04.12.2010 - Көнүзәк

Идея дөрес, эшләргә кирәк

Башкортстанда яңача икътисади мөнәсәбәтләргә күчү, җитештерүне модернизацияләү игълан ителде. Шушы уңайдан үз фикерләре белән уртаклашуны үтенеп, без республиканың Аграр берлеге рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлеге советы әгъзасы, икътисад фәннәре докторы З. И. Сәетгалиевка мөрәҗәгать иттек.

— Зифкать Исламович, соңгы вакытта матбугатта, аеруча икътисадчылар тарафыннан, кыю фикерләр яңгырый, яңача икътисади модель кирәклек турында бәхәсләр барды. Ни гаҗәп, республикага яңа җитәкчелек килгәнче аларның тавышы ишетелмәде. Илдә, республикада җитештерүне, икътисадны модернизацияләү зарурлыгы хакында берничә ел элек үк “Бердәм Русия” партиясе съездында бәян ителгән иде, югыйсә.

— Бу уңайдан гыйбрәтле бер вакыйга хәтергә килә. Аны аерым детальләренә кадәр сөйләү кирәк түгел, ә менә мәгънәсе болай. Узган гасырның 50нче елларында Сталинның шәхес культы мәсьәләсе партия съездында күтәрелгәч, ул чактагы ил башлыгы Никита Хрущевка съезд залыннан записка җибәрәләр, “Сталин ил белән идарә иткән чорда сез үзегез Политбюро әгъзасы идегез бит, кая  карадыгыз, ни өчен ул чакта үз сүзегезне әйтмәдегез!..” Язуның мәгънәсе шулайрак була. Никита Хрущев аны укый да: “Кем язды моны?”, дип сорый. Залда кабер тынлыгы. “Куркасызмыни, нигә исемегезне әйтмисез? Менә шулай шул. Без дә курка идек”, ди. Ә менә курыкмас өчен җәмгыять үзгәрергә тиеш. Матбугат чараларына ирек биреп, халыкны үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә өйрәтү шарт. Гражданлык җәмгыяте дигәндә ачык фикер күз уңында тотыла. Үзеңнең фикереңне ачыктан-ачык әйткән өчен эзәрлекли башласалар, әлбәттә, күпләр авызларына су каба. Чөнки барысы да нәрсәгәдер бәйле: кемнеңдер кайдадыр баласы, яки агасы эшли, хатынын эшсез калдырырга мөмкиннәр. Дөрес, буйсыну факторына бәйле булмаганнар да бар, әмма алар бик сирәк. Андыйлар, түбәләренә сугып торсалар да, үз сүзләрен әйтә тора. Әгәр дә ул сүзләр хак булып чыкса, мондый кешеләр җәмгыять өчен бик кирәк, дияр идем.

Бүгенге шартларда хокукый яктан чагыштырмача нык якланган булып Дәүләт думасы депутатлары санала. Чөнки тәнкыйть өчен аларны рәсми рәвештә эзәрлекләп булмый. Бу, үз чиратында, депутат тарафыннан эшлекле, гадел сүз һәм тәкъдим тирәсендә фикердәшләрне туплау мөмкинлеге бирә. Мондый мөмкинлектән файдалана белгәндә, әлбәттә. Ә инде икътисадчыларга килгәндә, алар да адәм баласы. Кем әйтмешли, берсенең дә авыртмаган башына тимер таяк кирәкми. Аннан соң, икътисади тәкъдимнәргә ихтыяҗ булу да шарт бит.

— Соңгы чордагы бәхәсләргә, атап әйткәндә, икътисадчылар җитәкчелеккә җиткерергә тырышкан идеяләргә, Сез ничек карыйсыз?

— Беләсеңме, эш нәрсәдә? Белгечләр, шул исәптән галим-икътисадчылар да, бүген бер нәрсәне аңлап бетерми: элекке җитәкчелек киттеме әле, әллә юкмы? Монда Мортаза Гобәйдулла улын шәхсән түгел, ә аның чорындагы идеологияне күз уңында тотам. Шушыңа ачыклык кертү — принципиаль мәсьәлә.

— Әйткәндәй, Рәхимов чорында икътисадта нинди идеология өстенлек итә иде?

