16.12.2010 - Көнүзәк

Юл хатаны гафу итми

Атна ахырында Башкортстан Республикасының юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссиясенең утырышы булачак. Анда министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Хөкүмәтнең яңартылган бу комиссиясен Премьер-министр урынбасары Сергей Афонин җитәкли.

Билгеле булуынча, Русия Хөкүмәте “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген үстерү”, дип аталган максатлы федераль программа кабул иткән иде. Шуның кысаларында чараларны тормышка ашыру максатында безнең республикада да хәвефсезлек буенча программалар кабул ителде. Әлеге комиссия утырышларында башлыча шушы документларны гамәлгә ашыру буенча көнүзәк мәсьәләләр карала.

Республикада ел башыннан 4 меңгә якын юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шуларда 600гә якын кеше һәлак булган, биш меңе төрле тән җәрәхәтләре алган.

Дөрес, соңгы елларда фаҗигаләр саны кимүгә бара, әмма һич кенә дә тынычланыр урын юк. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү, күңелсез хәлләрне киметү буенча бик күп эшлисе бар әле.

Хөкүмәт комиссиясендә җәмәгать оешмаларыннан Бөтенрусия автомобильчеләр җәмгыятенең (ВОА) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Ирек Булгаков та бар. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә ВОАның чираттагы съездында булды һәм чыгыш ясады. Хөкүмәт утырышы алдыннан без Ирек Зиннәт улы белән очраштык һәм ул автомобильчеләр форумында куелган бурычлар, Башкортстанда хәвефсезлекне тәэмин итү буенча кичектергесез чараларга карата үз фикерен белдерде.

— Биш елга бер үтә торган съезд эшлекле шартларда үтте, байтак проблемаларны ачып салды. Кыскасы, анда юл хәвефсезлеге мәсьәләсендә җәмгыятебездә яшәп килгән җитешсезлекләр хакында ачыктан-ачык сөйләшү булды, — диде Ирек Булгаков. — Башкортстан Хөкүмәте комиссиясе утырышында да көнүзәк проблемалар күтәреләчәк. Чөнки алар хәзер шактый күбәйде. Соңгы елларда элекке комиссияләр, миңа калса, артык активлык күрсәтмәде. Власть органының юл хәрәкәтенә катнашы булган һәр структураны һәм оешманы шушы максатка туплау юнәлешендәге роле бәхәссез, югыйсә. Башкортстан Республикасында югары власть органнарында, Эчке эшләр министрлыгындагы үзгәрешләр — проблемаларны хәл итү юнәлешендә мөһим адым. Һәрхәлдә, комиссиянең яңа составы төзелү, аның тәүге утырышы үтү шул хакта сөйли.

2006-2012 елларга исәпләнгән юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча федераль программада нәкъ менә шушы, бер максатка тупланып эш итү, сызык өстенә алына да. ВОАның чираттагы съездында чыгыш ясаганда РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге департаменты начальнигы, ЮХХДИның Баш дәүләт инспекторы генерал Виктор Кирьянов та моны аерып билгеләде.

Дөресен әйтергә кирәк, республикабызда юл хәвефсезлеге мәсьәләләре белән соңгы 5-6 ел дәвамында ЮХХДИ дә, башка власть органнары да, җәмәгать оешмалары да актив шөгыльләнде. Әмма алар һәркайсы үз казанында кайнады. Бердәм план буенча эшләү булмады диярлек. Хәзер бу юнәлештә үзгәрешләр бар. Мәсәлән, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе ВОАның Башкортстан бүлеге белән килешү төзеде. “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында” Законга ярашлы, берлектәге эшчәнлекнең мөһим юнәлешләре билгеләнде. Шулар арасында юл хәрәкәте өлкәсендә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү, хәвефсезлек проблемаларына карата җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, ВОАның балалар һәм үсмерләр белән эшләү тәҗрибәсен тарату кебек пунктлар турыдан-туры безнең оешмага кагыла. Килешүдә, шулай ук, безнең оешманың Башкортстанның шәһәр һәм районнардагы филиаллары белән ЮХХДИ подразделениеләре арасында тыгыз бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында әйтелә. Алар, башлыча, юл хәрәкәте хәвефсезлеген профилактикалау, юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә ирешү, юлларда тәртипле йөрүне пропагандалау, автоһәвәскәрләрне укыту мәктәпләрендә тиешле белем бирүгә ирешү һәм башкаларны үз эченә ала.

