02.12.2010 - Көнүзәк

Р. М. Әсәдуллин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ ректоры:

— Без, икътисадның төрле тармагында эшләүче белгечләр, ил Президентының чыгышын, аның безнең эшчәнлеккә кагылышлы сүзләрен көтеп алабыз. Быел да ышанычыбыз акланды, без Президенттан күптән ишетергә теләгән сүзләрне ишеттек. Тик Д. А. Медведев аларны бөтенләй көтелмәгән яклап тәкъдим итте. Бу уңайдан ул, һәрвакыттагыча, үзенә тугры кала.

Барлык тәкъдимнәрнең нигезендә яңарту-камилләштерү ятуга карамастан, Федераль җыелышка Юлламаның үзәгендә Президентның куелган максатларга ирешүдә мөстәкыйльлеккә чакыруы ята. Бу уңайдан мин аны хуплыйм, чөнки җаваплылык һәм азатлык, һөнәри осталык белән бергә, кешегә тагын да ныграк ачылу һәм үзендәге көч-мөмкинлекләрне тулырак гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә.

Педагог буларак, Президентның безнең барыбыз өчен дә иң беренче бурыч итеп балаларның тулы кыйммәтле үсешен тәэмин итүне, аларны яклауны киләчәккә иң дөрес һәм отышсыз инвестицияләр дип атавы күңелемә хуш килде. “Бала хокуклары якланган  һәм аның шәхесе хөрмәт ителгән  җәмгыять игелеклерәк һәм кешелеклерәк тә булу белән беррәттән тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, аның киләчәге дә имин, өметле”, — диде Д. А. Медведев. Һәм без аның балаларны яклау өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт сәясәте кирәклеге турындагы фикерен тулысынча хуплыйбыз, үзебезнең яктан Ватаныбыз мәгарифендә, иң элек, киләчәк кешесе, илебездә һәм дөньяда тынычлык, иминлек нигезе буларак, бала шәхесен формалаштыруның психологик-педагогик принципларына өстенлек бирү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез.

Президентның, шәхесне формалаштыручы социаль институтлар буларак, мәктәпнең һәм гаиләнең әһәмиятен аерым ассызыклап үтүе, аларны дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә тиңләштерүе очраклы түгел. Биредә педагогик белемгә һәм кешеләр күңеленең инженерлары дигән “квалификациясе” булган кешеләргә аерым урын бирелә. Кызганычка каршы, яңарту-камилләштерү турында күп һәм еш сөйлибез, Президент бу уңайдан коры сүз сөйләүне туктатып, анык гамәлләргә  күчәргә, тәгаен проблемаларны хәл итәргә чакыра. Педагогик белем бирүнең база үзәген булдыру һәм аның нигезендә укытучыларның, өстәмә белем бирү педагогларының, мәгариф системасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү үзәкләрен оештыру көнүзәк мәсьәлә булып тора.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»