саны арта
Җәй уртасы җитеп килә. Эссе көннәр күпләр өчен фаҗига белән тәмамлана. Су керү күпләрнең гомере өзелүгә сәбәп була. Суда бәлагә тарымас өчен нинди кагыйдәләрне белү мөһим? Суга батучыга ничек ярдәм күрсәтергә? Түбәндә сүз шул хакта.
Законны бозалар, нәтиҗәлелек юк
06 июляБашкортстан Фәннәр академиясе кайчан тиешле дәрәҗәдә эш күрсәтә башлар?
Башкортстан Фәннәр академиясенең гыйльми эшчәнлеге һәм тикшеренүләре дәүләт программаларын, фәнни-техник казанышларны, инновацион проектларны тормышка ашыруда мөһим роль уйный. Шушы максатларга казнадан байтак акча бүленә. 2010-12 елларда, мәсәлән, Фәннәр академиясенә фундаменталь һәм фәнни-гамәли тикшеренүләр өчен бюджеттан 1,3 миллиард сум бирелгән. Шуның 839 миллион сумы — республика казнасыннан. Әлеге акча ни дәрәҗәдә максатлы тотынылган? Республика Контроль-исәп палатасы утырышында шушы мәсьәлә каралды.
Уяулыкны югалтмагыз!
06 июляБашкортстан Хөкүмәтендә район һәм шәһәр хакимияте башлыклары катнашлыгында селектор киңәшмәсе үтте. Аны республиканың Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев алып бар
Янә билне кысып буабыз...
04 июля1 июльдән тармакта тарифлар 12-15 процентка артты
Әлегә кадәр республика предприятиеләре коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән тарифтан күбрәк, ә гади халык азрак түли иде. 1 июльдән су, җылылык, газ, электр энергиясе өчен тарифлар барысына да бертигезгә әйләнде. Бу турыда Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ирина Васимирская җиткерде.
Страховкалыйбыз, дигән булып...
04 июляДәүләтне 200 миллион сумга “утыртканнар”
2007-2012 елларда уңышны страховкалауга тотынылган акчаны каплауга бүленгән бюджет субсидияләре белән страховкалау оешмалары вәкилләре идарә итә. Республика Президенты каршындагы Дәүләт средстволарын нәтиҗәле файдалануга җәмәгатьчелек контроле буенча советның эшче төркеме тарафыннан бу өлкәдә бик күп закон бозулар ачыкланган. Советның чираттагы утырышында шушы мәсьәлә каралды.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”