Көнүзәк

Уңышның язмышын төзек техника хәл итә

11 декабря

Аны яңарту – вакыт таләбе

Шушы көннәрдә Бүздәк районында үткән республика семинар-киңәшмәсендә техниканы кышкы саклауга кую, 2014 елгы язгы басу эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралды. Аның эшендә тармак министрлыгы хезмәткәрләре, “Башсельхозтехника” предприятиесе белгечләре, машина-технология станцияләре директорлары, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм баш инженерлары, ремонт хезмәте күрсәтүче предприятиеләр директорлары катнашты.

Алексей Егоров: Коррупция җиһанда гына юктыр ул

10 декабря

Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Егоров белән әңгәмә

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәте 1937 елда оештырыла. Шул рәвешле хокук саклау органнары халык мөлкәтен урлаучыларга каршы каты көрәш ача. ОБХСС дигән сүз ул вакытта күпләрне калтыранырга мәҗбүр итә иде. Узган гасырның туксанынчы елларында әлеге орган Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге дип үзгәртелде. Бурычлар шул килеш калды — гражданнарның һәм дәүләтнең икътисади хәвефсезлеген саклау. “Тимер пәрдә” ишелеп төшү белән икътисади җинаятьләрнең яңа төрләре барлыкка килде. Моңа кадәр ишетелмәгән сүз — коррупциягә каршы көрәш хәзер бүлек хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе. Мошенниклык, банкротлык, риэлтор афералары, ялган акча ясау, ришвәт алу, уен бизнесы, компьютер технологияләре өлкәсендә хокук бозулар — бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләгән көннәрдә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Егоров белән шушылар турында сөйләшәбез.

Бер ел калды. Әзербезме?

07 декабря

ИТАР-ТАССта үткән матбугат конференциясендә 2015 елда Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек мәсьәләләре каралды

Мәгълүм булуынча, 2015 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) дәүләт җитәкчеләренең һәм БРИКС хөкүмәтләренең совет утырышы үтәчәк. Әйткәндәй, БРИКСка тиз үсешүче Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикалары керә. ШОС әгъзалары — Русия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Чарага бик күп кунаклар, шул исәптән бер меңнән артык журналистның килүе көтелә. Дөнья күләмендәге вакыйгага әзерлек ничек бара? Уфада яңа кунакханәләр төзеләме? Сафка кергән яңа объектларны чарадан соң нинди язмыш көтә? ИТАР-ТАССның Башкортстандагы төбәк бүлекчәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Сикергән хакларга - “тышау”, азган түрәләргә - богау...

05 декабря

Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерә. Сүз домкомнар оештыру турында гына бармый. Коммуналь түләүләр хакы ай саен гаҗәпләндерә. Утка, суга, газга һәм башка хезмәтләр өчен түләү дә катлаулы, чөнки коммуналь түләүләрне бөтен банклар да кабул итми. Хезмәтләндергәннәре процентын каерып ала. Мәсьәләне ничек хәл итәргә? Кайчан бөтен банклар да коммуналь түләүләрне процентсыз ала башлаячак? Дәүләт җыелышы-Корылтайда үткән “түгәрәк өстәл”дә сүз шул хакта барды.

Хуҗалыклар ныгый, социаль мәсьәләләр хәл ителә

03 декабря

30 ноябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Зианчура һәм Күгәрчен районнарында социаль инфраструктура объектларында, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Исәнгол авылында республика башлыгы 140 урынга исәпләнгән балалар бакча­сының төзелеш мәйданчыгын карады. Мәктәпкәчә учреждение республиканың инвестицион программасы кыса­ларында төзелә. Бу максатка 23 миллион сум акча бүленгән. Объект киләсе елга ачылачак. Республика Президенты авылның балалар бакча­сындагы өстәмә урыннарга ихтыяҗы булу-булмау белән кызыксынды. Хакимияттән вәкилләр белдерүенчә, балалар бакчасы сафка кертел­гәннән соң мәктәпкәчә учреж­дениеләргә чират мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк. Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Ишемгол авылындагы гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Биредә 130дан артык бала укый, 24 педагог эшли. Шулай ук уку йортының 20 урынга исәпләнгән интернаты бар, анда өч авылдан йөреп укучы балалар яши. Мәктәпнең ике филиалы бар. 1969 елда ачылган уку йортына ремонт таләп ителә. 44 ел эчендә бина нык искергән. Укытучылар белән сөй­ләшкәндә Президент мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсен республиканың Финанс министрлыгы белән киңәшләшеп хәл итәргә кирәклеген әйтте.

Кантюковканың канлы яралары

30 ноября

Башкортстанга техноген хәвеф яный түгелме?

