Көнүзәк

Кешеләр өчен эшләү - чынбарлык

27 августа

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада тәүге көннәрдән үк власть эш­чәнлеген халык ихтыяҗ­ларына юнәлтүне республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләде. Ә халыкны борчыган мәсьәләләрне эчтән белү һәм, шуннан чыгып, тиешле чаралар күрү өчен, аңлашыла ки, власть вәкилләре үзләре дә һәрдаим халык арасында булырга, кешеләр белән аралашырга, аларны тыңларга, ишетергә тиеш. Бу җәһәттән Президент эшчәнлеге башка дәрәҗә власть органнары җитәкчеләре өчен дә чын-чыннан үрнәк булып тора. Рөстәм Хәмитов көн саен диярлек гади халык, предприятие-оешмалардагы хезмәт коллективлары белән очраша, шулар нәтиҗәсендә социаль-икътисади үсешкә бәйле анык карарлар кабул ителә.

Тыгыннар тарихта калачак

24 августа

Кичә Уфаның Дим районына илткән юлда заманча, яңа, иркен күпер файдалануга тапшырылды

— Сыйфатлы юллар һәркемгә кирәк. Бу юлдан йөрүче водительләр дә эш сыйфатыннан канәгать калыр. Объектны кыска вакытта төзеп, файдалануга тапшырган, эшне җиренә җиткереп башкарган төзүчеләргә рәхмәт, — диде республика Президенты Рөстәм Хәмитов Уфаның Дим районына илтүче юлдагы күпернең икенче чиратын ачу тантанасында. Дим районында яшәүчеләрнең зур өлеше шәһәр үзәгенә йөреп эшли. Әлегә кадәр аннан килеп йөрүчеләргә юл тыгыннарында байтак вакытын уздырырга туры килә иде. Тимер юл аша автомобиль күперенең беренче чираты узган елның 22 октябрендә файдалануга тапшырылды. Кичә исә күпер тулысынча сафка керде. Халык сыйфатлы юллар төзүне сорый. Әйтик, Уфада Тимашевка күпере озак еллар төзекләндерелмәгән. Юллар, тәү чиратта, биредә яшәүчеләр өчен кирәк. Халык уңайлы мохиттә яшәргә тиеш. Шуңа да киләчәктә дә мондый күперләр салыначак, аларны төзү эше тагын да җанландырылачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Хәйдәр Вәлиев: “Сайлаулар — гражданлык җәмгыятенең үсешкәнлегенә дә имтихан”

24 августа

Мәгълүм булуынча, 8 сентябрь — Бер­дәм тавыш бирү кө­нендә Башкортстанда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар үтәчәк. Республика парламент сайлауларын нинди әзерлек белән каршы ала? Әлеге кампаниянең үзенчәлекләре нидә? Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев бе­лән әңгәмәдә сүз шу­шы һәм сайлау кампа­ниясен оештыруга бәй­ле башка мәсьә­ләләр турында барды.

Башкортстан тәҗрибәсен илдә таратырга кирәк

24 августа

— Экология мәсьәләләрен хәл итүдә журналистлар белән берлектә эшлибез. Халыкка дөрес мәгълүмат бирү, күләмле аңлату эше алып бару — алар иңендә. Шуңа без журналистлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, — диде республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Марат Вәкилов, Идел буе федераль округының табигатьне саклау ведомстволары матбугат хезмәткәрләренең Уфада үткән I съезды эшендә катнашучыларны сәламләп.

Җир астыннан юллар бар

22 августа

Соңгы елларда Уфада авто­мо­бильләр саны күзгә күренеп артты. Тыгыннар барлыкка килүгә, юл фаҗигаләре ешаюга да, тәү чиратта, шул сәбәпче. Әйтик, Октябрь проспектында юллар киңәйтелгәч, өлкәннәргә, инвалидларга, бәби коляскасы эткән әниләргә светофор янган арада аны кичеп чыгу авыр­лашты. Шуны күз уңында тотып, Октябрь проспектында җир өсте һәм җир асты юл кичүләре төзү буенча күләмле эш җәелдерелде. Шуларның берсе кичә файдалануга тапшы­рылды. “Үсмерләр китапханәсе” тукталышында җир асты юл кичүе аша иң беренчеләрдән булып Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үтте. – Объект тиешле вакыттан бер айга алдарак төзелеп бетте, – диде Уфа шәһәре хакимиятенең юллар, ясалма корылмалар төзү һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Әскар Фәйзуллин. – Юл кичүенең мәйданы – 528 квадрат метр. Озынлыгы – 49 метр. Хакы – 49 миллион сум. Тоннельнең киңлеге алты метр тәшкил итә. Дүрт урыннан кичүгә төшеп-менеп була. Инвалидлар, бәби коляскасы эткән аналар өчен уңайлы пандус та урнаштырылган. Төзелеш барышында бары тик сыйфатлы материаллар һәм югары технологияләр генә файдаланылды. Төзелешне Пермь предприятиесе башкарды. Төзүчеләр дә эштән канәгать. Пермь егетләре — слесарь-монтажчы Владимир Калинин белән эретеп ябыштыручы Вячеслав Субботин тәэссоратлары белән уртаклашты.