— Дөресен әйткәндә, аны бербөтен идеология дип атау дөрес булмый торгандыр. Аерым вакыт аралыгы, анык бер тармакка кагылган идея һәм эшчәнлекне идеология дип атап булмый. Миңа калса, ул чорның икътисади идеологиясе — идеологиянең юклыгы иде. Күп нәрсәләр икеле-микеле, каршылыклы булды. Әйтик, хәзерге вакытта күп сөйләнелгән кече бизнес мәсьәләсендә, аны үстерүгә юнәлтелгән идеология булмады. Аерым теләк-ниятләрне исәпкә алмаганда, гомумән, Русия күләмендә икътисади идеология булды дип әйтә алмыйбыз. Чөнки нинди дә булса максатка юнәлтелгән идея дәүләт, хөкүмәт карары рәвешендә кабул ителеп, халыкта яклау табарга тиеш.

— Димәк, әлеге шартларда, яңа җитәкчелек игълан иткән “модернизация” төшенчәсенең, тәү чиратта, халыкка барып җитүе, аңлаешлы булуы шарт?

— Миңа калса, бу очракта “халыкка аңлаешлы” диюдән дә бигрәк, “барып җитәргә тиеш” төшенчәсен куллану дөресрәк була. Беләсеңме, эш нәрсәдә. Аңлау гына аз. Әйе, ниндидер карар кабул ителгәндә аның идеологик нигезе булу ифрат мөһим. Мәсәлән, кече бизнесны үстерергә кирәклекне халык аңлый. Аңлаудан ни мәгънә — малтабарлык эшенә тотыну өчен аның акчасы, беренчел капиталы юк. Әлбәттә, бу очракта кече бизнес идеологиясен җәмгыять элитасы эләктереп алырга тиеш. Ягъни, бизнес белән шөгыльләнүче, җитештерүне оештырып, кирәкле товар, хезмәт хаклары белән тәэмин итүче элита җитәкчелекнең уй-теләген тамырдан аңларга һәм яңа башлангычның уңай-тискәре якларын исәпләргә тиеш.

— Зифкать Исламович, модернизация турында күп ишетәбез. Шул ук вакытта гади халык аптырашта: ни сөйлиләр соң? Нәрсә, заводлар туктаганмы әллә? Чыннан да, нәрсә соң ул модернизация?

— Модернизация — ул процесс. Яки элек булганга нигезләнеп, нинди дә булса эшчәнлекне заман таләпләреннән чыгып камилләштерү. Дөрес, модернизация бүгенге җитәкчелек уйлап тапкан нәрсә түгел. Ул элек тә бар иде. Моңа кадәр, әйтик, бездә чыгарылган йөк автомашинасының двигателен яңага, азрак ягулык куллана торганына, тәгәрмәчен чыдамлыракка алмаштыралар. Яисә, гомумән, яңа автомашина уйлап табалар. Икътисадны модернизацияләү дә шулай ук — булган потенциалны камилләштерү, нәтиҗәле ысуллар, отышлы алымнарны кулланышка кертү. Базар шартларында ил күләмендә игълан ителгән модернизацияләүне икътисади идеологияне камилләштерү дип тә атарга була.

Дәүләт шушы бурычларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Һәм ул шушы шартлар турында игълан итә.

Бизнес белән беркатлы кешеләр шөгыльләнми, үзегез беләсез. Шуңа күрә алар, ягъни малтабарлар, бу шартларның ниндилеген ачыклауны таләп итә. Дәүләт, әйтик, аерым төр бизнес белән шөгыльләнүчеләргә (эш башлаучыларга) алдагы өч елда салым буенча барлык ташламаларны да ясыйм, ди. Бизнесмен уйлый: “Әһә, димәк, эшне өч ел эчендә табыш алырлык итеп оештырырга кирәк, дүртенче елында ни буласын кем белә...” Шулай итеп, капитал салуларны күп таләп итмәгән бизнес хәрәкәтләнә башлый. Әмма бу гына җитми. Шартларны 5-10-25 елга исәпләп тудырырга кирәк. Бу чакта эшне оештыручы, бөтен уңай һәм тискәре факторларны баштан кичереп, тәвәккәлли.

