27.11.2010 - Көнүзәк

Белорет урманнарын кем яклар?

Шыгай авылына янгын Керәкә тавыннан төште.5 июньдә Белорет районының Сермән авылы янәшәсендәге урманда янгын чыга. Дымга сусаган агачлар шартлап яна. Кызганычка каршы, зур бәла килүне әлләни ерак булмаган табигать кочагында сабантуйга җыелган халык та, соңыннан бәйрәмне шул урман төбәгендә дәвам  итүче дәрәҗәле түрәләр дә тоймый. Бәйрәм “кәефе” шулкадәр әсир итә ки, урманның дөрләп януын икенче, өченче көнне дә күрмиләр. Бер ай (!) яна Белорет урманы. 5 июльдә Сермәннән 10 чакрым ераклыктагы Керәкә тавында кара төтен күренүе түбәндә урнашкан Шыгай авылы халкын сискәндереп җибәрә. Йоклаган халыкны уятырга теләп, иртәнге сәгать биштә “чаң” сугалар... Әмма урманны гасырлар буе үзенең яшәү терәге, тормыш таянычы дип гомер итүче шыгайлылар янгынны сүндерүдән... баш тарта. “Кызыл әтәч” бәрәңге бакчаларына якынлашкач кына халык теләр-теләмәс кенә урамга чыга.

Белорет районындагы әлеге вакыйгаларны матбугатта куертмадылар. Чөнки Шыгайдагы хәлләрне сөйләгәндә  төп сорауга җавап табуы авыр булачак иде. Ул — төбәктә яшәүче кешеләрнең “үз” урманнары язмышына битарафлыгы белән бәйле. Зур фаҗигагә бер адым калганда Шыгай авылының янгыннан котылуы табигатьнең кешеләр битарафлыгыннан өстен торуын күрсәтте кебек.

Башкортстан урманнарга бай. Аның куәтен билгеләүче нефть, ашлык кебек хәзинәләрне тулыландыра ул. Әмма урман сәнәгатенең дә үз проблемалары җитәрлек. Аны тирәнрәк өйрәнгән саен урманнар шомлылыгы көчәя барган сыман. Элгәре алар йорт-ихата тергезергә, төзелеш кирәк-ярагы, җиһазлар эшләргә  хезмәт итсә, соңгы елларда исә аерым кешеләрнең җиңел юл белән баю, кесә калынайту чыганагына әйләнеп бара. Белорет урманнарының бүгенге хәл-торышы, язмышы белән кызыксынганда да шуңа инандык. Кайчандыр арык атка салып урманнан агач алып чыккан өчен хөкем итәләр иде, хәзер рөхсәтсез агач кисүчеләр “КамАЗ”лар белән килә.

Бүген Башкортстан урманнарында инвесторлар бихисап. Аларның бурычы — тармак эшчәнлеген оештыруда тәүдә үз чыгымнарын салу, килешү буенча бирелгән мәйданнарда агач кисү, утырту һәм эшкәртү. Башкортстан Хөкүмәте боерыгы буенча бирелгән урманнарда инвесторлар үзләрен чын хуҗа итеп тоямы? Урманнарны нәтиҗәле файдалануда инвесторларның урындагы халык белән мөнәсәбәте ничегрәк? Белорет районына  без шул сорауларга җавап эзләү максаты белән юлландык.

Урман байлыгына ымсынучылар соңгы елларда ифрат ишәеп китте. Берничә ел элек республикабызның байтак районнары аша үткән җәйге гарасат та, корылыктан чыккан янгыннар да җиңел юл белән урман байлыгын үзләштерүчеләргә “яшел ут” ачты. Әмма табигать казасы ышыгында барын да яшереп булмый. Ыгы-зыгы чорындагы хуҗасызлыктан файдаланып урлашуны һаман да дәвам итүчеләр аз түгел. Әйтергә кирәк, урман турындагы закон, кодекслар үзгәреп тору да агач яратучыларга “болганчык  суда күбрәк балык тотып калырга” ярдәм итте. Республика урманнарын бер яклап рөхсәтсез агач кисүчеләр таласа, икенче яклап тармакта төпле сәясәт булмау икътисадыбызда миллионнарча сум акчаны алып җиткермәүгә китерде. Әйткәндәй, республикада урман турында законнарны бозу буенча гомум күрсәткечнең 9 проценты рөхсәтсез урман кисү белән бәйле. Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, елның ун аенда  югарыда телгә алынган фактлар буенча гомум  суммасы 40 миллион сум тәшкил итүче 263 протокол төзелгән. Рөхсәтсез киселгән агач күләме биш мең  кубометрга җиткән. 201 факт буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма аларның барысы да суд хөкеменә барып җитә алырмы?

