Көнүзәк

Закон бозучыга ярлыкау юк

05 февраля

Узган елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, максатлы тотынылмаган 2,2 миллиард сум бюджет акчасы кире кайтарылган

Республика Контроль-исәп палатасы Башкортстан бюджетын формалаштыруга һәм аның төгәл үтәлешен тормышка ашыруга контрольлек итүче финанс органы булып тора. Соңгы елларда шулай ук, дәүләтнең бюджеттан тыш фондларын нәтиҗәле тотыну, дәүләт карамагында булган милек белән идарә итү юнәлешендәге эшчәнлекне тәэмин итүдә контроль органы тарафыннан зур эш башкарылды. Бу турыда күптән түгел Контроль-исәп палатасының 2013 ел йомгаклары буенча узган киңәшмәсендә билгеләнде. Аның эшендә Президент Хакимияте һәм Хөкүмәт, хокук саклау һәм контрольлек итү оешмалары вәкилләре катнашты.

Сарыкны кем ашаган?

05 февраля

Ите үтемле дә бит, тиресе белән йонын кая куярга?

Башкортстанда сарыкчылык авыл яшәешендә бик борынгы шөгыль булып тора. Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр республика әлеге терлек саны буенча илдә беренчеләр сафында иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә дә сарыклар саны ул елларда 1,2 миллионнан артып китте. Көрчеккә терәлгәндә хуҗалыклар бурычларын бартерга сарыклар биреп хәл итте. Шул рәвешле, 20-25 еллар элек колхозлардагы сарыклар фермасы белән “ашалды”.

Башкортстан - төзелеш мәйданы

04 февраля

Торак төзү буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында

“Былтыр республикада 2,5 миллион квадрат метр торак төзелде. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш — 7 процент. Безнең өчен бу — мөһим казаныш”, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 29 гыйнварда үткән республика Хөкүмәте утырышында. Былтыр Башкортстанның адреслы инвестиция програм­масын гамәлгә ашыруга 13 миллиард сум, ягъни республика бюджетының 10 проценты юнәлтелгән. Бу, 2012 елдагы күрсәткечтән 4,4 процентка күбрәк. Инженерлык инфраструктурасын үстерүгә 2,8 миллиард сум салынган. Халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында 6246 кеше торак хәлен яхшырткан. 1500гә якын алданган дольчик та, ниһаять, торак белән тәэмин ителгән. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә 2,5 мең урынлык 17 балалар бакчасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 7 сәламәтлек саклау учреждениесе файдалануга тапшырылган. Уфада исә былтыр 817 мең квадрат метр торак файдалануга кертелгән. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 6 про­цент. 451 мең квадрат метр (55 процент) торак индустриаль ысул белән төзелгән. Гомумән, бүген Уфада индустриаль ысул белән торак төзү өстенлекле юнәлеш булып тора. Без булган “Парковый” торак комплексында егерме катлы торак йортны 10нчы төзе­леш идарәсе төзи. “Тышта чатлама суык булуга карамастан, эш тукталып тормый, төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк. Объектны вакытында тапшырачакбыз”, — диде ташчы Равил Хәмзин.

Йомабикә Ильясова: “Без халыкка якын булырга тиеш...”

04 февраля

30 гыйнварда яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиядә тәүге утырышы үтте. Республика парламенты депутатлары алдагы чорда нинди закон проектлары өстендә эш алып барачак? Гомумән, яңа корпус депутатлар эшчәнлегендә төп өстенлекле юнәлешләрне нәрсәләр билгели? Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең парламент эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген күтәрү буенча күрсәтмәсе нинди максатларны үз эченә ала һәм ул ни рәвешле тормышка ашырылачак? Шушы һәм башка сораулар белән без Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасарына мөрәҗәгать иттек.