Шунысы да бар: безнең ил тарихыннан билгеле — бер бирелгән өстенлекне, яки ташламаны төрле карарлар, күрсәтмәләргә таянып азайта башлыйлар, кислородны кысалар. Янәсе, өстенлек-ташламалар күп бирелгәч, салым җыю азая икән. Бер мисал. Кризис чорында хөкүмәт банк тармагына ярдәм итте — бу факт. Банклардан кредитлар алган җитештерүчеләргә әлеге кредитларны түләүне кичектереп тору мөмкинлеге биреләчәк, диелде. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр, моңа ышанып, кредит учреждениеләренә мөрәҗәгать итте. Мәсәлән: “Менә мин 6 миллион сум кредит алган идем, шуны түләү авырлашты, кризистан каза күрдем, түләүләрне 2 елга кичектерик әле”, ди. Банкта моңа әйтәләр: “Кризис нәтиҗәсендә син күпмелек зыян күрдең?” “2-3 миллионлык чамасы...”, ди бу. “Менә шул суммалык зыяныңны исбатла, дәлилләреңне китер, шуннан соң 2 миллион сумыңны ике елга кичектереп торырбыз”, диләр аңа. Димәк, бер төрле сөйлиләр, ә нәтиҗә бөтенләй икенче булып чыга. Шуңа күрә, тирән үзгәреш, модернизация турында сүз  барганда, гомумән, икътисади дилбегәне тәмам бушатырга кирәк. Көньяк-көнчыгыш илләрендә шулай иттеләр дә. Мисалга Сингапур, Гонконг, Кытай Халык Республикасын китерергә мөмкин. Күпчелек халкы авылда яшәгән Кытайның, әйтик, азык-төлек продукциясе җитештерүчеләре бертөрле дә салым түләми. Ә безнең ил аграрниклары “Газпром”, нефть чыгаручылар, “торбада утыручылар” кебек үк салым түли.

— Президент Рөстәм Хәмитов икътисадның яңа моделен булдыру юнәлешендә республикада технология-индустриаль парклар төзү идеясен игълан итте. Бу Агыйдел, Нефтекама, Благовещен, Салават, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләрендә атом сәнәгате, машина төзелеше, химия, нефть химиясе предприятиеләре канаты астында кече предприятиеләр төзүне күз уңында тота. Башкортстан икътисадын яңартуда мондый идея ни дәрәҗәдә уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйсыз?

— Бик дөрес сүзләр, дияргә кирәк. Бу очракта ниндидер нәтиҗә турында әлегә башканы әйтә алмыйм. Монысын вакыт күрсәтер.

— Зифкать Исламович, күпләр әлеге “технология-индустриаль парк” төшенчәсенең мәгънәсен аңлап бетерми. Чыннан да, ни дигәнне аңлата соң алар?

— Яңа туган идеядән алып әзер продукция барлыкка килә торган урынны технопарк дип атыйлар. Ул парклар бүген-иртәгә генә калкып чыкмый. Моның өчен вакыт кирәк. Әлеге шәһәрләрдә бу паркларны төзи башлардан алда кадрлар әзерләү программасы булырга тиеш. Шул ук Агыйделдә яшәп, Ижевск, Нефтекама, Пермь шәһәрләрендә эшләүчеләр уйланырга тиеш: үзләренә, балаларына нинди һөнәр үзләштерү отышлы булачак? Гомумән, кадрлар әзерләү — бик җентекле игътибар таләп итә торган проблема. Уйланып җитмәгән мәсьәләләрнең хәтта социаль киеренкелеккә китерүен истән чыгарырга ярамый. Уфада вертолет училищесы төзегәннәр иде бит. Аны яптылар да шул базада милиционерларны укыта башладылар. Җәмгыятькә милиция кирәгрәк булып чыкты... Ягъни, игълан ителгән проектлар өчен дәүләт үз өстенә төрле яклы җаваплылык та алырга бурычлы.

— Димәк, “А” артыннан ук “Б” да әйтелергә тиеш?

— Миңа калса, бу ике аваз да бер үк вакытта әйтелсә генә нәрсәгәдер өмет итәргә була. Без дә бит ничек, “А”ны әйтәләр дә, “Б” яки онытыла, ул ишетелер-ишетелмәс кенә чыга, ә кайвакыт “А”дан соң җитәкчелек алмашына да, яңа кеше үз “А”сыннан башлый. Кадрлар мәсьәләсендә анык идеология, сәясәт булырга тиеш. Бездә башта, мәсәлән, бер җитәкчене урамда калдыралар, шуннан соң аның урынына икенчене эзли башлыйлар. Бүген, модернизацияне башлаганда, иң мөһим звено — мастерлар җитешми. Урта техник, һөнәри белем бирү системасы җимерек хәлдә. Миңа калса, игълан ителгән идеяне акча белән ныгытырга кирәк. Кадрлар әзерләү шактый чыгымнар сарыф итүне сорый.

