Көнүзәк

Йоклаган еланны уятмагыз

26 октября

Егерме ел элек дәүләт милкен хосусыйлаштыру башланды

Русия календаренда бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр бихисап. Шул ук вакытта, егерме ел элек булган бер вакыйганы рәсми власть хәтергә төшермәскә тырыша. Әмма дәүләт кадәр дәүләтнең социаль-икътисади корылышын тамырдан үзгәрткән һәм гади кешенең мөлкәткә булган мөнәсәбәтен формальләштергән колачлы эшләр эзсез югала аламы соң?

Төп җаваплылык - төбәк һәм урындагы властьларда

24 октября

Уфада үткән Совет утырышында Президент Владимир Путин җитәкчелекне халыктан килгән борчулы сигналларга “каты колаклы” булмаска чакырды

Хәбәр итүебезчә, 22 октябрьдә Уфада Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның күчмә утырышы үтте. Утырышны ил Президенты Владимир Путин ачты һәм алып барды. Президент, 2012 елның июнендә оештырылган Советның тәүге утырышында берлектәге эш планы билгеләнүен һәм аның төп юнәлешләре 2025 елга кадәр исәпләнгән Дәүләт милли сәясәте стратегиясендә чагылыш табуын ассызыклады. 2013-15 елларда аны тормышка ашыру буенча Хөкүмәтнең эш планы кабул ителгән. Русиядә яшәүче төрле милләтләрнең бердәмлеген, илнең этномәдәни үсешен ныгыту программасы эшләнүе турында да хәбәр итте Президент.

Хәл “авыр”, “кискен”, “упкын алдында”

24 октября

Уфада Идел буе федераль округының Наркотикларга каршы комиссияләре аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсе үтте

Быел июньдә Русия Президентына илдә наркотиклар таралуына каршы тору буенча эш торышы турында доклад әзерләнде. Ул төбәкләрдәге хәлне мониторинглау нәтиҗәләре буенча мәгълүматларга нигезләнде. Мониторинг ун күрсәткеч буенча үткәрелде, аңа ярашлы, Русиядә, шулай ук, Идел буе федераль округында, наркотикларга бәйле хәл “авыр” дип билгеләнде.

Русиягә Башкортстан тәҗрибәсе мөһим

23 октября

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт советы утырышының Уфада үтүе шуңа ишарә

Кичә башкалабыз Уфага Русия Президенты Владимир Путин килде. Аны Уфа аэропортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов каршы алды. Визит программасында Русия мөселманнары диния нәзарәтләре мөфтиләре белән очрашу, Үзәк диния нәзарәтенә нигез салынуга 225 ел тулуга багышланган тантанада катнашу, Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча советның күчмә утырышын үткәрү каралган. Уфадагы күчмә утырышның темасы “Русия субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: тәҗрибә һәм идарә механизмнары” дип билгеләнгән. Русия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган әлеге чарада ил төбәкләрендә дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Биредә, шулай ук, мигрантлар интеграциясе һәм социаль-мәдәни адаптациясе, шушы юнәлештәге этнологик мониторинг һәм кадрлар белән тәэмин итү, төбәкләрнең законнар кабул итү базасын камилләштерү турында сөйләшү булды. Утырышта федераль дәүләт власте органнары җитәкчеләре, бөтенрусия милли-мәдәни берләшмәләр, фәнни һәм экспертлар берлекләре башлыклары катнашты. Мәгълүм булуынча, Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр буенча Русия Президенты каршындагы Совет 2012 елның июнендә оештырылган иде. Совет эшчәнлеге илебездәге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы барлык проблемаларны тикшерә, өйрәнә һәм ил җитәкчелегенә үз тәкъдимнәрен әзерли. Әлеге Советның Башкортстанның башкаласында үтүе дә очраклы түгел. Республика милләтләр һәм конфессияләр арасында үзара яхшы мөнәсәбәтләр һәм дуслык, бердәмлек традицияләрен ышанычлы тәэмин итүче төбәкләрнең берсе булып кала

Хәстәрлектә үткән биш ел

23 октября

Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның кабул итү бүлмәсе ачылуга биш ел үтте. Шушы уңайдан Уфаның Яшьләр сараенда узган тантаналы чарада Дәүләт җыелышы -Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы депутатлары, дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре, республиканың җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Җыелучыларны популяр артистлар Айдар Галимов, Вәсилә Фәттахова, Геннадий Родионов котлады.

