09.12.2010 - Көнүзәк

Мәгълүмати сугышмы? Юк, дилетантлар уены

Киңкүләм мәгълүмат чаралары бервакытта да, хәтта иң имин чорларда да тыныч урын булмады.  Бер үк вакытта юк итүче дә, сихәтләндерүче дә сүз һәрвакыт кешеләрне борчыды, каядыр чакырды, күп очракларда шатландырды һәм тынычландырды. Бүген миһербансыз түрәләр гади кеше алдында үз кабинетларының ишекләрен ябып куйганда, ул авыр мәсьәләләрне хәл итүдән сыгылып төшкәндә, ялган һәм оятсызлык хакыйкать һәм игелеклелек дип тәкъдим ителгәндә, ул  гәзит редакцияләренә ешрак бара. Бу кеше әлеге басманы укучы да түгелдер бәлки, гәзитнең чикләнгән вәкаләтләре аңа ярдәм итү мөмкинлеге дә бирмәс. Еш кына шулай була: кеше үзен тыңлауларына, аның бәласен аңларга тырышуларына яисә шатлыгын бүлешүгә мохтаҗ. Безнең чикләнгән, исәп-хисапка корылган тормышта ихлас уртаклашу, кешелеклелек күрсәтү азая бара.

Ярты гасыр чамасы элек басма сүз белән туганлашкан һәм бүген дә каләмне читкә куярга җыенмаган кеше, шулай ук башкорт, урыс һәм татар телләрендәге матбугат басмалары белән иркен танышып бара алу мөмкинлеге булган гәзит укучы буларак, нәкъ менә гәзитләрнең власть белән халык, үткән белән бүгенге, өмет белән ышаныч арасын бәйләп торучы булуын әйтә алам. Бәлки бу хәзер инде бик нечкәргән соңгы җептер.

“Труд” һәм “Комсомольская правда” гәзитләренең төбәк кушымтасында “Матбугат: аерым очрак” һәм “Башкортстанда зыянга эшләүче киңкүләм мәгълүмат чараларына акча сарыф итүне дәвам итәләр” дигән мәкаләләр басылып чыгу, дөресен әйткәндә, мине хәтта ачуландырмады да, гарьләндерде-үкендерде генә. Үзләрен гомум дәүләтнеке дип исәпләүче басмалар кыйммәтле урынны, әйтик, зыянлы төрдәге мәкаләләргә бирүе кызганыч. Бәлки, бу сүз куертучы егетләр мәгълүмати сугыш уйнарга булганнардыр? Матбугатка язылу кампаниясенең кызган чоры, һәр гәзит укучы өчен көрәш бара, конкуренция бит. Ә сугышта, Карфаген полководецы Ганнибал әйткәнчә, җиңүгә ирешү өчен барлык чаралар да яхшы.

Бу язмаларның авторлары Э. Шәяхмәтов белән М. Гәрәев әлеге хәрби начальникның караш-фикерләрен ни дәрәҗәдә беләдер, әмма аларның фикер тирәнлегенә нык шикләнәм. Шуңа күрә бәхәсләшер урын да юк кебек. Ләкин мәкаләләр басылып чыккан, гәзит укучылар елгыр авторларның “фундаменталь” нәтиҗәләре белән таныша алды. Һәм биредә дәшми калу аларның бармактан суырып язылган исбатлаулары белән килешү булыр иде. Шуны да искәртеп үтәм, урыс дәүләт эшлеклесе, Синодның обер-прокуроры Константин Победоносцев XIX гасырда ук әле бу уңайдан: “Яла ягучы мәкаләне бар да укый, ә аны кире какканны — беркем дә”, — дигән. Бүген исә сүз бернинди дә кире кагу турында бара алмый, чөнки югарыда атап үтелгән авторларның, аларның карашынча, зыянга эшләүче басмаларны тоту өчен бюджет акчасын акылсыз сарыф итү турындагы фикерләре мөнәсәбәтләрне җитди ачыклау була алмый.

Бөек инглиз шагыйре Джордж Байрон сүзләрен хәтерлисезме? “Кайчак хәтта аңламассың да — кайда хакыйкать, кайда ихлас ялган”? — дигән ул. Шуңа күрә ялган кичәге хакыйкать буларак кабул ителмәсен өчен хәлләр торышын иң элек гәзит укучыларга аңлатырга туры килә.

