Көнүзәк

Ходай бүләгеме, әллә ләгънәтме?

14 ноября

Дөньяда нефть запасларының шактый өлеше мөселманнар күпләп яшәүче дәүләтләргә туры килә

Сер түгел, АКШ та, Көнбатыш Европа да халыкара террорчылыкны мөселманнар яшәүче дәүләтләр белән янәшә куеп карый. Бөек Британиягә, Германиягә һәм үсешкән башка илләргә кунакка килгән мөселманнарга аерым караш, аерым “игътибар” бирелә. Кыскасы, мөселман ул – террорчы, террорчы ул – мөселман, дигән төшенчә европалыларның канына сеңдерелә. Дөрес фикерме бу? Шул ук вакытта, Испаниядә, Төньяк Ирландиядә һәм Көнбатыш Европаның башка илләрендә дә террорчылар оешмалары бар. Аларда бер мөселман да исәптә тормый. Европа үзәгендә дә шартлаталар, аталар, үтерәләр. Ни сәбәпледер, бу хакта киңкүләм мәгълүмат чаралары берни дә дәшми. Соңгы елларда АКШ һәм НАТО гаскәрләренең, башлыча, мөселманнар күпләп яшәүче дәүләтләргә басып кереп, “тәртип урнаштыруы” да сәер күренеш. Кызганычка каршы, мондый сәясәт кире нәтиҗә бирә. АКШ “тәртип урнаштыргач”, Гыйракта ел саен бер гаепсез меңәрләгән кеше һәлак була. Ливиядә дә тыныч түгел. Иран белән Сирияне мондый язмыштан Русиянең мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү позициясендә каты торуы гына саклап калды. Ни өчен үсешкән илләр мөселманнар күпләп яшәүче дәүләтләрнең эчке сәясәтенә кысыла, басып керә? Күптән түгел Африкада Кения башкаласы Найробида террорчылар кулыннан 62 кеше үтерелде. Алар арасында Франция, Канада һәм Бөек Британия гражданнары да бар. Ни өчендер, бер генә АКШ солдаты да “кара континент”ка аяк басмады. Мондый хәл Иранда булса, нәрсә булачагын күз алдына китерергә мөмкин. Төньяк Ирландия террорчылары еш кына Бөек Британияне аякка бастырып тора. Шулай булса да, НАТО гаскәрләре бу кечкенә дәүләткә басып керми. Алар европалылар тарафыннан “Ирландия республика армиясе”, дип йөртелә. Янәсе, Көнбатыш Европада террорчылар юк.

Урманга аю гына хуҗа түгел

14 ноября

Тармак министрлыгының законлы таләпләре “Селена”ны Арбитраж судка алып килде

Республика урман хуҗалыгында “Селена” холдингы куәтле инвестицион проектларның берсен тормышка ашыручы буларак билгеле. Инвестицион проект кысаларында аңа Белорет урманыннан зур мәйдан бирелде. Кызганычка каршы, соңгы елларда “Селена” килешүдә каралган шартларны үтәми башлады. Күптән түгел “Кызыл таң” гәзите журналисты белән очрашуда тармак министры Рәҗәп Нәбиуллин, “Селена”ның инвестор буларак килешүдә каралганча тулы цикллы җитештерү белән шөгыльләнмәвен, бары тик агачны кисеп, чимал рәвешендә республикадан читкә озатуы турында җиткерде.

Акчаны санарга түгел, тотына белергә кирәк

13 ноября

Компьютерның нәрсә икәнен аңламаган педагогтан “модернизация” таләп итеп буламы?

Мәгариф системасын реформалау, педагогларның эш хакын арттыру һәм мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча кызу бәхәсләр әледән-әле кабатланып тора. Башкортстанда да бу өлкәдәге “оптимальләштерү” юнәлеше сәяси төс ала язып калды. Проблема җитәрлек. Әмма аларның барысы да Хөкүмәт ярдәменә генә бәйле микән? 2011-2012 елларда Башкортстанда гомуми белем бирү системасын модернизацияләү буенча комплекслы чаралар өчен бүленгән бюджет акчаларының ничек тотынылуыннан чыгып фикер йөрткәндә, мондый сорау һәркемдә туар иде.

Президент Үзәк урамны ачуны таләп итте

12 ноября

9 ноябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов М5 “Урал” федераль трассасыннан Уфаның Дим районына керү юлындагы Үзәк урамны автотранспорт йөрү өчен ачарга боерды. Автомобиль юлының 300 метр озынлыктагы участогы ремонт эшләренә бәйле рәвештә киләсе елның 20 июленә кадәр ябылган иде.

