Көнүзәк
Геройлар Президентта кунакта
28 декабряКичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстанда яшәүче бер төркем Социалистик Хезмәт Геройлары белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнашты. Президент Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган хезмәт батырларын Яңа ел белән котлады. — Рөстәм Зәки улының ел тәмамланганда җәмәгать оешмалары вәкилләре, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр белән очрашуы матур традициягә әверелде, — диде үзенең чыгышында республиканың Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Марат Муллагалләмов. — Президентның өлкән буын вәкилләре белән шулай күзгә-күз очрашып, алар белән киңәш коруы аеруча игътибарга лаек. Мондый чаралар республикада сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны үстерүгә дә ярдәм итә. Президент безне ишетә һәм тыңлый. Ветераннар мәсьәләсе Президентның алдагы көнне генә бәян ителгән Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да ачык чагылды. Президент кунакларны республиканың социаль-икътисади хәле һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Ул республикада өлкән яшьтәгеләрнең, сугыш һәм хезмәт ветераннарының яшәеше һәрвакыт дәүләт сәясәтендә өстенлекле булуын билгеләде, аларның яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә өлеше зур булуын ассызыклады.
Төзергә, төзергә һәм төзергә!
28 декабря26 декабрьдә Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән утырышта гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды һәм 2017 елга кадәр аны хәл итү юллары билгеләнде.
Икеләтә куанычлы вакыйга
26 декабряКичә Уфаның “Инорс-4” микрорайонында 415 гаилә өй туйлады
Сер түгел, Уфада торак мәсьәләсе кискен тора. Яшь гаиләләр тулай торакларда, коммуналкаларда, вакытлыча фатирларда иза чигә. Акчаң булып та фатир сатып алу авырлашты. Киң мәгълүмат чараларында алданган “дольщиклар” турында әледән-әле сөйлиләр. Еш булмаса да, торак мәсьәләсе уңышлы хәл ителгән очраклар да ишетелгәли. Уфа шәһәрен үстерү программасы кысасында төзелгән уналты катлы йорт шундыйларның берседер. Ни дисәң дә, Яңа ел бәйрәме алдыннан фатирлы булу – икеләтә куанычлы вакыйга.
– Сигез ел элек өйләнгән идем, – ди тиздән үзенең ике бүлмәле фатирына күченәчәк Владимир Вериго. – Тормыш иптәшем Наталья, улларым Кирилл һәм Вячеслав белән әбиемдә яшәп торырга туры килде. Өлкән улыма – алты, төпчегебезгә – ике яшь. Ниһаять, бүген хыялыбыз чынга ашты. Дүртенче каттагы ике бүлмәле фатир безнеке. Мәйданы 61 квадрат метр. Ашханә унбер квадрат метр. Ике иркен һәм якты бүлмә балаларыбызның шат көлүенә, безнең гаилә җылысына күмеләчәк. Билгеле, бу максатка ирешү өчен зур көч салынды. Киләчәктә дә җиңел булмаячак. Чөнки ай саен 20 мең сум тирәсе кредит түләргә туры киләчәк. Ничек кенә булса да, төшенкелеккә бирелмибез. Кайбер төзекләндерү эшләрен төгәлләп, яз көне яңа фатирга күчәргә исәп тотабыз.
Акча бюджеттан читкә ага
26 декабряБашкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова Эш хакы буенча бурычларны түләү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен законлаштыру мәсьәләләре буенча республика координацион советы утырышы үткәрде. Анда салымнар һәм җыемнар түләүдән читләшү фактларын ачыклау, салым түләүче объектларны законлаштыру буенча күрелгән чаралар, мигрантларны эшкә җәлеп итү һәм эш хакын салымнан яшерү мәсьәләләре каралды.
Үзебез дә хуҗаларча карашта булыйк
25 декабряРеспубликаның торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә уңай бәяләнде
Русия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төбәкләрдә көз һәм кыш айларында җылыту әзерлеген тикшерде. 83 төбәк арасында Башкортстан — дүртенче, ә Идел буе федераль округында беренче урынга лаек булды. Тикшеренүләр үткәргәндә төбәкләрдәге җылылык, су, газ, электр приборларының торышы, торак фондының кышкылыкка әзерлек паспортлары һәм инженерлык инфраструктурасы, авария очракларын вакытында бетерүгә әзерлек, халыкның һәм предприятиеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен вакытында түләнүе искә алынган.