Шәһәр һәм авыллар юлларында транспорт агымы елдан-ел көчәя бара. Шуңа күрә юл кагыйдәләренә игътибар һәм ихтирам һәркайсыбыздан таләп ителә. Мондый игътибар һәм ихтирамны балалар аңына кече яшьтән үк гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә сеңдерергә кирәк. Бу уңайдан без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Автоһәвәскәрләрне укытуга, мәсәлән, ВОАның Башкортстан бүлегендә беренчел игътибар бирелә. ЮХХДИ, Мәгариф министрлыгы куйган таләпләр берсүзсез үтәлергә тиеш дип саныйбыз.

Шул ук вакытта, укыту өчен базасы булмаса да төркем-төркем автоһәвәскәрләр “укытып” чыгаручы шәхси мәктәпләр эшләү, миңа калса, хәвефсезлекне тәэмин итми, ә хәвефкә китерә, права алу өчен коррупциягә дә юл калдыра. Ике ел элек Баш дәүләт инспекторы Виктор Кирьяновның мондый “әштер-өштер” генә укытып, права бирүче мәктәпләрне тәмам бетерү турында приказы чыкты. Шуннан соң ил күләмендә аларның байтагы ябылды. Күрше Татарстанда, мәсәлән, 27 шундый мәктәп бетерелде. Бездә берсенең дә эшләрен туктатканы юк. Нәкъ шундый “ялган курс” үтүчеләрнең күпчелеге аварияләр ясавы сер түгел бит инде. Юл кагыйдәсен тирән өйрәнеп, тәүдә тренажерларда, аннан соң автодромда һәм урамда күнегүләр үткәннән соң гына автоһәвәскәргә автомашинага мөстәкыйль рәвештә идарә итү хокукы бирү берәүдә дә бәхәс тудырмый кебек. Әмма әлеге “курслар” бетерелмәгәч, бу эш кем өчендер файдалы, дигән фикер туа. Хөкүмәт комиссиясе утырышында бу хакта да җентекле сөйләшү булыр дип ышанам.

Юл кагыйдәләренә игътибарны кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дидек. Бу юнәлештә безнең оешма мөмкин булганча тырышып эшли. Ел дәвамында “Игътибарлы булыгыз, балалар!”, “Хәвефсез тәгәрмәч”, “Җәяүле” дигән профилактика акцияләре үткәрәбез.

Хәвефсез хәрәкәткә өндәүче плакатлар, методик басмалар әзерлибез. Хезмәткәрләр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрүдә катнаша. Бу уңайдан эшчәнлекне тагын да активлаштырырга кирәк. Агымдагы елның ун аенда республикада балалар катнашлыгында 377 юл-транспорт фаҗигасе булу, шуларда 17 баланың үлүе һәм 394енең тән җәрәхәтләре алуы бик аяныч хәл. Балалар белән булган хәлләрне дәүләт статистика итеп карый, ә алар гаиләләр өчен олы фаҗига бит. Барлык ведомство һәм оешмалар шушындый фаҗигаләрдә бер генә баланың да гомере өзелүгә юл куймаслык итеп көч салса гына эшебезнең нәтиҗәсе күренер.

 

Әйткәндәй, Мәскәүдә үткән съезд барышында да Ирек Булгаков әлеге проблемаларны күтәреп чыкты, тәҗрибә белән уртаклашты. Идел буе федераль округы төбәкләре мәнфәгатьләрен яклаучы буларак, ул алдагы биш елга әлеге оешманың президиумы әгъзасы итеп сайланды. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүдә шәхси эшчәнлеген, пропаганда һәм профилактиканы актив алып барганы өчен Виктор Кирьянов аңа Почет грамотасы тапшырды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Дөресен әйтергә кирәк, республикабызда юл хәвефсезлеге мәсьәләләре белән соңгы 5-6 ел дәвамында ЮХХДИ дә, башка власть органнары да, җәмәгать оешмалары да актив шөгыльләнде. Әмма алар һәркайсы үз казанында кайнады. Бердәм план буенча эшләү булмады диярлек.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»