Рөхсәтсез урман кисү мисалына тукталу очраклы түгел. Алдарак сүз рөхсәт алып миллионнарча кубометр агачның киселеп каядыр озатылуы турында булачак. Халык күзе күп күрә, дигәндәй, урлашу да чынлап та чаманы онытып җибәрүче җитәкчеләр дә бар бит әле. Гасырлар буе халыкка хезмәт иткән урманнарда агач кисү генә түгел, җиләк, гөмбә җыю тыелган бервакытта, әлбәттә, кешеләрнең югары власть органнарына ышанычы кимүе табигый.

Президент вазыйфасына тәгаенләнү белән Рөстәм Зәки улы  Хәмитов республика урман сәнәгатендәге проблемалар белән танышуны озакка сузмады. Тармакның республика икътисадын үстерүгә, казнаны тулыландыруга зур өлеш кертү мөмкинлеге булуга карамастан, миллионнарча гектар урман нәтиҗәсез файдаланыла иде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров белдерүенчә мәсәлән, республика буенча сәнәгать продукциясе җитештерүендә урман комплексы өлеше 0,9  проценттан артмый. Чагыштыру өчен: 2003 елда ул 2 процент тәшкил иткән, җитмешенче елларда — 17, ә утызынчы елларда 30 процентка җиткән. Шушы ук чыганак буенча, бүгенге бәяләрне СССР заманындагы хакларга күчереп исәпләгәндә, шул елларда урман хуҗалыгының тулай төбәк продуктына керткән өлеше 150 миллиард  сумга  җиткән, бүгенгесе 8 миллиард сумнан артмый. Әлбәттә, республиканың урман хуҗалыгындагы җитди проблемаларның берсе — төзелеш  максатларына сыйфатлы агач кисүнең үзагышына куелуы. Әйткәндәй, рөхсәтсез агач кисүдән тармак елына уртача 97 миллион сумлык зыян күрә. Әлеге сумма республика урман комплексына караган барлык предприятие һәм оешмалар түләгән салым күрсәткеченә тиң.

— Бүген безнең төп бурыч — үзегезнең мәйданнарда производствоны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү, — диде Рөстәм Хәмитов Башкортстанның Урал аръягы  шәһәрләре  һәм районнары хакимият башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә. — Әгәр без аны хәл итәбез икән, арытаба салымнар, бюджет  та үсәчәк һәм халыкның көнкүреше  яхшырачак. Бизнес өчен каршылыкларсыз, конфликтларсыз ышанычлы атмосфера булдыру бик мөһим. Моның белән беренче чиратта район башлыклары шөгыльләнергә тиеш. Алар урыннарда сәламәт малтабарлык мохитен формалаштырырга тиеш. Безнең урманнар  эшләргә сәләтле кешеләр өчен зур ресурс булып тора...

Президент урман хуҗалыгы  һәм сәнәгате алдында торган беренче  чираттагы бурычларны  шулай билгеләде. Әмма Башкортстан урманнарының эшләргә генә түгел, урлашырга сәләтле кешеләр өчен дә зур ресурс булуы инде беркемгә дә сер түгел. Проблемалар, җитешсезлекләр билгеле. Ләкин аларны һич тә тармактагы реформалар нәтиҗәсе дип кенә кабул итәргә ярамый. Журналист тикшерүен дәвам итәбез.

Җепнең очы кайда?

