11.12.2010 - Көнүзәк

Грамоталы халык кирәк тә ул, мәктәп кенә артык мәшәкать...

 

Инде берничә ел тормышка ашырылып килүче “Мәгариф” гомумдәүләт проекты начар түгел шикелле. Хәер, программаларны төзи беләләр инде ул бездә. Илгә 70 елдан артык җитәкчелек иткән КПССның программасы да яттан сөйләрлек иде. Нәтиҗәләре генә куандыра алмады: коммунизмны төзеп бетерәбез дигәндә генә ил таркалып, харап булдык. Хуҗа ишәген ач тотарга өйрәткәндәге кебек инде. Ул да үз “эксперименты”ның кызганыч нәтиҗәсен күргәч: “И, мескенкәем, ач торырга өйрәнеп беткәч кенә үлеп харап булдың бит!” — дип елаган ди. Билгеле  “Мәгариф” проекты белән дә шулайрак килеп чыкмагае, дигән шик туа кайчак.

Күптән түгел Дәүләкән районының бер зур гына авылына командировкага барган идем. Кайтырга чыккач, авыл очындагы автобус тукталышында кул күтәреп торган өч малайны утырттым. Сәгать 12 дә тулмаган иде әле. Шуңа китап-дәфтәр белән шыплап тутырылган сумкаларын чак күтәргән бу малайлардан:

— Сез нәрсә, егетләр, әллә дәрестән качтыгызмы? — дип кызыксынам.

— Без качмыйбыз — сорап китәбез! — дип, эре генә җаваплый арада иң өлкәне.

— Ничәнчедә укыйсыз? — дим.

— Без икебез — сигезенчедә, ә ул — алтынчыда, —  дип тагын барысы өчен дә җавап кайтара үзен “эшкә соңга калмый торган хуҗа” итеп тойганы.

— Автобус йөртмимени?

— Ул безне иртән җыеп кына алып килә, ә кайтканда күбрәк үз җаебыз белән.

— Чөнки алданрак ычкынасыз...

— Юк, аңардан түгел — автобусның бензины җитми безне иртән дә, кич тә йөртергә! Әгәр илтеп тә куярга булса, бензинлык акчаны үзегездән җыябыз, диләр. Шуңа без иртән килеп алганга да бик риза инде!

— Ә интернаты юкмыни мәктәбегезнең?! — дип аптырау белдерәм үзем дә кайчандыр 5-10нчы сыйныфларны мәктәп интернатында яшәп тәмамлаган малай буларак.

— Бар да ул, тик эшләми...

— Нигә?

— Анысын без белмибез.

Юлда очраган малай-шалай сүзенә карап кына мәктәп хәлләре турында фикер йөртеп булмый, әлбәттә. Бу сөйләшү миңа бары әлеге теманы ныклап өйрәнергә этәргеч булды. Чөнки юлда күп йөрүче кеше буларак, миңа мәктәптән кайтырга чыгып, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп торучы, я булмаса, җәяү атлаучы  балаларны еш күрергә туры килә. Юл уңаенда булса, туктамыйча киткәнем юк. Әлеге шул үземнең күрше авылга йөреп укулар онытылмый. Рәхмәт төшсен, кул күтәреп торучы укучы балага игътибар итмичә киткән шоферлар, гомумән, сирәк — халык бездә миһербанлы. Шулай да юлга ялгыз чыккан бала-чага өчен хафаландыра. Бәла мең булмый — бер була, дип юкка әйтмәгәннәр.

“Шул балалар кайтып кергәнче җиде үлеп, җиде тереләм, бигрәк тә, кыз балаларны кызганам — юлда нинди генә кеше очрамас”! — дип, елардай булып, мәктәп укучыларын шулай иртән генә килеп алулары, ә дәрестән соң “онытулары” турында өлкән авылдашым Рәмилә апа да бик зарланып торган иде.

Күп җирдә “интернат” сүзен онытып баралар. Булганнары да эшләми.  Дәүләкән районында иң зур татар авылларының берсе булган данлыклы Чуенчы мәктәбендәге хәлләр белән кызыксындым.

