Көнүзәк

Барысына да хәмер гаепле

21 декабря

(Белоретта булган хәлләр)

Кафега барып ару гына сыйланганнан соң бер яшь кенә кыз ике егетне үзенең машинасында төнге урам буйлап “катать итмәкче” була. Танышлар тәмәке алыр өчен кибет янында туктатырга кушалар. Шул вакыт руль артындагы бик айнык булмаган водитель янына юл-патруль хезмәткәрләре килеп баса. Үзләренең машинасында аннан сорау алган арада теге егетләр кызның караучысыз калган автомобилен кабызып алып китә. Бераздан салоннан автомагнитола белән банк карталары салынган сумканы эләктереп, машинаны Октябрьский поселогы янында ташлап калдыралар. Полицейскийлар аларның эзенә төшкән: 17 һәм 18 яшьлек белоретлыларны суд көтә.

Малга түгел, хуҗасына закон кирәк

19 декабря

Хуҗасыз мал көтүләре дистәләрчә юл-транспорт фаҗигасенә китерде. Алар йөзләрчә гектарда ашлыкны юк итә. Моңа кем чик куярга тиеш?

Авылда мал асрау отышлы, әмма, ул зур көч һәм мөмкинлекләр дә таләп итә. Республиканың бер төбә­гендә сыер маллары иртә яздан көзгә кадәр табигый көтүлекләрдә йөрсә, икенчеләрендә халык аларга азыкны елга-күл буйларыннан, урман аланлыкларыннан хәс­тәр­ләргә мәҗбүр. Ничек кенә булмасын, иркендә асралган малларның проблемалары да күбрәк. Чәчүлекләргә зыян китерү, йорт хайваннары арасында төрле инфекцион авырулар таралу, маллар сәбәпче булган юл-транспорт фаҗигаләре – болар һәммәсе дә бу өлкәдә катгый законнар булдыруны таләп итте. 2011 елда “Башкортстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы маллары көтүне тәртипкә китерү турында” закон кабул ителгән иде. Ул моңа кадәр үзагышка куелган мал көтү тәртипләрен көйләү юнәлешендә четерекле сорауларга нокта куярга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, узган ике ел дәва­мында әлеге закон үзгәрешләр һәм өстәмәләр кирәклеген дә күрсәтте. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында шушы мәсьәлә каралды.

Иномаркаң таможня үткәнме?

19 декабря

Быел республикада таможня бәясен түләмичә Европадан, күбесенчә Литвадан кайтарылган 47 автомобиль тартып алынды. 24,2 миллион сум түләнмәве турындагы материаллар чик буе таможняларына җибәрелде.

Уртак фикергә килделәр

19 декабря

Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы республикада эре урман эшкәртү предприятиеләрен булдыру мөмкин­ле­клә­рен тикшерде. Дискуссия мәйданына муниципалитетлар, министрлыклар вәкилләре, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге экспертлары чакырылган иде. Бу юнәлештәге предприятиеләр төзелешенә каршы булган җәмәгатьчелекнең мәнфәгатьләрен Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эдуард Мостафин яклады.

Һәр адым канәгатьлек бирә

18 декабря

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белән әңгәмә

— Ленара Хәкимовна, узып баручы ел нәрсәсе белән исегездә калды? Нинди уңышларыгыз белән уртаклаша аласыз, нинди яңалыклар булды, нинди программалар эшләп китте? — Елның иң зур нәтиҗәсе итеп безнең өлкәгә мөнәсә­бәтнең үзгәрүен атар идем. Без ел дәвамында халыкны социаль хезмәтләндерү нигез­ләре турында федераль закон тексты өстендә эшләдек, дисәм, һич арттыру булмас. Анда яңалыклар бик күп, шул исәптән бизнес тарафыннан социаль хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә. Министрлык дәүләт-шәхси партнерлык идеясен алга сөрә. Бу киләчәк өчен эш. Без бит барыбыз да өлкәннәр өчен пансионнарны хезмәтләндерүнең дөнья стандартлары дәрәҗә­сендә булуын телибез.

Изгелек кыл халкыңа

17 декабря

Быел бу абруйлы бүләккә Башкортстан Мәдәният министрлыгының ТЮРКСОЙдагы вәкиле, тарих фәне кандидаты Әхәт Салихов лаек булды. Республикада үткән Акмулла көннәре кысасында Миякә җирендә оештырылган традицион очрашуга Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, язучы һәм журналист, Мифтахетдин Акмулла, Һәдия Дәүләтшина исемендәге премияләр лауреаты Факил Морзакаев, галим Әхмәт Дәүләткулов, Мәдәният министрлыгының бүлек начальнигы Алсу Сиргалина һәм башка кунаклар килде.