Белорет — республикада урманга бай төбәкләрнең берсе. Гомум мәйданның 80 процентыннан артык, ягъни бер миллион гектарга якын җирне урманнар били. Биредәге табигый байлыклар дүрт дәүләт учреждениесенә — Әүҗән, Тирлән, Инҗәр һәм Белорет урман хуҗалыкларына карый. Соңгысы карамагындагысы 203 мең гектар тәшкил итә һәм арада иң проблемалылардан санала. Үзгәрешләргә кадәр “Белорет урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесендә 200дән артык хезмәткәр эшләгән, 2007 елдан соң урманчылар саны иллегә дә тулмый. Билгеле, хәзер урман хуҗалыклары кулында матди-техник мөмкинлекләр чикле. Зур-зур мәйданнарга арендаторлар хуҗа. Кәгазьдә матур күренгән инвестицион проектлар белән алар бихисап урман киңлекләренә ия булды. Әмма алар үзләрен кайсы яклап урманның чын хуҗалары итеп күрсәтте соң? Агачны үзләре  теләгәнчә кисепме, әллә агач утырту, урман чистарту эшләрендәме?

“Белорет урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе карамагындагы урманнарның байтак өлеше ике зур арендаторга бирелгән. Берсе — “Башлеспром” урман хәзерләү компаниясе” җәмгыяте булса, икенчесе — “Селена” җәмгыяте. Тәүгесенең юридик адресы Белорет шәһәрендә теркәлсә, “Селена”ныкы Благовещен шәһәрендә.

“Селена” җәмгыятенең төбәктәге эшчәнлеге белән таныштырудан элек, аның Белорет урманнарына ничек хуҗа булуы һәм аның килешүдә каралган шартлары белән таныштыру дөрес булыр.

Башкортстан Хөкүмәтенең 2008 елның 1 ноябрендә боерыгы буенча җаваплылыгы чикләнгән “Селена” урман сәнәгате компаниясе” җәмгыятенә “агач эшкәртүнең тулы циклы буенча җитештерүне оештыру” максатындагы инвестицион проектны тормышка ашыру хокукы бирелә. Әлеге боерыкта “Селена” компаниясенә урман фонды участогын аукцион үткәрмичә бирү күрсәтелгән. Хөкүмәт боерыгында шулай ук инвестицион проектны гамәлгә ашыру вакытын  бер елдан күбрәккә  арттырган очракта арендага бирүченең “Селена” белән килешүне вакытыннан алда өзү хокукы да карала. Боерыкка Хөкүмәт Премьер-министры Р. С. Сарбаев кул куйган. (Хөкүмәт боерыгының фотокүчермәсе икенче рәсемдә).

Шунысы да игътибарга лаек, әлеге боерыкның  үтәлешенә контрольлек итү Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, инвестицион һәм инновацион сәясәт министры Юрий Пустовгаровка йөкләтелә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, “Белорет урман хуҗалыгы” учреждениесе һәм “Селена” җәмгыяте арасындагы килешүне Пустовгаров контрольдә тотарга һәм ике як арасында  килеп туган проблемаларны хәл итүдә, “Селена” җәмгыятенең килешүдә каралган шартларны үтәвенә җаваплы булырга тиеш иде.

Хакимият башлыгы кемне кисәтә?

“Селена” Белорет урманнарын үзләштерүгә җиң сызганып тотына. Географик яктан гына түгел, юлларның төзеклеге дә “инвестицион проект” өстендә эшләүчеләргә уңайлы шартлар тудыра. Белореттан Учалы, Бөрҗән, Әбҗәлил юнәлешләрендәге асфальт юлларда җанлылык арта. Сыйфатлы агачның шулкадәрле күп киселеп машиналар белән төрле тарафларга шулай озатылуын урындагы халык моңарчы күрмәгән була. “Инвестиция” сүзе берничә ел элек сәясәтчеләр, икътисадчылар теленнән төшми иде. Хәзер аны халык урлашу, законсыз әрәм-шәрәм итү дип кабул итә. Хәер, авылда, колхозларда да инвестор килүдән шөрлиләр. Әмма йөзләрчә ел үскән урманнар тиз генә бетмәячәгенә ышана “инвесторлар”.

“Белорет урман хуҗалыгы” учреждениесенең урманнарга контрольлек һәм күзәтчелек итү буенча өлкән дәүләт урман инспекторы ярдәмчесе Азамат Исмәгыйлев белән сөйләшәбез. Үзенең вәкаләтләре кысаларында Азат Фәттах улыннан “Селена” җәмгыятенең эшчәнлегенә бәя бирүен сорадым. Әлбәттә, аңа тоташ биләмәләрдәге  бүгенге хәл турында сөйләве җиңел түгел иде кебек. Урман кемгә арендага бирелсә дә контрольлек итүне йомшартырга ярамый.