— Гомер бакый безнең Чуенчыга тирә-як авыллардан, хәтта күрше Әлшәй районыннан йөреп укыганнар. Шулай булгач, интернат элек-электән булды. Әле дә бар, тик моннан ике ел элек “Госпожнадзор”дан килеп, ишегенә йозак элеп киттеләр. Агач бина, иске, янгын куркынычы бар, дип акт төзеделәр. Ярый әле, “Мәктәп автобусы” программасына ярашлы, өр-яңа автобус биргәннәр иде. Башка авыллардан  балаларны шуның белән йөртәбез, —  ди мәктәп директоры Рамил Фәезов.

Аның сүзләренә караганда, Чуенчы мәктәбендә бүген 90 бала белем ала. Аның да 27се күрше авыллардан килгән. Шактый якын утырган Чуенчы-Николаевка белән Хотомлидан тыш, Алга, Бик-Карамалы һәм Искәндәр авылларыннан да йөриләр.

— Бик уңайсыз — ул авыллар Чуенчыга карата биш почмаклы йолдыз рәвешендә урнашкан, Хотомли гына юл уңаенда дияргә була. Автобус көненә 97 чакрым юл үтә. Моның өчен көн саен язгы-көзге айларда 32, кышын 36 литр ягулык кирәк, — ди Рамил Вәкил улы.

— Алда озын кыш бит әле, ә автобус ватылып куйса, яисә, юлларны кар басып китсә, нишләрсез? — дим.

— Дөнья булгач, төрлесе була инде. Дөрес, мондый көтелмәгән хәлләр килеп чыгуын күз уңында тотабыз. Балалар бакчасы урнашкан бинаның бер канаты укучылар өчен һәрчак әзер. Монда кызлар һәм малайлар өчен аерым ике бүлмә. Бәдрәфе, суы бар. Җылы. Ятар-торыр урыннар да әзер. Кайнар туклануны да тәэмин итә алабыз, — ди тәҗрибәле директор.

— Ә нигә шунда интернат кына ачмаска?

— Бик ачар идек, чынлап та, интернатка җитәме соң, тик тиешле шартлар тудырылмаган — уку, туклану, юыну бүлмәләре юк, дигән сылтау белән санэпидемстанция рөхсәт итми, — дип директор уфтанып ук куя.

— Ә автобусның бензинсыз калган очраклары буламы? — дип кызыксынам.

— Былтыр декабрьдә балалардан йөзәр сум акча җыярга мәҗбүр булган идек — бүленгән акча ел азагына чаклы җитмәде. Шөкер, ел башыннан яңа финанслау ачылгач, хәл яхшырды — башкача акча җыярга туры килмәде.

— Быел ничек, акча җитәме?

— Акчабыз бар — ягулык проблемасы булмас, дип уйлыйбыз! — дип Рамил Вәкил улы балалардан бензин өчен акча җыю факты кабатланмасына ышаныч белдерә.

Әмма бу җәһәттән бар җирдә дә һәм барысы да ал да гөл булыр, дип өмет итү кыенрак. Дәүләкән районында тагын 7-8 мәктәп үз статусын “күрше авыллар балалары” исәбенә саклап килә. Интернатлар белән шул ук хәл. Автобуслар белән дә. Аларның бит әле ватыла торган гадәте дә бар. Аеруча, безнең юлларда. Запас частьлары да, җылы гаражы да кирәк.

— Дәүләкәндәге автотранспорт предприятиесе базасында мәктәп автобуслары өчен махсус техник хезмәтләндерү оештырылсын иде! — ди, бу хакта сүз чыккач, Чуенчы мәктәбе директоры.

— Мәгариф бүлеге җитәкчелеге бу җәһәттән барысын да аңлап тора — кирәк чакта, рөхсәт алып, Уфага “Урал-авто” техник үзәгенә барабыз һәм автобуска ел саен шунда тиешле техник хезмәтләндерүне үткәреп кайтабыз, — ди ул, — әмма мондый мөмкинлек үзебезнең Дәүләкәндә табылса, күпкә җиңелрәк тә, бәлки, арзанрак та булыр иде.

