Көнүзәк

Июньдә талпан котыра

11 июня

Республикада аңардан зыян күрүчеләр саны биш мең кешегә якынлашкан

Республикада яз башыннан 4673 кешене талпан тешләп өлгергән дә инде. Көннәр бераз җылытып җибәргәч, күбебез табигатькә чыга, урман һәм болыннарга бара. Талпаннар да нәкъ шушы чорда ныклап һөҗүмгә күчә. Ә яшеллеккә бай Башкортстан биләмәләрен бу бөҗәкләр бигрәк тә үз итә. Сулы төбәкләрдә урнашкан 42 районда талпан тешләү куркынычы аеруча зур.

Юк, мин үлмәдем, башкортларым!

11 июня

Гасырлар үткән саен Салават Юлаев исеме тагын да көчлерәк яңгыраш ала. Шулай да, Крестьяннар сугышына кагылышлы документлар яндырып юк ителү сәбәпле, каһарман-шагыйрь турындагы мәгълүматлар безнең көннәргә тулысынча килеп җитмәгән. Салават Юлаев үзе үк канцеляриясендәге документларны яндыра һәм алар арасында каһарманның иҗтимагый-сәяси карашын сеңдергән шигырьләре дә юк ителә. Архивларда бары тик Салаватны хөкем иткәндәге документлар гына сакланган.

Ерак дәүләтләр дә - якын партнерлар!

10 июня

Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы мөһим проектлар Башкортстанны дөньякүләм таныта

Узган атнада Башкортстанда эш сәфәре белән Кытай һәм Корея республикаларының рәсми делегацияләре булды. Бу җәһәттән үткән очрашулар хакында җентекле язган идек инде, шуңа да аларга кабаттан тукталмыйча, бер нәрсәгә генә аерым игътибар юнәлтәсе килә. Корея ягы да, Кытай делегациясе дә, башка тармаклардан тыш Башкортстан белән химия һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү теләген белдерде. Ягъни алар бу юнәлештә Башкортстан йөзендә үзләренең мөһим партнерын күрә.

Сүлпәнлеккә юл куелмаска тиеш

07 июня

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев эшләрне тизләтергә чакырды

Республика хуҗалыкларында мал азыгы хәзерли башладылар. Терлекчеләр җәйләү чорына күчүне төгәлли. Әм­ма аграр предприятиеләрнең сүлпәнлек һәм җавап­сызлык күрсәткәннәре дә бар. Бу, иң элек, кирәкле техни­каның һәр хуҗалыкта да әзер булмавында күренә. Әлеге һәм рес­публикада янгынга каршы көрәш чараларына кагылышлы проблемалар буенча Хөкүмәт йортында видеоселектор киңәшмәсе узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев үткәрде.

Мул сөт - тырыш хезмәт нәтиҗәсе

07 июня

Тәтешле районы Киров исемендәге кооперативның Чургылды фермасын хуҗалыкның төп акча керемен тәэмин итүче сөт заводы дияргә дә була. Бүген биредә көн саен биш тоннадан артык сөт җитештерелә, савым — бер сыерга 18 килограмм.

Исәпкә бар, санга юк...

05 июня

Республикада кредит һәм кулланучылар кооперативлары саны ике тапкыр диярлек кимегән

Соңгы елларда аграр җитештерүдә хуҗалык итүнең кече формалары өлеше арту күзәтелә. Азык-төлек базарында крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ихаталар куәтенең үсүе беренче чиратта ихтыяҗга бәйле булса, икенче сәбәп, әлбәттә, дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнең артуында. 2006 елда илдә беренчеләрдән булып Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру турында закон кабул ителә. Ә инде Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, крестьян хуҗалыкларына игътибар тагын да артты. Кабул итү шартына ярашлы, Хөкүмәт дәүләт ярдәмен аграр предприятиеләргә киметә барып, крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ихаталарга арттырырга тиеш.

“Көньяк кояшында янганчы кызыначакбыз!”

04 июня

Кызганычка каршы, күпләргә кызыну насыйп булмый, алар диңгезгә барып җиткәнче янып үлә...

Уйлыйм-уйлыйм да уйларыма уелам. Башкортстан дәүләт университетында укыган елларыбызның һәрберсе бер фаҗига белән билгеләнә икән бит: 1985 ел – үзгәртеп кору башланган чор, үзен генә дә зур һәлакәткә тиңләп була; 1986 елда Чернобыль авариясе, “Адмирал Нахимов” пассажир лайнеры бату; 1987 ел Таулы Карабахта әрмән-әзербайҗан бәрелеше белән тарихка кереп калды; 1988 елда Әрмәнстандагы Спитак шәһәрен җир йөзеннән җуйган, Ленинакан, Кировакан шәһәрләрен җимергән, 25 мең кешенең гомерен өзгән җир тетрәү күңелне тетрәтте, 1989 елда Олы-Теләк янында поездлар шартлау... 3 июнь безнең өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе иде. Без, студентлар, Чишмә районына сабакташыбызның туена җыелдык. Ул авыл белән Иглиндәге фаҗига булган урынның арасы шактый, шулай да без, бер арада саф һавага чыгып күңел ачканда, шәфәкътә күкнең алтын-кызыл төсләр белән балкып-балкып китүенә сокланып карап тордык. Һәм... бәйрәмне дәвам иттек. Ә бу вакытта Уфа — Чиләбе тимер юлында коточкыч мәхшәр булган икән бит. Шушында очрашкан ике поезд бер-берсен сәламләп узып китте, дигәндә генә бер-бер артлы ике көчле шартлау яңгыраган. Тирә-якны ялкын ялмап алган, поезддагыларның күпчелеге шул ялкынны сулап пешеп үлгән. Соңыннан сөйләүләренчә, бу урында һава 1000 градуска кадәр кызган, кешеләрнең алтын тешләре эрегән, синтетик киемнәре гәүдәләренә ябышкан....

Чүплек яна. Зиратны юынтык су баса...

03 июня

Мишкә халкы шушы сынаулардан әлегә кадәр арына алмый

Сәнәгать һәм гигант төзелешләр үсеш алган мегаполислардан еракта, табигатьнең иң саф, иң чиста почмагында урнашкан Мишкә районы үзәгеннән табигать казасы турында хәбәр алгач, үзебез дә шикләнебрәк калдык.

Форум яңа юнәлешләрне билгеләде

03 июня

Узган атнаның күренекле вакыйгаларының берсе булып, һичшиксез, “Зур химия” халыкара форумы тора. Уфада дүртенче тапкыр үткән чара Башкортстанның бу тармак җитештерүчеләрендә нинди тәэссоратлар калдырды? Бу җәһәттән Октябрьскийдагы “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы генеральный директоры Раил Фәхретдиновның фикере игътибарга лаек.

Без халыкка якын булырга тиеш!

31 мая

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты иң җитдиләрдән, эше иң катлаулылардан санала. Аның җитәкчесе Зөфәр Еникеев һәм урынбасар Рамил Хәкимов белән комитет эшчәнлеге турында сөйләшкәннән соң, бу фикерем тагын да ныгыды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»