— Килешүдә каралганча, “Селена” җәмгыятенә 16,5 мең гектар урман бирелгән иде. Елына 32 мең кубометр исәпле агач кисү планы билгеләнде. Шәхси күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам, килешүдә каралса да, җәмгыять агачны тирәнтен эшкәртү, агач утырту, тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнми. Киселгән агач бары тик чимал килеш озатыла. Аеруча шуның өчен борчылабыз: олауларга төялгәне бары тик ылыслы агачлар.

— Хөкүмәт боерыгында һәм аңа кушымтада “Селена”ның “инвестицион проект”ны тормышка ашыруы белән бәйле чаралар билгеләнгән. Килешүне үтәмәгән очракта алар белән хезмәттәшлекне туктату мөмкинлеге каралган. Эш нәрсәдә?

— Әзер агачны кисеп ташу өчен “инвестицион проект” кирәкми торгандыр. Килешүнең бер генә пунктын да үтәми “Селена”. Кем каршы сүз әйтә алсын? Мәсьәлә бик югарыда контрольдә тора икән, кемнеңдер ризасызлык белдерүе урынсыз дип сөйлиләр.

Ирексездән, Белоретның “Урал” гәзите редакциясендәге сөйләшү искә төште. Арендаторлар карамагында булган урманнардагы хуҗасызлык, урындагы халыкка агачны чикләп бирү мәсьәләләре берничә тапкыр күтәрелә “Урал” гәзитендә. Беркөнне гәзит мөхәррирен районның шул вакыттагы хакимият башлыгы Николай Петрович Максимов: “Проблемаларны алай күтәрергә ашыкмагыз. Бездән генә тормый. Без берни дә эшләтә алмыйбыз. Саграк булыгыз”, — дип кисәтә.

Бу кисәтү нәрсәне аңлата? Район хакимияте башлыгының көчсезлегеме, әллә урындагы халыкта ризасызлык, теләктәшлек артуыннан куркумы? Бәлки, югарыдагылар алдында шулай күренергә кирәк булгандыр. Ничек кенә булмасын, республикага  яңа Президент билгеләнгәнче хакимият башлыгы Н. Максимов вазыйфасыннан бушатылды. Монысы да сораулар уята.

Ә “Селена”га җил-яңгыр тими. Алай гына да түгел, Мәскәүдән алынган приказ инвесторларга тагын да колачлырак, кинәнебрәк эшләргә ышаныч бирә. Монысы — Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры В. Б. Христенко култамгасы куелган приказ. Анда Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 30 июнендә кул куелган “Урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле проектлар  турында” карарын үтәү йөзеннән, “Селена” урман сәнәгате компаниясе” җәмгыятенең “Агач эшкәртү буенча тулы цикллы җитештерү булдыру” турындагы инвестицион проектын өстенлекле проектлар исәбенә кертергә әмер бирелә. Федераль министр кул куйган документның фотокүчермәсен дә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. (Фотокүчермә беренче рәсемдә.) Бәлки, федераль дәрәҗәдәге әлеге документ арендаторларга инвестицион проектны тормышка ашыру максатында финанс ресурсларын җәлеп итәргә  ярдәм итә торгандыр? Ул чагында агач эшкәртү цехлары ни өчен төзелми? Белгечләр исәпләвенчә, әгәр “Селена” ылыслы агач ташуны әлеге темпта дәвам итсә, якын елларда кыйммәтле төзелеш материалы гына бетмәячәк, йөзьяшәр урманнар да үтәкүренмәлегә әверелүе ихтимал. Кыскасы, 49 елга исәпләнеп төзелгән килешүне, агач бетү сәбәпле, 9 елдан да өзеп булачак. Моның шулай булмаячагына бик ышанасы килә. Ә менә Белорет районы хакимиятенең әлеге мәсьәләдәге позициясен ачыклый алмадык. Командировкага чыгардан бер көн алда район хакимиятенә шалтыратып, берничә сорауга җавап әзерли торуларын үтендек.

— Проблема булмас, сораулар катлаулы түгел. Бәлки, район хакимияте башлыгы да сезнең белән очрашуга вакыт табар. Ул көн бик киеренке булса да очрашу әйбәт булыр, — диде ихлас күңелдән район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Александр Зайцев.

