03.12.2010 - Көнүзәк

Акча. Төзелеш. Фатир

Төзелешне юкка гына “тормыш көзгесе” дип атамыйлар. Яңа йорт, бина салу — камиллеккә омтылу, алга карап яшәү билгесе, тормыш сыйфатының яхшыруы күрсәткече ул. Төзелеш тармагының ни дәрәҗәдәлегенә карап, гомум социаль-икътисади хәлгә бәя бирәләр. Кызганычка каршы, бүген Башкортстанда бу тармакның хәле мактанырлык түгел. Кризис нәтиҗәсендә иң зур тетрәнү кичергән тармак ул төзелеш.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика төзелеш комплексының бүгенге хәле һәм перспективаларына багышлап киңәшмә үткәрде. Анда, тармакның үсеше мәсьәләсеннән бигрәк, проблемаларның сәбәпләре һәм темпларның сүлпәнлегенә китерүче факторлар хакында сүз барды. Бу аңлашыла да, чөнки диагноз куймый торып, чирне дәвалый башламыйлар.

Рөстәм Зәки улы Башкортстан төзүчеләренең данлы үткәнен, республикабыз инфраструктурасын булдыруда аларның бәяләп бетергесез ролен, үз тәҗрибәләрен элекке СССР, хәтта чит илләрдә дә таратуын ассызыклап үтте. Аннан соң бүгенге аяныч хәлгә кичекмәстән киртә кую, аеруча торак төзелешен активлаштыру буенча максатка ярашлы чишелеш табу турында сүз барды.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов үз чыгышында түбән тәгәрәүнең  сәбәпләрен ачкан саннар китерде, җыелучылар игътибарына график-сызымнар тәкъдим ителде. Хәтта аерым төбәкләрдә төзелешне тоткарлауның иң беренче тормозы — җир участокларын кабаттан сату өчен таныш-белешләргә  бирелү очраклары турында да әйтте.

Башкортстанда бүген 3 мең чамасы төзелеш оешмасы теркәлгән. Шуларның 4-5 проценты гына эре предприятие дип атала. Аларда 300 мең кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 10 мең сум. 2009 ел йомгакларыннан күренүенчә, әлеге предприятиеләрнең 20 проценты зыянга эшләгән, 150се банкротлык  чигенә барып җиткән. Шундыйлар арасында элегрәк торак төзелешенә мөһим өлеш керткән “21нче трест” кебек куәтле җәмгыять тә бар. Бюджет акчасы исәбенә төзелгән социаль объектлар өчен дәүләтнең төзелеш оешмаларына бүгенге көнгә 2 миллиард сум бурычы бар.

Әйе, проблемаларны тагын да санарга булыр иде. Әмма моның мәгънәсе юк. Чөнки тармакның никадәр авыр хәлдәлеген, безгә калса, Башкортстан халкының торак белән тәэмин ителү буенча ил күләмендә 56нчы, ә Идел буе федераль округында 12нче урындалыгы ачып сала. Дөрес, республика җитәкчелеге биш ел дәвамында торак төзелешен 1,5 тапкырга арттыру, 2015 елда 3 миллион квадрат метр торак мәйданнарын файдалануга тапшыруны максат итеп куя. Әмма моңа ышану  кыенрак. Һәрхәлдә, бүгенгедәй хәл сакланса, киресенчә, булган күрсәткечләр тагын да түбәнрәк тәгәрәячәк.

Киңәшмәдә билгеләнүенчә, темпларны үстерү мөмкинлеге бар. Беренчедән, төзелеш өчен җир мәйданнарын бүлү процедурасын ачык итеп, бюрократик каршылыкларсыз хәл итәргә кирәк. Икенчедән, йортлар һәм башка социаль объектлар салынасы участокларга инженерлык коммуникацияләре үткәрүне, ягъни инфраструктура булдыруны тизләтү сорала. Өченче мөмкинлек — ипотека кредитлавын җайга салу. Тәүге ике шарт, башлыча, дәүләттән тора һәм аларны, кем әйтмешли, өстәл сугып та хәл итеп була кебек. Мәсәлән, инфраструктура булдыруны, гомумән, казна исәбенә башкару үзен аклаячак. Ә менә ипотека кредитлавы белән мәсьәлә катлаулырак.

Билгеле булуынча, дөньяви кризис башлангач, банклар торак сатып алуга тәгаенләнгән кредитлар бирүне алты тапкырга киметте. Дөрес, 2010 ел башыннан ипотека 2 тапкырга үсте, әмма торак базарында җанлылык сизелми. Киресенчә, белгечләр ассызыклавынча, 2010, 2011 елларда да төзелеш темплары, инерция белән барса да, 2012дә тәмам көрчеккә терәлү куркынычы да бар. Димәк, әлеге шартларны кичекмәстән гамәлгә ашыру сорала.

Ипотеканың  процент ставкасын төшерү хакында күптән сүз бара. Бүгенге 11-16 процент ифрат югары. Эш шунда, торак сатып алуга дигән кредит озак вакытка исәпләп бирелә, шуңа күрә югары процент ул кредитны түләүне авырлаштыра. Республика Хөкүмәте шушы ставканы 6-7 процентка кадәр төшерү хакында сүз алып бара. Ягъни  билгеләнгән процент ставкасының 6-7 проценттан арткан өлешен торак сатып алучы өчен банкка дәүләт түли. Шушы максатта Башкортстанның 2011 ел бюджетына 120 миллион сум акча салынган. Бу зур сумма түгел, әмма төзелешкә ниндидер этәргеч бирү өчен ярыйсы ук  стимул.

Башкортстан Президенты үзенең чыгышында, бүгенге көндә торакка чиратта торучы 57 мең гаилә бар, дип билгеләде. Аларның күпчелеге социаль ипотека аша торак алуга исәп тотса, араларында, гомумән, торак өчен бернинди дә акча түли алмый торганнары да бар. Андыйлар өчен социаль найм торагы төзергә кирәк. Бүген мондый торак юк дәрәҗәсендә. Ә ул булырга тиеш. Дөньяның ни хәле булмас — янгын да чыга, су да баса, җил-давыл һәм өермәләр торакны юкка чыгара, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һ.б. бар...

Төзелеш комплексын икътисадның башка тармакларын хәрәкәткә китерүче локомотив дип атарга була. Тармакка салынган 1 сум янә 6-7 сумны әйләнешкә кертә. Әгәр дә локомотив үзе кузгалып китә алса инде. Шуңа күрә әле инерция белән барган составны туктатырга ярамый, мичкә күмер ташларга кирәк, ягъни тармакка ярдәм итү сорала. Шулай булганда республикада әле тукталып калган 380 бюджет объектын төзеп бетерү, торак йортлар салуны арттыру мөмкинлеге булачак.

Тагын бер ифрат мөһим проблема. Монысы халыкның акчалата кеременә кагыла. Аналитиклар исәпләп чыгаруынча, бүгенге шартларда 1 бүлмәле фатирга дип ипотека кредиты алу өчен гаиләнең уртача кереме 28-30 мең сумнан ким булырга тиеш түгел. Зуррак  фатирга исә керем дә күбрәк кирәк. Республикада яшәүчеләрнең 80 процентының кереме 20 мең сумнан артмый. Шулай булгач, торак төзелеше хакында сөйли башлаганда, югарыда әйтелгән проблемаларның берсен генә дә инкарь итмичә, безгә калса, сүзне ул торакны сатып алучының матди мөмкинлегеннән, хезмәткә түләүне арттырудан башлау дөресрәк.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»