10.12.2010 - Көнүзәк

Туклану күләмен нормага салалар

Ниһаять, соңгы ике елда Русиядә гомер озынлыгы арту күзәтелә. “Ниһаять” дип әйтү шуннан, әлегә кадәр билгеле сәбәпләр аркасында илдәге бу күрсәткеч дөньядагы иң артта калган дәүләтләрдән генә өстенрәк иде. Русия ел саен бер миллион кешегә кимеде. Гомер озынлыгы арту, ихтимал, демографик үсештә дә чагылыш табар. Озаграк яши башлавыбыз нинди факторларга бәйле соң? Шулар арасында дөрес туклану да мөһим урын тота, ди белгечләр. Сыйфатлырак ризык ашый башлаганбызмы әллә? Русия сәүдә базарында балыкның — 55, итнең — 35, сөт һәм куертылган сөтнең — 33, кош итенең һәм ак майның 25 проценты чит илләр өлеше икәнен исәпкә алганда, болай дип әйтергә нигез юк. Чөнки читтән кайтарылган ризыкларның сыйфаты еш кына сорау тудыра иде.

Әйткәндәй, күптән түгел илнең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы игътибарга лаек өч документ кабул итте. Сатып алучыларның бу турыда хәбәрдар булуы аеруча мөһим. Атап әйткәндә, алар — туклану нормасы буенча рекомендация, дөрес рацион һәм туклану продуктларындагы этикеткаларны укырга өйрәтү инструкциясе. Ирексездән, әллә киләчәктә норма яки рацион буенча гына туклана башларбыз микән, дигән сорау туа.

Министрлык чиновниклары русиялеләр сәламәт һәм көчле булсын өчен ничек тукланырга кирәклеген нормага салган. Әлеге документка ярашлы, һәр кеше елына 75 килограмм ит, 22 килограмм балык, 110 литр сөт һәм кефир, 9 килограмм эремчек, 4 килограмм каймак, 2,5 килограмм тоз һәм 260 йомырка ашарга тиеш. Ягъни шул кадәр азык ашаганда гына безнең сәламәтлек яхшы булачак.

“Азык әлифбасы”н белү һәркемгә дә кирәк. Шунысы да мөһим: әлеге нормалардан тыш, без үзебездәге зарарлы гадәтләрдән (аракы эчү, тәмәке тартудыр, мөгаен) арынырга һәм тәкъдим ителгән азыкларны да дөрес куллана белергә тиеш. Русия Медицина фәннәре академиясенең Туклану фәнни-тикшеренү институты галимнәре катлаулы икътисади, экологик үзенчәлекләрне өйрәнгәннән соң дөнья күргән әлеге документ. Мондый нормалар элек тә бар иде. Анысында кеше сәламәтлеге өчен мөһим витаминнар һәм минераллар турында сүз бөтенләй булмаган. Яңасында исә без тукланган икмәк һәм он ризыкларының яртысында җитәрлек витамин һәм минераллар булу мәҗбүри. Әйткәндәй, икмәкне дә елына бәрәңге кадәр үк — 95 килограмм ашарга кирәк. Кабул ителгән документта сөт продуктларын куллану нормасы да ачык күрсәтелгән. Яңалык шунда — сөт, кефир, йогуртны елына 110 литр дип кабул итсәк, аны ике өлешкә бүләргә кирәк булачак, яртысының майлылыгы гадәти күләмдә, калган өлеше — майсызландырылган.

Билгеле, әлеге документны әзерләүче галимнәр диетада утыручы кешеләрне дә онытмаган. Бу мәсьәләдә катгый таләп — ризыкларны бөтенләй майсызландырырга ярамый. Галимнәр фикеренчә, азыкта майлар җитешмәү кеше организмында  витаминнар дефицитына, нерв эшчәнлеге һәм гормональ системаның зарарлануына китерә.

Галимнәр белән бәхәсләшү авыр. Әмма алар киңәшен тотып, һәр русияле кибеттә яисә базарда үзенә кирәген сатып ала аламы? Рәсми мәгълүматлар буенча, Евросоюз илләре  белән чагыштырганда, Русиядә азык-төлек хаклары алты тапкыр(!) тизрәк арта. Бу — Росстаттан алынган сан. Шушы ук чыганакка караганда, илебездә ел башыннан азык-төлек бәяләре — 10, ә  күрше илләрдә 1,7 процентка артты. Русия сәүдә нокталарындагы балыкның 55 проценты чит илләрдән кайтарылган. Евросоюз илләрендә быел помидор, кишер һәм бәрәңге бәясе 6,2 процентка, ә Русиядә 44,7 процентка үсте.

