Көнүзәк

Хөрмәт зур, хезмәт хакы гына ташка үлчим...

27 ноября

Кичә Профсоюзлар йортында Башкортстан Республикасында социаль хезмәттәшлекне үстерүнең 20 еллыгына багышланган чаралар кысасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясенең күчмә утырышы үтте. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова алып барды.

Чиратта авиация компанияләреме?

26 ноября

Казан аэропортындагы фаҗигагә бәйле Премьер-министр Дмитрий Медведев тармакта пассажир ташучылар эшчәнлеген оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты

17 ноябрь кичендә Казан аэропортында булган фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Мәгълүм булуынча, “Татарстан” авиакомпаниясенең Мәскәү — Казан маршруты белән очкан Boeing-500 самолетының җиргә тәгәрәве нәтиҗәсендә 50 кешенең, шул исәптән 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Әлеге коточкыч фаҗигагә бәйле 18 ноябрь Татарстанда Матәм көне дип игълан ителде. Атна буе фаҗига урынында эш алып барылды. Беренче тәүлектә коткаручылар самолет төшеп шартлаганнан соң чыккан янгын белән көрәшсә, арытаба аэропортны гадәти эш рәвешенә кайтару, һәлак булучыларның гәүдә фрагментлары буенча аларның шәхесен ачыклау, фаҗига сәбәпләрен тикшерү җәһәтеннән колачлы эш җәелдерелде. Фаҗига нәтиҗәләрен бетерүгә җәмгысы 1200 кеше һәм 150 берәмлек техника җәлеп ителде.

Ыңгырашып ава агач, кеше битараф булгач...

23 ноября

Республика урманнарында елына 1 миллион кубометр чимал калдыгы хасыйл була Илебездә экология, әйләнә-тирә­лек сафлыгы проблемалары кискен ноктага якынлашты. Әлеге мәсьәлә буенча октябрьдә Дәүләт думасы утырышындагы фикер алышулар, кызу бәхәсләр дә раслый моны. Экологик хәвефсезлекне тәэмин итүдә табигый байлыкларыбыз — урманнар мөһим урын тота. Кызганычка каршы, соңгы елларга кадәр урман экологиясе, табигый хәзинә­ләребезнең икътисади мөмкин­лек­ләре турында ил хөкүмәте дәрәҗә­сендә җитди сөйләшү булмады диярлек. Кабул ителгән дәүләт программалары да, нигездә, яңа җитеш­терү куәтләре төзү, инвесторлар җә­леп итү, чималны үзебездә эшкәртү мәсьәләләре белән чикләнде.

Безнең аракы дөнья базарына чыкты, кабып куярдае гына күренми...

21 ноября

Продукциянең, товарның сыйфатын күтәрү өчен “Иң яхшы товар” бәйгеләре үткәрү генә аз

Берничә көн элек республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгында үткән чарада быелгы “Русиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаганнар бүләкләнде. Берничә номинация буенча үткән әлеге бәйгедә Башкортстанның 58 предприятиесе 101 товар һәм хезмәт күрсәтү төрен тәкъдим итте. Федераль конкурста уңышлы чыгыш ясаганнар арасыннан 35 төрдәге продукция — лауреат, алтысы дипломат исемен яулады.

Минут саен 13 гомер өзелә...

20 ноября

Водительләргә дә, җәяүлеләргә дә, тәү чиратта, әхлакый тәрбия җитми

Быел ун айда Башкортстанда 4075 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 581 кешенең гомере өзелгән һәм 5091е җәрәхәтләнгән. Юллардагы күңелсез вакыйгаларны киметү максатында нинди чаралар күрелә? Вакыйга урыныннан качкан водительләрне ничек эзләп табарга? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көненә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта да сүз барды.

Фаҗигагә бәйле эш дәвам итә

20 ноября

Хәбәр итүебезчә, Казан аэропортындагы авиаһәлакәт нәтиҗәсендә “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг-737” самолетында Мәскәүдән Казанга очкан 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды. Алар арасында Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов та бар. Самолетта аның хатыны булу турындагы мәгълүмат расланмады.

