26.11.2010 - Көнүзәк

Башкалада башмак симертеп...

 

Быел сиксән яшен тутырган Әхияр абый Таюпов Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында туган. Бөек Ватан сугышының барлык ачысын татыган. Күп вакыт җиткән ир-егетләр дә күтәрә алмастай авырлыкларны үз иңендә тойган үсмер, кайбер замандашлары кебек, җиңел икмәк эзләп, шәһәргә  чыгып китми, ач үлемнәрдән алып калган “балтырганлы һәм катыклы” авылында гомер итүне хуп күрә. Моннан 3-4 ел элек кенә берәрсе аңа: “Абзый, син озакламый шәһәр кешесе булачаксың”, дисә, ул кул гына селтәр һәм:

— Юк инде, туганнар, мин — авыл кешесе, шәһәрегез минем өчен түгел, чөнки мин анда бер атна да торалмам, саргаеп үләрмен! — дияр иде.

Әмма халык: “Ризыгыңа язган азык тешеңне сындырып керер”, дип юкка гына әйтмәгән шул. “Авыл өчен генә яралган” Әхияр абыйга да 80 яшьлек юбилеен шәһәр кешесе, ул гына да түгел, башкалабыз Уфада яшәүче булып каршыларга туры килә.

...Беренче тапкыр Әхиярне шәһәр “кабул итми”, бәлки, киресенчә, ул аны үз итми, дияргә кирәктер. Бу сугыштан соңгы елларда була. Ул чаклардагы авыл мәктәбе программасын бик яхшы үзләштергән егет, белем алуны дәвам итәргә теләп, күп кенә яшьтәшләре үрнәгендә Дәүләкән шәһәрендәге киң билгеле педагогия училищесына имтихан тапшырырга бара.

— Анда беренче көннәрдә үк үзебезнең районның Чебенле авылыннан килгән Солтан исемле егет белән танышып, дуслашып алдык. Мин аңа урыс теленнән имтихан бирергә ярдәм иттем, ә ул миңа — башкорт теленнән. Күпләр укырга керә алмыйча кайтып китте, без кердек. Укый башладык. Бер туган тиешле апаларга фатир төштем. Бәләкәй генә бер бүлмә. Миннән башка да бер көтү халык, бала-чага. Ишек төбендә, идәндә бөгәрләнеп кенә ятам. Ашарга юк. Килер урын, бирер кешем юк, әти 1942 елда ук Калинин фронтында һәлак булды. Гаиләбездә миннән башка алты җан, дигәндәй. Бик теләсәм дә укуымны дәвам итә алмадым, хыялыма “хыянәт итеп”, авылга кайтып китәргә туры килде. Янәсе, анда ач булмамын, ичмасам! Кая инде ул, анда да өеп куймаганнар. Ярый әле ачы катыгы белән балтырганы бар авылның! Иң зур сый — бәрәңге. Аның урынына, күпне күргән авыл абзыйлары: “Ярый, туган, чукып — карга, укып мулла булмассың!” дип, юаттылар да, ныгынып та бетмәгән җилкәмә ат күтәрәлмәс йөкләрне салып куйдылар, — дип искә ала үзенең “шәһәр тормышыннан җәяүләп качкан” чакларын нәфис сүзгә осталыгы табигый булган Әхияр абый.

Әгәр Дәүләкәнгә шулай кул селтәп кайтып китәргә туры килмәсә, аңардан я бик яхшы укытучы, я язучы, я танылган бер журналист чыгар иде. Һәрхәлдә, ул телгә алган “Солтан исемле егет”не бүген күпләр журналистика ветераны һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Солтан Галиев дип белә.

— Солтан күп кенә еллар үткәч, шактый танылган журналист булып алгач, мине үзе эзләп тапты һәм “Синең ярдәмеңне онытмыйм!” дип, сыйлап китте. Әйбәт егет иде, күрешсәгез, сәламемне тапшыр! — дип калды Әхияр абый.