Ягымлы инспектор салкыннарда кайнар чәй тәкъдим итә

01 февраля

Штрафлар артуга карамастан, Башкортстан юлларындагы хәл һаман канәгатьләнерлек түгел

Былтыр республикада 4979 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 709 кешенең гомере өзелгән, 6239 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. 125 юл-транспорт фаҗигасендә эчкән килеш руль артына утыручылар гаепле, алар 36 кешенең гомерен кыйган. Бүген Уфада рөхсәт ителмәгән урыннарда калдырылган машиналарны эвакуатор алып китә. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗалары “корыч атларын” Уфа буйлап юлларга мәҗбүр була. Водительләрнең үзәгенә үткән бу мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк? Башкортстанда урланган автомобильләрне эзләү эше ничек оештырылган? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Рес­пуб­ликасы Дәүләт автоинспек­циясенең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган матбугат конферен­циясендә сүз шул хакта да барды. Журналистлар сорауларына Башкортстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов җавап бирде

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү - өстенлекле юнәлеш

30 января

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән утырышта республика Хөкүмәте эшчәнлегенең быелгы өстенлекле юнәлешләре һәм республика адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыруның үткән елгы нәтиҗәләре каралды. — Планлаштырганда без дөньядагы һәм илдәге икътисади хәлне исәпкә алырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов. — Шул ук вакытта, эчке факторлар да бар, безгә дәүләт идарәсе нәтиҗәлелегенә ирешергә, эчке ресурсларны оптимальләштерергә, аерым тармакларның өстенлекле юнәлешләрен үстерергә, инвестицион климатны камилләштерергә, уйланылган бюджет сәясәте үткәрергә, югары квалификацияле кадрлар әзерләргә һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, икътисади сәясәт үткәрүнең төп нәтиҗәсе кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән булырга тиеш.

Сан кимеде. Ә сыйфат яхшырдымы?

29 января

2013 елда Башкортстаннан хәрби хезмәткә бер меңгә азрак кеше чакырылган

Шулай итеп, көзге чакыру тәмамланды. Башкортстаннан 6700 кеше солдат каешы буды. 2013 елда республикадан җәмгысы унике меңнән артык кеше хәрби хезмәткә алынган. Узган елда ничә якташыбыз Ватанны саклаудан баш тарткан? Армиягә алынучыларның сәламәтлеге канәгатьләнерлекме? Язгы чакыруда нинди үзгәрешләр көтелә? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгының Башкортстан бүлекчәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Чарада Башкортстанның хәрби комиссары Анатолий Балтинский, республика хәрби комиссариатының хәрби-табиб комиссиясе рәисе урынбасары Владимир Васильев катнашты.

Кар - ак, ә үлән яшел икән бит!

29 января

Тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар киләчәккә өмет белән карый

Русиядә наркоманнарны тернәкләндерү һәм сәламәт тормышка кайтару буенча дәүләт программасы кабул ителде. Аңа тиешле акча бүленеп, ул бар көченә эшләп киткәндә, белгечләр бөтен илне реабилитация үзәкләре белән чорнап алырга вәгъдә итә. Чөнки, билгеле булуынча, наркомания диспансерларда дәвалап, хәлне җиңеләйтеп чыгару белән генә чигенә торган чир түгел. Чир — наркоманның башында, минут саен, секунд саен мине “доза! доза!” дип чүкеп торган шайтан коткысын җиңгәндә генә кешенең терелүенә өмет бар.

Сабак алырга вакыт

29 января

Яңавыл шәһәрендәге фаҗига хәвефсезлек һәм янгын сүндерү частьларының эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре турында җитди уйландырырга тиеш

19 гыйнварда Яңавыл шәһәренең Совет урамындагы 5 катлы йортта чыккан янгын биш кешенең гомерен өзде, янә биш кеше тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләкте. Фатирларның берсендә ремонт эшләре барышында газ баллоны шартлаудан чыккан янгын нәтиҗәсендә торак йорт яшәү өчен яраксыз хәлгә килде. Яңавыл районы җитәкчелеге каза күрүчеләрне ашыгыч рәвештә вакытлыча яшәү урыннарына күчерү хәстәре күрде.

Президент Яңавыл һәм Калтасы районнарында булды

28 января

Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Яңавылның Совет урамындагы янгын нәтиҗәсендә җитди зыян күргән биш катлы йортны тергезү эшләре барышын карады. Икенче һәм дүртенче подъездлардагы фатирларның бер өлеше яшәргә яраклы инде, аларга күченә башлаганнар. Өченче подъездда эшләр күп әле. Экспертиза барлык фатирлар да яңартылырга тиешлеген күрсәткән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»