25.11.2010 - Көнүзәк

“Җил искәндә” җир мәсьәләсе кузгатыла

Җәмгыятьтә җир мәсьәләсе турындагы бәхәсләр тагын да куера башлады. Әмма әлегә аның төп хуҗалары — авыл эшчәннәре, аграр предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең фикерләре бик ишетелми. Проблемаларны еш кына авыл тормышыннан ерак торган сәясәтчеләр, эшкуарлар күтәрә. “Түгәрәк өстәл”ләр артына җыелганда да, кызганычка каршы, авыл фикеренә азрак колак салалар төсле. Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда җир пае алырга хокукы булган 350 мең кешенең 270 меңнән күбрәге аңа ия булган. Республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир участокларын  гражданнар тарафыннан түләүсез хосусыйлаштыру 2010 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итте.

Җир мәсьәләсе илдә сәяси һәм еш кына аерым партияләр  тарафыннан көч сынашу, “беләк куәтен” ачыклау темасы да булды. Монысы аеруча хәвефле. Чөнки әлегә кадәр  сайлау компанияләре җитә башласа, сәясмәннәр авыл халкыннан ышаныч, таяныч өмет итеп, иң авыр нокталарын — “җир темасы”н кузгаталар иде. Җәмгыятьтә соңгы вакытта пай җирләре  язмышын күтәрүнең дә “сайлау җилләре” белән бәйле булмаячагына бик ышанасы килә. Әлбәттә, проблема күптән өлгерде һәм хәл итүне көтә. Паеннан  мәхрүм калып, абзарындагы  кәҗәсенә салам да юнәтә алмаган авыл бабайлары гына түгел, көнен  төнгә  ялгап басуда,  фермада эшләгән кешеләр дә пай игелеген күрә алмый, ягъни үз җирендә үскән мал азыгын сорый алмый хуҗалык җитәкчесеннән.

Ә хәзер сәясәтчеләрнең фикерен тыңлап карыйк.

 Михаил Васильев,

Салават шәһәр Советы депутаты:

— Җир сату  бүген өлгереп җиткән проблема. Миниципаль берләшмә депутатлары дәрәҗәсендә дә ул көнүзәк булып тора. Мин монда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир турында гына фикер йөртмим. Үзенә йорт салып керү өчен документлар артыннан 2-3 ел йөгергән малтабар яки гади кеше дә, пай җире алып соңыннан аны нәрсә эшләтергә белмәгән  авыл эшчәне дә бер үк проблемага барып төртелә. Билгеле, бу юнәлештә ашыкмыйча һәм белгечләрне, экспертларны җәлеп итеп эшләргә кирәк.

Һәр эштә “алтын урталык”ны табарга, уртак фикергә килергә була. Без — җирне сату ягында. Җирнең инвесторга, милек хуҗасына күчүен теләр идек. Кеше ул җиргә бик озакка хуҗа буласына ышанган хәлдә генә инвестиция һәм үз көчен сала. Шуңа күрә без бу проблеманы хәл итүдә ике юлны күрәбез, җир участогы 49, 30 елга арендага бирелергә яки сатылырга тиеш.

“Крепостное право” чорына кайтабызмы әллә дигән фикерләр дә ишетелә. Без әлеге җирләргә үзебезнең кешеләр хуҗа булуын телибез. Безнең дип әйтүем — шушы җирдә яшәүче һәм балалар үстерүче, эшләүче кешеләр.

Геннадий Шабаев,

КПРФның Башкортстан республика бүлекчәсе әгъзасы:

— Җир сату мәсьәләсе миңа моннан 20 ел элек реформаторлар һәм либералларның сәнәгать предприятиеләрен хосусыйлаштыру зарурилыгы турында сөйләгәннәрен искә төшерде. Алар халыкны, әйдәгез, предприятиеләрне сатыйк та яңа милекчеләр барлыкка килер, алар илебезгә яңа технологияләр кайтартыр, дөньядагы иң яхшы үрнәкләр булдырып, базарны үзебезнең товарлар белән тутырырбыз, дип ышандырды. Чубайс әфәнде “кәнфит” сыйфатында һәркемгә  ваучер тәкъдим итте. Хәтта бер ваучерның бәясен ике “Волга” автомашинасы хакына тиңләделәр. Кызганычка каршы, минем танышларым арасында аны алучы булмады. Аннан соңгы хәлләр һәркемгә билгеле. Җир белән дә шулай итмәкче булалар. Җир белән шундый хәл килеп тууга шәхси милекчеләрнең гаебе юк.

Җирне товарга әйләндерү — соңыннан халкыбыз өчен авыр нәтиҗәләргә китерүче зур хата. Крестьян бүген шушы җирдә яши. Алар хәерче. Алар беркайчан да җир хуҗасы — милекче була алмаячак. Хуҗа булган очракта да алардан аны барыбер сатып алачаклар. Һәм шушы хәлдән  соң 1917 елдагы кебек вакыйгалар булмасына гарантия юк. Алай гына  да түгел, сатып алынган җирләрнең Русия милке булудан туктату механизмы да эшләнгән.

Әлбәттә, арендага бирү тәртибе әлеге катлаулы хәлдән  чыгуда билгеле бер  дәрәҗәдә уңай күренеш, әмма аны ике төрле аңлап  була: озак вакытка бирелгән аренда һәм шәхси милек. Әмма шәхси милек — авыл өчен үлемгә тиң. Җиргә милек хуҗасы булып дәүләт торырга тиеш. Без моны авыл хуҗалыгы җитештерүе алга киткән илләр мисалында да ачык күрәбез. Җирне сатканнан соң безне нәрсә көтә, авылда нинди уңай  үзгәрешләр була — шул турыда уйларга кирәк. Җиргә шәхси милекчелек проблемаларны хәл итми. Дәүләт үзенең хуҗалыгы эшчәнлеген тәэмин итәргә һәм аңа ярдәм итәргә бурычлы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»