Бала-чага сугышса да, Президентны борчыйбыз...

12 ноября

Башкарма власть органнарының вазыйфа бурычларын тиешенчә үтәмәве республика җитәкчесенең дәүләт эшләренә каралган вакытын чикли

Узган атна республика тормышында вакыйгаларга бай булды. Дүшәмбедә ил күләмендә чагыштырмача яңа бәйрәм — Халыклар бердәмлеге көне билгеләнде. Җомгада Уфада Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көне уңаеннан республика җитәкчелеге катнашлыгында тантаналы утырышлар үтте. Атна арасында — 6 ноябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов 2011-12 елларда һәм агымдагы елның тугыз аенда Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган Хөкүмәт Президиумы утырышы үткәрде. 7 ноябрьдә республика җитәкчесе Бөекбритания делегациясен кабул итте. Шул ук көнне Рөстәм Хәмитов Мәгълүмат технологияләрен файдалану буенча Русия Хөкүмәте комиссиясенең видеоконференция режимында үткән утырышында катнашты. Шимбәдә исә республика башлыгы эш сәфәре белән Миякә районында булды. Әйтергә кирәк, әлеге чараларның һәркайсы республика тормышында нинди дә булса мөһим башлангыч, яңалык белән билгеләнде, һәркайсында Президент арытабангы үсешне, кешеләр мәнфәгатен күз уңында тотучы яңа бурычлар куйды. Шулай да бүгенге язмада югарыда телгә алынган чараларның эчтәлегенә тукталмыйча, Президент дәрәҗәсендәге эш булмаса да, республика җитәкчесен дә алынырга, җитди кисәтү ясарга мәҗбүр иткән ике вакыйгага аерым игътибар юнәлтмәкчебез.

“Алтын көз”нең алтын бүләкләре

06 ноября

Башкортстан агросәнәгатьчеләре мәртәбәле форумда быел да югары казанышларга иреште

Башкортстан җитештерүчеләре Мәскәүдә үткән “Алтын көз” XV Русия агросәнәгать күргәзмәсеннән зур җиңү белән кайтты. Республиканың агросәнәгать тармагыннан 40ка якын предприятие һәм оешма илебезнең мәртәбәле сәүдә-күргәзмә мәйданында үз продукциясен тәкъдим итте. Күргәзмәне оештыручылар казанышлары өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм “Пышка” компанияләре төркеменә Русия агрофорумының иң зур бүләген — Гран-при тапшырды.

Бетле “ПАЗик”ларга калдыкмы инде?..

31 октября

Җәмәгать транспортын 60-90 процентка яңарту таләп ителә

Шәхси автотранспортның елдан-ел арта баруы юлда уңайсызлыклар тудыра. Бу бигрәк тә мегаполисларда ачык чагыла. Безнең республикада гына да шәхси транспортның ел саен 30-35меңгә артуы күзәтелә. Шул сәбәпле, юл тыгыннарында барлык төр автотранспорт пассажирлары җәфа чигә. Искергән, таушалып беткән җәмәгать транспортында йөрүчеләр аеруча интегә. Үзе бер зур шәһәргә тиң Сипайлово бистәсендә тыгыннар барлыкка килгәнгә дә биш-алты ел үтеп киткәндер. Моңа кадәр Сипайловодан Уфаның үзәк урамнарына кадәр “гармошка”лы “Икаруслар”да да 20 минутта барып җитәргә мөмкин иде. Бүген шушы араны иртән һәм кичен үтү өчен бер сәгатькә якын вакыт таләп ителә. Монысы әле теге шашып җилдерүче “ГАЗель”, “ПАЗик”­ларга эләксәң. Үземнең “Башавтотранс” автобу­сында кыш көне ике сәгатькә якын эшкә барган чаклар да булды. Һәм бу һәрвакыт халык белән шыгрым тулы автобусларда.

Юл салуга дигән акчаны - кесәгә

30 октября

Полиция Кушнаренко районында урау юл төзү өчен бүленгән 43 миллион сумны урлау очрагын ачыклаган. Бу җинаятьчел эшчәнлектә “ДорТрансСтрой” җәмгыяте директорына һәм тагын өч кешегә шик белдерелгән. Дәүләт контракты шартларын бозып, азрак күләмдә һәм арзанрак төзелеш материаллары кулланылуы ачыкланган. Заказчы булган Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль магистрале идарәсенә эшләрнең тулы күләмдә һәм сыйфатлы итеп башкарылуы турында ялган документлар кертелгән.

