Көнүзәк

Һәркем җаваплылык тойсын!

20 августа

Эдуард Идрисов кагыйдә бозучылар белән сүзне кыска тота

Юлдагы хәлне бик тиз бәяләп һәм аның үзгәрүен күз уңында тотып, хезмәткәрләр утырган “Шкода-Октавиа” шәһәрдән чыгу юлына юнәлде. Руль артында — полиция капитаны Эдуард Идрисов. Аның белән әңгәмә патруль автомобилендә башланды. Ул инде сигезенче ел Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа шәһәре буенча юл-патруль хезмәте полкында хезмәт итә.

Яңарыш курсы анык нәтиҗәләр бирә

20 августа

Әмма әлеге стратегиянең тулы куәтенә тормышка ашуын телибез икән, җаваплы чорда үзебез дә Президент командасына терәк булырга тиешбез

Республика җитәкчелеге тарафыннан җәелдерелгән яңарыш сәясәте анык нәтиҗәләрен бирә башлады. Башкортстанның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышында узган атнадагы вакыйгалар да моңа ачык дәлил булып тора. 13 августта Президент Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Стәрлетамак шәһәрендә булды. Биредә ул иң тәүдә “Вториндустрия” җәмгыятенең чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты. Комплекс узган елның декабрендә генә файдалануга тапшырылган һәм елына 100 мең тоннага кадәр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү куәтенә ия. Чүп-чарның яртысы диярлек икенчел эшкәртүгә юнәлтелә һәм аннан 40 процентка кадәр файдалы компонентлар алына.

Яу батыры бага һәйкәлләрдән

17 августа

Чакмагыш районында сугыш яланында ятып калганнар истәлегенә игътибар зур

Үткәннәрен белмәгән һәм хөрмәтләмәгән халык­ның киләчәге юк. Бу хакыйкатьне Чакмагыш районын­да да ях­шы аңлыйлар һәм төрле сугышларда һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү җәһә­теннән анык эш алып баралар. Районда барлыгы 30 һәйкәл һәм обелиск бар, аларның барысы да паспортлаштырылган. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан алар реконструкцияләнгән һәм төзек­ләндерелгән. Бу максатка район бюджетыннан 20 миллион сум бүленгән. Шул ук елда Чакмагыш районы үзәгендә урнашкан Җиңү паркында өч Советлар Союзы Героена һәм Дан орденнарының тулы кавалерына бюстлар куелган. Һәйкәлләрне һәм обелискларны карау һәм тәртиптә тоту эше мәгариф учреждениеләренә йөкләтелгән.

Юл хәвефсезлеге мәсьәләләре каралды

17 августа

Башкортстан Хөкүмәтендә “Башкортстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе идарәсе утырышы үтте. Анда республика юлларында хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде.

“Үз эшемне ачарга дәүләт ярдәм итте”

15 августа

Бакалы районының Курчей авылында яшәүче Василий Пятибратов моңа башкаларны да өнди

Былтырдан республикада “Эш башлаучы фермер” программасы гамәлгә ашырыла башлады. Узган елда Бакалы районыннан өч кеше шушы программада катнашучы статусы алды. Быел исә дүрт кеше бу программага керергә җыена. Үз эшен дәүләт ярдәменә таянып башлап җибәргән фермерлар арасында Курчей авылыннан Василий Пятибратов та бар.

Мең ямаулы “төзек” юллар

15 августа

Республикада игълан ителгән яңарыш курсына урындагы кайбер җитәкчеләрнең мондый “җавабы” аңлашылмый

Русиядә ике бәла — юләрләр һәм юллар, диләр. Юләрләре турында әйтә алмыйм, әмма менә юллар — чыннан да бәланең бәласе. Руль артындагылар да, җәяүле дә адым саен очраган чокыр-чакырларга зарлана, ә инде йорт алларындагы, ихаталардагы юллар еш кына бомбага тотканны хәтерләтә. Авылларның күбесендә асфальтны төштә дә күрмиләр. Властьлар исә: “Русия зур, барлык юлларны да карап бетереп булмый”, — дип аклана. Шуңа сабыр холыклы авыл халкы, берәр заман безгә дә чират җитәр әле, дип көтә.