Тавыш-гауга нәрсәдән соң? Үзәк гәзитләрдә яңа шартларда эшләүгә җайлаша алмаган гәзит-журналларга бюджет акчасын юкка сарыф итүдә республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары берләшмәсенә гаеп ташланды. 190 миллион сум дигән сан да китерелде. Халык акчасы салынган һәр сумма хөрмәт тудыра, әмма республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларын ачыктан-ачык әрәмтамак дип атау — аз дигәндә, әдәпсезлек. Бу сан каян алынган? Ул кайсы чор өчен? Аңлашылмый.

Шул ук вакытта “Труд” һәм “Комсомольская правда”ның өлгер журналистлары башка төрле саннар турында оныта: 2009 елда гына Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәгә караган гәзит-журналлар редакцияләренең салым түләүләре генә 262 миллион 650 мең сум тәшкил иткән. Шушы чорда җитештерелгән продукция күләме бәясе дә аз түгел — 1 миллиард 418 миллион 326 мең сум. Ә хәзер 2009 елда бюджеттан бүленгән акча белән чагыштырыгыз — 296 миллион сум. Арытаба сүз куертуның мәгънәсе бармы?

Бюджетны кайгыртучылар аның аз гына артык тотылуына да җавап бирергә тиеш. Тик бүген сүз ул турыда түгел. Монда мәсьәлә тирәндәрәк һәм сәяси юнәлештә. Әлеге мәкаләләрнең кайбер даирәләр тарафыннан республиканың медиа киңлеген бүлү һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының төп средстволары шәхси кулларга күчү буенча җитди акцияләр алдыннан “сынау шары” булуы аңлашыла. Шулай да базар шартларында бу эшнең социаль, әхлакый-психологик нәтиҗәләре тирән булырга мөмкин, Башкортстанда яшәүче халыкларның милли мәнфәгатьләре турында сөйләп тә торасы юк. Республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларының көндәшләрчә мохиттә эшләүгә күчүе барышында кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларының милли һәм культурологик бурычлары турындагы изге фикер онытылу куркынычы да бар.

Журналистлар коллективларының базар тормышына озак һәм авыр күнегүе белән килешми мөмкин түгел. Пассивлык, өстән нәрсәдер көтү, иҗат эшен оештыруда һәм басмаларны таратуда искергән ысулларны саклап калу, редакцияләр белән реклама бирүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең анык концепциясе булмау, һичшиксез, басма матбугат, шул исәптән финанс кризисына китерәчәк. Озак вакытлар дәүләт патронатында булу журналистлар менталитетыннан эшкуарлык, җәлеп итүче шартларга тиз җавап бирү осталыгы кебек сыйфатларны җуя. Мәгълүмат иң кирәкле товарларның берсе булды һәм шулай булып кала һәм бу чынбарлык һәрвакыт өстенлекле әһәмиятен саклаячак.

Бу тарих шулай ук иҗтимагый тормышыбызга үтеп керүче хәвефле тенденцияне яктыртты. Сүз бөтен нәрсәне дә коммерцияләштерү турында бара. 190 миллион турында ишеткәч, “Салават Юлаев” хоккей клубының, “Урал” волейбол клубының зуррак чыгымнары турында уйлап алдым, “Сармат” волейбол командасын оештыру да арзан булмаячак. “ЦСКА” хоккей командасына Башкортстан нефтьчеләренең ярдәм итүе дә сер түгел. Барлык түләүле киңкүләм мәгълүмат чараларына бер елга бүленгән дотация күләмен элита миллионер-уенчылар ничек күзаллый икән? Дәүләт үзенең бюджетын мәктәпләрдән, дәваханәләрдән, театрлардан, музейлардан, фундаменталь фән-нән килгән табыш исәбенә сарыф итәргә карар итә икән, производство инфраструктурасына, банк тармагына, таможняга мәрткә китәргә ярый. Бер генә ил дә әдәбият, сәнгать, мәгариф, мәдәнияттән табыш алуга йөз тотмый, ә гәзит-журналлар, китап басу, радио һәм телевидение шуларның бер өлеше булып тора. Үзен хөрмәт иткән бер генә дәүләт тә үзенең идеяләре гамәлгә ашырылачак трибунасыз калырга тиеш түгел. Даими рәвештә иҗтимагый фикер тудырып тормаган дәүләттә идарә итүне югалту куркынычы туа.

Мәкаләмне бер Америка сәясәтчесенең фикере белән тәмамларга телим: “Беркайчан да пычрак атма: тидерә алмавың бар, әмма кулларың пычрак килеш калачак”. Уйланырга урын бар.

Марсель

Котлыгалләмов,

публицист, Русия

Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»