Ике процентлы хәстәрлек

26 октября

Кем кемгә ярдәмләшә: балалар әти-әниләренәме, әллә ата-ана балаларынамы?

Өлкәннәр көне алдыннан күптәнге танышым Мансур бабайны бәйрәм белән котлыйм дип кердем. “Кире кагу кабул ителми, ризыктан өстен булма, — дип, өстәл артына утыртты. Аңа инде 75 яшь, моннан берничә ел элек операциядән мантый алмыйча, карчыгы дөнья куйды. Ике бүлмәле фатирда ялгызы яши, балалары килеп йөри. Мин барганда да алты яшьлек оныгы Марат анда иде. “Бакчага юньләп йөри алмый, чирли, хәзер әнкәсе килеп алырга тиеш”, диде бабай, оныгын да ашарга утыртып. Без чәй эчкән арада, чыннан да, бабайның кызы Клара килеп җитте һәм, өстәл артына утырып та тормыйча, Марат белән дәваханәгә чыгып йөгерде. Бабай, йөгерә-йөгерә бер олы сумкага азык-төлек тутырып, кызының кулына тоттырды: колбасасын да салды, сыр, йомырка, печеньеларын, банан, алма ише җимешләрен дә. Тегесе: “Кирәкми, әткәй”, — дип караса да, “Ал, Маратка витаминнар кирәк!” дип үзенекендә торды. — Хезмәт хакы бөтенләй юк. Ире Себердә йөри, икешәр ай эшләп кайта, юньләп түләмиләр. Хәзер җайлаштылар бит: хезмәт хакының яртысы — “ак”, яртысы – “кара”. Ягъни, конверт белән генә бирәләр. “Законныен” да өчәр ай тоткарлыйлар, ә конверттагысына ышаныч бөтенләй юк, яртышар ел түләмичә, кешенең эштән киткәнен көтәләр. Киттеме, бөтенләй бирмиләр, — дип ачынды бабай. — Клара үзе китапханәдә эшли, тугыз мең сум ала, адәм көлкесе. Ул акчага ничек яшәмәк кирәк?! Өч бала: берсе — студент, берсе — мәктәптә, берсе менә бакча яшендә. Интегәлә-ә-ә-әр! Фатирга түләүләр җыела да китә, юньләп ит күргәннәре юк. Ә бит эчеп йөри торган гаилә түгел, эшләп-эшләп тә җиткерә алмыйлар. Кияү заводта эшли иде, өч ел элек кыскартуга эләкте. Бер рәхәт күрмиләр. Яшьләр бит әле, шулай да бер җиргә чыкканнары юк, кунакка йөрешмиләр, кунакка барырга да кәеф булуы, күчтәнәче кирәк бит! Кино, концерт-театрны сөйләмим дә инде. Пенсия килсә, шуларга тотам. Әле җитмәсә, хөкүмәт, балалардан безгә салым түләтмәкче булып, яңа закон чыгарып ята. Нәрсәсе белән түләсен ул аны?! Тәүдә хезмәт хакын арттырырга кирәк!

Бер тапкыр төзе һәм... гомер буе җәфалан

26 октября

Ни өчен Уфада инфраструктура ягыннан уңайсыз объектлар сафка кертелә?

2012 елда Уфада Комсомольская һәм СССРның 50 еллыгы урамнары киселешендә “Июнь” сәүдә-күңел ачу комплексы сафка керде. 42 мең квадрат метр мәйдандагы объектта 1300 яңа эш урыны булдырылды. Янәшәдә генә 700 урынга автостоянка да төзелде. Быел исә башкаланың Бельская урамында “Лента” гипермаркеты ишекләрен ачты. 7500 квадрат метрдагы объект 300 кешене эшле итте. 400 автомобильгә исәпләнгән стоянка да бар. Әлбәттә, бу объектлар – төбәккә инвестицияләр җәлеп итүнең ачык мисалы. Уфалылар, килгән кунаклар өчен күңел ачу, ял итү урыннары арту куанычлы күренеш. Шул ук вакытта, сафка кергән объектлар мәшәкать тә өстәде. Алар Уфада юл тыгыннарын тагын да арттырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»