08.12.2010 - Көнүзәк

Социаль карта белән кызыксынучылар арта

6 декабрьдә республикада Башкортстанның социаль картаны кертү буенча тәҗрибәсен өйрәнү максатында Бурятия Республикасы делегациясе булды.

 Бурятиянең икътисад министры урынбасары Анатолий Самитин җитәкчелегендәге делегация Башкортстанның социаль картасын чыгару механизмы һәм “Башкортстан социаль карталар регистры” җәмгыятендә Бердәм регистратура эше белән танышты.

Республика кунакларына  универсаль электрон карта һәм Вәкаләтле оешманың инфокиоскларында һәм катнашучы банкларның банкоматында социаль картаның кушымталары ярдәмендә дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү буенча  якынча проект тәкъдим ителде. Болар — салым кушымтасы, Русия Пенсия фонды кушымтасы, Эчке эшләр министрлыгы кушымтасы (банкоматлар аша түләү), “Росреестр” кушымтасы һәм табибка язылу.

Кунакларга, халыкны социаль яклауның территориаль органында “Башкортстанның социаль картасы”  проекты буенча эш (анкеталар, заявкалар кабул итү, социаль карталар бирү) күрсәтелде, 46нчы поликлиникада алар регистратура, табиб һәм провизорның автоматлаштырылган эш урынында “Башкортстанның социаль картасы” эше белән танышты.

Бурятия Республикасы вәкилләре белән Мотлак медицина страховкалавының  төбәк фондында эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»