Бөтен Җир шарында нефть һәм газ чыганаклары өчен көрәш кенә түгел, сугыш барган бер мәлдә бездә, “кара алтын” өстендә яшәп тә, шушы байлыкны биргән табигатькә, анда яшәүче кешеләргә карата хәстәрлекле караш һәм кайгыртучанлык әле булса һаман тиешле дәрәҗәдә күрсәтелми. Киресенчә, шушы бәрәкәтле җирләрне пычрату һәм яраксызга әйләндерү дәвам итә. Моны Кантюковка авылы янындагы нефть калдыкларыннан барлыкка килгән күл-буалардан һәм мазут бәреп ятучы чишмәләр мисалында күрергә мөмкин. Шушы нефть шламы күлләреннән төбәкнең кан тамыры булган Агыйдел елгасын нибары 5-6 чакрым ара аера. Бу иртәдә җиргә куе томан сарыган иде. Хәтта Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләренең ут бөркеп утыручы торбалары гына түгел, юл читендәге төзелешләр дә күренми иде. Шуңа авыл Советы урнашкан Наумовкага борылышка без Ырынбур трактыннан сәрмәп-сәрмәп кенә диярлек табып кереп киттек. Аның каравы, авылга илтүче көзге кебек асфальт олы юлдагыдан күпкә яхшырак. Тигез юлдан ике чакрым араны сизми дә уздык. Шушы юлыбыз бизәкле тимер капкага килеп терәлде. Авыл хакимияте башлыгы Виктор Тупичкин белән күрешеп танышканчы томан пәрдәсе бераз ачыла төште. Безнең алда шәһәр тибындагы төзек һәм чиста поселок пәйда булды. Бу авыл – совет чорының авылны шәһәргә якынлаштыру буенча сәясәте чагылышы. Янәшәдә генә ике-өч катлы торак йортлар, мәктәп, участок дәваханәсе, мәдәният йорты күренә, биредә үк Стәрлетамакның авыл хуҗалыгы техникумы һәм Инвалид балаларны реабилитацияләү үзәге урнашкан. Авылның үз пекарнясы бар, кафелар ачыла башлаган, мәчет бинасы күтәрелеп килә, шәхси секторда төзелеш гөрләп тора.

Төбәк бренды бал түгел, булдыклылык булсын

28 ноября

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасын ил һәм халыкара дәрәҗәдә таныту концепциясен кабул итү турында Хөкүмәт Президиумы утырышы үткәрде. — Безнең максат — республиканы нәтиҗәле үсешкән һәм ил, дөнья икътисадында үз урыны булган төбәкләрнең берсе буларак күрсәтү. Русия төбәкләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлек итүне үстерергә кирәк. Башка төбәкләр безнең намуслы һәм ачык булуыбызны күрергә тиеш. Моның өчен республика брендын булдыру мотлак. Әмма, тәү чиратта, республика үзебезнең халыкта яшәү өчен уңайлы, үсешкән төбәк буларак билгеләнсен иде. Һәр тармакның эш нәтиҗәсен кешеләр ышанычы күрсәтә. Әлегә безнең халык республикадагы барлык уңай үзгәрешләре турында да хәбәрдар түгел. Бу җәһәттән, республиканың истәлекле урыннары, югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләре турында тапшырулар, фильмнар төшерү урынлы булыр иде, — диде Рөстәм Хәмитов.

Акланырга нигез калмады

28 ноября

Агымдагы елда илдә сөт җитештерү күләме былтыргыдан 10 процентка азрак булачак, дип фаразлана

Октябрь аенда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Воронеж өлкәсендә сөт терлекчелегендәге мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Мәсьәләнең дәүләт дәрәҗәсенә чыгарылуы очраклы түгел. Чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүендә терлекчелек 2012 ел күрсәткечен 5 процентка киметкән бердәнбер тармак булды. Шул ук вакытта, базарда чит илләрдән кертелгән сөт продукциясе күләме арта. Гыйнвар-август айларында, мәсәлән, әлеге күрсәткеч 5 миллион тоннага якынлашкан. “Башинформ” агентлыгында күптән түгел үткән матбугат конференциясендә Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко да, илдә сөт җитештерү күләменең быел былтыргыдан 1 миллион тоннага азрак булачагын фаразлады. Аның сүзләренә караганда, продукциянең 10 процентка кимүе илне 2003 елгы, ягъни, 10 ел элек булган күрсәткечкә төшерәчәк.

Дуслашасызмы, хушлашасызмы?

28 ноября

Уфада “Гражданлык-хокукый бәхәсләрне көйләүнең альтернатив ысуллары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Тәү карашка катлаулы гына тоелган бу тема артында гади эш ята: судка кадәр якларны дуслаштыруның, ягъни медиация хезмәтенең эшен җайлау. Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы, Медиаторлар гильдиясе үткәргән бу чарада законнар чыгару, башкарма власть органнары вәкилләре, эшкуарлар, юристлар, медиаторлар катнашты, видеоэлемтә аша Русия Арбитраж суды судьясы Анатолий Бабкин чыгыш ясады. Чараның максаты — медиацияне гамәлгә кертү, гражданнар аның белән файдалана башласын өчен ниләр эшләргә кирәген ачыклау.

“Тамьян -Таймаска таяндым – көпә-көндез таландым...”

27 ноября

Бишбүләк районының Конаккул авылы фермеры, уңай эшчәнлеге белән районда шактый зур абруй яуларга өлгергән “Игенче” крестьян хуҗалыгы башлыгы Фәнүр Биктимеров “Кызыл таң” редакциясенә аңлау һәм яклау сорап мөрәҗәгать итте. Фәнүр Вәкил улы — гади һәм гадел авыл егете. Җиде балалы күмәк гаиләдә тәрбияләнеп, кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсә. Әтисе — колхозда алдынгы тракторчы, әнисе Рәшидә апа уңган чөгендерче була. Алар күптән инде хаклы ялда. Улларының авылда төпләнеп, энеләре Фәнзил белән Рамилгә, Рима апасына таянып, үз эшен оештыруына, туганнарын гына түгел, дистәләгән авылдашын да эшле һәм ашлы итеп килүенә, бик тә тәүфыйклы балалар үстерүенә куанып яшиләр. Билгеле инде, балаларының һәр эшенә сөенгән кебек, һәр хәсрәтенә көенергә дә туры килә ата-анага.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»