Көнүзәк

Кандра-Котый басуына “Агрифик” килде

10 октября

1,3 миллион сумлык чит ил комбайны үзен 3-4 елда аклаячак, ди хуҗалык рәисе Лилия Кәшфуллина

Быел республика хуҗа­лык­ла­рында шикәр чөгендере уңды. Эшкәртүче предприятиеләргә чимал запасы мул булачак. Ә менә “татлы тамыр” игүчеләрнең барысы да көтелгән табышны алырмы — әлегә билгесез, чөнки үстерелгәнне югалтусыз җыеп алырга һава шартлары да комачаулый, кайбер хуҗалыкларда техника җитмәү сизелә.

Заман “тимурчылары”

09 октября

Ни өчен алар мәшгульлек үзәкләренә бармыйча, урам буенда эш көтүгә өстенлек бирә?

...Матбугат йортына якын гына урамда көн дә иртән бер төркем ир-ат җыела: алар шушында үзләрен эшкә яллап алып китүләрен көтеп тора. Бу ирләрне көнлекчеләр дип атарга да була. Уфаның мәшгульлек үзәгендә унбиш меңнән артык вакансия булуын белгәннән соң, аларның әзер эш урыннарына бармыйча, көн дә, яңгыр дими, кар дими шушында эш көтүләре бик гаҗәп тоелды. Үзләре белән сөйләшергә теләп, яннарына килдем. Мине шунда ук унлап кеше уратып, сезгә нинди эшче кирәк, кайда яшисез, түләү ничек булачак, дигән сораулар яудыра башлады. Каян икәнемне белгәч, күңелсез генә артка чигенделәр. Шулай да берничәсе минем сорауларга җавап бирергә ризалашты. Чыгышы белән Кушнаренко районыннан булган Фуатның һөнәре — автокранчы. Гомере буе Уфадагы Тимер-бетон изделиеләре заводында көч салган ир олыгайган көнендә менә шул рәвешле ялланып эшләргә мәҗбүр. Чөнки завод банкротлыкка төшеп, ябылган, эшчеләр урамда калган. “Хәзер мин слесарь да, ташчы да, электрик та”, ди ул. Мәшгульлек үзәгендә нәкъ шушы һөнәрләргә вакансияләр күплеген белгән кеше буларак, аның ни өчен анда мөрәҗәгать итмәве белән кызыксынам. — Үзәк тәкъдим иткән биш-алты меңгә эшләп йөри алмыйм инде мин, сеңлем, —диде ул. — Әле түлиләрме-юкмы, билгесез. Күп очракта алдап та язалар анда. Ә көнлек эшкә йөреп, мин мотлак гаиләмә “тере” акча алып кайтачагымны беләм. Кичә, мәсәлән, Нижегородкага алып киттеләр, җир казыдык, бер мең сумны кесәгә салып кайттым. Начар түгел бит... Ирләр үзләре “тимурчылар”, ә эш көткән мәйданнары “пятачок” дип атала икән. Аларның арадашчылары да бар. Әнә ул да машинасында килеп туктады. Эшче эзләп килүче аның белән сөйләшә, тегесе кирәк кадәр кешене чакырып, аларны таныштыра да эшкә җибәрә. Моның өчен эшкә алынган һәр кеше арадашчыга 100 сум акча түли. Нишлисең, һәр җирдә дә бизнес! — Ул егетләр координатор ролен үти, шул урындагы тәртип өчен җавап бирә, заказлар эзли. Югыйсә, суга сусаган кебек эш көткән йөзләгән ир кайчак заказ өчен өзгәләшергә әзер. Ә эшне көйләүче булганда тәртип бозылмый, — ди “тимурчылар” оешмасында эшләүче Руслан Әминев.

Мул уңыш ни өчен сөендерми?

09 октября

Республика дәрәҗәсендә кыска вакытта хәлиткеч чаралар күрелмәсә, күп чыгымнар түгеп үстерелгән шикәр чөгендеренең басуда калуы ихтимал

“Ирек” җәмгыяте — Кырмыскалы районында зур булмаган хуҗалыкларның берсе. Сөренте җирләре 250 гектардан артмый. Шуның 150 гектарында бодай үстерелсә, калганын шикәр чөгендере били. Печәнлек 7 гектар тәшкил итә. Шушы мәйданнан җәмгыять, сусыл мал азыгы хәзерләп, тирә-як хуҗалыкларга сата. Бодай уңышы да мул булган. Бүген төп проблемалары — шикәр чөгендере, дөресрәге, казып алынганын заводка озату. Үстергәндә ашлама өчен генә 600 мең сум тотынылган. Шуңа да татлы тамыр басуда калса, җәмгыятьнең банкротка чыгачагы көн кебек ачык, ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Исламгулов.