Бу мәсьәләне республика Хөкүмәте һәм Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә генә уңышлы хәл итеп була. Өстәвенә, ул бөтен республика мәктәпләренә хас. Шул ук автобуслар ягулык-майлау материаллары, җылы гаражлар, даими техник хезмәтләндерү белән беррәттән тагын берничә мәсьәлә тудыра. Әйтик, юл хәвефсезлеге. Автобус шоферларын иртәнге рейска медицина тикшерүе үткәреп чыгарырга кирәк. Моны җиренә җиткереп башкару өчен урындагы медицина хезмәткәренә өстәмә түләү каралырга тиеш. Шофер, әлбәттә, көн саен медпунктка кереп, тиешле урынга тиешле билгеләрне куйдырып чыга — ансыз булмый. Әмма моның өчен бер тиен дә акча алмаучы фельдшер, күз тырнап килеп, иртәнге алтыдан юлга чыгучы кешене медицина тикшерүе үткәреп утырадыр, дип ышануы кыен. Ә инде, мисал өчен, кичтән каз өмәсендә булган шоферның, балаларны җыеп алып килгәч кенә тикшерү үтүенең соң булуы да ихтимал бит! Иртән тикшерү булмаячагын белү аңа күңелле авыл чарасында шактый “актив катнашу” мөмкинлеге ача... Кыскасы, бик четерекле мәсьәлә бу. Ходай үзе сакласын, диясе генә кала. Тик, белүебезчә, Ходай сакланганны гына саклый.

Сүз юк, болар барысы да диярлек урында хәл ителә торган нәрсәләр. Барысы өчен дә муенны Мәскәү ягына борасы түгел. Шул ук  торак-коммуналь хезмәтләр өчен бүленгән акчаларның укытучылар кулына килеп җитмәве дә. Әйтик, Дәүләкән районында бу мәсьәлә уңай хәл ителеп килә — укытучылар алдында  бурыч юк дияргә була. Ә менә Миякә районы укытучылары үзләренә тиешле 6 миллион сум чамасы акчаны судлашып та алалмый икән. Әлшәй районының Раевка авылында гомер кичерүче педагогик хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган укытучысы Шәмгун Мәсәлимов та ничә еллар буена үзенә тиешле зур гына сумманы алалмый тилмерә. Аптырагач, КПРФ әгъзасы буларак Башкортстанның элекке мәгариф министры, бүгенге КПРФ лидеры Рифкать Гардановка мөрәҗәгать иткән. Шундый актив пенсионер да тиешлесен юллап алалмагач, башкаларга ни сан? Эш урыны өчен калтырап яшәгән кайсы гына укытучы хакимият белән судлаша ала?! Әле ярый, миякәлеләрне яңа эшли башлаган прокурор яклап чыккан. Суд карарыннан соң да укытучыларга бурычны “иртәгә иртүк” китереп бирерләр дигән ышаныч юк. Чөнки ул миллионнар хакимият бюджетында юк. Моның өчен хакимият башлыгын да гаепләп булмый. Мәгарифне финанслау шундый дәрәҗәдә. Аеруча коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләр. Алар элек-электән “башкалардан калса” принцибы буенча түләнде. Ә мәктәптә “башкалардан калганы” теге солдат мәзәгендәге кебек:

— Ашау ягы ничек, җитәме? — дип сорый икән бер генерал солдатлардан.

— Җитә, иптәш генерал, хәтта артып та кала! — дип көр җаваплый икән тегеләре.

— Артып калганын кая куясыз? — дип аптырый икән моны көтмәгән генерал.

— Ашап бетереп куябыз, иптәш генерал, — җитми дә кала! — ди, имеш, солдатлар.

...Күптән түгел Русия Премьер-министры Владимир Путиннан: “Мәгариф системасы тора-бара түләүлегә әйләнмәсме?” — дип сораганнар иде. “Мондый хәл бервакытта да булмаячак — безнең илебездә мәктәптә уку-укыту һәрвакыт дәүләт исәбенә булачак! Балалардан бер генә сәбәп белән дә, бер тиен дә акча алынырга тиеш түгел!” — дип җавап кайтарды ул “түләүсез” сүзенә басым ясап.

Кызганычка каршы, гамәлдә бу декларация гына булып кала әле. Урыннарда ата-анадан акча суыруның яңадан-яңа ысуллары табыла. Путин бу хакта берни белмидер, дип уйлау беркатлылык булыр иде.

 

Рәүф ХӘКИМОВ,

 “Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»