Билгеле, Белоретта командировкада булганда хөрмәтле яңа хакимият башлыгы В. Г. Миронов безне кабул итә алмады. Вакыты бик тыгыз, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән дә мөһим мәсьәләләр булганда Интернет челтәре аша аралаша, диделәр. Берничә көннән янә Александр Зайцев белән элемтәгә кердек.

— Мин командировкада булдым, өлгермәдек. Сорауларыгызны район хакимияте башлыгына да күрсәттем. Сорауларыгыз  аңлашылып та бетми, — дигәч, арытаба сөйләшүнең урынсыз булуын аңлап, саубуллаштым.

Республика гәзитенең баш мөхәррире кул куйган хатта нәрсәләрне аңламаска мөмкин иде соң ул? Белорет районы бюджетын тулыландыруда урман сәнәгате өлеше, төбәктә урман хуҗалыгын үстерүне ничек фаразлыйсыз, тармакта хезмәтне, җитештерүне оештырудагы җитешсезлекләр нинди зыян китерә һ.б. дигән сорауларның бирелеше аңлашылмавы гаҗәпләндерде. Әллә гәзиткә җавап әзерләп вакланырга, әллә серләрен чишәргә теләмәделәр — билгесез.

“Урманнарны арендаторларга күпләп бирүнең файдасын күрмим мин. Әлбәттә, боларны шәхси  фикерем буларак кабул итегез. Арендатор беренче чиратта инвестицион проект белән килергә тиеш. Анык программасы булу мотлак. Әлегә “Селена” мисалында без боларның берсен дә күрмибез. Иң мөһиме — халыкка төзелеш агачы бирү күләме чикләнде. Ризасызлык шуңа үсә. Уйлап карагыз, соңгы елларга кадәр район буенча 30 мең кубометрдан артык  ылыслы агач бүленә иде. Ә быелгысы 6 мең кубометрдан артмый. Аны да бит арендатор хуҗа булган урманнан бүлмиләр. Миңа калса, элекке Хөкүмәтнең арендаторларга Белорет  урманнарын күпләп бирергә  карар итүе халык өчен зур авырлык тудырды.

“Селена”ның бүген төп шөгыле тәүлек әйләнәсенә агач ташу белән чикләнә. Инвестор икән, башта эшкәртү цехы төзергә, аннан урманнан агач ташырга тиештер. Эш урыннары, салым артыр иде. Районда, шәһәрдә дә агачка, төзелеш материалына ихтыяҗ зур. Әлегә шәһәр халкы зур юлдан агач төягән куәтле машиналарны көтеп ала да, чарасызлыктан, көчсезлектән йөрәге әрнеп  озатып кала.

(Азамат Исмәгыйлев сөйләгәннәрдән).

Янсын әйдә, урманга байлар хуҗа

Район сабантуе көнне, 5 июньдә, Сермән авылы янәшәсендә урман яна башлавына бәйрәмгә җыелган халыкның бик азы гына игътибар итмәгәндер. Халыкта да, җитәкчеләрдә дә янгын сүндерү кайгысы булмый ул чакта. Бик тә үкенечле, әлбәттә. Чөнки шушы “кызыл әтәч” нәкъ бер ай үтүгә, урындагы халык белән арендатор-инвесторлар арасындагы каршылыкны иң киеренке ноктасына күтәрә.

Сермән урманыннан 7-8 чакрым ераклыктагы Шыгай авылына янгын бер ай дигәндә килеп җитә.

— Янгынның бер ай дәвамында сүндерелмәвен биек тауларга менә алмау яки юл булмау белән генә бәйләргә ярамый торгандыр. Зыян күргән мәйданда “Башлеспром” һәм “Селена” җәмгыятенә бирелгән урман участоклары да бар. Ашыгыч рәвештә ярдәм сорап аларның җитәкчеләре исеменә телефонограмма җибәрүләренә үзем шаһит. Техника, кеше сорадык. Мөмкинлек юк, кешеләр җитешми, дип җавап бирделәр. Шул ук вакытта төннәрен урманнан олаулап агач чыгаруларын күреп тордык. Бер машинага ылыслы агачны 10-14 кубометр чамасы төяп була. Ә алар дистәләрчә иде. Дөрләп урман янганда шундый битараф калуларына халык шаккатты, — дип хәтерли Азамат Исмәгыйлев.

