Көнүзәк

“Коэффициент” кем файдасына?

10 августа

Бездә түрәләр халык турында хәстәрлек күрергә ярата. Тормыш-көнкүрештә кешегә бер-бер җиңеллек тудырырга ниятләсәләр, аның турында зурдан кубып сөйли башлыйлар. Соңгы елларда власть халык өчен эшләүне девиз итеп алды. Ни аяныч, еш кына моның киресе килеп чыга. Шуңа да яшәешне яхшырту кебек вәгъдәләргә халык бик тә сак карый башлады. “Кайгыртучанлык” астында күп очракта кешене “төп башына утырту” ята бит. Моны без пенсияләр артуыннан бик яхшы беләбез, чөнки аннан соң күп тә үтми бөтен товарларга да хак күтәрелә. Арттырылган пенсия яңа хаклар нисбәтендә тагын да бәләкәйләнеп кала.

Уникаль һәйкәлдә сенсацион ачышлар

07 августа

Русия Фәннәр академиясенең Археология институты, Ырынбур тарих-туган якны өйрәнү музее һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университе­тының берләштерелгән археология экспедициясе Ырынбур өлкәсенең Илек районында бөтен дөньяга билгеле Филипп курганы каберлегендә казу эшләре үткәрде. Анда телгә алынган университет студентлары катнашты.

Уфа районы үсешенә бәйле мәсьәләләр җитди

06 августа

Рөстәм Хәмитов кыска вакытта аларны хәл итү юлларын билгеләү бурычы куйды

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Уфа районында булды. Республика җитәкчесе Авдон авылында төзелеп бет­мәгән сәламәтләндерү комплексын карады. Төзелеш 1998 елда башланган. Проект буенча җиде мең квадрат метр мәй­данны биләячәк бинада бассейн, спорт залы, бильярд бүлмәсе, ашханә булдыру каралган. Объектның башлангыч исеме — Авдон авылындагы республика реабилитация үзәге. Төзелешнең дәүләт заказ­чысы — Сәламәтлек саклау министрлыгы, төзүче-заказчысы — Капиталь төзелеш идарәсе. 2003 елда аны спорт-сәламәтләндерү комплексы итеп үзгәртү турында карар кабул ителә, әмма төзелеш эшләре бүгенгә кадәр төгәл­ләнмәгән. Бинаны тикшергәннән соң “БашНИИстрой” институты тө­зелеш-монтаж эшләрен дәвам итү мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Башкортстан Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге боерыгына ярашлы, объект Уфа шәһәре муниципаль милкенә тапшырылырга тиеш булган. Әмма шәһәр хакимияте аны муни­ципаль милеккә кабул итүдән баш тарткан. Объектта төзелеш-монтаж эшләре 2008 елның июлендә тукталган. Объектка сак куелмаган, ул таланган һәм өлешчә юк ителгән. Бүген тәмамланмаган тө­зелеш 52 миллион сумга бәяләнә, шуның 11 миллион сумы — “Башкирская” кошчылык фабрикасы акчасы, 41 миллион сумы республика бюд­жетыннан бүленгән. Рөстәм Хәмитовка төзе­лешне төгәлләү өчен тагын 300 миллион сум акча таләп ителүен әйттеләр. — Ун ел элек әзерләнгән проектка шулкадәр зур акча салу нәтиҗәле түгел, — диде Рөстәм Хәмитов. — 150-200 миллион сумга заманча физ­культура-сәламәтләндерү комплексы төзергә мөмкин. Президент якын арада мәсь­әләне хәл итү вариант­ларын табу бурычы куйды.

Бур төрмәдә утырырга тиеш!

03 августа

Президент билгеләгән яңарыш курсы җәзаның котылгысыз булырга тиешлеген күздә тота

Безгә ни кылсаң да шул килешә, дигән девизга калган илдә артык акыллы, мут адәмнәр күбәеп китте. Алар акча эшләүнең мең төрле юлын белә, законны урап үтәр өчен әллә никадәр схемалар төзи. Берничә ай элек редакциягә сигез кешене алдаган риэлтор корбаннары килеп шаккатыргыч хәлләр турында сөйләп киткән иде. Намуссыз бәндәләр аркасында фатирларын югалтып, алар Русиянең эчке эшләр министрына, Генеральный прокурорга, Премьер-министрга кадәр хат язсалар да, милекләрен кайтарып ала алмый интегә. “Хокук саклау структураларында аларның үз кешеләре бар, хәтта теркәү палатасы да документлар дөрес эшләнгән, ди. Монда бер шайка эш итүе бәхәссез”, дип зарланганнар иде каза күрүчеләр. Ләкин риэлторларның гаебе суд тарафыннан исбат ителмәгән.