Җиде сәгатьтә – Мәскәүдә!

08 октября

Югары тизлектә йөрүче поездларның “Мәскәү - Казан - Екатеринбург” магистрале Башкортстан халкы өчен нинди мөмкинлекләр ача?

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында үткән матбугат конференциясендә шул хак­та да сүз булды. Ни өчен магистраль республика территориясе аша үтми? Яхшы шартлар тудырылган поездда сәяхәт итү кыйм­мәт тормаячакмы? Журналистлар сорауларына комитет рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин белән техник белгеч Олег Гилев җавап бирделәр. — “Мәскәү–­Казан–Ека­теринбург” магистрале — дәрә­җәсе, әһәмияте, геогра­фиясе белән БАМга тиң төзелеш, — диде Азат Кәлимуллин. — Проектны гамәлгә ашыруның максаты – Русия халкына, килгән кунакларга уңайлы сәяхәт итү, теләгән җиренә тиз арада барып җитү шартлары тудыру. Тимер юл челтәре башка төбәкләрне дә күздә тотып үткәрелә. Магистральнең Уфа аша үтмәве дә шуңа бәйле. Әйтик, магистральне безнең башкалага сузсаң, Урал тауларын Чиләбе аша кисеп чыгарга туры килер иде. Нәтиҗәдә, чыгымнар артудан тыш, төзүчеләрнең эше тагын да катлауланыр иде. Мөгаен, киләчәктә ма­гис­траль Мәскәүне Ерак Көнчыгыш белән тоташтырыр. Тимер юл челтәре Ека­теринбург аша үтсә, бу максатка ирешү күпкә җайлаша. Башкортстан халкы магис­тральдән узучы поездга Пермь краеның Чернушка поселогында утыра алачак. Пассажирлар анда югары тизлектә йөрүче Чернушка — Уфа поездында барып җитә алачак. Тимер юл челтәре Уфа шәһәре, Балтач, Бөре, Благовещенск, Краснокама, Мишкә, Тәтешле һәм Яңавыл районнары аша үтәчәк. Магистраль салыначак төбәкләрнең җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барыла. Табигатькә, уңдырышлы туфракка, урманнарга, сулыкларга зыян килү мәсьәләләре дә җентекләп карала. Халык фикере дә игътибарга алыначак. Республикада төзелеш эшләрен киләсе елда башлау планлаштырыла.

Җавапсызлыгы чикләнмәгән җәмгыять

08 октября

Аларның кайберләренә “оятын югалткан” дип өстәргә дә була, ахры

Киләсе җәйдә Нефтекама шәһәрендәге “Бригантина” лагереның укучыларны кабул итә алмавы ихтимал, чөнки аның канализация торбалары чокып алынган. Шәһәрдән нибары унбиш чакрымда урнашкан, эшләп килгән лагерьның торбалары юкка чыгуга ничек юл куелган соң? Бу сорауга берәү дә, хәтта полиция хезмәткәрләре дә, әлегә анык кына җавап бирә алмый.

Тагын бәла – чөгендер уңды...

05 октября

Татлы тамыр тапшырудагы тоткарлыклар машина җитмәүгә генә бәйлеме?

Республика хуҗалыкларында шикәр чөгендере алу иң кызу ноктага җитте. Татлы тамыр барлык мәйданның яртысыннан күбрәгендә җыеп алынды. Соңгы мәгълүматларга караганда, республика буенча уртача уңыш 340 центнердан арта. Аерым хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч 600 центнерга җиткән. Әмма уңышның мул булуы аграр предприятиеләргә проблема да тудыра. Басудагы чималны эшкәртүчеләргә озату өчен техника җитми. Шул ук вакытта мәсьәлә үзбушаткычлар аз булуга гына кайтып калмый. Республикада моңа кадәр эшләгән дүрт заводның өчесе генә чимал кабул итә. Нәкъ чөгендер урагы вакыты җиткәч, Карлыман шикәр заводының эшләмәячәге мәгълүм булды. Сезонга тирә-як районнардан китерелгән 200 мең тонна чамасы чимал эшкәртүче предприятие ябылгач, хуҗалыклар татлы тамырны Мәләвез, Чишмә һәм Раевка шикәр заводларына илтергә мәҗбүр.

Президент указлары үтәләме?

