Көнүзәк

Еланнан сак булыгыз!

27 июля

Язгы-җәйге чорда Башкортстанда кешеләрне елан чагуының дүрт очрагы теркәлгән. Бу уртача еллык күрсәткечтән артык түгел, дип хәбәр итте 21нче Уфа клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары Людмила Кокина. Елан чагуыннан зыян күргән кешеләрне нәкъ бу дәваханәгә китерәләр.

Безгә синең кебекләр кирәкми

25 июля

Җитәкче йөкле хезмәткәрне эшсез калдыра

2007 елдан ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылучы ана капиталы 2016 елның 31 декабренә кадәр үз көчендә калачак. Бу проект бик күп гаиләгә ярдәм күрсәтте. Күпләр аны фатир алуга, йорт төзүгә тотынды, киләчәктә балаларының укуына юнәлтте. Президент республиканың демография хәленә җитди игътибар юнәлткәндә, кайбер җитәкчеләрнең бу мәсьәләгә битарафлык күрсәтүе аңлашылмый.

“Алга”да алга карап эшлиләр

23 июля

Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү дә, урып-җыю да оешкан төстә бара

Бүздәк районында урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып “Алга” колхозы игенчеләре башлады. Биредә ике агрегат арыш чабуга төште.

Нефтебазаны ябу кем өчен отышлы?

23 июля

Әлегә бу сорау җавапсыз кала

Ягулык- майлау материалларына бәяләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән продукциянең үзкыйммәтендә сизелерлек чагылыш таба. Шундый шартларда “Башнефть-Башкирнефтепродут” җәмгыяте җитәкчелегенең Яңавылдагы нефтебазаны ябарга ниятләве республиканың төньяк районнары хуҗалыклары өчен көтелмәгән хәл булды.

Һәр тармак Президент игътибарында

23 июля

Димәк, уңай нәтиҗәләр озак көттермәс

Узган атнада Рөстәм Хәмитовның Башкортстан Президенты вазыйфасына керешүенә өч ел тулды. Шулай да бүгенге язмада республика җитәкчесенең югары вазыйфада узган чордагы эшчәнлегенә ниндидер анализ яки аерым нәтиҗәләр ясау максаты куймыйбыз. Монысы — статистлар һәм аналитиклар эше. Аннары республикада яшәүчеләр үзләре үк уңай үзгәрешләрне дә, кире күренешләр бар икән, аларны да кемнән дә яхшырак күрә һәм тоя. Без исә Президентның узган эш атнасы хакында гына бәян итмәкчебез. Безнең карашка, шуннан чыгып кына да аның нәтиҗәлелеген һәм җитәкчелек осталыгын ачык күзалларга мөмкин.

Республикада мошенникларга урын юк

20 июля

19 июльдә Прокуратура шәһәр үзәгендә җир сату буенча мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр итте. Сүз Воронежның “Основа-Уфа” җәмгыяте тарафыннан 57 миллион сумга отель төзү өчен җир участогы алу турында бара.

Юллар сугыш кырын хәтерләтә

18 июля

Республикада ел саен юлларда 700 кеше һәлак була

Юл буендагы һәйкәлләр, гөлләмәләр кемне генә битараф калдыра икән?! Кызганычка каршы, мондый күренешләр елдан-ел арта. Аларның һәркайсы өзелгән гомерләр, сызлануларда яшәүче гарипләр, ятим балалар, тулы булмаган гаиләләр турында сөйли... Быел 1877 кеше авариягә очраса, шуларның 257се һәлак булган. Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре балаларны да аямый. Агымдагы елда 141 бала аварияләрдә зыян күргән, 9ы үлгән. Авариядә һәлак булганнарның 50 проценты 25-60 яшьлек гражданнар. Республиканың һәр шәһәр-районында ел дәвамында берничә дистә авария теркәлә. Салават, Благовещен, Бәләбәй шәһәрләрендә, Ярмәкәй, Краснокама, Уфа районнарында үлем очраклары аеруча күп. Мондый коточкыч хәлгә таручылар арасында ярамаган урыннан юлны кисеп чыгучылар гына түгел, җәяүлеләр өчен махсус урыннарда, тукталышларда, тротуарларда һәлак булучылар да җитәрлек. Димәк, мәсьәләне тамырдан хәл итәргә вакыт.

Үзидарә барысына да өлгерә

18 июля

“Урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” 131нче федераль законны хуплаучылар да, хурлаучылар да байтак булды. Ә менә Ишембай районының Смакай авылы халкы икеләнеп тормыйча, законда каралган барлык мөмкинлекләрне барлап, үзидарә төзегән. Хәзер биредә тоташ республикага үрнәк булырлык тәҗрибә туплаган.

Балаларны юл һәлакәтеннән саклыйк!

16 июля

Президент Рөстәм Хәмитов Республика йортында үткәргән утырышта юлларда аварияләрне кисәтү чаралары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен эзлеклерәк өйрәнү, юлларны төзекләндерү һәм водительләрнең машина йөртү мәдәниятен күтәрү турында сүз барды.

Иң мөһиме - баланс бозылмасын!

16 июля

Рәдиф Тимершинның “Кызыл таң” гәзитенең 21 июнь санында басылган “Изгелек белән явызлык нигә гелән янәшә?” дигән язмасын укыгач, уйга калдым. Бәлки алар ак белән кара, плюс белән минус, төн белән көн, шатлык белән кайгы, мәхәббәт белән нәфрәт, уң белән сул кебекләрдер. Адәм баласы хаталардан хали түгел, шуңа изгелек тә, явызлык та аңа хас, димәк. Берсе Ходай кушуы булса, икенчесе шайтан коткысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»