Көнүзәк

Ашлык кабул итүдә тоткарлык юк

02 октября

Бүздәк элеваторында быелгы уңыш ашлыгын 23 июльдә үк кабул итә башлаганнар иде. Урып-җыю эшләре шактый сузылды. Кабул итү пунктына ашлык олаулары килү хәзер дә дәвам итә.

Герой йолдызына кем кул сузган?

02 октября

Башкалабызның архитектура йөзен күпсанлы һәйкәлләр дә билгели. Чит төбәкләргә Уфа Салават Юлаев һәйкәле аша таныш. Хәтта урам себерүчегә куелган сын бар. Һәрберсенә игътибар зур. Халык бигрәк тә сугыш каһарманнарына куелганнарын хөрмәт итә — алар янында ел әйләнәсенә чәчәкләр.

Өлкәннәр көне - гомумдәүләт бәйрәме...

01 октября

Илнең төп җитештерү куәтләре алга таба да яңартылмаса, Русияне, һичшиксез, аяусыз картлык көтә

Бүген — Халыкара өлкәннәр көне. Русиядә бу көн соңгы елларда аеруча тантаналы төс алды. Һәр төбәктә, районда, авылда өченче буын кешеләре өчен социаль юнәлештәге күптөрле чаралар, күңел ачу тантаналары, бәйге-конкурслар оештырыла. Бу очраклы түгел. Русиядә олы яшьтәгеләр саны артуга таба бара. Ягъни ил халкы күзгә күренеп картая. Моңа өстәп, сәламәтлек буенча мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр — инвалидлар да җәмгыятьнең шактый зур катламын тәшкил итә. Гомумән, статистлар бүген илдә эшләүче бер кешегә биш эшләмәүче туры килә, дип тә белдерә. Шулай икән, әлеге категория гражданнарның төп өлешен тәшкил итүче өлкәннәр көнен тантаналы рәвештә билгеләү намус эше генә түгел, Русия җәмгыятенең мөһим зур катламы булган өченче буын вәкилләренең законлы хокукларын тормышка ашыру чарасы да булып тора. Янә дә шул: илдә әлеге тенденция алга таба да шушы тизлектә дәвам итә икән, Өлкәннәр көне Русиянең төп гомумдәүләт бәйрәмнәренең берсенә әверелүе дә бар.

Унбишкә — унике!

25 сентября

2015 ел ахырына кадәр Уфада 12 причал төзү планлаштырыла Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, башкалада Агыйдел һәм Караидел елгаларында 2015 ел ахырына кадәр 12 причал төзү планлаштырыла. Бу причаллар елга паромнары һәм “Дуслык монументы —ДОК” социаль линиясендә эшләүче “Башкортстан елга пароходчылыгы” җәмгыятенең судноларында йөрүче пассажирларны хезмәтләндерәчәк. Моннан тыш, причаллар янгын сүндерү техникасына су тутыру өчен файдаланылачак. Башкортстанда эчке су транспортын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча республика Президенты Рөстәм Хәмитов шундый бурыч куйды. Әгәр тарихка күз салсак, 1857 елның җәендә Казан юл элемтәсе корпусы офицерларыннан торган махсус комиссия, хөкүмәт карары нигезендә, Агыйдел елгасын тикшереп, аны суднолар йөрергә яраклы дип таба. Агыйдел һәм Караиделдә суднолар йөри башлауны 1858 елның 11 августында Углич шәһәре сәүдәгәре Журавлев­ның “Грозный” һәм “Быстрый” дигән ике пароходы килү көне белән бәйлиләр. Ә 1859 елның 12 мае пассажирларны даими ташый башлаган көн. Бу көнне Уфага “Ольга” пароходы килеп, Уфа-Казан маршруты ачыла. 1860 елдан Уфа—Түбән Новгород маршруты буенча йөк ташый башлыйлар. 1860 елның 1 гыйнварында елга конторасы ачыла, аңа Агыйдел­дәге хәрәкәтне контрольдә тоту бурычы йөкләтелә. 1863 елда Уфа сәүдәгәре Сафроновның “Надежда” буксир пароходы, ә 1867 елда җир биләүче Бази­левскийның “Манатура” пароходы Агыйделдә йөзә башлый. Ләкин бу чорда пароходчылык әлегә киң үсеш алалмый, чөнки елганың сай урыннары күп, пристаньнар аз була. Бары тик 1870 елда гына сәүдәгәрләр Попов, Полетаев һәм Исаев “Агыйдел пароходчылыгы” компаниясен оешты­ралар. Ә алдагы елда беренче пароход “конторасы” — “Самолет” оешмасы пристане эшли башлый.

