15.12.2010 - Көнүзәк

Алданганнар торак алачак

Кичә Хөкүмәт йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алданган дольщиклар проблемаларын хәл итүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Торак алуга исәп тотып үз средстволарын төзелешкә салган гражданнарның еллар үтү белән застройщиклар тарафыннан алдануы проблемасы кичә-бүген генә барлыкка килмәде. Ил буенча мондыйлар байтакка җыела. Алар Мәскәүдә Хөкүмәт бинасы каршында да пикетлар үткәрә, кайбер шәһәрләрдә  хәтта зур трассаларны басуга да барып җиттеләр. Шушы проблемаларны хәл итү, ягъни дольщикларның законлы хокукларын яклау максатында “Бердәм Русия” партиясенең махсус комиссиясе булдырылган иде. Аны элекке танылган журналист, хәзер Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн җитәкли. Шушы көннәрдә ул Уфага килде һәм шәһәрдәге проблемалы төзелешләрдә булды, алданган дольщикларның инициатив төркемнәре башлыклары белән очрашты. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Афонин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев һәм башка ведомстволар, төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән алданган гражданнарга торакны төзеп бетереп бирү мәсьәләләре буенча җентекле сөйләшүләр булды.

Әлеге киңәшмәдә Хөкүмәт вәкилләре, ведомство һәм учреждениеләр, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, инициатив төркемнәр вәкилләре чыгыш ясады.

— Ил буенча дольщикларга ярдәм итү юнәлешендә эш алып барыла. Мин моңа кадәр Русиянең 45 төбәгендә булдым. Башкортстанда элекке җитәкчелекнең  бу проблемага игътибары җитмәде. Шуңа күрә бер проблеманы вакытында хәл итмәү икенчесен китереп тудырды. Хәзер хәл тамырдан үзгәрә. Башкортстан Президентының, Хөкүмәтнең, Уфа шәһәре хакимиятенең соңгы вакытта бу проблемага җитди игътибар бирүе оптимизм тойгысы уята, — диде Александр Евсеевич.

— Безнең максат, — диде Рөстәм Хәмитов, — тукталып калган төзелешләргә инвесторлар җәлеп итү, алданган дольщикларга торак бирү һәм объектларны бүгенге хәлгә төшергән, средстволарны башка максатка юнәлткән застройщикларны җавапка тарттыру. Шуңа күрә монда хокук саклау органнары вәкилләре дә чакырылды. Гомумән, мин төрле алдашуларга дучар булганнарны яклыйм. 1-2 ел дәвамында проблемалы объектларда эшне төгәлләргә, кешеләргә өй туйлары үткәрү мөмкинлеге тудырырга кирәк.

Дольщиклар вәкилләре үз чыгышларында төзелешләрне яңадан башлап җибәргән инвесторларга карата да шикләнү барлыгын яшермәде. Бу уңайдан Президент та, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы да торакларның төзелеп бетәчәген гарантияләделәр.

Застройщикларның намуссызлыгы, җинаять юлына басуы, мондыйларны җаваплылыкка тарттыру турында да җитди сөйләшү булды. Хәтта “Солнечный” дип аталган иң зур объектта эш алып баручы, фатирларны (булмаганны, төзелмәгәнне) сату белән шөгыльләнгән оешма башлыгыннан үз вәкаләтләреннән  баш тарттыруга ирешелде. Бу мәсьәлә, хокукый яктан ифрат катлаулы булганга күрә, моңа кадәр сузылып килгән, дольщикларда да, республика һәм шәһәр җитәкчелегендә дә зур ризасызлык тудырган булган. Әле килеп, киңәшмәдә катнашучылар алдында (Рөстәм Хәмитов, Александр Хинштейн басымы астында) застройщикның үз вәкаләтләрен шәһәр хакимияте билгеләячәк оешмага тапшырырга ризалашуы, Президент командасының бу проблемага ныклап тотынуы хакында сөйли.

Алданган дольщиклар хакында сөйләгәндә, гадәттә, аларның үзләрен гаепләү очраклары да булгалый. Әмма төзүчеләрнең гаделлегенә ышанган, хокукый нормаларны белеп бетермәгән гражданнарны беркатлылыкта гаепләү дөрес түгел. Шуны да истән чыгарырга ярамый, торак төзелешендә үз өлешең белән катнашу (долевое участие) хакында 214нче  федераль закон 2009 елда гына кабул ителде. Ә бүгенге проблемалы объектларның кайберләренә биш ел элек нигез салынган булган.

Бүгенге көндә Уфада “Солнечный”, “Зеленый берег”, “Каскад” һәм “Седьмое небо” дип аталган аеруча проблемалы объектлар бар. Киңәшмәдә башлыча шулар хакында сүз барды. Павел Качкаев билгеләвенчә, боларны төзеп бетерү өчен барлыгы 1,7 миллиард сум күләмендә инвестицияләр таләп ителә. Акчаны казнадан  түгел, ә инвесторлардан алырга кирәк. Ә бу инвесторларга дәүләт кайбер өстенлекләр, төзелеш участоклары бирәчәк.

Проблемалы объектларның күбесендә тышкы идарә кертелгән, каза күргәннәрнең мәнфәгатьләрен яклап йөзләрчә җинаять эше ачылган. Күпчелек эшләр гражданнарның акчаларын алдау юлы белән үзләштерүгә кагыла.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Хәмитов, гражданнарны яклау өчен барлык мөмкинлекләр дә эшкә кушылачак, диде. Республиканың башкарма власте торак объектларын төзеп бетерүгә барлык ярдәмне (аерым очракта акчалата да) күрсәтәчәк.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»