— Яңа җитәкчелек килгәч, аеруча социаль икътисадның авыру икәнлеге билгеле булды. Халыкның акчалата кереме буенча без күршеләрдән калышабыз икән. Шул ук вакытта, бигрәк тә перспектива турында сөйләгәндә, “Бердәм Русия” партиясенең 2020 елга кадәр исәпләнгән программасын телгә алалар. Чыннан да, бу документ — реаль программа. Шушы партия вәкиле буларак, Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен без күршеләрдән калышабыз? Президент Рөстәм Хәмитовның биш ел эчендә хезмәт хакларын 1,5 тапкырга үстерү турындагы сүзләрен тормышка ашыру өчен тәү чиратта ниләр эшләргә кирәк?

— Кадрларга кагылышлы мәсьәләне хәл итү — беренчел бурыч. Башкортстан икътисады бер урында таптана башлагач, республиканы үстерү программасын тәкъдим иткән һәм гамәлгә ашырган кешеләр моңа игътибар итәргә тиеш иде. Идел буе федераль округындагы төбәкләргә күз салырга, кирәк булганда өйрәнә дә белергә кирәк бит. Күршебез Удмуртияне алыйк. Ул сәнәгать потенциалы буенча Башкортстаннан калыша, зур булмаган төбәк. Ә аның бюджеты, һәркемгә бүлеп исәпләгәндә, безнекеннән баерак. Бездән шунда барып эшләүчеләр күп, чөнки анда хезмәт хакы югарырак. Самара өлкәсендә дә тормыш дәрәҗәсе югарырак. Кемдер әйтергә мөмкин, анда автомобиль сәнәгате гиганты эшли, дип. Бу төбәк җитәкчелеге кризис башлану белән ил җитәкчелеген чакырып китереп авыру урыннарны күрсәтте, чирне яшермәде. Ил башлыклары безгә дә килеп торды. Ләкин аларга проблемалы участоклар күрсәтелгәнне хәтерләмим. Иң яхшы дигән объектларда булдылар. Бер үк хуҗалыкка ике тапкыр бардылар бугай әле... Чиләбе, Ырынбур өлкәләре, Татарстан икътисады ярыйсы ук үсешкә ирешә. Әлеге дә баягы кадрлар проблемасы өскә чыга. Үз вакытында кадрларны сайлап аларны эшкә билгеләүчеләргә соңгы нәтиҗә буенча таләпләр куелмаганга күрә без артта калабыз да.

Менә “Кадры-1000” дигән исемлек бар. Ягъни, җаваплы постларга тәкъдим ителү өчен әзерләнгәннәр исемлеге. Аны “Президент исемлеге” дә диләр. Бу кадрлар анкета мәгълүматларына карап сайлап алына. Анкета — ул кеше үзе түгел. Шуңа күрә нинди дә булса тармакның, төбәкнең эшчәнлеген, икътисади нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен эшне бар яклап та яхшы итеп оештыра белгән җитәкчене сайлап кую зур әһәмияткә ия. Шул ук “Бердәм Русия” партиясе әзерлекле кадрларны сайлый һәм тәкъдим итә белергә тиеш. Республиканың бүгенге социаль-икътисади хәле дә кадрлар мәсьәләсендә элегрәк җибәрелгән хата нәтиҗәсе, минемчә.