05 октября

Республика Җәмәгать палатасының чираттагы утырышы узды. Анда “Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы турында” законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Бу проект Җәмәгать палатасы Аппаратын дәүләт казна учреждениесе категориясенә кертергә тәкъдим итә. Анда шулай ук палата әгъзаларының тиешле вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнар республика Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә кайтарылачак, диелә.

Башкортстан - Русия энҗесе

03 октября

Парижда үткән республика презентациясе французларда чын-чыннан шундый фикер калдырды

1 октябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Парижда Русия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов белән очрашты. Очрашу барышында Президент Башкортстан делегация­сенең Парижга ЮНЕСКОның штаб-фатирында “Башкортстан — Русия энҗесе” презен­тациясен үткәрү өчен килүен әйтте. Русиянең Франциядәге Илчесе Башкортстан белән әлеге ил арасында актив элемтә булдырылуын, делегацияләрнең килеп торуын билгеләп үтте. “Без шушы элемтәләрне ныгытуга һәм үстерүгә булышлык итәчәкбез”, — диде Александр Орлов. Дипломат фикеренчә, илләр арасында төбәкләр, шулай ук сәнәгать һәм фәнни-белем бирү кластерлары дәрәҗәсендә бәйләнешләрне үстерү хезмәт­тәшлекнең мөһим юнәлешләре­нең берсе булып тора. Рөстәм Хәмитов Башкортстанда Франциянең “Шлюмберже” халыкара нефть сервисы компаниясе, “Леруа Мерлен”, “Касторама” һәм “Ашан” эре ритейлерлары эшләвен әйтте. Республикага “Декатлон” спорт товарлары сәүдә челтәрен кертү мәсьәләсе дә тикшерелә. “Сен-Гобен” кон­церны исә известь-таш чыгару буенча яңа карьер әзерли. “Альстом” машиналар эшләү компаниясе республикада гидроэнергетика җиһазлары җитештерү заводы төзи. Үз чиратында, Александр Орлов гидроэнергетиканы, гомумән, яңартылучы энергия чыганакларын үстерү дөньяда өстенлекле юнәлеш булуын билгеләде. Республика Президенты бу фикер белән килеште һәм Башкортстанда яңа гидроэлектростанция төзү план­лаштырылуын әйтте. Очрашуда шулай ук Башкортстанда вертолет төзү производствосын үстерү турында сүз барды. Александр Орлов вертолетлар өчен заманча двигательләр эшләү перспек­тивалы юнәлеш булуын әйтте.

Аренда хакын түләмәүчеләр кем “түбәсе” астында?

03 октября

Белорет районы җитәкчелеге эштәге хаталарны төзәтергә ашыкмый

Республиканың Контроль-исәп палатасында 2011-12 елларда Белорет районында бюджет акчаларын нәтиҗәле тотыну буенча үткәрелгән тикшерү йомгаклары каралды. Утырыш башланыр алдыннан район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илгиз Тләүбаев журналистларга әлеге тикшерүнең планга ярашлы үткәрелүе һәм җитди закон бозу очраклары ачыкланмавы турында җиткерде. “Иң мөһиме — акча үзләштерү юк”, — диде ул ассызыклап. Әмма тикшерүчеләр башкача мәгълүмат китерде. Утырыштан соң журналистлар кайбер сорауларга тулырак җавап алу максаты белән район хакимияте башлыгының беренче урынбасарына мөрәҗәгать иткәч, Илгиз Сафа улы: “Мин бер тапкыр сөйләдем бит инде”, дип китеп барды. Бәлки, ул Контроль-исәп палатасы тикшерүчеләре китергән саннарның хакимият вәкиле җиткергән мәгълүмат белән туры килмәвенә “үпкәләгәндер”? Гомумән, аның журналистлар сорауларына җавап бирергә теләмәвен ничек аңларга?

Сукбайга кая барырга?

02 октября

Аларга хезмәт күрсәтүче социаль учреждениеләр юк дәрәҗәсендә

Республиканың Кеше хокуклары буенча вәкиле Рим Каюмовка ел саен меңнәрчә кеше мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, халыкның күпчелеген бүген торак мәсьәләсе борчый. Мәсәлән, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү дә халыкта бик күп сораулар тудыра. Эш шунда: хәзер халыкны иске йорт­лардан күчерү торак шартларын яхшыртуга керми. Кеше 20 квадрат метрлы барак бүлмәсендә яшәгән икән, шул кадәр мәйданны гына түләүсез алачак. Ә мондый урыннарда өчәр-дүртәр гаилә теркәлгәнен беләбез. Алар барысы да аерым торакка өмет итә, әмма закон нигезендә алар бер коммуналкадан икенчесенә


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»