Үлем җәзасы кертү вәхшиләр санын киметерме?

22 августа

Төпле идеология генә җәмгыятебезне вәхшилек күренешләреннән арындырачак

Социаль челтәрләрнең берсендә “Үлем җәзасы кертү кирәкме?” дигән сорау алу нәтиҗәләренә тап булдым. Анда катнашкан кешеләрнең 81 проценты бу сорауга “әйе” дип җавап биргән. Ә бит шул ук вакытта өч ай элек кенә “Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү” фонды үткәргән тикшеренүләрдә Русиядә үлем җәзасы кертүне хуплаучылар саны 62 процент кына булган. Соңгы чорда илнең төрле төбәкләрендә балигъ булмаган балаларга карата кылынган коточкыч җинаятьләр Русиядә яшәүчеләрнең фикерен шушы рәвешле үзгәрткәндер, дип фаразларга кирәк.

Благоварга ышаныч зур

21 августа

19 августта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Благовар районында “Дмитриевка” дуңгызчылык комплексын төзү буенча инвестицион проект презентациясендә булды. Башкортстанда елына 70 мең тонна дуңгыз ите җитештерү һәм эшкәртүгә сәләтле заманча биш дуңгызчылык комплексы төзү буенча инвестицион проектны “Таврос идарәче компаниясе” җәмгыяте гамәлгә ашыра. Дуңгызчылык комплексының һәркайсы үрчетү, үстерү һәм симертү мәйданчыкларыннан торачак. Моннан тыш, проект елына 230 мең тонна продукция җитештерәчәк катнашазык цехы, 90 мең тонна сыешлы элеватор төзүне күз уңында тота. Шулай ук, елына 1 миллион баш мал чалу-эшкәртүгә сәләтле комплекс төзү планлаштырыла.

Уфа сөт фестиваленә әзерләнә

21 августа

Хәбәр ителүенчә, 31 августта башкалабыз Уфада “Сөтле ил-2013” Бөтенрусия фестивале үтәчәк. Русия күләмендәге иң зур гаилә бәйрәме халык арасында сөт һәм сөт продукцияләрен пропагандалауны, Башкортстанда бу юнәлештә эшләүче яңа җитештерү предприятиеләре һәм алар җитештергән сөт ризыклары белән таныштыруны максат итеп куя. Өченче ел рәттән үткәрелүче фестивальдә кимендә 50 меңнән күбрәк уфалы һәм башкала кунаклары катнашуы көтелә.

Торатаудан оран килә!

21 августа

25 августта Ишембай районының Урман-Бишкадак авылы янында III Халыкара “Торатау” этник музыка фестивале узачак. Аны дөньякүләм билгеле курайчы Роберт Юлдашев һәм аның дуслары оештыра.

Юл да, элемтә дә кирәк

20 августа

Рөстәм Хәмитов һәр торак пункты үсешендәге мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтте

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Ишембай, Бөрҗән, Белорет районнарында һәм Межгорье шәһәрендә булды. Ишембай районының Колгына авылында Президент балалар бакчасын, урта мәктәпне һәм халык язучысы Ногман Мусинның иҗат йортын карады. Авыл халкы белдерүенчә, Колгына өчен иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе — юл булмау. Авылда бүген 350гә якын йорт исәпләнә. Әле файдаланылучы юлны юл дияргә дә тел бармый, чөнки аннан җәй һәм кыш көннәрендә генә йөреп була, язлы-көзле исә ул баткакка әверелә. Төбәктәге бердәнбер юлны кардан тазарту өчен чылбырлы бульдозер файдаланыла. Ул еш кына аны кардан чистартырга өлгерми. Бу эш өчен Т-150 яисә К-700 кебек тракторлар кирәк, дип исәпли авыл халкы. Юлсызлыктан өлкәннәр дә, балалар да җәфа чигә. Колгына урта мәктәбе укытучылары сүзләренә караганда, бирегә тирә-як авыллардан йөреп укучы балалар берничә чакрым араны җәяү үтәргә мәҗбүр. Сәбәбе гади — мәктәп автобусы кышын тауга менә алмый. Урындагы мәктәп укытучылары Президентка шулай ук балаларны төрле олимпиадаларга, конкурсларга, ярышларга йөртү өчен автотранспорт бүлүне сорап мөрәҗәгать итте. Бүген аларның юл йөрү мөмкинлеге юк. Авыл халкына уңайсызлык тудыручы тагын бер мәсьәлә — “кәрәз”ле элемтә булмау. Моңа бәйле, Башкортстан Президенты район хакимияте башлыгына “кәрәз”ле элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барып, Мәгълүмат техноло­гияләре агентлыгы белән берлектә бу мәсьәләне хәл итүне йөкләтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»