Шыгай куе төтен эченә күмелә. Бер яктан янәшәдәге Кырака тавындагы ылыслы урман дөрләп яна, бераздан көньяктан Әбҗәлил урманнарындагы әче төтен түбәндә урнашкан авылны камап ала. “Башлеспром” җәмгыяте Сермән урманында агач хәзерләгән техникасын җибәрергә дә теләми. Аның каравы, төбәктәге экологик һәлакәткә  чик кую өчен ярдәмгә Уфа, Чиләбе, Магнитогорск, Учалы, Кырмыскалы районнарыннан янгын сүндерүче һәм авыр техника җәлеп ителә.

Авыл старостасы Инсаф Хәнәфин сөйли:

— Техника, читтән көчләр килгәнче байтак интектек. Халыкны иртәнге биштән күтәреп карадык. Күбесе, урман безнеке түгел, байлар сүндерсен, дип баш тартты. Соңыннан дәррәү чыктык.

Халыкка иң авыры, әлбәттә, власть органнарының  битарафлыгы иде. Район хакимиятеннән дә хәбәр юк. 5 июль  иртәсендә урманчыбызның тормыш иптәше Лира Хәйруллина килеп керде. Премьер-министр Раил Сарбаевка Интернет аша хат язарга булдык. Авылыбызның ут эчендә калу куркынычын әйттек. Хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм итүне сорадык. Уфага, Тукай урамы, 46 адресы буенча Премьер-министр исеменә хат яздык. Икенче көнне таң белән бакчалар артына вертолет төшеп утырды. Менә шуннан соң гына иркенләп тын алдык.

Белгечләр исәпләвенчә, Шыгай урманнарыннан экологик зыян күләме 20 миллион сумнан арта. Гомум мәйданы 1100 гектардан арткан урман “кызыл әтәч” корбаны булды. Яшел байлыгыбызны карап торып дигәндәй яндыруда кем җаваплы? Халык кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми. “Редакциягә Белоретта яшәүче Рәмилә Исмәгыйль кызы Казина килде. “Туган авылым (Шыгай) өчен кайгырып, төне буе йоклый  алмыйм. Авыл халкы да йокысын югалтты. Нигә район хакимияте бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырмый икән?” — дип борчыла ул”.

Әлеге юллар “Урал” гәзитенең быелгы 78нче санындагы мәкаләдән алынды. “Саграк булырга кирәк” дигән кисәтү алгач, район гәзите, билгеле, халык күңелендәге чын кичерешләрне әйтеп бетерә алмый. Аренда килешүендә каралса да, янгын сүндерүдән читләшкән инвесторлар турында башкачарак фикер булуына ышанасы килми. Әмма урманда чын хуҗа булмаганын да күрсәтә бу каза. “Белорет урман хуҗалыгы” учреждениесе, кызганычка каршы, күзәтүче орган булып кына калды, “Белорет урманы” дәүләт унитар предприятиесе урманнарны карау, тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ничек кенә булмасын, бүген төп  сорауга җавап табуы җиңел түгел: элекке Хөкүмәтнең урман сәнәгатендә чыгымнарны киметү, табыш алуны арттыру максатында табигый байлыкларыбызны арендаторларга бирү турындагы сәясәте үзен аклыймы? Шундый максат куелган очракта да инвестор-арендаторларның җавапсызлыгына, башбаштаклыгына ни сәбәпле чик куелмый. Боларны “Селена” җәмгыяте эшчәнлегендә ачык күрәбез. Бәлки, Мәскәүдән федераль министр имзасы куелган документлар “ышыгында” инвесторлар кырын эш белән шөгыльләнәдер? Республика җитәкчелеге  шәхси торак төзелешен арттыру бурычын билгеләгән бервакытта, милли байлыгыбыз каядыр читкә, билгесез юнәлешкә озатыла.

Белешмә. “Белорет урман  хуҗалыгы” дәүләт учреждениесендә соңгы өч  елда сигез директор алышынды. Бәлки, бу хәл урманчы-җитәкчеләрнең югары һәм урындагы власть органнары белән килешеп эшли алмаулары белән бәйледер. Риторик сорау. Әмма уйланырга мәҗбүр итә.