Көн үзәгендә — ятим балалар һәм сәламәтлек мәсьәләләре

12 сентября

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үткәргән Хөкүмәт Президиумы утырышында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү, республикада эшкә сәләтле халыкның үлемен киметүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. — Ятим балаларны торак белән тәэмин итү — иске проблемаларның берсе. Кызганычка каршы, ул еллар дәвамында нәтиҗәле хәл ителми килгән, — диде Президент Рөстәм Хәмитов. — Ел башына республикада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 18335 бала теркәлгән. Алардан быел мең ярым ятим бала торак алу хокукына ия. Бу категориядәге балаларны торак белән тәэмин итүгә ел саен зур сумма акча бүленә. Соңгы өч елда республика бюджетыннан бу максатларга 1 миллиард 250 миллион сум бүленде, 1272 бала торак белән тәэмин ителде. Быел бу максатларга тагын 400 миллион сум юнәлтеләчәк, федераль бюджеттан 93 миллион сум бүленәчәк. Быел 650 ятим бала фатир алачак. Бу мәсьәләне хәл итү өчен без өстәмә чаралар күрәбез. Узган елдан башлап муниципалитетларга ятим балалар өчен торакны сатып алырга гына түгел, ә төзергә дә рөхсәт иттек. Торак төзелешен, шул исәптән, социаль торак төзелешен, арттырабыз.

Сайлау мөһимме, бакчамы?