Әлбәттә, фикер бәяләрнең ничек артуы турында түгел иде. Иң зур проблема — илебезнең төп туклану продуктлары буенча чит илләргә бәйлелеге һаман да югары дәрәҗәдә кала. Читтән кертелгән ризыкның сыйфаты турында уйламыйбыз. Аларның ни өчен озак саклану сәбәпләрен белә торып, үз авылларыбызда үстерелгәнен кимсетәбез. Башкортстанга бәрәңгене хәтта Израильдән китерә башладылар. Ә бит бездәге кебек уңдырышлы туфрак түгел, тау-ташлы һәм дым җитешмәгән мәйданнар! Әгәр нәрсә белән тукланганыбызны “Туклану әлифбасы” буенча тикшерсәк, мөгаен, чит илләрнең фермерлары күптән банкрот булыр иде.

Министрлык тәкъдим иткән документ турында сүзне дәвам итеп, шуны да билгеләргә кирәк: биредә галимнәр ярмаларның иң файдалысы — иң арзан торганы, дип тәкъдим итә. Ә кышын “түтәлдән өзеп” сатуга чыгарылган яшелчәгә караганда туңдырып сатылганын алу отышлырак, дөресрәге, организм өчен файдалырак.

Галимнәр товар этикеткасындагы белешмәләрне дөрес итеп укырга өйрәткән киңәшләрен бирә. Анда сатып алучы кызыксынырга теләгән барлык мәгълүмат теркәлгән. Шул ук вакытта азыкта “Холестерин юк” дигән кисәтүгә дә саграк булу кирәк. Мәсәлән, ул арзанлы маргаринда, күп кенә кондитер ризыкларында булмаска да мөмкин, ә менә алардагы майлар йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаруга зур өлеш кертә.

Башкортстан — илебездә агросәнәгать тармагы тотрыклы үсештә булган төбәкләрнең берсе. Республиканың авыл хуҗалыгы азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә. Әлбәттә, быелгы корылык аграр предприятиеләрдә генә түгел, шәхси хуҗалыкларда планлаштырылган җитештерү күләменә ирешергә дә мөмкинлек бирмәде. Шулай да барлык төр категориядәге хуҗалыклар, соңгы 10 ай мәгълүматлары буенча, узган елдагыдан күбрәк ит һәм сөт җитештерде. Әйтергә кирәк, авыл җитештерүчеләренең быел шәһәр сәүдә нокталарына якынрак килүе күзәтелә. Мәсәлән, Уфада үткән көзге ярминкәләрдә, ноябрьнең тәүге атнасындагы йомгак буенча, узган елдагыдан 200 тоннага күбрәк ит сатылган. Сугым чоры башланганчы бит әле бу! Икенче яңалык — быел йорт куяны һәм күркә ите сатучылар шактый күп.

Русиянең финанс министры Алексей Кудрин берничә ел элек, илдә авыл хуҗалыгын үстерүнең һәм аңа дәүләт ярдәме күрсәтүнең перспективасыз булуын дәлилләргә теләүче либерал-реформаторларны хуплап, болай дигән иде: “Русиялеләргә алдагы биш-ун, ә бәлки, ун һәм хәтта илле елдан соң да шушындый ук комфортлы шартларда яшәячәгенә өмет итәргә ярамый...” Федераль министр бу фикерне нәрсәгә нигезләнеп әйткәндер, анысы мәгълүм түгел. Ә менә “комфорт”ка килгәндә, авыл йөзләрчә ел дәвамында җир эшкәртеп дөнья көтте. Илнең тамырлары — аның авыллар тотрыклылыгында, крестьян иңендә. Әгәр илебездә яшәүчеләрнең иткә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү бурычы куела икән, елына 100 миллион тонна ит җитештерү яки аны читтән кертү өстенлек алырга тиеш түгел, ә күрсәткечне 140 миллион тоннага җиткерү зарури. Ул чагында галимнәр дә елына күпме күләмдә ризык ашарга кирәклеген норма белән үлчәмәс иде, бәлки.

Олег Төхвәтуллин.

“...Әгәр сез нефтьне контрольдә тотасыз икән, димәк, илне контрольдә тотасыз; әгәр азык-төлекне контрольдә тотасыз икән, сез анда яшәүче халыкны контрольдә тотасыз...”

Генри Киссинджер,

АКШның элекке Дәүләт секретаре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»