71 “егет” йорт сала алмый

Шыгай урманнары буйлап атлыйбыз. Авыл уртасындагы йортлар төзек. Үзәктән читкәрәк киткән саен ихаталар бушлыгы күзгә ташлана.

— Минеке дә шулар исәбендә. Инде салып кергән йортыбыз тузып бара, ихата корып бетерә алмыйм. Агач материалына кытлык. Арендаторлар бирми, бүленгән фонд җитми. Быел 500 кубометр ылыслы агач бүлгәннәр иде. Җиңү бәйрәме уңаеннан  сугыш һәм тыл ветераннарына тараттык. Авыл Советына биш авыл карый, 816 йортта 2480нән артык кеше яши. Һәркемнең төзисе килә, агач бирмиләр. Шуңа күрә дә безнең арендатор, инвестор исемен ишетүгә ачуыбыз кабара, — ди Шыгай авыл Советының эшләр башкаручысы Миләүшә Сәлмәнова.

Авыл Советы буенча 120 кеше өй салу өчен агач алырга ярдәм итүне сорап гариза язган. Әгәр әлеге чират үсүне туктатып, гариза биргәннәренә генә агач бүлгән очракта да ихтыяҗны каплау өчен 20 ел кирәк булыр иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең ел саен 70-80 кешегә арта баруы киеренкелекне тагын да көчәйтә. Биш авылда бары тик үз йортлары булмау сәбәпле, өйләнергә “ашыкмаган” 20-40 яшьләрдәге 71 “егет” исәпләнә.

— Авылда ел саен 7-8 кеше өй туйлый иде. Хәзер ике-өчкә тула микән? Кем әйтмешли, өстенә урман аварга торган урында яшибез. Матурлыгына соклансак та, урманнарга карашыбыз үзгәрде. Элек алай түгел идек. Урманнары янды, әмма агач сатып алып булмаган арендаторга ничек ярдәм итик? Авылга куркыныч янамаса, мөгаен, беркем дә янгын сүндерергә чыкмас иде. Урман эчендә яшәп төзергә агачың булмасын инде, ә арендаторлар машиналап ташый. Халык мондый инвесторларның эшен хупламый, — ди шофер Рамил Галиуллин.

Шыгай авылында берничә ел элек иркен яланда ике зур урам ясап йорт участоклары бүленгән булган. Күбесенең ихаталары койма белән әйләндереп алынган. Әгәр таләп ителгән күләмдә агачы бүленсә, бүгеннән 20дән артык кеше йорт салырга тотыныр иде. 43 өйгә проект эшләнгән. Хуҗалары агач көтә. Борын заманнардан ата-бабалары дөнья көткән Шыгайны җил-яңгырдан саклаучы урманнарга читләр хуҗа. Казахстаннан, Ырынбур өлкәсеннән килүче зур машиналар көне-төне ылыс агачы ташый.

— Җепнең очы, чынлап та, бик югарыдадыр инде. Шулай булмаса, халык фикеренә күптән колак салган булырлар иде.

I-II төркемгә  караган урманнар, ягъни халык яшәгән урыннарга якын мәйданнарга “Селена” җәмгыяте хуҗа. Һич тә алай булырга тиеш түгел. Ә халыкка үзләре менә алмаган тау башындагы яки техника белән кереп булмаслык урманнардан тәкъдим итәләр. Рөхсәтсез яки законсыз агач кисүче-ташучыларны ачыклыйбыз. Әмма күбесе, минемчә, җиңел котыла, — ди Белорет һәм Бөрҗән урман хуҗалыкларына караган мобиль төркемнең урманны контрольдә тоту һәм күзәтү инспекторы Илнур Минһаҗев.

....Шыгай урманнары шомлы итеп, шаулап озатты. Әйтерсең лә табигать балалары — агачлар телгә килеп, гүя серләрен чишәргә тырыша, кешеләрдән ярдәм сорый — без кемнеке, безне сатарга ярамый. Аяныч хәл, урман матурлыгына сокланырга, яисә җәнлек ауларга гына килеп киткән түрәләр-инвесторлар гына агачлар зарын ишетми. Хәер, авыл халкының хәлен аңларга теләмәгән адәмнәр йөзьяшәр агачләр  телен кайдан аңласын инде?!

Олег Төхвәтуллин,

“Кызыл таң”ның авыл тормышы

бүлеге мөхәррире.

Белорет районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»