Көнүзәк

Яңа Закон тәртип урнаштырачак

25 января

Көярмәннәр тәртип бозган өчен җәзаны катылатуны күз уңында тотучы “Рәсми спорт ярышлары үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итүгә бәйле Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон көченә керде. Анда каралган үзгәрешләр рәсми спорт ярышлары үткәргәндә тамашачыларның хәвефсезлеген тиешенчә тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудыруга, шулай ук андый ярышларны үткәрү өчен җаваплылык өлкәсен билгеләүгә юнәлтелгән.

Башкортстанның яңа сәгать поясына күчүе ихтимал

23 января

Дәүләт думасына “Вакытны исәпләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты кертелгән. Аны Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников җитәкчелегендәге 98 депутаттан торган төркем әзерләгән.

Җитәкчегә 500 мең сум! Әҗәткәме, хаҗәткәме?

23 января

Ташкын барысын да юа, әмма казна акчаларын дөрес тотынмаучыларның эзләрен түгел

“Башмелиоводхоз” — республикада иң зур дәүләт унитар предприятиеләренең берсе. Ул Башкортстандагы ясалма сугару, сусаклагычлар, гидротехник корылмалар һәм авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге су белән тәэмин итү объектларын файдалану һәм техник хезмәтләндерү белән шөгыльләнә. Шушы максатларга казнадан миллионнарча сум акча бүленә. Предприятиегә стратегик әһәмияттәге, экология һәм кешеләр хәвефсезлеге белән бәйле гаять җаваплы бурыч йөкләтелгән. Шуңа да “Башмелиоводхоз”дагы кырын эшләрнең кыш уртасында фаш ителүе, язны да көтмичә “ерылган” ташкынны хәтерләтте. Берничә ай элек кенә вазыйфасыннан бушатылган элекке генеральный директор тирәсендә барган имеш-мимешләргә дә ачыклык кертелде. Хәер, элекке җитәкченең алдагы язмышы хәзер хокук саклаучылар кулында, ләкин, предприятиедән су кебек “читкә аккан” бюджет акчаларын кайтарып булырмы?

Яңавылда - гадәттән тыш хәл режимы

22 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәми­тов “Яңавыл шәһәре тер­риториясендә га­дәт­тән тыш хәл режимы кертү турында” боерыкка кул куйды. Документ 19 гыйнвардан Яңавыл шәһәре территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертүне билгели. Моннан тыш, торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә китерелгән зыянны бәяләү өчен ведомствоара комиссия оештырылган. Ул 14 февральгә кадәр Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны финанс тәэмин итү өчен федераль бюджеттан акча бүлү турында Русия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләп җибәрергә, моны нигезләүче документлар тупларга тиеш.

Янгында кешеләр гомере өзелде

21 января

19 гыйнварда 23 сәгатьләр тирәсендә Яңавыл шәһәренең Совет урамындагы 5 катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Ачыкланган мәгълүматлар буенча, янгынга газ чыгу сәбәпче була.

Тернәкләндерүгә акча юк!

18 января

Тиешле игътибар булса, наркоконтроль наркоманнар санын җиде елда 30 тапкыр кыскартырга вәгъдә итә

