30.11.2010 - Көнүзәк

Картлыкны шатлык иткән шәһәр

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов өлкән яшьтәге кешеләр өчен  социаль туризмны үстерү бурычын куйган иде. Аның фикеренчә, актив тормыш алып баручы пенсионерларга мондый сәяхәтләр бик файдалы булачак. Киләсе елга республика бюджетында шушы максатларга 38 миллион сум  каралган.

Узган якшәмбедә әлеге күркәм башлангычны тәүгеләрдән булып кабул итүче Туймазы шәһәре  бер төркем пенсионерларын Уфага экскурсиягә алып килде. Хәер, Туймазы өчен бу яңалык түгел. Анда дүртенче ел  инде өлкән яшьтәгеләр өчен  “Картлыкны шатлык иткән шәһәр” Халык университеты эшләп килә. Шушы университет әгъзасы булган йөздән артык туймазылы бүген инглиз, немец, француз телләрен, компьютерны өйрәнә, театраль-музыкаль студиягә, спорт түгәрәкләренә йөри. Ә күпләр яратып кабул иткән юнәлеш — туристлар клубы.

— Безнең пенсионерлар сәяхәт итәргә бик ярата. Казан шәһәрендә, Болгарда булдык, мөселман һәм православие гыйбадәтханәләре белән таныштык, ел саен Өлкәннәр көне алдыннан Кандра күле буендагы “Ватан”  лагерена барабыз, алар анда туристлар мәктәбен үтә, — ди төркем  җитәкчесе Наилә Арсланова.

Уфада төркем әгъзалары башкала белән танышты, күпләренең биредә күптән булганы юк икән. Шәһәр үскән, матурланган, биек, күркәм йортлар үсеп чыккан, дип билгеләде алар. Сәфәрчеләргә бигрәк тә Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музеена оештырылган экскурсия ошады. Анда бу көннәрдә бөек рәссам Архип Куинджиның күргәзмәсе тәкъдим ителә.

— Без матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәндек, шөкер, моңа хәзер вакытыбыз да, мөмкинлегебез дә бар, — ди 65 яшькә кадәр химия сәнәгатендә эшләгән Инна Кузьмичева. — Мин бу оешмага октябрьдә генә килдем, хәзер компьютерны өйрәнәм, вокалга йөрим. Әле юл буена автобуста җырлап килдек. Бик канәгатьбез бүгенге экскурсиядән, гомумән, бу оешма әгъзасы булуым белән бәхетлемен. 

Рәйсә Шәфыйкова гомере буе төзелеш оешмаларында икътисадчы-инженер вазыйфасын башкарган.

— Мин клуб ачылган елдан бирле әлеге оешманың актив әгъзасы, — ди ул. — Казанга да бардык, Болгарны да күрдек. Ярты хак түләп йөрибез, моның өчен шәһәр һәм район хакимиятенә рәхмәтлебез. Театрларга, концертларга да билетлар ярты хакка төшә. Безне бергә җыючы, һәр көнебез күңелле һәм файдалы үтсен дип тырышучы шушы университетыбыз караган “Елларым — минем байлыгым” оешмасы идарәсе рәисе Гөлнара Миңнегалиевага да  рәхмәтебез чиксез. Мин ялгыз яшим, шушында әллә күпме дуслар таптым. Хәзер һәр көнем исәпле, инглиз теле түгәрәгенә йөрим, Ислам динен өйрәнәм, буыннарны ныгыту гимнастикалары — барысы да  түләүсез. Шуңа да ялгызым моңаерга һич форсат юк.

Санап үтелгәннәрдән тыш, университет әгъзалары тегү эшенә, чигү төрләренә өйрәнә, юриспруденция, җир эшкәртү нигезләренә төшенә.

Уфага килүчеләр арасында Туймазы тегү фабрикасының элекке директоры Ринат Халиков та бар иде. Ул да күптән университет “студенты” икән. Инглиз теленә, компьютерга тотынган, оныклары чит илдә яшәүче кешегә бу һөнәрләрнең бик тә кирәге чыккан. Гимнастикага, бассейнга йөрергә дә вакыт таба Ринат Нурахман улы.

Уфага килгән 47 кешенең һәммәсенең дә үзәк турында әйтер сүзләре күп иде. Алар башка төбәкләрдәге яшьтәшләренә дә шушындый актив, шатлыклы картлык тели.

— Оешмабызга әгъза булып керергә теләүчеләр саны көннән-көн арта. Моның өчен аена 250 сум взнос түләргә генә кирәк, калган чыгымнарны район хакимияте үз өстенә алды. Ишегебез һәр кешегә ачык, теләгебез бер генә — яшьлекләре авыр хезмәттә үткән өлкәннәребезнең картлыгын ямьләү, бай эчтәлекле итү, — диде районның ветераннар советы рәисе урынбасары Розалия Шәмсетдинова.

Кичен туймазылыларны “Нур” театры каршылады. Спектакльдән соң алар: “Табигать көйсезләнеп торса да, бүген безнең өчен иң матур көн булды, башкалага ямьле җәй көннәрендә дә килербез әле”, дип планнар корып, һәрвакыттагыча, җырлый-җырлый туган якларына юл алды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»