Көнүзәк

Депутатлар саранча һөҗүменә чик куя алырмы?

03 июля

Республиканың Урал аръягы районнары чәчүлекләренә саранча зур куркыныч тудыра. Баймак, Әбҗәлил, Учалы, Зилаер һәм Белорет районнарында шул сәбәп белән гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Хәйбулла районы да шушы ук шартларга әзерләнә.

Чишмә сортлары илне яулый

03 июля

Чишмә үсемлекчелек селекциясе үзәгендә Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының гыйльми советы утырышы үтте, анда учреждениенең 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада катнашучылар үзәкнең тәҗрибә участокларын карады, ләкин җентекле танышырга яңгыр комачаулады.

Төп керем - сөт сатудан

26 июня

Шул ук вакытта Карлыман шикәр заводы ябылу сәбәпле, район икътисады быел 40 миллион сум чамасы акчаны алып җиткермәячәк

Кырмыскалы районы хуҗалыклары җәйләү чорын уңышлы башлап җибәрде. Иртә яздан тәртипкә китерелгән йөзгә якын җәйге фермада сөт җитештерү көннән-көн арта. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Әмир Булатов сүзләренә караганда, аграр предприятиеләрдәге еллык тулай җитештерүнең яртысыннан күбрәге нәкъ җәйләү чорына туры килә. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, әле район буенча көн саен 60-61 тонна сөт җитештерелә. Күрсәткеч узган елдагыдан байтакка югары. “Башкортостан”, “Алатау” һәм “Шәйморатов” җәмгыятьләре терлекчеләре тагын да югарырак биеклеккә ирешә.

Комга терәлгәнне көтмик

26 июня

Авыл хуҗалыгына карашны үзгәртү нәрсәдән башланырга тиеш?

Илебездә авыл хуҗалыгына, аграр сәясәткә караш берникадәр үзгәрде. Әмма, соңгы айлардагы дөнья күләмендәге хәл-вакыйгалар “бил”не бераз кысарга мәҗбүр итәр кебек. Шул ук вакытта, Украинадагы сәяси үзгәрешләр Русиянең эчке генә түгел, тышкы сәүдә базарында да активлыгын күтәрде. Ашлык базарында хаклар артканда, илебез байтак күләмдә игенне югарырак бәягә сатып өлгерде. Иң мөһиме, Русия Президенты һәм Хөкүмәт башлыгы быел үзләренең крестьян тормышыннан гына түгел, ә авыл проблемаларыннан да хәбәрдар булуын күрсәтте. Владимир Путин аны 17 апрельдә халык белән туры эфир аша элемтәдә белдерсә, Дмитрий Медведев исә Дәүләт думасы депутатлары белән очрашуда үзенең студент тормышы аша дәлилләде. Әйткәндәй, Хөкүмәт башлыгы, шулай ук, 2013 елда илдә тулай продукция җитештерү күләменең — 1,3, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең 6 процентка үсүен дә белдергән иде. Әмма, мондый үсеш, кызганычка каршы, сәүдә нокталарында бәяләр кимүгә китермәде. Киресенчә, узган елда йомырка, сөт, бәрәңге, үсемлек мае, яшелчә һәм икмәк-булка эшләнмәләренә хаклар 15-20 процентка кадәр күтәрелде. Соңгы вакытта ил күләмендә аграр секторны үстерүгә игътибар артса да, ни сәбәпле ул көтелгән нәтиҗәләрне бирми? Авыл хуҗалыгы проблемаларын тизрәк хәл итүгә нәрсә комачаулый?

Халык ышанычын акларга тиешбез

25 июня

Кичә республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов гражданнарны шәхси кабул итү нәтиҗәләреннән чыгып бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешенә контрольлек итү буенча киңәшмә үткәрде.

Алда тынгысыз көннәр

24 июня

2014 ел сайлау кампаниясенең төп әзерлек этапларына аяк бастык

Шулай итеп, узган атнада Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлау кампа­ния­сенә рәсми рәвештә старт бирелде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның 18 июньдә үткән утырышында депутатлар, гамәлдәге федераль һәм республика законнарына ярашлы, агымдагы елның 14 сентябрендә Башкортстан Президентын вакытыннан алда сайлауны билгеләү турында парламент Президиумы тарафыннан кертелгән карарны хуплады. 19 июньдә исә рәсми матбугат чараларында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның шушы турыда карары дөнья күрде.

Мәгълүматсыз - дөнья сансыз

19 июня

Кичә Русиянең элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин Уфада мәгълүмат технологияләре, элемтә тармаклары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Тәүге сынау һәм анык нәтиҗә

17 июня

“Бердәм Русия” партиясе эчендә үткән праймеризда Рөстәм Хәмитов күпчелек тавышны җыйды

Башкортстанда республика башлыгын сайлау кампаниясенә әлегә рәсми рәвештә старт бирелмәсә дә, аңа әзерлек кысаларында эш кызганнан кыза. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, берничә партия инде бүгеннән югары вазыйфага дәгъва итү өчен үзләренең кандидатларын әзерли.

Бәйрәм күрке - яңа төзелешләр

14 июня

Башкортстанда Русия көне Уфа шәһәре көне һәм милли батыр Салават Юлаевның тууына 250 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантаналары Дуслык Монументына чәчәкләр салудан башланды. Әлеге чарада Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, власть органнары җитәкчеләре, дәүләт һәм җәмәгать әһелләре катнашты.

Русия киңлекләре дә чик түгел!

11 июня

Бүген үк Федоровка казларын Башкортстанның 20 районында “Башкирский гусь” җәмгыятенең 500 партнеры үстерә

Аграр җитештерүнең традицион юнәлешләре белән бергә, республикада соңгы елларда казчылык тармагы да яңа үсеш баскычына чыкты. Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында исә әлеге үсешне, тәү чиратта, Федоровка районында урнашкан “Башкирский гусь” җәмгыяте тәэмин итә. 2006 елда оешкан предприятиедә агымдагы сезонда гына 800 мең данәгә якын каз йомыркасы алынган, халыкка 300 меңнән күбрәк бәбкә сатылган. Бу җәһәттән җәмгыятьнең эшчәнлек даирәсе Федоровка районы чикләрен үтеп, бүген инде Стәрлебаш, Нуриман, Салават, Хәйбулла, Авыргазы, Куергазы, Мәләвез, Туймазы, Зианчура, Ярмәкәй — җәмгысы 20 районны үз канаты астына алган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»