Үсеш тукталмаска тиеш

22 октября

Рөстәм Хәмитов Архангель районы җитәкчелеге һәм хезмәт коллективлары алдында шундый бурыч куйды

Архангель авылының 260 еллыгы уңаеннан биредә хоккей тартмасы булган универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты.

Власть мине шулай юк итәргә маташты

19 октября

Өченче буын зыялыны коррупцияләшкән бюрократиянең сындырырга теләве, аның, ут һәм су кичеп, сынмавы-сыгылмавы турында

Безнең илдә номенклатура машина­сының басымы астына эләгүдән Ходай сакласын, система изәчәк, җаныңны-тәнеңне гарипләндерәчәк һәм язмышыңны астын-өскә әйләндерәчәк. Мин психиатрия дәваханәсе газапларын үттем, әмма үз акылымда һәм кеше булып калалдым, анда күргәннәрне башкаларга теләмим. Барысы да 1999 елның 25 ноябрендә “Молодежная газета”да мәкаләм чыккач башланды. Гәзит укучыларны таныштыру максатында башта ул мә­ка­ләдән өзекләр китерәм.

Бүдәнә - файдалы кош

17 октября

“Кыдаш” хуҗалыгында өстәмә тармаклар барлыкка килде

Бүздәк районының “Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативы күптармаклы хуҗалык санала. Биредә басучылык һәм терлекчелек бертигез дәрәҗәдә үсеш алган. Әмма алар табышлы булсын өчен икътисадтагы хәзерге шартлар хуҗалык эшчәнлегендә яңа юнәлешләр сайларга мәҗбүр итә. Шуны күздә тотып, берничә ел элек “Кыдаш” елкычылыкка да махсуслашты, кымыз җитештерү белән шөгыльләнә башлады. Бу адым икътисади хәлне берникадәр яхшырту мөмкинлеге бирде, чөнки республика дәрәҗәсендәге “Елкычылык” программасында катнашу субсидияләргә, ташламалы кредитларга юл ачты.

Ашатсаң, арык ат та хәлләнә

17 октября

Аграр тармакны модернизацияләүгә нәрсә комачаулый? Башкортстан МТСлары эшчәнлеген ни өчен үзгәртергә тиеш?

БМО белгечләре фаразлавынча, 2050 елга дөньяда азык-төлек җитештерү күләмен әлегедән 60 процентка арттыру таләп ителә. Билгеле, мондый дәрәҗәгә ирешү өчен, иң беренче чиратта, заманча авыл хуҗалыгы техникасы кирәк. Кызганычка каршы, дөньядагы барлык сөренте җирләрнең 8,3 процентына (121,4 миллион гектар) ия булган Русия, 1990 елдан соң ит, сөт җитештерүне берничә тапкыр киметеп, төп туклану продуктларын чит илдән сатып ала башлады. Соңгы мәгълүматлар буенча, илебездә 46 миллион гектардан күбрәк сөренте җир файдаланылмыйча ята. Билгеле, мондый артка тәгәрәүнең төп сәбәпләренең берсе — авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүнең кимүе. 1990 елдан башлап, Русиядә тракторлар паркы — 2,8, ашлык комбайннары 3,1 тапкыр кимеде. Чагыштыру өчен: һәр гектар сөренте мәйданга Русиядә нибары 2 комбайн туры килсә, бу күрсәткеч Украинада — 7, Белоруссиядә — 8, АКШта —14 һәм Германиядә — 24 берәмлек.

Ике як өчен дә отышлы

12 октября

Казахстанда Башкортстан Республикасы көннәре үтте

9 октябрьдә Астана шәһәрендә Казахстанда Башкортстан көннәре үтте, анда Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә рәсми, гыйльми һәм эшлекле даирәләр вәкилләреннән торган делегация катнашты. Аның кысаларында “Башкортстан-Казахстан социаль киңлеге проб­лемалары һәм мөмкинлекләре” дип аталган “түгәрәк өстәл” үтте. Социологлар этник үзаң, милли толерантлык һәм социаль структуралар үсеше мәсьә­ләләре буенча уртак фәнни проектларны арытаба берлектә гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»