Баймак – кунакчыл, уңганнар шәһәре
24 декабряБашкортстанда авырлык үлчәү контроленең беренче стационар пункты төзелде. Магнитогорск шәһәре — Ира авылы автомобиль юлының Баймак районы участогында булдырылган юл инфраструктурасының яңа объектын Президент Рөстәм Хәмитов карады. Ул контроль пунктын нәкъ менә шушында оештыру сәбәпләре һәм йөк агымының нинди булуы белән кызыксынды. Белгечләр сүзләренә караганда, юлның шушы участогында авыр йөк транспорты агымы җитәрлек: тәүлегенә 600гә якын йөк машинасы үтә. Аларның авырлыгы машина төренә һәм күчәрләр санына бәйле. Йөкнең нормадан тыш авырлыгы өчен шоферлар шушында ук кассага акча түли. Декабрь ахырына кадәр шундый ук стационар пункт Уфа — Инҗәр — Белорет автомобиль юлында Архангель районында ачылачак. Моннан тыш, республикада авырлык үлчәү контроленең 8 күчмә пункты эшли. Быел алар бюджетка 355 миллион сум акча керткән. Контроль хезмәтен тотуга 77 миллион сум акча сарыф ителгән. Арытаба Рөстәм Хәмитов Баймак үзәк шәһәр дәваханәсендә булып, медицина хезмәткәрләре белән сөйләште, шушы елның июлендә 19 миллион сумга сатып алынган Тоshiba фирмасы компьютер томографына аеруча игътибар бирде. Медицина хезмәткәрләренең шушы югары технологияле җиһаз белән эшләүгә әзер булу-булмавы белән кызыксынды. Дәваханә җитәкчелеге әйтүенчә, белгечләр әзерлек үткән, томограф төрле авыруларга диагноз куюда актив кулланыла. Рөстәм Хәмитов томографта әзерләнгән пленкаларны карады.
Телефонлы һәркемне зыялы дип буламы?
24 декабряХалык фәкать хакыйкатьне генә сөйләр, дисәләр дә, әйтелгән һәр сүз, ай-һай, дөньялыкта чынга туры килә микән? “Булыр ир алты яшендә “башмын”, дияр...” Шундый вундеркиндлар, бәлки, туа торгандыр. Без, мәҗнүннәр генә, өрлектәй буй үстергәнче әни итәгеннән, авыл киртәсеннән аерыла алмаганбыз икән.
Дөньяда ниләр барын Президенттан сора
21 декабряЕл саен матбугат конференциясе үткәрүне Владимир Путин традициягә әверелдерде
Каләмдәшләремнең эш-гамәлләрен читтән күзәтеп торсаң, ифрат мәзәк тамашага юлыгасың. Күңеленә тынгылык бирмәгән сорауны зур түрәгә биреп калу каләм иясе өчен үзе бер мәртәбә булса, шушы уңайдан гамьнең һәм “сам”ның игътибарын җәлеп итү — янә зур уңыш. Шуңа Мәскәүдәге халыкара сәүдә үзәгенең иркен залына җыелган 1300дән күбрәк каләм, микрофон, фото-телекамера маһирларының ничек тә булса сүз катарга омтылуын аңлап була.
Кайбер аналитиклар Президентның, халык белән күзгә-күз очрашудан бигрәк, “туры бәйләнеш”, селектор киңәшмәләре, видеоконференция һәм әлеге кебек колачлы матбугат конференцияләренә өстенлек бирүен билгели, моның белән ил башлыгын аралашуда җиңел юлдан китүдә гаепли. Моның белән бәхәсләшергә дә, ризалашырга да мөмкин, әмма мәсьәләнең мөһимлеге форматта түгел, сүзнең асылында.
Залдагы Русия журналистларының да, Япония, Корея, Сүрия, Куба, Европа илләрен-нән килгән каләмдәшләрнең дә абсолют күпчелегенә Президентка мөрәҗәгать итү форсаты тимәде. Әйткәндәй, чит-тән килгән журналистларның байтагын Бөек Британия белән Германиянекеләр тәшкил итте.
Минем алда Владимир Путинның моннан алда үткәргән сигез матбугат конференциясендә күтәрелгән иң кызыклы сорау-җаваплар турында мәгълүматлар ята. (Яшәсен Интернет!) Чыннан да, шушындый җыеннар — сәяси елга берникадәр нәтиҗә ясауга сәбәп. Журналистлар, кагыйдә буларак, Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең төрле өлкәләренә игътибар юнәлтә. Башка бер генә ил хакимнәре дә матбугат белән мондый ук колачлы очрашу үткәргәне юк. Владимир Путин үзе мондый конференцияләрне яхшы традиция дип атады.
Дәүләт үсешен җитеш гаиләләр билгели
21 декабряДәүләт җыелышы-Корылтайда “Гаилә һәм кеше үсеше” дигән тематик доклад презентациясе үтте. Докладны Башкортстанның Социаль-сәяси һәм хокукый тикшеренү институтының кеше потенциалын өйрәнү үзәге төзегән
Мәҗбүри дәвалаячаклар
21 декабряӘ медицина ярдәменнән баш тартучыларга штраф түләргә яисә бераз утырып чыгарга туры килер
20 ноябрьдә Федерация Советы судларга наркоманнарны дәваларга җибәрүгә рөхсәт бирүче закон проектын хуплады. Бу законны Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте экспертлары әзерләгән иде. Аңа ярашлы, наркоманны мәҗбүри дәвалау турында карарны суд кабул итәргә тиеш.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”