10 сентября

Бердәм тавыш бирү көнен сентябрьнең икенче якшәмбесенә күчерү электорат активлыгында кире чагылыш тапты Узган якшәмбедә илдә Бердәм тавыш бирү көне үтте. Башкортстанда исә бу көнне бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайланды. Әлеге кампаниянең үзенчәлеге шунда: беренчедән, сайлаулар шушы рәвешле көз башында, ягъни 8 сентябрьдә ил тарихында беренче тапкыр үтте. Икенчедән, сайлау кампаниясендә күпсанлы партияләр һәм алар күрсәткән кандидатлар катнашты. Русиянең элекке Президенты Дмитрий Медведев башлангычы белән сайлау законнарына кертелгән әлеге үзгәрешләр үзен кайсы яклап күрсәтте? Яңача тәртиптә оешкан республика парламентының эшчәнлеге нәрсә белән билгеләнер? Түбәндә шул хакта фикер йөртмәкчебез. Баштан ук шуны әйтергә кирәк: сайлау көненең бакча эшләренең иң кызган мәленә күчерелүе сайлаучылар активлыгында кире чагылыш тапмасмы, дигән шик, кызганычка каршы, ил күләмендә үткән сайлау кампанияләре нәтиҗәләрендә дә, республикада тавыш бирү йомгакларында да расланды. Мәсәлән, Башкортстанда 18 сәгатькә, ягъни сайлау участоклары ябылуга ике сәгать калган вакытка, электоратның 42,51 проценты тавыш биргән иде. Гражданнарның гражданлык бурычын үтәүдән бигрәк, кышлык азык хәстәрләү бурычына зуррак әһәмият бирүе аеруча Уфа шәһәре мисалында ачык күренде. Мәсәлән, шул ук 18 сәгатькә башкаланың Дим районында сайлаучыларның 33 проценты, Совет районында — 24, Ленин районында — 21, Киров районында — 20, Калинин районында — 18, Октябрь районында исә нибары 14 проценты гына гражданлык бурычын үтәгән иде. Дөрес, кичке алты сәгатьтән соң әлеге күрсәткеч берникадәр артты һәм участоклар ябылган вакытка республика буенча сайлаучылар активлыгы 53,35 процентка җитте. Әмма ничек кенә булмасын, мәсәлән, 2011 елның декабрендә узган Ру-сиянең Дәүләт думасына сайлаулардагы күрсәткечкә якын да килә алмадык. Ул вакытта республика сайлаучыларының 80 процентка якыны тавыш бирү участокларына килгән иде. Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга була: һәрхәлдә, ил һәм республика күләмендә үткән сайлау кампанияләрендә электорат активлыгыннан чыгып, Бердәм тавыш бирү көнен сентябрьнең икенче якшәмбе-сенә күчерү бу җәһәттән үзен акламады. Һәм ил буенча сайлаучылар активлыгының ике тапкыр диярлек кимүе дәүләт җитәкчелеген җитди уйландырырга тиеш, дигән фикердә-без. Алдагы чорда бу мәсьәлә игътибарга алынмый калмас, дип ышанырга кирәк. Һәрхәл-дә, Бердәм тавыш бирү көне бер генә айга соңрак күчерел-гән очракта да участокларга килүчеләр саны бермә-бер артыр, сайлау кампаниясен оештыру өчен җаваплы сайлау комиссияләре, муниципалитетлар, бюджет өлкәсе хезмәт-кәрләре дә җәен ялсыз үт-кәрмәс иде. Бу бер булса, илнең элекке Президенты — хәзерге Хөкү-мәт Премьер-министры Дмитрий Медведев башлангычы белән чамадан тыш күппартия-лелек системасына әйләнеп кайту да аерым сораулар тудыра. “Әйләнеп кайту” дип язу очраклы түгел, чөнки илнең соңгы егерме еллык тарихында бу булды һәм моның нәрсә белән билгеләнүен барыбыз да яхшы беләбез. Сүз дә юк, илнең, төбәкнең законнар чыгару органында фикер төрле-леге булырга тиеш. Әмма, кем ничек кенә димәсен, тәү чиратта, ул анык, аек, акыллы фикер булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Һәрхәлдә, сан, ил җитәкчелеге күрсәтмәсен үтәү өчен генә парламентны җи-ңел-җилпе фикер басарга тиеш түгел.

Ташкыннарга каршы торыр көч кирәк

04 сентября

Август яңгырлары республикада гидротехник корылмаларның тузуын ачыклады Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министр урынбасары Эрнст Исаев җитәкчелегендә видеоселектор киңәшмәсе үтте. Ул гидротехник корылмаларның хәвефсезлеге буенча төп эшләрне оештыру, файдалы казылмаларны чыгаруга контроль булдыру һәм сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрүгә багышланды. — Соңгы елларда яңгырлар сирәк яуды. Быел яз башында белгечләр ташулар вәгъдә иткән иде, ләкин ул кадәр куркыныч каза күзәтелмәде. Бу безнең уяулыкны тагын да киметә төште һәм, нәтиҗәдә, августның койма яңгырларын без әзерлексез каршыладык. Республиканың Урал аръягы районнарында хәлләр аеруча катлауланды: сулыклар ташып, торак пунктларны су басты. Әбҗәлил белән Белорет районнарында хәл бигрәк тә җитди төс алды, — диде Эрнст Фәрит улы. Бу хәлләргә гидротехник корыл­маларның (ГТК) искерүе, тузуы да гаепле. Аларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча гамәлгә ашырылган чаралар хакында республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев чыгыш ясады. — Су ташу бик күп өлкәләрдәге проблемаларны ачып салды. Бәхеткә, корбаннар юк. Бүген муниципалитетлар алдында торган беренчел бурыч — гидротехник корылмаларны хәвефсез хәлгә китерү һәм көзге-кышкы чорга әзерләү. Без табигать казаларына әзер булырга тиеш, — диде ул.