— Зифкать Исламович, бүгенге аграр икътисадка, аның уңышлары яисә җитешсезлекләренә, шул ук модернизациягә карата фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

— Минем фикерем субъектив булырга да мөмкин. Шулай да кайбер мәсьәләләрне карап үтик. Аерым-аерым уңышлар бар дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгының нинди хәлдәлеген җәйге корылык ачык күрсәтте. Шундый шартларда да бернинди өстәп язуларсыз һәр гектардан 20-25 центнер уңыш алучылар бар. Шулай ук 5 центнер белән чикләнгәннәр булды. Кәгазьдә генә булып, бөтен-ләй хуҗалыгы юклар да бар. Бөтен республика халкының 40 проценты яшәгән авылны күтәрү хакында, продукция җитештерүне модернизацияләү турында сөйләгәндә бүген төп таянычларның берсе — үсемлекчелек һәм терлекчелектәге селекциягә зур игътибар бирергә кирәк. Чишмә районында патша Русиясе чорында ук оештырылган селекция үзәге бар. Анда исемнәре дөньяга билгеле галимнәр эшләде. Бүген анда 25-30 ел элек чыгарылган җиһазлар белән эшлиләр. Андагы галимнәрнең югары хезмәт хакы алам дигән мотивациясе дә юк, күпләре үз идеяләрен тормышка ашыру өчен тырыша. Авыл хуҗалыгы өчен акча бүлү мөмкинлегем булса, мәсәлән, тәү  чиратта, селекция белән шөгыльләнүчеләрне тәэмин итәр идем. Үз вакытында яңа сортлар өстендә эшләү өчен зур теплицалар булдырылган иде. Кышын да түбә астында эшләү мөмкинлеге булгач, яңа сорт чыгару өчен таләп ителгән 13 ел урынына, безнең галимнәр 6 елда нәтиҗәгә иреште. Газ кыйммәт, ягулык юк, дип ул теплицалар ташландык хәлгә килде. Ә селекция акчасыз утыра. Шулай булгач, нинди уңыш-күтәрелеш турында сүз алып барасың?..

— Бөтенләй өметсезлеккә бирелү була түгелме соң бу?

— Юк, мин алай ук дип уйламыйм. Беләсеңме, авыл хуҗалыгы тармагында да бүген эзләнүчән кешеләр, кадрлар эшләргә тиеш. Авыл хуҗалыгы икътисады, Аграр берлек проблемалары белән шөгыльләнгән кеше буларак, төрле төбәкләрдәге семинарларда, киңәшмә һәм күргәзмәләрдә булырга тырышам. Күп урында Башкортстаннан предприятие җитәкчеләрен очратканым юк.

Күптән түгел Татарстанда кошчылык буенча Бөтенрусия киңәшмәсе булды. Шунда берүзем булдым. Бездәге кошчылык фабрикалары җитәкчеләренә дә чакыру җибәрелгән иде, югыйсә. Бездә, мәсәлән, бройлер ите җитештерүче Турбаслы фабрикасы гына бар. Ә Татарстанда бүген Яр Чаллы тирәсендә генә шундый 6 фабрика төзиләр. Безгә амбицияләрне читкә куеп, кулыннан эш килгәннәрдән өйрәнер вакыт җитте. Татарстанның “Ак барс” банкы гына да якындагы өч ел эчендә кошчылык тармагына 9,2 миллиард сум күләмендә средстволар салачак. Ә безнең республикада бер тармакка бу кадәр акча бүләрдәй үз банкыбыз юк. Димәк, шундый средстволарны үзендә туплый алырдай кредит учреждениесе дә көнүзәк мәсьәлә.

Мордовиядә “Октябрьская” дип аталган кошчылык фабрикасы бар. Тугыз ел элек ул Русиядә иң яхшы дип санала иде. “Башптицепром”да эшләгән вакытта аның директорына шалтыратам. Шулай-шулай, димен, үзебезнең берничә кешене сезнең тәҗрибәне өйрәнергә җибәрергә иде... Җибәрегез, әмма файдасы тияр микән, белмим. Менә Татарстаннан атна саен бер делегация килә, эшләренең бер дә алга киткәне юк, ди бу. Баксаң, тегеләр өйрәнгән, бушка йөрмәгәннәр икән. Хәзер кош ите җитештерүдә дә Татарстан — лидер.

Республикада, шулай ук, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручыларга шартлар тудыру буенча бик күп эшлисе бар әле. Салым сәясәте, аерым хокукый нормаларны яңадан карап чыгу, булмаганнарын эшләү өчен вакытны да, дәүләт чыгымнарын да кызганмаска иде. Һәм кабатлап әйтәм: һәрьяклап өйрәнергә, уңай тәҗрибәне үзләштерергә, укырга кирәк.

Идрис Сәетгалиев әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»