Замандашларына эләккән уку эләкмәсә дә, Әхияр Әхмәтдин улы тормышта югалып калмый. Математикага шәп, урысчаны яхшы белгән матур почерклы откыр егетне хисапчы итеп куялар. Аңа авылда бригадир да, ферма мөдире дә булып эшләргә туры килә. Сөекле тормыш иптәше Мөшфикасе белән биш бала үстерәләр. Раевка совхозына караган Балкан, Красный Клин авылларында яшиләр. Алтынчы дистәне куганда, теге “ризык” дигәннәре үзен сиздерә башлау буладырмы, Уфа тирәсенәрәк урнашып алган балалары кыставына килеп, Әхияр Уфа районының “Шемәк” совхозына караучы Новотроевка авылына күченеп килә.

Монда тәҗрибәле урта звено җитәкчесе булган, берничә тапкыр авылда халык депутаты йөген тарткан Әхияр Әхмәтдин улын зур ферма мөдире итеп тәгаенлиләр. Эштә тәртип яратучы, артта сөйрәлүнең ни икәнен белмәүче Таюповны әле пенсиягә чыккач та тиз генә ялга җибәрмиләр.

Эштән туктагач та, кул кушырып утырмыйлар Әхияр белән Мөшфика. Күпләп мал, кош-корт үрчетеп, балаларга ярдәм итеп, мул тормышка һәм инде бер дистә булып киткән оныкларына куанып яши бирәләр. Кызганычка каршы, ике ел элек Мөшфикасын инсульт аяктан ега. Шуның аркасында авылдан башка үзен күз алдына да китерә алмаган Әхияр сиксәнгә җиткәндә, ирексездән, шәһәр кешесе булып китә: түшәктә яткан әнисен һәм аны тәрбияләп шактый йончыган әтисен Уфа шәһәренең Калинин районына караучы Федоровка авылында яшәүче кызы белән кияве үзләренә алып килә.

Бәхеткә күрә, шәһәргә күчсә дә, авылдан аерылмый Әхияр абый. Бу очракта халыкның: “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”, дигән әйтеме урынлыдыр. Уфа уртасына 10-15 минутта барып җитеп булган, маршрут таксилары йөреп торган Федоровка, бер яклап, шәһәр саналса, икенче яклап, авыл булып кала. Рәхим итеп, шәһәрчә яшә — авылча тормыш көт. Кызлары Рәзилә урындагы фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли, кияүләре Илдус Зубоводагы агрофирма бүлекчәсенә идарә итә. Абзар тутырып мал-туар тоталар. Сиксәндә дә егетләрчә нык әтиләренең кулыннан сәнәк-көрәк төшми. Былтыр сөекле Мөшфикасы гүр иясе булганнан соң, Әхияр абыйның юанычы шул маллар һәм 30 сутыйлы иркен йорт-кура бүген.

Кибетнекеннән күпкә сыйфатлырак һәм арзанрак сөт һәм сөт ризыклары белән күрше-тирәләрен дә тәэмин итеп тора бу авыл җанлы тырыш гаилә. Аграр университетның 4нче курсында укып йөрүче Айдар өчен бик әйбәт практика да әле ул тулы канлы авыл ихатасы. Республика һәм ил җитәкчелегенең азкатлы шәһәр төзелешләрен алгы планга чыгарырга тырышуын менә шушындый гаиләләрнең күркәм тормышына карап та аңларга һәм якларга була.

Әхияр абый Таюпов һәм аның балаларының шәһәрдәге авылча җитеш тормышы мал асрау белән генә аерылмый. Аларны чын авыл гаиләсе иткәне — почта тартмасы тулып килгән милли матбугаттыр, мөгаен.

— Мин үзем “Кызыл таң”нан аерылалмыйм, балалар яшьләр матбугатын алдыра! — ди гәзитсез яшәүне күз алдына да китерә алмаучы Әхияр абый.

 Менә шундый горурланырлык һәм һәрьяклап үрнәк алырлык авыл җанлы милләттәшләребез яши Уфа шәһәрендә.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Уфа шәһәре, Калинин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»