“Кроношпан”ны төзергә мөмкин

29 августа

ләкин җәмәгатьчелек тарафыннан контроль булырга тиеш

Шушы көннәрдә “Кроношпан: фактлар һәм уйдырмалар” дигән темага матбугат конференциясе үтте. Анда дүрт мәсьәлә каралды: завод эшчәнлеге республика экологиясенә зыян китерәчәкме? Завод белән күрше яшәү халыкның сәламәтлегендә чагылыш тапмасмы? Мондый производствога бәйле башка илләрнең тәҗрибәсе исәпкә алынганмы? Кроношпан вәкилләре, проект дәүләт экспертизасы үткәнне дә көтмичә, төзелеш эшләрен нәрсәгә нигезләнеп җәелдеререп җибәргән? Шушы һәм журналистларның башка сорауларына җавап бирү өчен матбугат конференциясенә Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов, аның урынбасары Игорь Филиппов, Уфа районының баш архитекторы Артем Ковшов, комбинат төзелешенә каршы инициатив төркем вәкиле Павел Ксенофонтов һәм төрле партияләр вәкилләре килде.

Һөнәри белем бирү системасы яңартылачак

29 августа

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт карары белән 2013-2015 елларга һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү чараларын раслады. Һөнәри юнәлеш һәм белем бирү системасын яңарту зарурлыгы турында республика башлыгы 9 августта Бөре шәһәрендә үткән август киңәшмәсендә ассызыклап үтте. “Һөнәри белем бирү үсеш алмый, — дигән иде Рөстәм Хәмитов, — урта һөнәри белем алучылар саны кими. 105 меңнән бүген 62 мең кешегә калды. Ун елда ике тапкыр диярлек кимегән дигән сүз”.

Мәктәп тә, поликлиника да яңарту таләп итә

28 августа

Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Дүртөйле районында булды

Республика җитәкчесе Юкәлекүл авылындагы “Ленин исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең сөт фермасын карады. Биредә “500 ферма” максатлы республика программасы буенча реконструкция бара. Финанслауның гомум күләме — 16,7 миллион сум, 3,8 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган. Гомум мәйданы 2839 квадрат метр булган ике сыер абзары капиталь төзекләндерелә. Бина 1970 елда төзелгән. Бүген биредә Бестужев токымлы 568 баш сыер малы асрала. Аларны 22 кеше хезмәтләндерә. Фермада уртача хезмәт хакы 14 мең сум. Хуҗалыкта тәүлегенә 8 тонна сөт җитештерелә, аның бер литры 17 сум белән Дүртөйле сөт продуктлары комбинатына сатыла. Республика Президенты хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев белән сөйләшү барышында шулай ук үсем­лекчелек һәм урып-җыю эшләре белән кызыксынды. Хуҗалык җитәкче әйтүенчә, бөртеклеләр 2730 гектар мәйданда чәчелгән, уртача уңыш — гектарыннан 23,3 центнер. Арытаба Президент “Дүрт­өйле­мебель” җәмгыятендә эш барышы белән танышты. Предприятиедә йөз төрдән артык продукция җитештерелә, алар арасында офис, мәктәп, йомшак мебель, агачтан эшләнгән ишек-тәрәзәләр бар. Җиһазлар заказ буенча гына әзерләнә. Аларны бөтен республикадан, күбе­сенчә белем бирү учреж­дениеләреннән кабул итәләр. Быел пред­приятиедә Италиядә җи­тештерелгән агач эшкәртү җиһазы сатып алынган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»