Капиталь ремонт - дәүләт һәм гражданнарның берлектәге эше

20 ноября

Безне күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өлкәсендә үзгәрешләр көтә. Бу эшләрне Русия Президенты Владимир Путин карарына ярашлы оештырылган Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды оештыра. Үзгәрешләр уңаеннан бәхәсләр күп, тик бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: реформага бик җаваплы караганнар, власть ачык, төгәл эш итә. Реформаны халык белән власть бергә алып барырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалык тармагының көндәшлеккә сәләтле була алуы, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты гражданнарның үзләреннән тора. Үз өстеңә җаваплылык алырга, үз проблемаларыңны үзең хәл итәргә теләмәү капиталь ремонт өлкәсендәге үзгәрешләрне тоткарлаячак.

Аграр секторга ярдәм булачак

19 ноября

Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Чишмә һәм Дәүләкән районнарында сәфәрдә булды. Республика җитәкчесе предприятиеләр эшчәнлеге, авыл хуҗалыгындагы казанышлар белән танышты, социаль объектларда булды. Чишмә районының Мәдәният сараенда Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган күргәзмә карады. “Чишмә” җәмгыяте стенды янында Президент көнбагыш уру барышы белән кызыксынды. Җәмгыятьнең генеральный директоры Айдар Якупов бүгенге көнгә бу культураның 80 проценты җыеп алынуын хәбәр итте. Тагын 2-3 атнадан эш тулысынча төгәлләнәчәк. Предприятие 240 мең тонна көнбагыш хәзерләгән, тагын 150 мең тонна хәзерләргә кирәк, һәм завод киләсе ел уңышына кадәр чимал белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Рөстәм Хәмитов көнбагыш маен сатуда авырлыклар булу-булмавы белән кызыксынды. “Чишмә” маена бөтен Русиядә һәм БДБ илләрендә ихтыяҗ бар, продукциянең зур булмаган партияләре чит илләргә дә озатыла икән. Предприятие даими үсештә. Соңгы алты елда производствоны үстерүгә 3,2 миллиард сум инвестицияләнгән. Быел салынган акчаның күләме 700 миллион сумнан артып киткән. Предприятие “Разгуляй” компанияләре төркеменә керә. Республика җитәкчесен Чишмә шикәр заводы (“Сигма” компаниясе) продукциясе белән таныштырып, предприятие директоры Эльмир Асаев шикәр чөгендере казып алуның төгәлләнүен белдерде. Барлыгы 500 мең тонна татлы тамыр хәзерләнгән, бу чималдан 55 мең тонна шикәр җитештереләчәк.

Исем белән бергә җисем дә үзгәрмәсме?

19 ноября

2015 елдан Башкортстанда “президент” атамасы тарихта калачак

Узган атнада республиканың Конституцион суды Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте. Ул проекттагы төп үзгәреш “Башкортстан Республикасы президенты” төшенчәсен гамәлдән чыгарып, аны “Башкортстан Республикасы башлыгы” дигән атама белән алыштыруны күз уңында тота. “Русия Федерациясе субъектларында законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма дәүләт власте органнарын оештыруның гомум принциплары турында” 2010 елның 28 декабрендәге редакциядәге Федераль законга ярашлы, 2015 елга кадәр барлык субъектларда да “президент” атамасы башка сүз белән алыштырылырга һәм төбәк конституцияләре федераль канунияткә яраклаштырылырга тиеш. Шул рәвешле, республиканың Конституцион суды тәкъдим иткән закон проектында Башкортстан Конституциясенең беренче өлешендәге 1нче бүлегенең 6 статьясына һәм 11нче бүлегенең 123 статьясына үзгәрешләр кертелә. Әмма әлеге закон проекты депутатлар каравына чыкканчы 50 меңнән дә аз булмаган сайлаучының яклавын табарга тиеш.

Михаил Бабич: “Кроношпан” тирәсендәге ыгы-зыгы нигезсез”

16 ноября

Русия Президентының контроль идарәсе һәм Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты Уфа янында “Кроношпан” заводы төзү ни дәрәҗәдә нигезле булуын тикшерде. Ревизорларның килүе инде берничә ай дәвамында завод төзелешенә каршы чыгыш ясаучы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле. Тулы вәкаләтле вәкил аппаратына хәлне контрольгә алу йөкләтелгән. Эшләр торышы турында “ФедералПресс.Приволжье” хәбәрчесенә Михаил Бабич җиткерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»