Тартабызмы, ташлыйбызмы?

03 августа

Кабул ителгән закон эшләренә ышаныч бик аз

Җәйнең беренче көнендә Русиядә тәмәке тартуга каршы закон көченә керде. Исегездә булса, шушы елның февралендә Дәүләт думасы “Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында” федераль закон кабул иткән иде. Шулай итеп Русия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы алдында тәмәкегә каршы көрәш өлкәсендә алган бурычын үтәде.

Кешелектән чыгарган

03 августа

Юл буйлап китеп барам. Кибет янына җитәрәк бер танышым очрады. Тукталып хәл-әхвәлен белештем. Күптән очрашкан юк иде, ул да минем хәлләрне сораша башлады.

Сибайда сәнәгать һәм кече эшкуарлык үсештә

01 августа

30 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Сибай шәһәрендә булды. Анда ул “Сибайлеспром” агач эшкәртү предприятиесен карады. Ул Баймак районының 2нче Мокас авылында урнашкан. Монда кисү цехы, 50 кубометр­га исәпләнгән киптерү камерасы бар. “Сибайлеспром” кисел­гән яки чите тигезләнгән такта, брус, евровагонка, плинтус һәм башка агач материаллары җитештерә. Агымдагы елның апрелендә монда поганаж эшләнмәләр җитештерү өчен заманча агач эшкәртү ком­плексы төзелә башлаган иде. Әлеге вакытта кисү һәм тирәнтен эшкәртү цехында төзелеш-монтажлау эшләре алып барыла, казанлыкны эшкә кушу көтелә. 600 кубометр чималга исәпләнгән киптерү камерасын монтажлау эшләре бара. Барлык җиһазлар да сатып алынган. Яңа производствоны сафка кертү белән өстәмә 89 эш урыны булдырылачак. Инвестицияләрнең гомум күләме — 150 миллион сумга якын. Әлегә предприятие ылыслы агачлар белән эшли, әмма заманча җиһазлар каен һәм усак агачларын эшкәртергә ярдәм итәчәк. Яңа объектны агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Рөстәм Хәмитов кадрлар мәсьәләсе белән кызыксынды. Бу юнәлештә компания Си­байның 24нче һөнәрчелек лицее белән эш итә. Лицей Мәгариф министрлыгының 12 миллион сум күләмендәге грантын откан һәм бу акчаларга булачак агач эшкәртүчеләрне укыту өчен җиһазлар сатып алган. “Сибайлеспром” җитәк­чесе белән сөйләшкәндә Рөстәм Хәмитов чимал белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылып үтте. Предприятие директоры Андрей Ивашечкин сүзләренә караганда, чимал үзебезнең республикадан сатып алына. Монда чимал җитешмәү куркынычы юк.

Руль артындагылар ипле булса, фаҗигаләр кимер

30 июля

Башкортстанда ел саен мең­ләгән кеше юл фаҗигасе корбаны була. Быел алты ай­да республикада 1877 юл-тран­спорт фаҗигасе булган, аларда 257 кеше үлгән, 2357 кеше имгәнгән. Былтыргы чор белән чагыштырганда, юл фаҗигаләре саны — 179 очракка, үлүчеләр саны 4кә, имгәнүчеләр 164 кешегә кимегән.

Ямау салып кына ерак китеп булмый...

30 июля

Ни өчен республика халкы юллар торышыннан канәгать түгел?

Узган шимбәдә юл төзүчеләр белән аралашканда Президент Рөсәм Хәмитов, тармакны финанслауга күләмле акча юнәлтелүенә карамастан, социологик тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, Башкортстан халкы юл төзелеше темпларыннан канәгать түгел, дип белдерде.

Ватаныбыз иминлеге кем кулында?

27 июля

Балачактан шундый вакыйга истә калган. Абыемны армия хезмәтеннән каршы алдык. Бу гаиләбез генә түгел, авыл өчен дә бик зур бәйрәм булды. Абыйның хәрби киеме озак вакыт түрдә, һәркемгә күренерлек урында эленеп торды. Без, бала-чага, зур горурлык белән аның фуражкасын киеп йөри идек. Малайлар абыемнан көнләшеп, үсеп җитеп тизрәк армиягә барыр көннәрен көтә иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»