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте тәкъдми иткән “Русиядә наркоманнарны тернәкләндерү һәм тормышка кайтару дәүләт программасы” һаман да расланмаган, аны гамәлгә ашырырга акча юк, диләр. Ведомство Финанс министрлыгын кирәкле сумманы бүләргә әле булса инандыра алмый. Бу хакта наркоконтроль җитәкчесе Виктор Иванов хәбәр итте. Шул ук вакытта, әлеге программа белән турыдан-туры бәйле берничә закон кабул ителгән, шул рәвешле бик тә кызыклы хәл килеп туган: наркотик кулланып тотылган кешеләрне суд мәҗбүри дәвалануга җибәрә ала, әмма аларны җибәрер урын юк... Программаны гамәлгә ашыруга быел 3,5 миллиард сум бүленергә тиеш, ләкин ведомствода сатулашырга да ризалар. “Без бөтен ил өчен өч миллиард ярым сум акча сорадык, әмма шуннан кимрәккә дә риза булыр идек...”, ди Иванов. Наркоконтроль мәгълүматлары буенча, Русиядә наркотиклар тәэсиреннән ел саен 70 мең яшь кеше үлә, ә героин кулланучы наркоманнар саны 1,5 миллионга җиткән. Даими рәвештә яисә аз-азлап наркотикларны 8 миллион кеше куллана, гомер эчендә бу агуны бер тапкыр булса да Русия граж­даннарының 12,5 проценты — 18,5 миллион кеше татып караган. “Илдә реабилитациягә акча юклыгын” наркоконтроль башлыгы тәүге тапкыр декабрьдә Дәүләт наркотикларга каршы комитет утырышында таныды. “Сигез миллион наркотик кулланучы һәм аларның 30 миллион диярлек туганының проблемасы арытаба да властьлар игътибарыннан читтә калыр сыман. Югыйсә, Программа килешенеп беткән диярлек, тик ул акчасыз эшләп китә алмаячак”, — дип белдергән иде ул чакта Виктор Иванов.

Төп бурычыбыз - табигатьне саклау

16 января

2013 ел республикада табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында Дүртөйле районында нинди чаралар башкарылды? Экология елы нәтиҗәләре турында тармак министрлыгының Нефтекама территориаль идарәсенең баш эксперт-белгече Радим Вәлиев белән сөйләшәбез.

Яшь гаиләләр... чират көтеп картая

16 января

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә бирелгән казна акчасы торак төзелешен үстерүгә дә, демографик хәлне яхшыртуга да этәргеч бирә алмады. Сәбәбе нәрсәдә?

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе җәмгыятьтә иң киеренке социаль проблемаларның берсе булып кала. Әлбәттә, совет чорында да ул җиңел булмады. Соңгы елларда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт максатлы программалар аша ярдәм итәргә тырыша. Шул ук вакытта, Хөкүмәтнең демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән “Ана капиталы” программасының да яшьләргә йорт салуга әллә ни булышлык итә алмавы күренде. Федераль һәм республика казнасы шәһәрдә һәм бигрәк тә авыл җирләрендә үз йортларын булдыручы яшь гаиләләргә миллиардларча сум акча бүлә. Кызганычка каршы, торак проблемасы һаман да шул килеш кала. Бүленгән акчалар нәтиҗәле тотынылмыймы, әллә яшьләр йорт төзү мәшәкатьләреннән куркамы? Күптән түгел республика Контроль-исәп палатасында, 2011-2012 елларда һәм 2013 ел ахырына кадәр булган чорда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча республика программасының ничек үтәлүен тикшерү йомгаклары каралды.

Икътисади диверсия нинди була?

14 января

Ике миллиард сум бюджет акчасына төзелгән предприятие вәгъдә иткән азкатлы йортларның күбесе кәгазьдә генә калган

Торак мәсьәләсенең кис­кен торуын исәпкә алып, 2009 елда республикада ул вакытта Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Раил Сарбаев ка­ра­ры белән “Үз йортың-Тер­мо­Хольц” җәмгыяте пәйда була. Аның билгеләнеше — җилем белән ябыштырылган агач панельләрдән эконом-класслы азкатлы йортлар төзү.

Торактан да зур бүләк юк

05 января

Краснокама районының дүрт яшь гаиләсе өчен яшәү шартларын яхшыртуга бирелгән социаль түләүгә таныклык Яңа елга иң яхшы бүләк булгандыр. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин Кашаповлар, Асиямовлар, Лукьяновлар, Гайнетдиновлар гаиләләренә 655 мең сумлык Хөкүмәт ярдәмен тапшырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»