“Урындагы власть халыкка якын булырга тиеш”

14 декабря

Русия Президенты Владимир Путин халык белән сәясәт арасындагы киртәләрне бетерү кирәклегенә басым ясады

12 декабрьдә Русия Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулды. Быел да шушы көнне Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка чираттагы, ә гомум алганда унынчы юлламасын җиткерде. — Конституция процессын тәмамланган дип кабул итәргә ярамый, чөнки көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен Төп законга даими үзгәрешләр кертү мөһим, — диде ул чыгыш башында. Төп законга Югары һәм Арбитраж судларны берләштерү буенча үзгәрешләр кертү бу өлкәдәге ике яклы карар кабул итүне бетерүгә ярдәм итәчәк. Президент җәмгыятьне дә законнар чыгару системасына актив кушылырга чакырды, моның өчен тәкъдим ителгән инициативаларның гамәлгә ашуын гражданнар күзәтә алырлык система механизмы төзелергә тиеш. Бу җәһәттән Президент Иҗтимагый палатага закон проекты әзерләргә тәкъдим итте. — Урындагы үзидарәдәге киеренкелекне бетерергә вакыт. Җитәкчеләрнең бер урыннан икенчесенә күчеп утыруы күп вакыт аңлашылып бетми. Сәясәткә бар яклап та әзерлекле, инициативалы кешеләр кирәк. Һәр төбәктә мондый кешеләргә сәяси баскыч буенча күтәрелү мөмкинлекләре тудырылсын иде.

Хокук бозу юк

14 декабря

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының эшче төркеме утырышында чыгыш ясап, Госстройнадзорның Башкортстан буенча идарәсе начальнигы Шамил Галиев “Кроношпан” предприятиесе төзелеше вакытлыча тукталды, дип хәбәр итте. Әле биредә бюджет мәсьәләләре, проект документациясе, экспертлар нәтиҗәсе буенча тикшерүләр бара. Эшче төркемгә тулы вәкаләтле вәкил аппараты, федераль властьның төбәк органнары һәм Башкортстан вәкилләре кергән.

Максат зурдан, ә мөмкинлекләр бармы?

12 декабря

Быел республикада 2 миллион 470 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак

10 декабрьдә Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән республика Хөкүмәте Президиумы утырышында агымдагы елда торак төзүнең якынча йомгаклары каралды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. — Торак төзү буенча без Идел буе федераль округында алдынгылар сафында. Бүгенге көнгә 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 13 процент. Сафка баскан торакның 78 проценты шәхси төзелешкә туры килә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бер кешегә исәпләгәндә торак белән тәэмин ителү күрсәткече ул кадәр югары түгел. Русиядә бу күрсәткеч буенча без уртада. Быел бер кешегә исәпләгәндә якынча 0,52-0,53 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Гамәлдә исә бер кешегә бер квадрат метр төзеп, торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә мөмкин. Ләкин сорау туа: кешеләрнең бу кадәр торак сатып алырга мөмкинлеге бармы соң? Ихтыяҗ зур булганда торак җитмәү бәяләрнең үсүенә китерә. Бүген күпләрнең фатир сатып алу һәм йорт төзү мөмкинлеге юк. Уртача керемле кешеләр дә моңа ирешә алмый. Торак байлыкка әйләнә. Болай булырга тиеш түгел. Күпләр бер-ике ел гына түгел, ә дистә еллар тулай торакларда яши. Бик күпләренең инде оныклары бар. Бездә 90 меңгә якын кеше торакка чиратта тора. Рөстәм Хәмитов республикада торак белән тәэмин итү өлкәсендә күрелгән чараларга тукталды. Торак төзелешенә һәм сатып алуга чыгымнарны субси­дия­ләү буенча социаль программа гамәлгә ашырыла. Агросәнәгать комплексы, социаль өлкә, авылда яшәүче һәм эшләүче яшь белгечләр өчен социаль түләүләр торак бәясенең 70 процентына кадәр җитә. Эконом класслы торак алганда кредитларның бер өлеше субсидияләнә. Яшь гаиләләргә һәм укытучыларга ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан да күбрәк, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче 12 меңнән артык гаиләгә бушлай җир участогы бирелгән.

Бәяне базар көйлиме, әллә монополистмы?

12 декабря

Йомырка бәяләре артуга да... катлаулы һава торышы гаепле икән

Тавык йомыркасына бәяләрнең кинәт күтәрелүе соңгы айларда сәүдә нокталарындагы киеренкелекне тагын да көчәйтеп җибәрде. Баштарак хаклар үсүне җитештерүчеләрнең алдан сүз куешып эшләнгән чарасы дип аңлаттылар. Аннары, ил ихтыяҗын канәгатьләндерерлек мал һәм кош-корт азыгы хәзерләнүгә карамастан, сәбәпне корылыкка япсардылар. Ярый әле авыл бар акланырга! Кызганычка каршы, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2013 елда тавык йомыркасы җитештерүне былтыргы дәрәҗәдән ике процентка кимиячәген фаразлый. Министр урынбасары Дмитрий Юрьев күптән түгел агроинвесторлар конференциясендәге очрашуда шулай дип белдерде. Әлбәттә, бу инде ихтыяҗ артачагын һәм шул рәвешле хаклар үсәчәген алдан кисәтеп куюны аңлата. Йомырка җитештерүнең дәүләт дәрәҗәсендәге проблема булып күтәрелүе нәрсәгә бәйле? Әлеге продуктка хаклар арту вакытлыча гына булырмы, әллә дәвам итәрме? Йомырканы сәүдә нокталары ихтыяҗына җитәрлек җитештерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»