01.12.2010 - Көнүзәк

Җиргә милекчелек мөнәсәбәте

Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда җирне рәсмиләштерү һәм теркәүгә багышланып Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында үткәрелгән  “түгәрәк өстәл” утырышына күп кеше килде. Оештыручылар әйтүенчә, катнашырга теләге булганнарның кайберләре анда керә дә алмады. Бу проблеманың актуаль булуы турында сөйли.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Юлай Ильясов, республиканың җир фонды 14,3 миллион гектарга якын, диде. Аларның яртысыннан күбесе —  7,7 миллион гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр. Башкортстан  авыл хуҗалыгы биләмәләре буенча илебездә —  җиденче, ә сөренте җирләр буенча алтынчы урында.

— Кызганычка каршы, җир өлешләре хуҗаларының  хокукый белеме булмавыннан файдаланып, кайбер компанияләр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне тартып ала, — диде Юлай Талха улы. —  Авыл хуҗалыгы җирләрен үз тәгаенләнешендә файдаланмый гына яңадан бүлү очраклары да бар.

Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров, соңгы елларда  Русиядәге җирләрнең яртысының диярлек басып алу юлы белән хуҗасы алмашынган. Шулай итеп, “Кущевка станицасы проблемасы” бөтен Русия өчен уртак булып чыкты.

 Җиргә милек мөнәсәбәтләренә үзгәрешләр кертми торып илне яңартып бетерү мөмкин түгел, — диде Андрей Геннадьевич. — Законнарга басып алуга киртә куючы үзгәрешләр кертелә, ләкин тормыш та үзгәрешләрен кертә. Шунысы ачык: җирнең ирекле әйләнешендә административ киртәләр булу законсыз гамәлләр өчен нигез булып тора.  Кызганычка каршы, республикада соңгы елларда бу тармакта уңай үзгәрешләр күзәтелми.

Русия Икътисади үсеш министрлыгының Инновацион сәясәт департаменты директоры Сергей Беляков билгеләвенчә, Русия җир буенча килешүләр саны буенча 186нчы урында килә. Шул ук вакытта дөньяда инвестиция мөмкинлекләре бүгенге көндә триллион доллардан артып китә, илебез шуның бер өлешенә дәгъва итәргә хокуклы, ләкин агымдагы елның 10 аенда, киресенчә, илебездән 21 миллиард доллар читкә чыгып китте. Инвесторларга Җир кодексы камил булмау файдалырак.

— Ел азагына кадәр без Дәүләт думасына Гражданлык кодексына җиргә милекчелек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертүне тәкъдим итәргә тиешбез, — диде Дәүләт думасы комитеты рәисе Павел Крашенинников. — Җир кодексы да үзгәрәчәк. Җир инвестицияләр объекты булсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җирләре буенча чикләүләр кимегән хәлдә калырга  тиеш.

“Эшлекле Русия” иҗтимагый оешмасы рәисе Борис Титов җирне рәсмиләштерүгә бирелгән вакытны кыскартырга кирәк, дип билгеләде.

— Кайбер очракларда бу процесс берничә елга сузыла. Проект 5-6 елдан гына гамәлгә ашырылган очракта предприятиенең көндәшлеккә сәләтлеге турында сөйләп буламы? Бу вакыт эчендә технологияләр дә үзгәрә бит.

Аның фикере белән Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Урал Ураксин һәм “Башземоценка”  предприятиесе директоры Раил Еникеев та килеште. Алар, берлектә “бердәм тәрәзә” булдыру белән беррәттән, инвестицияләр буенча документларның тиз әзерләнүенә булышлык итүче дәүләт оешмасы булдырырга кирәк, дигән тәкъдим керттеләр. “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар бу тәкъдимне хуплады. Русиядә мондый тәҗрибә бар да инде. Калуга өлкәсенә, мәсәлән, инвесторлар күп килгәнлектән, проектларны гамәлгә ашыру өчен  40 меңгә якын эшче  таләп ителә.

Илдар Әхияров.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»