17.12.2010 - Көнүзәк

Русия — уртак йортыбыз

Кичә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин  тугызынчы тапкыр, шул исәптән Хөкүмәт башлыгы вазыйфасында өченче тапкыр, туры эфирда ил халкы белән аралашты. “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы...” тапшыруы дүрт сәгатьтән артык дәвам итте. Ил гражданнары Владимир Путинга сорауларны мөмкин булган барлык чаралар аша юллау мөмкинлеге алды.Тапшыруны туры эфирда журналист Эрнест Мацкявичюс алып барды. Мәгълүматлар эшкәртү үзәгендә Мария Ситтель эшләде.

Сөйләшү башында Владимир Путин кыскача ел йомгакларына тукталды.

— Былтыр ел йомгаклары турында сүз алып барырга шактый катлаулы иде. Дөньякүләм финанс кризисына бәйле, былтыр икътисади үсеш күрсәткече 7,9 процентка түбән тәгәрәде. Быел 3,8-4 процент дәрәҗәсендә үсеш күзәтелә. Дөрес, әлеге күрсәткеч Кытайдагы үсеш күрсәткеченнән калыша, әмма Европадагы һәм АКШтагы күрсәткечтән югарырак һәм иң мөһиме — уңай. Шулай ук, былтыр илнең сәнәгать производствосы 9,8 процентка түбән тәгәрәсә, быел 8 процент дәрәҗәсендә үсеш күзәтелә. Дөрес, авыл хуҗалыгы өчен ел авыр килде. Әйтик, 2008 елда — 108, былтыр  98 миллион тонна ашлык үстереп алынса, быел уңыш күрсәткече 60,5 миллион тонна белән чикләнде.  Әлбәттә, авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү төп өстенлек булып тора һәм ул, һичшиксез, үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанам, — диде чыгышында Владимир Путин.

Хөкүмәт Премьер-министры белдерүенчә, икътисади күрсәткечләрнең яхшыруы халыкның социаль якланганлыгында да уңай чагылыш тапкан. Быел илдә реаль хезмәт хакы күләме 4,2 процентка арткан. Пенсияләр былтыр 24 процентка күтәрелсә, быел 45 процентка үсеш кичергән. Ярлылык чигендә яшәүчеләр саны да 13,1 проценттан ел эчендә 12,5 процентка кадәр кимегән. “Бу — яхшы динамика”, — дип белдерде Владимир Путин. Шул ук вакытта ул, ил икътисады кризиска кадәрге үсеш дәрәҗәсенә 2012 елның урталарына гына чыга алачак, дип белдерде.

Алдан күзалланганча, Хөкүмәт Премьер-министрына юлланган тәүге сорауларның берсе узган ялларда Мәскәүдә булган урам чуалышлары, аның сәбәпләре турында булды. Тапшыруда Мария Ситтель белдерүенчә, Мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә бу хакта  меңәрләгән сорау алынган. Бу җәһәттән Премьер-министрның җавабы катгый булды.

— Илдә экстремизмның һәр чагылышына, аның кайдан килүенә карамастан, тамырына балта чабарга кирәк. Җәмәгатьчелек, шул исәптән либераль җәмәгатьчелек, гомумән, һәркем шуны аңларга тиеш: тәртип булырга тиеш һәм моның белән даими шөгыльләнергә кирәк.

Мәскәүдәге хәлләргә бәйле Төньяк Кавказда урыс халкына карата мөнәсәбәт үзгәрмәсме, дигән сорауга җавабында ул:

— Иң мөһиме — барлык кешеләр, Русиянең барлык гражданнары, нинди диндә, нинди милләттән булуларына карамастан, безнең бер ил балалары булуыбызны аңларга тиеш. Һәм барлык территориядә дә һәркем үзен уңайлы хис итсен өчен һәркем үзен тиешле дәрәҗәдә тотарга бурычлы. Кавказлылар — Мәскәүдә, славян милләтеннән булганнар Төньяк Кавказ республикаларында яшәргә курыкмаслык итеп. Һәм биредә илдә һәркемнең тормыш-яшәешен уңайлы итеп оештыру төп бурыч булып тора. Тагын бер тапкыр шуны ассызыклап әйтәсем килә: Русия башлангыч чордан ук күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак оеша, — дип белдерде.

Арытаба Владимир өлкәсенең Иватино авылында урнаштырылган күчмә станция Владимир Путин белән бәйләнешкә чыкты. Быел җәй булган урман янгыннарында анда торак  пункт тулысынча диярлек янып бетә. Фаҗига урынында Хөкүмәт Премьер-министры була һәм каза күрүчеләргә торак тергезү мәсьәләсен шәхсән контроленә ала. Шулай итеп, биш ай эчендә кара күмергә әйләнгән торак йортлар урынында 68 йорт үсеп чыга. Әмма биредә яшәүчеләрнең күңеле тыныч түгел.

— Янгыннан соң биш ай үтте. Урман кодексына үзгәрешләр кертү көтеләме? Юкса, дүрт ел элек урманнар бизнеска бирелгәннән соң, урманчылар, караучылар саны кыскартылды. Бүген урманнарда билгесез эшләр кылына, — диде, зур борчылу белән Вадим Южанов.

Бу җәһәтән Владимир Путин Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителүе, шулай ук арендаторларның җаваплылыгына таләпләр бермә-бер катыландырылачагы турында белдерде.

Сорауларның бер өлеше торак-коммуналь хуҗалыкта күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр һәм аларның сыйфаты турында булды. Хөкүмәт Премьер-министры белдерүенчә, торак-коммуналь хуҗалыгында тарифлар 2009 елда — 20, быел 15 процентка арткан, алдагы елда үсеш 13 процент булыр, дип күзаллана. Шул ук вакытта Владимир Путин күп кенә төбәкләрдә тармакта аерым предприятиеләр үз монополиясен булдыруын, тармакта монополиягә чик кую зарурлыгын сызык өстенә алды.

12 декабрьдән Владимир Путинга юлланган сораулар саны 2 миллионнан артты. Бу җәһәттән Мария Ситтель иң күп сорау юллаучы төбәкләр арасында Санкт-Петербург шәһәре, Иркутск өлкәсе белән бергә, Башкортстандагы гражданлык активлыгын ассызыклап телгә алды. Гомумән, тапшыру барышында Владимир Путин Русия гражданнарының йөзләгән соравына җавап бирде һәм алар халык хуҗалыгы үсешендәге барлык мәсьәләләрне дә диярлек үз эченә алды.

 Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»