Сабыйларны кем яклар?

14 августа

Күпбалалы Атнагузиннар айдан артык мунчада яши

“Бурдан кала, уттан калмый” ди халык. Янгын чыгып гомер буе җыелган мөлкәтнең көлгә әверелүе, кешеләрнең гомере өзелүе турында әледән-әле ишетелеп тора. Мондый күренешләр аеруча җәй айларында еш кабатлана. Кайда эшләвеңә, ничә яшьтә булуыңа һәм никадәр мөлкәт туплавыңа да карамый ул. Июльнең бер иртәсендә Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында яшәүче Атнагузиннар гаиләсенә дә бәхетсезлек ишек шакый. Дөресрәге, ул ишек ач­канны көтеп тормый, хуҗаларча түргә уза. Берничә минут эчендә гаилә бер нәрсәсез урамда торып кала. Бүген биш балалы Гөләмзә һәм Клим Атнагузиннар әниләре белән мунчада яши. Клим дәваханәдә сакчы булып эшләсә, Гөләмзә 1,7 айлык сабыен тәрбияли. Ут өйдәге җиһазларны гына юк итми, берникадәр тупланган акчаны да көлгә әйләндерә.

Зыян күргәннәргә ярдәм булачак

13 августа

10 августта Башкортстан Президенты Әбҗәлил районының су баскан торак пунктларында булды. Рөстәм Хәмитов Үтәгән авылы халкы белән очрашты. Биредә барлыгы 540 кеше яши. Су басу нәтиҗәсендә авылның барлык 142 йорты да зыян күргән. Балалар һәм өлкәннәр эвакуацияләнгән. Бүгенгә алар барысы да үз йортларына кайткан. Бәлагә тарыган кешеләр белдерүенчә, авылны Ураза бәйрәмендә су баса. Олы Кызыл ярларыннан чыгып, йорт­ларны, каралты-кураны баса, авылга илтүче юлны юа. Моннан тыш, көтүлекләр тулысынча су астында калган, агым кышкылыкка хәзерләнгән печәнне агызып алып киткән. Авыл халкы республика җитәкчелегенә Олы Кызыл елгасындагы дамбаны һәм күпер­не ныгыту зарурлыгын җит­керде. Башкортстан Президен­ты тәкъдимне хуплады. Ул авылга проектлаучылар җибә­реләчәге турында әйтте. Рөс­тәм Хәмитов белдерүенчә, иртәгәдән су баскан зоналарда махсус комиссия эш башлаячак. Ул табигать казасы салган зыянны бәяләячәк. Белгечләр һәрбер өйгә керәчәк, зыян күргән бер кеше дә игътибардан читтә калмачак.

Хәл тотрыклана

13 августа

Шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төбәкләрдәге катлаулы метеорологик хәлгә багышланган видеоселектор киңәшмәсендә катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путин алып барды. Киңәшмәдә Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрү мәсьәләсе тикшерелде.

Көчле яңгырлар хәвеф тудырды

10 августа

Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә 8 августта Аскар — Магнитогорск автомобиль юлының 7нче чакрымында юл өслеге юылган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге юл янында урнашкан 624 кеше яшәүче Кушый авылын су басу куркынычы юк. Шулай ук, көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Белорет районының Яңа Абзак һәм Мөхәммәт авылларын су баса башлаган. Кече Кызыл елгасында су күтәрелеп, ярларыннан чыккан. Яңа Абзак авылында су бакча территорияләренә кадәр җиткән, ә Мөхәммәттә яр буе юылган. Йортларны су басу куркынычы юк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»